Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 28 июня 2011 г.

СӨТ ҺӘМ ВАТАН


                                     
          “Мунча ташы” эстрада театры куйган бер скетчта ,  кош фабрикасы җитәкчесе (Гамил Әсхәдулла),   корреспондентка (Шәмси Закир) интервью бирергә азаплана, әмма  һаман бутала,
- Тавык әле ул кош кына түгел,  ит тә , сөт тә, май да, җон да, -дип тә ычкындыра ...
Моннан тыш татарда “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль дә  бар. Озын сүзнең кыскасы, Гәбделфәт Сафинны җырчы, гәҗит чыгаручы буларак белә идек, инде аны, талантлы шәхесләребезгә багышланган “Яралы язмышлар” атлы проект башчысы, телефильмнарга сценарий авторы һәм алып баручы сыйфатында күреп шатландык. ТНВ 17 апрель көнне җырчы Нурәхмәт Мөхәммәтҗанга багышланган фильм күрсәтте.  Әлегеге талант иясенең ,  “Молодые голаса России” атлы конкурста татар җыры белән беренче урынны яулап кайтуын  Татарстанда  чәчәкләр, фатирлар , бүләкләр белән түгел,  ә эшеннән куу белән каршылаганнар икән. Нәкъ шушы шәкелдә,татар җырлары җырлап Европада зур уңыш казанып кайтканы өчен сөекле җырчыбыз, консерватория профессоры, дәүләт дәрәҗәсендәге олугъ титуллар һәм бүләкләр иясе Зилә Сөнгатуллинаны да Муса Җәлил исемендәге татар-опера балет театры түрәләре эшеннән чыгару хакында приказ язганнары хәтердә. Бу хакта Җөмһүрият Югары Советында да сүз булды, депутатлар әлеге приказ уңаеннан катгый төстә ризасызлык белдерделәр. Алай да Зилә ханымга театр түрәләре белән судлашырга, суд аша үзенең хаксызга эзәрлекләнүен исбатларга туры килде.
                    Фатирсызлыктан, үз үзен таба алмаудан  иза чиккән  Нурәхмәтне ахыр чиктә ике ерткыч бәндә җәзалап үтерә. Суд, берсен, автор фикеренчә ,тавык үтергән дәрәҗәдә җәзага тартса, икенчесен суд залында азат итә. Нурәхмәтнең тол калган хатыны һәм нәни кызы бик ягымлылар , югалтуны авыр кичерәләр, мәрхүмне сагынып , юксынып елыйлар. Автор фаразында, җырчыны үтерү, элегрәк,  филармония җитәкчеләре тарафыннан башланган , һәм моңа көнчелек сәбәпче...
               Тәлгатъ Нәҗминең “Саба мәзәкләре” китабында, ниндидер мәҗлестә, берәүсе, магнитофонга ымлап,  “Гәбделфәт Сафинның чыпчыгы кычытканын куегыз әле”,  ди. Имеш, әлеге җырчы башкарган “Кычыткан чыпчыгы” дигән җырны бутавы. Күренә ки,  кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумма шул килеш калса да, сүзләр  урын үзгәртүдән мәгънә кискен үзгәрә икән.  Фильм тудырудагы изге нияте белән анда яңгыраган  төп фикер дә , миңа калса,   шушы рухта  каршылыкка кергән . Әйтик, Нурәхмәтне конкурста җиңеп кайтуын “татарча каршылау” дигән гомумиләштерү, “татарстанча” диелсә бер хәер иде)ягъни милләттәшебез фаҗигасен милләтебез үзенчәлегенә, яманлыгына кайтарып калдыру белән килешәсе килми.  Бу җәһәттән Сталин репрессиясенә тарган асыл  затларыбызны искә төшерү дә хәтеребезне яңартыр, хатаны аңларга ярдәм итәр иде . Аяныч ки, мисалларга кытлык юк , һәр чор өчен дә  бихисап. Әйтик  Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди, Салих Сәйдәш, Фәрит Яруллин, Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов, Мөдәррис Әгъләм, Эдуард Мостафин, Фәннүр Сафин ,Нияз Акмал  һәм башка күп кенә   талантлы шәхесләребез язмышларын да бер җепкә тезеп , кояшка куеп карасак ,  илебездә, һәр  дәвердә системалы рәвештә татар талантларына каршы ау баруын искәрербез. Бүген  зурланучы Рудольф Нуриевны , әгәр  чит илгә качып котылмаган булса  Нурәхмәт язмышы сагаламый иде дим кем кистереп әйтә ала? Җәлилне һәм җәлилчеләрне, үлемнәреннән соң, 1956 елга кадәр сатлыкҗаннар дип кәһәрләүләрне дә онытмыйк. ..  Фильмда Нурәхмәтне җәзалап үтерүчеләргә мәрхәмәт күрсәткән  судка карата автор тарафыннан белдерелгән шелтә саллы яңгырамый.  Табарга иде җинаятьне ачкан ,җинаятьчеләрнең эзенә төшкән һәм мең каршылыкны һәм басым ясауларны, янауларны лаеклы узып, гаеплеләрне суд каршына бастыра алган, үз эшләрен җиренә җиткереп үтәгән  милиция  оперларын һәм милиция тикшерүчесен.  Алар фикерен  ишетәсе иде. Милләтнең асыл улларын һәм кызларын чукып, бетемсезлеккә чыгарып  торуны җайга салган Система  өчен, милләт үзе гаепле дигән  нәтиҗә чыгару бик тә кулай. Ә бит картина  аңлаешлы, уңышка ирешкән милләттәшне эзәрлеклиләр ,  рухи,  аннары физик яктан бетерәләр һәм рухи бетерүчеләргә карьералары барып чыксын өчен булышсалар, “юеш эшне” башкаручыларны да ярдәмнәреннән ташламыйлар...            Милләтне гаепле калдыруга махсуслашып , хакимиятнең җимле тагарагына ияләндерелгән, борын төрткән, тиешле-тиешсез бүләк арты бүләк сосучы талант ияләребез байтак  безнең. Һәрвакыт һәр очракта шулар алга сөрә, шулар куәтли шәпи шикәредәй шомарып беткән әлеге “версияне”. Алар моны инде аксиомага әйләндерә язды. КИСИ тәмамлаган, югары математикадан хәбәрдар  Габделфәт әфәндебез әлеге кәлиягә инерция буенча гына салулап, ялгыш кына  төшкәндер - ияргәндер дип чамалыйм. 
             Хөкем карары чыгарган судьяларның, гаепләүче прокурорның, җинаятьчеләрнең исем-фамилияләре дә аталырга тиеш иде. Автор фикеренчә җырчыдан көнләшкәннәр, түрәсе көнләшкән булып аңлашыла. Хикмәт шунда , бюрократлар бик тә дисциплиналы кавем, өстән күтәрергә, мактарга кушсалар, адәм актыгын да күккә чөяләр, титулын да , дәүләт бүләген дә тоттыралар, ә батырырга әмер бирелсә әүлияны да аямаячаклар. Мотлак, әтрәгәләм түрә априори талантка каршы. Нәкъ шул сыйфаты өчен, мәгълүм бурыч үтәтү зарурлыгыннган туа шундыйларның хакимияткә чакырылышы. Әзербәйҗанда Полад Бүлбүл оглы, Латвиядә Раймонд Паулус, Казахстанда Олжас Сөләйманов, Кыргызстанда Чыңгыз Айтматов кебек талантларның хакимият түренә үтүләре бик тә күңелле фал. Аларга рухташ булырдай үз милләттәшләребез бездә дә лаеклы дәрәҗәләргә ирешсә, берничек тә Тукай яшәгән йортны аяныч хәлгә калдыру мөмкин булмас , талантлы милләттәшләребез эт типкесендә яшәмәс иде кана.  Милләтебезнең рухи тормышы өчен җаваплы эшкә куелган шәхесләребез рекламачы сыйфатында үзләрен танытуларын күреп, көләргәме, еларгамы белми аптырарлык... 
                Шаккаткыч хәл, апрельнең беренче атнасына караган, “ТНВ  күрсәткән “7 көн” дигән урысча тапшыруда халыктан сөт сатып алу бәяләренең гаделсезлеге ике икең дүрт дәрәҗәсендә дәлилләнде. Бәйсез экономистлар хисаплавынча, 6 сумга  халыктан җыйналучы сөтнең бәясе кибеттә  8 сум илле тиен торырга тиеш икән. Арадашчы һәм кибетнең өлеше 15 % тан арттырмау дөрес диде белгечләр. Хәер СССР да да аны халыктан литрын 22 тиеннән җыеп 26 тиенгә саталар иде кебек. Ә базарда ул 30 тиен торды.  Әлеге тапшыруга җәлеп ителгән экспертлар фикеренчә,  кибеттәге бәяләр үзгәрмәгән очракта, халыктан сөт сатып алуның гадел бәясе -18 сум булып чыкты . Тапшыруда  “Вамин” фирмасының чамадан тыш керем артыннан кууы аркасында , авыл халкында  сыер  асрау, сөт җитештерүгә мотивация төкәнүенә , баш саны кимүгә, авыл халкының матди яктан аяныч хәлдә калуына басым ясала. Шунысын да искәртик, “Звезда Поволжья” газетасында барган “Казан трибунасы” атлы дискуссиядә бу фирманың исеме ни аңлатуы хакында  үзгә фикер дә тәгәрәтелде һәм бу тапшыру бәлкем шуңа җавап йөзеннән тугандыр?...  Аяныч ки, милләт башына сөт җыйнаудагы мантыйксыз аерма төшергән  бәла моның белән генә чикләнми шул әле.  Авыл халкын сүленәчә сыгу аркасында , татарча гәҗит һәм журналларга да үлем куркынычы яный. Алар бетү юлында.Чөнки тоталь руслаштыру барышында, калада яшәүче  халкыбызны татарча матбугаттан аеру инде хәл ителгән. Кала татарлары татар матбугатына , Мөхәммәт Мәһдиевның бер кахарманы әйтмешли, “едва ли кайтырлар” ... Татарның милли мәгънәләр пространствосын юк итүне дә хәл итә булып чыга бит әле бу сөт бәяләре сәясәте... Бер нинди уртаклыгы булмаган сыман тоелган сөт мәсъәләсе һәм талантлы милләттәшләребез фаҗигасе тыгыз бәйләнештә түгелме? Ирексездән Дәрдмәнднең,
           Сөт калыр, Ватан китәр  , -дигән юллары искә төшә.   Әллә шагыйрь  Ватан белән Ваминны бутады микән?

                                                        20 апрель 2009 ел.

Комментариев нет:

Отправить комментарий