Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 24 сентября 2017 г.

Ч Ә М Ә Т Ш Ә К Е Р Т Л Ә Р Е (2015 ел-әдәбият елы)



             Татарда  язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр инде тумый,   калмады, төкәнде, дип борчыла   китап сөюче бәгъзе танышларым...   Аларның Фатих Хөсни, Адлер Тимергалиннарны юксынулары, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гамил Афзалларны сагынулары хакында искәртеп  тору кирәк микән?... Әдәби журналларда соңгы елларда нигездә КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларына  берегү,  яисә кайсы да булса әдәби басмада идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае тапкан тар даирә  “мәйдан тотуы” уңаеннан, халык хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан, үзе дә каләм тибрәткәләүче   бер әфәнденең , боларның “филләтина”сы тәмам   үтләтте, бер кабарлык  җирне дә  калдырмады, журналларына бүтән язылмам ахры, дип борсалануы истән чыкмый.. Телгә алынган факультетның   татар язучылары калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның  бер генә чыганакка   карап калуы  аның офыкларын чикли,  фикер галәмен шул факультетныкы дәрәҗәсенә каулый,  иксез - чиксез  киңлектә кайнарга тиеш  иҗади эшчәнлек,  комлык мәйданчыгы шае кишәрлектә кат-кат казынудан ерак китми башлый... Хәсән Сарьянның  “Нокталы өтер” бәяны белән таныш кешегә хәлнең  катлаулылыгы  аерым ачыктыр , дип чамалыйм... Ара - тирә әлеге чыганакка укытучы, мәдәният  хезмәткәре булу юнәлешендә белем алып, ул профессияләрдә үзләрен тапмаган яки раслый алмаганарның, чуан өстенә кутыр дигәндәй, берән-сәрән килеп кушылуы,   “һава торышын” үзгәртми, ә артистлыкка укып, артистлыкта үзләрен  очсызлы тамада дәрәҗәсендә генә таба алган  арт исләр казгануы һаваның бозылуына китерә... Жанрлар  сирәгәя, беренче чиратта киләчәк белән элемтә урнаштыручы фантастика, фәнни фантастика дигәннәренә нокта куела, яңалары үзләштерелми, булганнары коргаксый... Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән  кечтеки мәйданчыкта  кыйммәтле асылташлар табу яки  мул уңыш үстерү мөмкин түгеллеге  аңлашылса кирәк... Җөмләдән, Атилла Расихның  татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” сыман, тирән эчтәлекле, су асты агымнарына ия   романны  “комлык мәйданчыгы хадиме” тудыра алмыйдыр?... Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү һәм тою, әсәре кахарманнары белән бер сулышта яши алу   лязем....  Тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә мәтәштерүләрне  шомбайлык, дип кенә санарга рөхсәт итегез... Әлеге факультетка  музыкада, җырда, спортта, КВН ярышларында,  башка бәйгеләрдә җиңү яулаган,  лидерлык сыйфатларына ия иң –иң талантлылар,  вундеркиндлар кырыс конкурслар кичеп кабул ителгән очракта да әдәбиятыбызның  хәле ал дә гөл  була алмас иде . Чөнки, сыңар чыганактан  меңнәрчә төсләр уйнаулы тулы канлы тормыш кайнап торган шаулы диңгез  хасил була алмый.  Ә агымы юк буа өстендә чирәм чәчәк атучан һәм аның мохиты  каз-үрдәк, чебен-черки һәм бакалар өчен  хуш... Фараздан,  аутсайдерларны бергә  туплап, аларны “Нокталы өтер” әсәренең төп кахарманы Чәмәт сыман остазлар укыткан тәкъдирдә, әдәбиятыбыз күген тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, Түбәнүбә, Әтрәгәләмов, Гайбәтеттинова сыманрак атлы “ йолдызлар” гына  балкытасын көт тә тор....Туган телебезнең  бүгенге иҗтимагый тормыштагы роле һәм хәле турында уйлана торгач, анысына да  ерак калмагандыр , дип  борлыгасың. Кайбер елгырларның , дөм сәләтсез килеш  рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсы ишекләрдән үтеп, тырышып-тырмашып дигәндәй әдәби мәйдан түренә тиенүләрен юмор белән  кабул итәргә дә ярыйдыр, бәлки.. Ә менә галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадимнәре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң   мәкаләләрне укыгач,   фәнне кызганып , елап җибәрәсе килә... 
           Мәгълүм мәкальне чак кына төзәтеп әйтсәк, “языйм дигән кешегә, чыгарып куяр юлына”... Әйтик, Гётенең, “китап яндыручылар ахыр чиктә кешеләрне яндыра”, дигәнен  эпиграф итеп алып, әдәбиятыбыз язмышы хакында,  яки Дәрдмәнднең “сөт калыр, ватан китәр”еннән керешеп,  авыл халкыннан кибет бәясеннән күпкә арзан хакка сөт җыйнау  һәм башка шундый “игелекләр”, әйтик почта чыгымнарын текә күтәреп халкыбыз яратып укый торган атнага өч  килгән “Т.Я” ен бер тапкыр көтеп алу көненә калдыру аша  татар авылы,  милләт язмышы белән уйнау, яки якташыбыз, гимннар язу остасы Николай Марянинның интернетка эленгән “Моя твоя не понимает” атлы язмасыннан хут алып, Татарстан гимнының егерме ел дәвамында  тууы  турында хет тарихи,   хет фәлсәфи , хет сатирик бестеллер  тудыр...  Әмма ләкин, каләме, әйтер сүзе бар, вәзгыятьне ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачарга сәләтле үзгә һөнәр ияләренә   әдәби мәйданга юлны киң ачып куюлар бармы соң?... Шәхсән үземнең нибары иллегә якын битле  “Милициянең йөз кызыллыгы” атлы бәяным,  бәгъзеләрнең,    КПСС хадимнәре кырыккан - юкарткан “тарих фәне”н туры сөйләмгә, рольләргә күчереп укуга корып,  пикант “кәртиңкәләр” белән сипләп, бармак суыра-суыра тудырган ”тарихи” ,  гәҗит битләренә редактор кайчысы печүеннән исән калган моң-зарлар  дулкынында  “сатирик” һәм башка тамгалы дистәләрчә  “роман”нарына юл биреп,    тугыз ел нәүбәт  көткәч һәм геройлары   прототипларының байтагы якты дөнья белән хушлашкач  кына басылып чыгуы җанны әрнетүдән  туктамый...  Әдәбиятка  килүчеләрне нейтральләштерү алымымы бу? Андый сабактан соң  “үги” , халык  хуҗалыгыннан килүче авторга  яңадан  күләмле әсәр язарга тотыну акылга муафыйкъ гамәл була аламы?...
            Анысы да монысы,  бәяныма,  әдәби журналда  ниһаять дөнья күрү  насыйп булгач ( “КУ”, 2014 ел, 7 сан),  дүрт мең ярым сум каләм хакы  түләделәр...  Мәгълүм ки, үзем кайнаган тирәлек - төзелештә,  атказанган төзүчеме син, казанмаганмы,  хакны эш башынннан, күләменнән, сыйфатыннан чыгып  бәхиллиләр. Ә бу даирәдә   тариф үз кешеләр өчен  бер,  минем сыман “үги”ләргә икенче   түгел микән, дигән уй  күңелне кымтырыклый башлады. Артымнан, “без сине түләү аша барыбер  түбән сортлыга чыгардык, бә-бә-бә”, дип көлеп калмадымы елгыр каләмзат персонал?- дип  пошаманга калдым... Шик - шөһбәләремне  көч  структураларында эшләгән танышым белән  уртаклаштым. Ул исә,  “авызыбызга керәсе ризыкъны   йолкып алды, дип  үпкәләүләре  чынга ошыйрак төшә”, диеп  тынычландырды...
            Т.Я” нең 2 июль санында мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиевнең  “Язучы һәм тәнкыйтьче” атлы язмасы дөнья күргәч,  әдәбиятыбызда мин гөманлаган “филологлар монополиясе” мәсьәләсенең  яңа яклары ачылып, вәзгыятьнең  әвәлге фаразымча гына   түгеллеге аңлашылды... Мәгълүм ки, Мөхәммәт ага  язучы булуы өстенә, галим, филологларның остазы,  авылчалытыбрак әйтсәк  ата филолог та иде. Һәм,  бәгъзе мөхәррирләр тарафыннан шундый әдипнең  оригиналь иҗатын “төзәтеп”, уртак калыпка каулап, “филләтина”га  турыларгә мәтәләнүләре, авторны өер белән төрлечә хәкарәтләп, мыскыллы тупас шәрехләмәләр  кулланып, иҗатының индивидуаль йөзен боздырту укталышлары хакында бара сүз ,  үз чорында басылмый калып, байтак еллар рәнҗү –сызланулар саркытып яткан әлеге  мәкаләдә... Менә бит, ничек... Язучылар берлеге әгъзасын санга сукмыйлар, дип гел дә юкка үртәлгәнмен түгелме, мин фәкыйрь?  Мөхәррирләрнең үз - үзләрен кашка тәкә, әдәби мәйдан түре хуҗалары, язучы язмышы приказчиклары, ә авторларны, синдәй миндәй “ят”ларны гына түгел, әле үз ояларыннан булганнарын, хәтта остазларын, ихлас халык мәхәббәте казанганнарын да тупсада таптанучы  хокуксыз гозерчегә санап, самавырчы малай дәрәҗәсенә куеп, тәкәллефсез кыланулары  күптәнге “матур” гореф-гадәт икән, ләбаса... Алар,  авторларга хезмәт итүгә дәүләт яллаган  техник хадимнәр генә булуларын, авылдашым Гыйндулла әйтмешли, күлмәкләрен күтәртеп эчләренә, чалбарларын төшертеп, артларына тибүче табылмау сәбәпле, күптән онытканнар, күрәсең...Якташларым, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, үзенең ялкынлы мәкаләләре, язучы Рашат Низамиев, документаль романнары аша , музыкабызны Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллиннардан  кемнәрнең ничек “коткару”лары турында белдергәннәре үрнәгендә,  әдәбиятыбызны хакыйкый талантка ия каләм ияләреннән, шул исәптән Мөхәммәт ага Мәһдиевтән “тазартырга” маташучыларны  да колакларыннан тотып, “бездән көнләшәләр”, “татар башын татар ашый” кебек , күп кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән “дәлилләре”  белән чәбәләнүләренә игътибар итмәстән, кояшка чыгару  сәгате сукмады  микән?...
                 Бакчадан кәҗәләрне  пыраклатмасаң, түтәлләрнең асты-өскә килә.. Ә сакалбайларны  тынычлыкта калдырып, инде киртә аша сикереп керә алмастайларына да махсус  җимлекләр  булдырып,  шунда  яшәүләрен кайгырту,  гомумән  мантыйк киртәсенә сыймый. Сыймый, асыл максат бакчаны харап итеп, зарурсызга калдырып,   урынында башка берәр алмаш калкыту күздә тотылмаган тәкъдирдә. Киресенчә икән, сыя, шапылдап кереп утыра. Азыну, арттырып җибәрү сәбәпләрен исә әллә кайлардан эзләргә, серле кыяфәт чыгарып, Мәскәү тарафларына   ишарәләргә кирәкмәстер. “Җимле тагарак”ка ия һәм шуның тирәсенә елышу җае тапканнарның нәфесләре олылыгы    харап итә   түгелме “балага дигән боламыкны”?... Каләмхак фондын  үзләре, янә килеп   файдалары тиярдәй әшнәләре кесәләренә шудыру  нияте  алгысытмыймы, бахыркайларны? ... Хөкүмәт бүләкләре җыюда узышу  куәтләмиме  “ көндәшләргә”  каршы  корылышны?... Яңаларга, ятларга  юл бирмәү,  яшьләрне  үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә “обойма”дагы җитмештәгеләр ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме  үз-үзләрен  “зыялы” дип белдерүче  “танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?...Айдар ага Хәлим,  “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан яңа китабында   җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия  шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне  дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә  бәян итә.  Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр,   премия хуҗасы  үзе исән чагында әлеге  лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән, булып чыга  премияпәрвәр әкәбез...  “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып китеп  булмый укыла. Мәгариф даирәсеннән текә вазифалы  милләттәшләребездән берсенең  ”туган телне белмәвенә 55 ел”, ә икенчесенең “соңгы тапкыр татар китабын укуына 55 ел  тулу уңаеннан” уздырылачак чарага дәшеп,   президентка  адресланган  “молния” (хат) үзе генә дә ни тора... Аена ун мең сум  түләү каралган “халык язучысы” исемен булдыру аша  кемнәр  кайгыртылуы да онытылып калмаган... Мин фәкыйрь, иң әвәле аны татар фантастикасы  жанрын тергезүче һәм яшәтүче  Адлер ага Тимергалинга бирерләр , диеп көткән идем дә, тот капчыгыңны!....  Бабаларыбызга һәйкәл салудан качу һәм авыл саен мактый-мактый  чучка фермасы ачу, Явыз Иван халкыбызны малсыз калдыруыннан соң,   җансыз калдыручы турындагы ике юллыклары каз тәннәре чыгарта... “Кырык тартма”да конкрет исем-фамилияләр атала, нәкъ Тукайча уклар, кемнең кемлеген аяп тормый  оча. Авторыбыз, чордашлары Зәки  Зәйнуллин  белән Минтимер Шәймиев турында әсәр язган, аңа Ленин  биләгән урынга һәйкәл салырга өндәгән Батуллага да ташлама ясамаган, депутат әдипләр , җөмһүрият җитәкчеләре , дин әһелләребез дә  өлешсез калмаган...              
                Үз - үзен асрый алмау хәленә  төшеп, дәүләт химаясында тереклек итүче  әдәби басма хадимнәренә соңгы елларда тираж  , укучыларын арттыру кирәге шуның хәтле генә иде  ахры . Хәтта киресенчә булмады микән?  Укучылар азайган саен ни - нәрсәләр чыгаруларын  абайлаучы, аңышучылар кими бара, ләбаса. Азлар хәбардарлыгыннан файдаланып,  лаеклыраклар хакында бөтенләй “онытып”, гелән үз “шедеврларын”  кабат-кабат Тукай бүләгенә  тәкъдим итәргә  намусларына көч килмәве  шаһитләре дә булдык, менәтерәк... Хәзерге заманда очы-кырые юк сүз боламыгыннан гыйбәрәт  әсәрләрне,   “авызы бер пешкән” акылы камил кеше укымас , ә укучы табыла калса, акыллы булуы шик астында кала, дигән исәп беләнме,  үзләре, иптәшләре калыплаган эшләнмәләрнең  ялыктыргыч  озын булуларын да хуп күрәләр сыман алар. ...Хәер, түләү ягы    күләмгә карап хәл ителә икән,  моның нәрсәсе гаҗәп?..
             Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем әдәбиятчылар арасында иерархия булдырып түр яулаганнарга,  талантлы,  реаль белеме бар, чын , файдалы эшчәнлектә үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү,  хакимият тарафыннан  исем –бүләкләр белән терәтелгән  абруйларын, димәк ки өстенлекләрен шик астында калдырадыр?... Хакыйкый талант иясе әсәрләре   уңайсыз фон тудырып, боларныкын  кыен хәлгә куядыр? Тукай, Такташ, башка классикларыбыз томнары байтактан нәшер ителмәгән,  Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек   әдипләребез  гомумән онытылуга мәхкүм ителгән шартларда ( минемчә  аларның нәни генә булса да китапчыклары кечкенә генә тиражларда  булса да татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска ару буласы),  дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда   узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең иҗади эшчәнлеген татар әдәбиятының өлеше  , дип түгел, ә   тулаем татар әдәбияты гәүдәләнешенә чыгарып, ә алардан тыш татар әдәбиятын,   кушымта, калдык, арбаларына тагылган дегет чиләге көненә калдыруга ризалашасы   килми...   Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы   сабакташ кордашларының София Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев кебек гигантларга , татарлыклары чамалы, үзләрен космополитка, ягъни  дөнья кешеләренә чыгаралар, дип  гаепләүләре  күңелләрдә сагыш уята... Хәер, Тукаебыз, “зур ул , шагыйрь ул, әдип ул” , дип зурлаган халкыбызга карата “татар башын татар ашый”, дип, яманат таратып йөрүче туң йөрәкләрдән тагын ни көтәсең?... Такмакчыл эшләнмәләр  җыр саналган төбәктә даһи композиторның зарурлыгы, аңа үз- үзен раслау җирлеге була аламы? Башы тәбәнәк түшәмгә тиюдән куркып, авышып тыпырдау, бию сәнъгате үре буларак кабул ителгән тирәлектә “оча торган татар”, дип дөньякүләм дан казанган  Рудольф Нуриевка нишләргә? Система читлегеннән үзен азат итә алган Рудольф Нуриев турында интернетка кереп аның турында  һич югы фильм, янә килеп очышка тиң биюләре белән танышкан акылы камил кеше аңа карата нинди дә булса гаеп ташлый алмый!   Чын галим, физик Роальд Сәгъдиев  белән янәшәлек  соңгы елларда ишәеп киткән милли әкәдимикләребез даирәсенә кирәкме, әллә юкмы?  Күреп торабыз, Татарстан мәдәниятен үстерешергә Мәсъгудә апабыз Шәмсетдинова да, Муса Маликов та  чакырылмый.  Хакыйкый җырчылар Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллиналарны исә Мәскәү танырга булышты... Габделфәт Сафинда подпевкада йөрү алар өчен иң югары планка иде, ләбаса , Мәскәү аларны күреп таныганчы.... Миңа калса, космополитлык өчен  затлы шәхесләребезне түгел, ә беренче чиратта Татарстан төбәгендә миллион баш чучка асрау проектын  гамәлгә куючы һәм тормышка ашыручыларны атарга  (исемнәрен диюем) кирәк... Янә килеп,    татар тормышыннан түгел, ә рухыбызга ят, католик Латин Америкасы халыклары яшәешеннән телесериаллар белән татарча тәрҗемәдә өзми-куймый сыйлаучы кавемдәшләрне...Янә килеп, татар җирлегеннән ерак, рус частушкалары, төрек, һинд, чегән, аһәңнәре, америка көтүчеләренең банджо уен коралын сораучы “кантри” ысулындагы көйләре дулкынындагы эшләнмәләрне ярымшәрә сикергәләүчеләр уралышында җырлап йөрүче  милләттәшләребезне... Он дигәндәге “о” хәрефе  кулланып , үзебезчә, саф татарча яңгырашта әнә шундыйларыбызны   “косма-политлар”( ялгыш минеке Р.З), дип тәгаенләү  гаделрәк булмасмы?...”Казан каласы” дигән язылышка  (кала –нәҗес дигәнне аңлата) чорлар дәвамында риза-бәхил  татар филологиясе мэтрларын да шул исемлеккә керми булмый сыман.
          Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат  телгә алынучы  каләмзатлар   бер- берсен,  авыз суы корытып үзара макташуда  азу яруы үзе бер әкәмәт ... Җөмләдән, халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган “Халкым минем” газетасында узган ел шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп  язган   күләмле чәчмә мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда “Татарстан яшьләре”ндә басылган  шул ук шагыйрьгә багълы  мәдхиясен укыгач, ул сокланып мактаган кахарман якты дөнья белән хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнгән идем... Исән – имин,  шактый көр хәлдә очрагач , борчылуым  урынсызлыгын аңышып, ныкъ куандым...       
               Әдәби басмаларда ,  мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган,  эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр,  аш-су  хакында  остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, гыйльми сәркатип Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк,  дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә  күнектек һәм күндек, ахры... Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт химаясындагы әдәби мәйдан хадимнәренең моны белмәве яки белергә теләмәве бик кызганыч ...
            Хәлбуки, филолог белеменә ия барча каләмзатлар да   “филләтина”  җитештерми... “Мәхмүт  Кашгарый” исемендәге әдәби бәйгедә белеме буенча филолог Айдар ага Хәлимнең “Исемсез малай” хикәясенә икенче урын бирелгән. Язучылар җыенында берлегебез рәисе  үз чыгышында моны искә алды һәм әдипнең бирелгән премиядән баш тартуын,  мондый карарының сәбәбен аңламавын  хәбәр итте... Айдар ага белән  телефон аша сөйләшкәндә, әлеге конкурска ни өчен  быелгы “Казан утлары” журналының икенче санында басылган йөрәк өзгеч “Паровоз кычкыртты “ хикәясен юлламавы белән кызыксындым... Баксаң, конкурс шартлары буенча һәр автор бәйгедә ике әсәр белән катнаша алган һәм ул  анысын да жюри  хөкеменә юллаган булган... Миңа калса, һәр күзәнәгеннән татар моңы саркыган, татар хатын-кызының рухи матурлыгын данлаган бу әсәргә М.Шолоховның “Кеше язмышы” һәм Эрнест Хэмингуэйның “ Хуш, корал!” атлы сугышка каршы язылган хикәяләргә хас  җан ачысы да салынган...
             Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар  яши, эшли  ала, ә  менә пигмейлар  колониясендә нормаль кешегә  урын юк, ул анда кабул ителми, имеш..  Адлер Тимергалин, Айдар Хәлим, Локман Закир, Фәнзаман Баттал кебек оригиналь иҗатчыларыбызның  олугълыгы рәсми рәвештә, әйтик Тукай бүләге, халык язучысы исеме биреп танылмавын , бәйгеләрдә җиңмәүләрен шундый күзлектән чыгып аңлыйсымы  әллә, югыйсә?... Телгә алынган бәйге хөкемдарлары мантыйгын аңларга тырышыйк. Араларында   Фоат Галимуллин, Рифат Сверигиннар  булган жюрине берничек тә компетентсыз, дип кул селтәр чутыбыз юк. Бу очракта бәлки  яшьрәкләргә юл бирү,  үстерү зарурлыгы алгысыткандыр аларны? Шәт иншаллаһ, ниндидер әмергә буйсынып, түгелдер? Халкыбызны, шул исәптән татар аналарын шыксыз күңелле  һәм шөкәтсез рухлы итеп сүрәтләнгән әсәрнең җиңүче буларак танылуын ( бу хакта   “Т.Я”.нең быелгы 26 февраль  санында басылып чыккан “Татар Левиафаны” атлы мәкаләмдә мәсъәлә тулырык яктыртыла) тагын  ничек аңлап   була?  
             Мондый жюриларга, редакция идарәләренә, тар даирә монополиясен чикләү  җәһәтеннән,  халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән  белемле,  абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш... Әйтик  табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай булмаганда , сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр  әтмәлләүдә маһирлар гына алгы планга чыгарыла, ә    мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга  “бусаганы узу” шансы  калдырылмый кебек...  Шәхсән үземә  төп әдәби  журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы авторлар дистә еллар чират көткән  шартларда ( Әйтик, Нурислам Хәсәновның “Золым” романы ун ел чыкмый ятты),  русча язучы  бер авторның әллә кайчан китап булып  басылып таралган, татар галәменә мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен, ягъни укымлыкларны тәрҗемә итеп, дәүләт химаясындагы әдәби журналда  туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан  бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү өчен бирелгән  сәмәнне шул максатка  юнәлтү зарурлыгы бөтенләй   аңлашылмады... Миргазиян ага Юнысның, бер мәкаләсендә русча әдәби журналларда  укымлыкларны түргә уздыру  практикасы юклыгын  искәртүе дә сүз югыннан сүз булсын, дип түгел иде....
          Әдәбиятыбыз үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына  контрольлек  итү дәрәҗәсе дә күп кенә сорауларга урын  калдыра...  Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә әдәби мәйдан бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда  финансларның максаттан тайпылып әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән,  вакытында кимчелекләргә чара күрү, кирәксә компетентлы оешмаларны  җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер ?..  Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу,  үз- үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан  чираттагы  истәлекләр , “үзем турында үзем” нәр  –бар да реклама һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып,  юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел  булыр иде... Әдәбиятне сәламәтләндерү  хакына, намуссыз реклама өчен  җавапчылыкны  ошбу даирә өчен дә  тергезергә вакыт ...
            ...Интернетта (Матбугат ру), “Азатлык” сайтында  дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитетында Әдәбият елына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтүе хәбәр ителде.  Шушы ук сайтка эленгән Наил Алан язмасы, 24-26 февральдә узган Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әлеге фән йортының 2014 елда башкарган эшләрен йомгаклауга багышланган конференциясендә,  институт мөдире Ким Миңнуллинның,  2015 нче ел Әдәбият елы дип аталса да, моның әдәбият үсешенә, аны өйрәнүгә сизелерлек нинди йогынты ясаячагы билгеле түгел, дип белдерүе шәрехләнүдән башлана...
          Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, "Татарстанда бу елны үткәрү програмы юк. Әдәбият елын үткәрүне бер язучылар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Язучылар берлеге генә түгел, ул дәүләт програмы нигезендә үткәрелергә тиеш. Путин Русия күләмендәге бу елны Нарышкинга (Русия думасы рәисе) тапшырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде. Бездә мәдәният министрлыгына да тапшырмадылар, "Татмедиа"га тапшырабыз дип әйткән иделәр, аларда да һәм президент аппаратында да бу эш белән шөгыльләнгән кеше юк", дип  белдергән.        
            Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев үз чыгышында  Матбугат йортына татар китабы кибетен кайтару зарурлыгын искәртә. “Безгә 30 дүрткел метр мәйдан бирәбез, диләр, әмма бу киоск рәвешендә генә була бит. Милли мәктәпләрне саклап калу да – безнең бурыч, чөнки әдәбиятның үсеше шуңа бәйле. Милли мәктәптә белем алган укучы юк икән, китап укучы юк дигән сүз. Укучы булмый икән, язучысы юк, димәк, аның театры да юкка чыгарга мөмкин. Нигезебез – милли мәктәп", дип тә ассызыклаган  ул.
           Алай да әлеге утырышта  милләтнең иң авырткан сөяленә һичшиксез  әдәбият галиме, Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина  баскан. Менә ул  ирештергән кайбер фикерләр :
             Бүгенге әдәбиятта яңа исемнәр бар, әмма, тулаем караганда, бүгенге авторлар узган елларны искә алып әсәр яза, элек булган вакыйгаларны тасвирлыйлар, ә бүгенге тормыш читтә кала. Әсәрләрдә дә дидактизм, автор позициясенең өстен булуы күзәтелә. Дөнья әдәбиятында фәлсәфәи әсәрләр күп, тормышның төрле хакыйкатен ачып салу бар, ә бездә бу яралгы халәтендә генә. Татарда үзенчәлекле стиль белән чәчрәп чыгучы авторлар бар дип тә мактана алмыйбыз. Ник соңгы елларда без Виктор Пелевин, Орхан Памук, Харуки Мураками, Чыңгыз Айтматов кебек язучыларны тудыра алмыйбыз? Шуны әйтергә кирәк, бездән аермалы кыргыз, казакълар экспериментлар ясарга курыкмый, алар яңалык кертергә тырыша, удмуртларда да бу күзәтелә. Ә без читтә калабыз.”                   
             Галимәнең  совет чорын тасвирлау күп дигәне белән Фоат Галимуллин  килешми, "без үткәнне, совет чорын анализларга, ул вакытларга бәяләмә бирүдә активлыкны киметмәскә тиеш. Совет чоры әдәбиятын Рөстәм Зарипов “Татарстан яшьләре" газетасында корчаңгылы әдәбият" дип язды. Ничек шулай, дип әйтеп була? Ә Һади Такташ, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев һәм башкаларны кая куялар? Бу – безнең бай мирасыбыз", ди ул.
         Күренә ки, сөйләшү барышында  фәкыйрегезгә һәм язмаларыма мәйдан биргән    газетага  да  күләгә төшерелә...
          Иң әвәле шул мәгълүм булсын, минем  “татар совет әдәбияты –корчаңгылы  әдәбият”, дип язганым юк.. “Татарстан яшьләре”ндә дөнья күргән,   “Татар китабын укыргамы?”, “Мөхәммәт Мәһдиев табышмагы” атлы һәм башка шундый, әдәбиятыбыз язмышы өчен ут йотып язылган мәкаләләремдә Саба урта мәктәбе укытучысы мәрхүм Тәлгат ага Фатиховның, 1969 нчы елны, “укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатих Әмирханнан соң аңа  аристократлар килгәне юк , ә пләбәйләр  (редакция өчен: плейбойлар түгел) шәхескә югары таләпләр куймый”, дигәне,  дәрәҗәле бәгъзе авторларыбызның кайвакыт уңай герой сыйфатында адәм актыкларын тәкъдим итү очраклары уңаеннан искә алына...  Вәләкин, Тәлгат ага Фатихов фикерен кире кагарга да атлыгып тормыйм... Ник дигәндә, әйтик, мактау кәгазе, бүләк-фәлән, кәнәфи,  дан-дәрәҗә өчен тырышкан, тартышкан  хәлдә,  дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичеп хакыйкать эзләүче суфиларныкы шәкелендә робагыйлар корыштыруны,  япон рыцарьларының кырыс “бусидо” кодексын тотмаган хәлдә, шундыйларныкына охшатып  (алар шигърият белән дә җитди шөгылләнгән) өч юллы(хокку) һәм дүрт  юллы (танка) шигырьләр оештыруны,  гомерен багышлаган хезмәте, аңа кадәр, ул килгәнче гөрләп барган үсештәге эшчәнлек,  бетүгә якынлашу белән төгәлләнгәч,  юк, харакири димим,  кеше күзеннән ераграк китә белмәүләрне  Фатих Әмирханнарга хас  затлылык белән  берничек тә яраштыра  алмыйм...
           Әдәбиятыбызны кайгыртып чыгыш ясаучы дәрәҗәле,  мөмкинлекләре саллы  бәгъзе затлар,  вазифалары  кысасында алдарак телгә алынган конференциядә үзләре күтәргән проблемаларны   сыктамыйча  һәм сузмыйча,  бик җиңел хәл итә алалар.  Фараздан,  шундый вазифада һәм  алар мөмкинлекләренә ия фикадәшләре булсам, нишләр идем дисезме? Чыгарттырыр идем мин дә бюджет хисабына мәктәп эскәмиясеннән башлап  кайларда ниләр такылдавым  турында “Ил хакы”, “Дөнья кирәге”, “Җиһан кайгысы” ише атлы кирпеч калынлыктагы һичкем укымаячак, китапханә киштәләрен бөгелдерәчәк томнарымны!  Ә саллы гонорарын куен кесәмә  шудырасы урында, татарча китаплар  сату өчен Казанның иң кәттә урамында иң матур бинадан сәүдә мәйданнары сатып  яки арендага алыр һәм Язучылар берлегенә , һәм дә мәдәният министрлыгы карамагына, Татарстанның электрон хөкүмәте аша, эшләүләре шарты белән,   тапшырыр идем...  Аннары, матбугатка чыгып, шул  үрнәгемә хакимият кешеләреләрен, башка  депутатларны иярергә  кодалыйсы кала. Сайлаучылар алдында кайсы кандидатның, ил күзендә кайсы текә җитәкченең  саран , тар күңелле  күренәсе килсен...Үзләрен пиарларга бер дигән форсат , минсиңайтим...Һәм  шул юл белән Бауман урамында гына түгел, Татарстандагы һәр төбәктә китап сату мәйданнары хәл ителер иде . Шулай кыланыр идем кебек , нәфес дигән явыз, якамнан буып алып, рухымны иярли алмаган тәкъдирдә...
             Михаил Булгаковның атаклы  «Мастер һәм Маргарита” романында, буфетчының “икенче сафлыктагы  осетрина” , дип  аклануына каршы, Воланд , сафлык беренче һәм соңгысы гына була, икенче сафлык сөрсегәнлекне аңлата, дип  төшендерә. Миңа калса, застой-сөрсү булмасын өчен  хөкүмәт тармакларындагы җитәкчеләр, парламентка  узучылар һаман- һаман  яңарып  торырга тиеш кебек....Икенче, өченче, бишенче  “сафлыктагылар” белән ерак китеп булмыйдыр  ул…
          Күңелләргә хуш  әсәрләр мәйданга килми башлавы  талантлар төкәнүе аркасында түгел, билгеле.   Әдәби табынчыларның   хәтта  Мөхәммәт Мәһдиевне дә аямый кысрыклаулары    бүгенге хәлне тудырган...Яраткан язучыбызның  бер әсәре персонажы,  “базар бәяләре ничек?” дигән сорауга, “базар бәяләре бик үзгәргән, күлмәкләр күтәрелгән, ыштаннар төшкән” , дип җавап бирә... Әдәбиятыбызның бүгенге хәле  турында да, шул дулкында, әдәби басмаларның тиражлары  җилгәрелгән, җилгәрүчеләрнең  кесәләре калынайган, борыннары югары, дияргәме әллә?  Ә тиражлар җилгәрелүенә төп сәбәп,   гомер бакый  намус, вөҗдан , кешелеклелек, гаделлек ышыгы, булып , гадиләрнең, мазлумнарның  күңелләрен юатучы, алдагы көнгә өмет уятучы, сафлык бөркүче, яктылык таратучы, котырган сталинизм чорында да иманын җуймаган әдәбиятыбызның, тар даирә мәнфәгатьләре хакына микән, асылыннан  тайпыла башлавы , дип чамалыйм... Атаклы француз сәясмәне Талейранның, “ баер өчен акыл кирәкми,   ә вөҗданыңның булмавы кирәк”, дигәне иҗади даирәләргә дә кагыла,  күрәсең... Әдәбиятыбыздан вөҗдан китү, Айдар ага Хәлим кисәткән “җансыз калу”га   турыламагае...
           Әдәби мәйдан бүлүдәге һәм әдәби бәйгеләрдәге тәртипкә карышып азаплану үзеңә генә кәкере суга, дип кул селтәү - ялгыш фикер. Мондый очрак өчен көрәшнең  үтемле юлы   атаклы совет дессиденты Владимир Буковскийның “И возвращается ветер” әсәрендә җиткелекле һәм тәсфилле  бәян ителгән. Иректән мәхрүм  шартларда да мәхбүсләр төрле-төрле инстанцияләргә, хәл итә алу-алмавына карап тормастан, әле шундыйракларга күбрәк басым ясап,  көненә  ким дигәндә  утызлап заказлы хатлар  яудыралар... Аңлашылса кирәк, бер-ике  омтылыш белән генә  боз таулары бөялешен кузгату мөмкин түгел. Мәсъәләне гадел хәл итәргә тиеш чиновникларны “валлаһи җавап”(отписка) язарга өйрәтәсе юк. Ә икенче әйләнештә хатларда мәсъәләне хәл итмәүчеләр  чагылыш таба башлый. Кем әйтмешли,  тамчы ташны тама-тама  тишә. Архимед, бирегез таяну ноктасы һәм мин  дөньясын  әйләндереп  каплыйм , дигән. Ә андый таяну ноктабыз бар, ул - Конституциябезнең икенче маддәсе : анда илебезнең һәр гражданы иң  югары  кыйммәткә  ия зат( высшая ценность), диелгән. Иң югары кыйммәткә ия затлар мөрәҗәгатен бер чиновник та җавапсыз калдыра алмый. Мөрәҗәгатьләрнең  ишле булуы отышлы, чөнки,  иртәме-соңмы сан сыйфатка күчә. Кыскасы,  хәл өметсез түгел, кануный җирлектә әдәбиятыбызны да , Тукаебыз “туплар да вата алмаган” дип горурланган җырларыбызны чүпкә батыру шаукымыннан да, тартышның  озакка сузылачагын аңлаган хәлдә, бюрократларның  үз коралларын үзләренә каршы кулланып , якларга  алынырга мөмкин... Мәрхүм Мөхәммәт  ага Мәһдиевнең (язма башында телгә алынган) мәкаләсе дә әдәбиятыбызны этика кагыйдәләреннән тайпылган “мәңге баягылардан” яклау,  аралау гамәлендә...   Битараф түгелләргә остаз башлап биргән “җырны” дәвам гына итәсе...         

  20 .07.2015 ел.

пятница, 15 сентября 2017 г.

Яхшылык ихлас булсын

      Җәлил хәзрәт телефон аша: “Мөслим дип авыз суың бик корый, анда иртәгә мәчет ачыла, мөфтине Кремльгә ниндидер очрашуга дәшкәннәр, үзе бара алмый, миңа йөкләде, теләсәң бергә барабыз”, – дип сөенче алды. Ул яшәгән Бөрбаш авылы белән мин тереклек иткән Шәмәрдән бистәсе арасы якын гына һәм без 18 августта таң белән сәфәргә кузгалдык. Хәзрәткә ярты гасырлык юбилее уңаеннан Президент аппараты бүләк иткән затлы иномаркада җилдәй җилдерү бик хозур икән. Рульдә ни җитте генә шофер түгел, ә Балтач малайларын каратэ серләренә өйрәтүче, илкүләм җитди уңышлар казанган тренер, хәзрәтнең урам аша күршесе. Өч сәгать узамы-юкмы, без Мөслимдә, ә анда администрация бинасындагы якты бүлмәдә сыйлардан сыгылган табын көтә булып чыкты.
Күп еллар элек, вуз тәмамлагач, мин бу төбәктә юл оешмасында баш инженер булып хезмәт юлымны башлаган идем. Мөслим ул чорда да республикадагы башка район үзәкләреннән үзенең күркәмлеге, бизәлеше зәвыклы булуы, юллары төзеклеге белән аерылып торды. Янә килеп, йорт каршыларында ямь-яшел бәбкә үләне үсүе, үзәк Пушкин урамы буеннан-буена хуш ис таратучы, шау чәчәк аткан юкә агачлары тезелеп торуы хәтердә уелып калган. Бүген әлеге төз, озын үзәк урам Истанбул каласының атаклы Гөлханә паркын хәтерләтә, җәяүлеләр юлы булып калган урталыкта кулъяулык чигелешләре сыман чәчәклекләр ясалып, элек силос манарасы плитәләреннән тезелгән тротуар брусчаткага алмаштырылган, һәм соңгы өч елда андый түшәүле җәяүле юлларының гомуми озынлыгы 24 чакрым чиген узган. Янә бер яңалык: административ биналар төрле койма-корылмалардан арчылып, аларның тирә-ягын даими кыркып тору хәл ителгән ямь-яшел киң газон мәйданнары ассызыклый. Искиткеч төзеклекне һәм гүзәллекне тәэмин итү, төрле тәртипсезлекләрне тыю өчен йөздән артык видеокамералар да куелган икән.
Минем җәмгысы 12 ел гомерем шушы Мөслимдә узып, өч баламның икесе биредә туды. Район җитәкчеләре җирле халыкның матди һәм рухи яктан бай булуын һәрдаим кайгыртты, дип истә калган. Юл эшендә хезмәт куючыларга карата кысмырлык күрсәткәнмен, күрәсең, райбашкарма рәисе Гариф ага Хафизовның җилкәмә кулын куеп, әрмән шабашчылары гына түгел, мөслимлеләр дә югары хезмәт хакы алырга тиеш дип төшендергәне булды. Бер генә мисал: СССР заманында Мөслимдә юл оешмасында Т-100 тракторында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы җәй айларында 700-1000 сумга да җиткәләде. Мөслимнән Сабага, туган ягыма кайтып эшли башлап, шул ук эштә 250 сум алучыларның хезмәт хакын йөз сумга арттыргач, җитәкчелеккә шикаять юллап, кулга сукканнары булды. Саба райбашкарма рәисе Габделхак ага, хәлне аңышкач, “Гариф уңган егет инде ул, әмма бездә болай барып чыкмый” дип көрсенде...
Кыскасы, Мөслимдә район җитәкчеләре чыгышлары белән үз төбәкләреннән булганга ахрысы, элек-электән кешеләргә яхшы булсын дигән принципны күз уңында тоттылар. Ягъни, бүген мин күргән искиткеч үзгәрешләр өчен нигез электән салынган һәм ул ныклы. Биредә нормативтан тайпылган, тар асфальт тасмасы салып, юл читенә вак таш түшәргә онытып калдыру, шул бушлыкны ак, кызыл кирпеч сыныклары, шифер ватыклары тутырып шөкәтсезләү модасы беркайчан да булмады. Коммуникацияләр уздыру аркасында адым саен аркылыга уемланган, убылган алама юл-урамнар биредә бөтенләй юк һәм андыйны белмиләр дә. Монда һәр эш җиренә җиткерелеп, ноктасы, өтере куелгач кына кабул ителә һәм тиешенчә төзек тоту да гадәткә кергән.
Машиналар күбәйгән заман бит. Күп кенә төбәкләрдә автотранспорт чаралары урамнарны як-яклап, шыплап тутырып ук куя. Ә Мөслимдә машинаны кую, ягъни парковка урамнарда түгел, ә йорт, бина артларында урнаштыру, постыру аша хәл ителгән. Ягъни урамнар һәрчак буш, киң һәм иркен.
Мин әле биредә төзелеш оешмасында прораб булып эшләгән Мансур агайның тырышып йөреп, беренче мәчетне ничек төзетүен хәтерлим. Икенчесе мин туган ягыма кайтып киткәч калыккан. Инде өченчесенә чират җиткән менә.
Килгән кунаклар һәм хуҗалар, өр-яңа ап-ак автобусларга төялеп, Мөслимнән Әлмәт районы ягына кузгалдык. Баксаң, бүген Мөслимдә генә түгел, ә район чигендә урнашкан Элемтә авылында да мәчет ачыла икән. Мәчет шул авылдан чыккан, Себер якларында хезмәт куючы Әсгать әфәнде, аның улы һәм кызы тырышлыгы белән бар ителгән. Әсгать әфәнде район башлыгына туган авылында туган йортын торгызырга һәм әлеге мәчетне корырга, хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтләр яудырды. Сөйләгәндә, күңеле тулып, тавышы калтыранды, күзләре яшьләнде. Аннан алда сөйләүчеләр Әсгать әфәндене мактап телгә алганнар иде. Ул исә, мәчет төзүдә өлеш керткән якташларын зурлады, моны без барыбыз бергә төзедек диде. Янә килеп, Хак Тәгаләнең кем кылган игелекне кабул итәчәге билгеле түгел, шуңа күрә мондый төзелештә хәле кадәренчә күпләр катнашуы мөһим һәм максатка ярашлы булуын ассызыклады.
Үз чыгышында Җәлил хәзрәт тә мәчет төзүдә күпчелек катнашуын дөрескә чыгарып һәм хуплап, фикерен риваять сөйләп ныгытты. “Һарун әл Рәшит урамнан барганда кайсыдыр бер мохтаҗ кешегә мең алтын бирә. Һәм шунда кемнеңдер соранучы хәерчегә коймак сузганын күрә. Хәерче коймакны ашыйм дип кенә торганда, аның янына бер ач эт килә һәм теге кеше ризыгының яртысын аңа бүлеп бирә. Һарун әл Рәшит үзенең яраннарына, менә бу кеше иң юмарт зат, иң зур хәер биреп, иң олы савап җыючы дип белдерә. Яраннары килешми, иң зур хәерне бирүче Сез галиҗәнап, әле генә мең алтын бирдегез ич, диләр. Ә ул, минем өчен мең алтын ул чүп кенә, бар ни, юк ни, ә бу кеше үзенең бөтен булган мөлкәтенең яртысын сәдака кылды дип җавап бирә...”
Район җире чиге буенда калкытылган мәчет җыйнак, чын архитектор проектлаган зәвыклы матур, биек, әллә кайлардан җемелдәп күренә торган бина булып, инглиз сәнгать белгече Уолтер Пейтерның “һәр сәнгать әсәре җыр булырга омтыла” дигән сүзен искә төшерде. Элемтә авылына тоташкан руслар яшәгән Михайловка авылында да бер мәчет калыккан булган икән инде. Кайсыдыр чыгыш ясаучы ул рус авылы Микаил фәрештә исемен йөртә ләбаса дип искәртеп узды. Ә икенче бер үткене чыгышында безнең Элемтә күкләр белән дә элемтәсен булдырды дип тә ычкындырды.
Район чиген ямьләүче мәчеттә ике рикагать мәчет намазы укып чыккач, Мөслимгә юл тоттык. Яңа җәмигъ мәчетенең затлылыгын-матурлыгын, Мөслимнең йөзек кашы булып барлыкка килүен ничек аңлатырга микән? Биек үкчәле түфли кигән дөнья гүзәленә тиңләсәм язык булмагае. Минем бер генә авыл районында да бу кадәр гүзәл һәм нәфис корылманы әлегәчә күргәнем юк иде. Аны ачу тантанасында Казаннан килгән имамнар, Җәлил хәзрәт һәм район башлыклары чыгышларын җыелган халык үз итеп, яратып кабул итте. Мин шул арада күзгә чалынган таныш-белешләрем белән күрешеп калуны кайгырттым.
Әлеге җәмигъ мәчете халык телендә аэропорт мәчете дип тә йөртелә икән, чөнки биредә элек аэропорт булып, Казанга көненә ике самолет оча һәм әйләнеп кайта торган иде. Кытай вазасын хәтерләткән, хакыйкый архитектор иҗат иткән гаҗәеп гүзәл бинаның сигез йөз кешелек залында намазга утыргач, як-яктагы өскә таба сузынкы биек тәрәзәләрдән зәңгәр күк һәм ак болытлар гына күренә булып чыкты һәм шуңа күрә монда үзеңне күккә ашу халәтендә тоясың.
Җомга намазыннан соң, безне автобусларга төяп, Мөслимдәге гимназиягә, музыка мәктәбенә, китапханәгә, музейга алып кереп чыктылар. Барча биналар заманча корылышта, җемелдәп тора. Ә бит Мөслимдә беренче аерым биналы музейны шагыйрь Наис Гамбәр, юк гына гаеп аркасында казна ипие ашата торган җирдә өч ел гомерен уздырып кайткач, җирле рәссам Рәйхан әфәнде белән берлектә оештырган һәм җиһазлаган иде. Шунда фаҗигале язмышлы атаклы җырчы Зифа Басыйрова башкаруы язылган тәлинкәдән патефон аша җыр тыңлаштыра идек. Күңелләребез нечкәрә торган иде ул мәлләрдә. Шул хатирәне искә алгач, янәшәмнән атлаган шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова, нәкъ Зифа апа тавышы белән, ул җырлый торган җырны салмак кына суза башламасынмы... Һәм бугазга төер кунаклады. Ни аяныч, талант иясе, кулыннан мең төрле эш килгән Наис дусның да якты дөньядан киткәненә биш былтыр инде...
Без утырган автобус Пушкин урамының яңа мәчет урнашкан очыннан икенче очына барып җитте һәм тыкрык аша Ык елгасы ярына чыкты. Ә анда Наталья Фишман үзе проектлаган, берсеннән-берсе ямьле җиде парк бер-берсенә ялгана. Атынгычлар мул сулы Ыкка омтыла торган итеп корылган. Суда катамараннарга утырып сәйран кылырга мөмкин. Квадроциклларда ярышу өчен дә мәйданчык хәл ителгән. Монда безне җәйге кафе бинасында янә сый-хөрмәт көтә иде. Азактан, кунак иткәне өчен рәхмәт йөзеннән, район җитәкчесенең эшчәнлеген хуплап чыгышлар да ясалды. Кайсыдыр бер шаяны Мөслимдә укытучыларны урамдагы агачларны юарга мәҗбүр итү турындагы интернетка куелган роликны телгә алды. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт сүз алып, янә бер кыйсса сөйләп ташлады. Имеш, урамнан барганда кемнеңдер башына ниндидер бинадан кирпеч төшкән. Халык шау-шу куптарган, коммуналь хуҗалыкны йортларны вакытында ремонтламый дип тә сүккәннәр. Шунда кайсыдыр берсе кирпечтән каза күрүче депутат булуын әйткән. Халык янә риза түгел, үрчеде бу депутатлар, мескен кирпечкә төшәргә дә урын калмады дип дулаганнар. Кыскасы, һәркемгә дә ярап бетеп булмый икән бу дөньяда. Мөхтәрәм хәзрәт гел уен-көлке белән генә күңелләрне ачмады, әлбәттә, җитди фикерләр дә яңгыратты. Мөслимдәге күркәмлекне югары бәяләп, Коръәннең кайсыдыр аятенә сылтама ясап, биредә “Матурлык дөньяны коткарачак” дигән язу эленергә лаек дип тә белдерде.
Тиздән Мөслимдә җирле язучылар белән ниндидер чара узачак икән. Җирле хакимият җитәкчеләренең берсе Рашат әфәнде анысына да килергә чакырды. Кем белә, җае чыкса бармый да калып булмас. Чакырган җиргә барыгыз диелә ич изге хәдистә дә. Шушы якның бер шагыйре авызыннан “иң зур яманлык – акырта-бакырта эшләнгән яхшылык” дигән фикер ишеткәнем бар иде. Яхшылык һәм матурлык бу төбәктә, һәрхәлдә мин яшәгән дәвердә ихлас иде дип истә калган, шәт уңай үзгәрешләр килгән кунаклар алдында кукыраю өчен генә түгел, ә мөслимлеләрнең үзләре өчен дә хуштыр дип өметләнәм.
Ямьле Ык буйларын урагач, калучыларны тагын каядыр ял итәргә алып киттеләр, ә без, китүчеләр, рәхмәтләр әйтеп, кайту якка кузгалдык. Юлыбыз Дума депутаты, кайчандыр Мөслим районының Шуганка совхозы директоры булган мәрхүм Сәлимхан әфәнде Әхмәтхановның туган авылы Саклаубаш аша узды. Халыктан арзан бәягә сөт җыеп, әллә ничә тапкыр артык бәягә сатып та бөлгенлеккә төшкән мәгълүм сөт фирмасын Мөслим буйлата сәяхәтебездә тискәре яклап телгә алгаладылар. Ә менә Сәлимхан әфәнде, үзе биредә эшләгән дәвердә, халыктан сөтне дәүләт куйган бәядән ике-өч тапкыр кыйбат хак куеп җыеп, авыл халкына игелек кылу җаен тапкан, өстәвенә, К-700 тракторы белән ихата саен кереп, һәркемне терлек азыгы белән тәэмин итүне дә көйгә салган иде...
Күпмедер баргач, язучы Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” әсәрендә тасвирланган Юлтимер авылын сулда калдырып, олы юлга чыктык һәм уңга борылып, Чаллы тарафына юнәлдек. Салкын сулы Каманы һәм атаклы рәссам Шишкин мөкиббәнлек белдергән Нократ елгасын күперләр аша үтеп, Мамадыш турысында, якташыбыз Рөстәм әфәнде Кәлимуллин (хәзер Биектау районы хакимияте башлыгы) төзеткән мәчеткә икенде намазына тукталдык. Аннары үтә уңган кешеләр яши торган Кукмара аша өйгә дә ерак калмый. Мин яшәгән Шәмәрдән дә бик күркәм икән ләбаса! Ни күрим, тимер юл вокзалы бинасы каршындагы киң чәчәклек мәйданын чикләгән алты кырлы иске плитәләрне кубарып, ком түшәп, брусчатка тезеп яталар. Янә килеп, мин яши торган йорттан нибары өч өй аша, бистәбездә яңа, өченче мәчет салу өчен җир бүлеп бирелде дип, игелекле эшләрдә башлап йөрүче элеккеге хезмәттәшем Габделнур әфәнде сөенче алды...
Хушлашканда, Җәлил хәзрәт дүшәмбе көн хаҗ сәфәренә күзгалачагын әйте. Исән-сау барып кайтсын инде терекөмештәй җитез, халык сөеклесе, зирәк хәзрәтебез...(Т.Я. 31.08.2017ел)