Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 18 мая 2017 г.



       

Бер чылбыр буыннары


рисунки на тему лето
            1999 елда басылган “Тамчы гөл” исемле беренче китабыма кергән “Сукмаклар югалмаган” исемле мәкаләмдә шундый юллар бар: “Архитектурабызның мәңгегә юк ителүен күңел күтәрми. Криминалистлар бер чәч бөртегеннән дә әллә никадәр мәгълүмат сыгалар. Фән мәйданына иске буын компьютерларга алмашка яңалары килә тора һәм көннәрдән бер көнне музыка яки поэзия телен архитектура теленә (һәм киресенчә) “тәрҗемәләргә” сәләтлеләре килү ихтималы да юк түгел. Хуш, шундый компьютерны бар дип исәплик. Аңа Мәскәүдәге Казанны алу хөрмәтенә төзелгән Василий Блаженный чиркәвенә кагылышлы бөтен мәгълүматны салабыз һәм “тәрҗемәдә” “Гөлҗамал” көенең бераз бозылган вариантын кабул итәбез. Шул ук компьютерда операциянең киресен үткәрәбез, ягъни “Гөлҗамал” көенең камил вариантын кабул иткән машина әлеге чиркәүне төзегәндә өлге булган һәм эш тәмамлангач юк ителгән оригиналның, ягъни мәчетнең сызымнарын бирә...
Архитектурасы да, гүзәл җырлары да сакланган ил-йортлар җитәрлек. Димәк, шулар җирлегендә архитектура-музыка сүзлеген төзеп була. Миңа калса, музыка, поэзия, архитектура һәм тел – халык рухының төрле чайпалыштагы сурәтләре. Ә туплардан аттырылып җуйдырылган архитектурабызны табар өчен безгә халкыбызның затлы җырлары һәм Тукай чорындагы мөкәммәл телебез ярдәмендә гаять үзенчәлекле тигезләмә чишәргә кирәк...”
Әлеге хыялыма азмы-күпме терәк булырдай фикерне көннәрдән бер көнне сәнгать белгече инглиз Уолтер Пейтерда очраттым. Ул: “Барча сәнгать әсәрләре җыр булырга омтыла”, – дигән.
Эчтәлекнең җырга “тәрҗемәсе”н фильмнарда, спектакльләрдә тоймаган кеше аздыр. Атап язылган музыкада әсәрдәге эчтәлек үзәк өзгеч дәрәҗәдә турыдан-туры йөрәкләргә җиткерелә. Италия композиторы Нино Ротаның һәр заман өчен дөньякүләм шедевр саналучы “Крестный отец” фильмындагы музыкасы әнә шундый үзлеккә ия. СССР чорында экраннарга чыккан “Долгая дорога в дюнах” фильмында яңгыраган Раймонд Паулс музыкасы, үзебезнең “Зәңгәр шәл” спектаклендә Сәйдәш музыкасына да шундый тылсым хас. Туфан Миңнуллинның “Сөяркә” пьесасында композитор Фуад Әбүбәкеров белән бергә язган, драма артисткасы Фирая Әкбәрова башкаруындагы “Мине танырсыңмы?” җыры да моңы белән тетрәтә. Тирән хисләрдән гыйбарәт, талантлы авторлар иҗат иткән мондый музыканы теләсә-кайсы сәнгать төренә “тәрҗемә” итеп буладыр.
Сөекле халкыбыз җырларына исә нәзакәтлелек, затлылык белән беррәттә, чиксез киңлекләрдә яңгырашка корылыш хас. “Карадагынай урман, караңгы төн...”, “Иртә торсам ике күзем сезнең якларда гына...”, “Ник булмадым мин бер дулкын, синең йөзгән суларда...” , “Тик бер үзем генә белдем, үзәгем өзелгәнен...”
Сүзләре лә сүзләре... Халкыбыз җырларында мәхәббәт теләнү, тегеләй булыгыз, болай итегез дип акыл сату, һәр төрле якыннарга, туган-тумачаларга шаблон теләкләр теләп төчеләнүләр юк. Синтезатор белән баян кушылышында такмак калыбына турыланган, татар җыры дип тәкъдим ителүче бүгенге эшләнмәләр, бер танышым фикеренчә, әле бер, әле икенче диварга яны белән бәрелә-сугыла тар коридордан ара-тирә сөрлеккәләп, кая барганын аңышмый атлаучы алама сәрхушне күзаллата. Композитор Илгиз Закиров белән шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗат иткән, “язмышлар шулдыр, ялгышлар шулдыр” дигән юллар булган “Соңдыр шул соңдыр” дигән искиткеч моңлы һәм матур җырдан соң инде кемнәр генә “язмыш” белән “ялгыш” сүзләрен рифмалап өч ноталы “көй”гә салмый. Хәйдәр Бигичев башкарган “Рәхмәт сиңа” җырыннан соң хатыннарга, ирләргә көйләп рәхмәт укулар да ешайды. Ни фикер, ни метафорасы юк кысыр юлларны җырның эчәгесе чыкканчы кат-кат кабатлап, фонограмманы бөтен хутына акыртып, тыңлаучы саруын кайнату – соңгы егерме биш ел казанышы. Шушы казанышка иң зур өлеш кертүче вазыйфалыларыбыз төннәрен тыныч йоклый микән?
Миңа калса, фатирлы булырга өметләнеп алданган өлеш кертүчеләр, банкка акча салып, төп башына утыртылганнар, үлем-җитемле шартлаулар, авыл халкыннан юк бәягә сөт җыеп кыйбатка сату кебек күңелсезлекләр, шул исәптән әдәбиятыбызның, җырыбызның бүгенге хәлгә төшүе – болар бар да бер чылбыр буыннары.
Мәдәниятебез язмышы М.Булгаковның “Эт йөрәге” романындагы Шариков сыманнар кулына калды микәнни дигән хәвеф тынгы бирми. Җырыбызга, ә шуның аша сәнгатебезнең барча төрләренә, шул исәптән әдәбиятыбызга бозым кертеләме әллә дип уйларга да нигезләр юк түгел кебек...Т.Я. №17 (12288) май 2017