Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 10 июня 2017 г.

Җыр сәнгатендә әкияти могҗиза

димаш кудайбергенов фото

        СССР чорындагы Казахстанны җитәкләгән Динмөхәммәт Кунаевны якыннары, шул исәптән, Брежнев та “Димаш” дип кенә йөрткәннәр. Минем сүзем исә Казахстанның икенче Димашы – Димаш Кудайбергенов исемле 22 яшьлек җырчы турында. Аның әти-әнисе Казахстанның халык артистлары, егет үзе “Славянский базар” җыр конкурсында беренче урынны яулап, туп-туры дөнья сәхнәсенә атлаган. Аның Кытайда узган җыр конкурсында ясаган чыгышларын интернеттан карадым. Кытай тамашачылары егетнең төрле телләрдә җырлаганын онытылып, кайсы күз яшьләренә тыгылып, кайсылары гаҗәпләнүдән авызларын ябарга онытып, әсәрләнеп, таң калып тыңлыйлар.

Минем өчен кардәш халык вәкиле Димашның җырлавы белән танышу гаҗәеп бер ачыш булды. Йә Хода, булса да булыр икән егет солтаны! Ничек кенә мактасам да, әлеге җырчының аһәңле тавышын, моңын, осталыгын укучыларга җиткерә алмамдыр. Аны мактаучыларга кытлык юк. Менә интернетта аның иҗаты турында берничә фикер: “Бүген Димашны беренче тапкыр ишеттем. Аны талантлы, тавышы искиткеч дию – берни дә әйтмәү. Ул йөз елга бер туа торган суперталант. Аны Америкага, тагын әллә кайларга чакыралар. Ул дөньяны сугышлардан коткарачак”. “Иге-чиге юк шатлык: күктән могҗиза иңде! Дөньяда яңа талант пәйда булды. Афәрин, Казахстан!” “Фәрештә җырлавы. Гадәти булмаган башкарылыш, сүзләрен аңламасаң да күңел түрләренә үтә”. “Дөньяда иң матур тавыш! Яхшырагы була алмый!”
21нче гасыр төрки халыкларыныкы булачак дип каяндыр укыган идем. Күрәсең, белеп язганнар. Безнең дә бит Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гариповаларыбыз ил күләмендә йолдыздай балкыйлар. Аңа кадәр Алсу үзенең моңы белән таң калдырган иде. Алардан алда Софья Гобәйдуллина һәм Рудольф Нуриев дөньяны талантлары каршында баш идерде. Әгәр Рөстәм Яхинга дөньякүләм аренага чыгу юллары үз вакытында ачылган булса (ә аны консерваториядән эшеннән азат итәләр), ул да талантына лаек дәрәҗәдә танылган булыр иде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий