Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 18 октября 2017 г.

Түзәрлегең калмаса...

     
             Мәгълүм бер яшькә җиткәч, ахмакның акыл сатуына, наданның гыйлем өйрәтүенә, һөнәрсезнең эш рәтенә төшендерергә көчәнүенә, куркакның батырлыкка өндәвенә инде ис китми, бу шулай тиеш дип кабул ителә башлый. Каракның ришвәткә каршы көрәш игълан итүенә дә гаҗәпсенү белдерүең ахмаклык тоелырга мөмкин дип шөллисең. Тора-бара әле, сафлык, гаилә кыйммәтләре турында түшәк аша карьера ясаган ханымнар гына сөйләргә хаклы сыман тоела башлый... Олыгаю галәмәте генәме бу, әллә шагыйрь Зөлфәт “мескен” дип тамгалаган дәвер галәмәтеме?
Кемнәрдер олыгайган көннәрендә дә оптимистлыкларын җуймый, кайберләренә сабый акылы керә, ә күпчелек аллы-гөлле яшәеш фазасыннан ак-кара төслесенә күчә. Әлбәттә, “түзүче” сыйфатында озын гомер кичерү ардыра, өстәлгә йодрык белән орасы килү хисләре дә кайчак күңелләрне биләп алып, хәтәр гамәлләр кылуга этәрә. Чаллыда бер табибны атып үтергән 87 яшьлек Мисбах бабай язмышы гыйбрәтле. Табибны мөселман республикасы Татарстанда бабайның милли баш киеме киюе чыгырдан чыгарган. Әгәр судка адвокат сыйфатында Буданов, Политковскаяларны үтерү белән бәйле процессларда катнашучы Мурад Мусаев җәлеп ителгән булса, ул низагның асылын төгәл әйтеп биргән булыр иде, әлбәттә. Тик төгәл бәяләмәнең суд карарына тәэсире булуы гына икеле...
Шушы урында язу-сызу, әдәбият белән дә мавыгып алган бер танышым сөйләгән кыйссаны китереп узу урынлы булыр кебек:
          “Әле СССР чорында, студент елларымда, үзләрен җете милләтпәрвәр дип танытучы, СССРдагы вәзгыятькә, әдәбияттагы цензурага катгый ризасызлык белдерүче, КПСС уздырган милли сәясәткә һәм тулаем русларга карата хәтәр бәяләмәләр ычкындыручы каләм ияләре белән мәҗлестәш булырга туры килгәләде. Тормыш тәҗрибәм сайрак, мәҗлестә күтәрелгән тема буенча белем ягым такы-токырак булу сәбәпле, табыныбыздагы сый-хөрмәттән телләре чишелә төшеп, очына-очына “канат кагучы” табын сандугачларының чын йөзләрен чамалау өчен, битлекләрен салдырырлык сораулар, артларына утыртырдай дәлилләр китерә алмый гаҗизләнәм. Дөресрәге, акыллы сүз әйтергә теләгән бер-ике талпынышым уңышсызлыкка тарды, табындашлар теләктәшлек белдермәде. Шуңа да сыналган ысулга мөрәҗәгать итәргә тәвәккәлләдем. Тәмәке тартырга дип һавага чыккач, үткен теле, кызык бәяләмәләре, чагыштырулары, акыллы сөземтәләре белән игътибарыбызны җәлеп иткән, фәһем дәрәҗәсе өстенлеген күпчелек танырга мәҗбүр булган шәхес янына йөзгә-йөз килеп бастым. Үзенә карата урнашкан уңай мөнәсәбәтне тоеп, үз-үзенә соклануын яшерми башлаган әфәндегә юк кына гаеп ташлап, бәйләнергә исәп. Беткәнме сәбәп. “Нишләп күлмәгеңнең бу сәдәфе ычкынган?” – дидем дә, ул түшенә иелгәч, борыныннан аска тарттым.
Әңгәмәдәшләр аптырабрак калды. Алар инде хәзер ниндидер “йомыкый”, үз-үзен бер яктан да күрсәтә алмаган бәндә белән “батыр”, “зирәк”, “акыллы” кеше арасындагы низагның үсешен кызыксынып күзәтә башлады. Әфәндебезнең марканы төшерәсе килми, тапкырлыгы да юк түгел, минем горурлыкка тия торганрак чәнечкеле сүзләр ычкындырырга тотынды. Һәм төркемдәгеләр, ул әйткәнне урынлы табып, гөрләп көлеп җибәрделәр. Мин исә җитез генә моның колак төбенә менеп төштем. Җиңелчә генә. Исәбем – армия хезмәте үткән әлеге егет белән бераз гына тәннәрне язып, тузаннарны каккалашып алу. Әйе, ул үз “мөнбәр”ендә шәп, кыю һәм акыллы күренә, ә менә чын яссылыкта ничек балкыр? Ни күрик, әле генә милләткә юлбашчы сыйфатында, аны азатлык көрәшенә күтәрү хакында акыл саткан “бөркет”, үзеннән гәүдәгә кайтыш нибары бер кеше, ягъни мин фәкыйрь каршылыгыннан да югалып, куначадагы “әтәч” өммәтендә калды. Һәм ул, чигенә-чигенә, мыгырдана-мыгырдана таю ягын карады. Кемнәрдер мин кулланган әмәлне примитив дип тискәре бәяләр, гап-гади тупаслыкка, эчке культура җитешмәүгә кайтарып калдырыр. Ләкин бит шушы ысул илләр арасындагы көндәлек мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Хәтта ки сыртлары саргайган дипломатлар да андыйдан тайчынмый башлады шикелле соңгы араларда. Әйе, уңайсыз ягы бар, кайчак мондыйны куллану үзең өчен күңелсез тәмамлана. Минем, мәсәлән, әнә шундый бер матавыгымда борынны сугып сындырганнары булды. Янә килеп, җитәкчеләрне, түрәләрне тиле калдыра торган уңайсыз сораулар бирү дә әлеге ысулга карый һәм нәтиҗәләре дә охшаш...”

Комментариев нет:

Отправить комментарий