Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 30 апреля 2017 г.

АЛАМЫ , ӘЛЛӘ КОЛАМЫ ?





     
   Минем тарафтан түбәндә язылганнар мәсъәләгә  бер караш, мәгълүм бер ноктадан, яки почмактан   шәхси бәяләмә . Аңа карата үзгә, капма-каршылары тууы да табигый.. Гомумән, һәр әйтелгән фикергә, дөресме ул, түгелме, каршы төшәрлек логик корылышлар оештырып була. Әйтик судта прокурорның кап-кара дигәнен адвокат ап-акка чыгару белән мәшгуль һәм киресенчә.  “Татарстан яшьләре” сыман үз көнен үзе күрүче, дәүләт асрамасында булмаган  асыл, ирекле  матбугатта  бер үк мәсъәләгә карата төрле фикерләргә урын бирелә.
          ...Быелның 23 март санында “Т Я” газетасында тулы бер бит булып басылган, язучы Рашат Низамиев галим һәм язучы Тәлгат Галиуллиннан алган кызыклы интервьюсендә, “сугыш вакытында Сталин ачтырган татар бүлеген көчле бер факультет дәрәҗәсенә күтәрү ,  филология фәннәре галимнәренең санын ишәйтү һәм татар филологиясе бүлегенә бәгъзе елларда 120-140 студент кабул  итә башлау казанышлары бәян ителә...  Әңгәмәдә әлеге саннарның сыйфатка  күчеше,   дипломга ирешкәннәрнең  чакырышлары, кылган   гамәлләре , сүзсез дә уңай булуы аңлашыла, дип санап микән, тәсфилләнми калдырылган... Әлеге язманы укыгач,   А.Меняйлов ысулында капма-каршы  фикер корылышы тәкъдим  итәсем килеп куйды.
          ...Сугыш вакытында, Ленин исемендәге университет куенында Сталин чорында, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хаиннәр дип саналган чорда шундый бүлек ачуның максаты туган телебезне  күз карасыдай саклау һәм үстерү өчен булганмы, әллә булачак фән кандидатлары һәм докторлар тырышлыгы белән, әнә шул дәрәҗәләре хакына,  бай,  мөкәммәл, гүзәлләрдән гүзәл татар телен, гасырлар дәвамында туганнарча аралашулар аркылы  ирекле рәвештә  кабул ителгән  гарәпчә һәм фарсыча алынмалардан катлам-катлам арындырып, буш урыннарны  рустан, рус теле аша европа халыклары телләреннән булган сүзләр белән ямаштырып, ахырын укыганда башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон кагыйдәләр корыштырып,  гавәм теле дәрәҗәсенә төшерү күздә тотылганмы? Башкорт алфавиты башкорт теленә ятыш, логикага буйсына. Ә татарныкы? Элек кулланышта булган гарәп һәм латин графикасында телебез яңгырашы өчен   зарур каты “г” һәм каты “к” хәрефләре алып ташлануы бер хәл, гарәп, фарсы алынмаларына алмашка кертелгән рус, европа халыклары сүзләрен татар фонетикасына буйсындырмый, рус мәкамендә яңгыратылуын кайгыртып әлифбабызга чит хәрефләр өстәлүе, телебезне ямаулыклы, тумыштан хәерче итеп күрсәтүне хәл итә  түгелме?

         “Карга” сүзе татарча мәгънәдә аңлашылсын өчен  бүгенге татар алфавиты мөмкинлекләрен файдаланганда, аның һич югы  “къаргъа”    дип язылуы мәслихәт сыман, чөнки мондыйны укыган замана татары йөк ( дөресе “карго”)хакында сүз бара , дип ялгышуы мөмкин. Ә  “сәгать” дигән язылыш мантыйгын мин фәкыйрь. хәреф таныганнан алып бүгенгәчә, аңлый алганым юк. Ни өчен  “йәш” урынына яшь, ә “йәшел”  түгел, ә “яшел”, дип языла? Укылыш сүз яңгырашына хилафлык китермәскә тиеш сыман? Һәр телнең үз көе, моңы була.  Өстәмәләр  аның көен  боза, моңыннан  яздыра... Бүгенге  такмакчыл, өч нота арасында әбәләнүче, татар җыры дип тәкъдим ителә торган , әти, әни, хәләл җефет, туган тумачаны котлаулы, аларга рәхмәт укулы, бәгъзеләргә,  “тегеләй итегез”, болай булыгыз”, дип , изүе ачык “сәхнә абыстае”, күсә ( сакалсыз) “сәхнә мулласы” сыйфатында акыл өйрәтүле эшләнмәләрнең чишмә башы  бозык әлифбага барып чыкмыймы икән?
          Әлеге факультетның иң әһәмиятле  казанышларыннан берсе,    абажур-абажур, синтаксис-синтаксис  кебек әйләндерелешләргә  бай татарча-русча һәм киресенчә сүзлекләр булдырудадыр, бәлки? Халык җәүһәрләре, дип тәкъдим ителгән, миллләттәш галимнәренең, студентларны да җәлеп итеп гамәлгә куйган “Татар халык әкиятләре”, “Татар халык табышмаклары” кебек китапларның бюджет акчасы хисабына  дөнья күрүләреме? “Татарстан яшьләре” газетасының 2012 ел 1 ноябрь санында басылган “Бу ни бу?» исемле мәкаләмдә, әкиятләрнең нигездә балаларга адреслануын искәртеп,  Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты ышыгында дөнья күргән ике томда, һәм шулар нигезендә басылган “Татар халык әкиятләре” атлы китапларда  чәчләрне үрә торгыза торган эчтәлекле эшләнмәләр туплануы, һәр бүлектән мисаллар китереп  бәян ителә.“Наян төлке” дигән , “бүре китү белән төлке моның ике баласын суеп ашап бетерә”, дигән  җөмләле әкият әле иң куркынычы түгел. Анда  адәм итләре белән туенучы диюләр, әрдәнәләп өелгән кеше мәетләре турындагылары да  бар...  “Татар халык табышмаклары” дигән, төзүчесе филология фәннәре докторы, дип тәкъдим ителгән китапны укыгач, күңелне янә сагыш басты... Әйтерсең  халык җәүһәрләре дип тәкъдим ителгән әкиятләр, табышмаклар, студентларның  экспедициягә чыгып, әллә ни  юнәтми кайткач( кайда, кем сине андый җәүһәрләр белән көтсен?!), зачет алу хакына, китап булып басылган башка халыклар фольклорын тегеләй - болай йолкыштырып, ашык-пошык, үзләреннән өстәштереп үзгәртеп  тәпәләгән  кәлҗемәләре... Халкыбызның “Гөлҗамал”, “Кара урман” кебек  затлы җырларын дөньяның иң атаклы оркестрлары озтылышында, иң -иң затлы залларында яңгыратырлык икәнлеген онытмасак, әкиятләребез, табышмакларыбызның да бик югары зәвык таләпләренә җавап бирергә тиешлеге аңлашылса  кирәк... Әлбәттә андый байлык та  әз-мәз сакланган, тик булган кадәрен чүп - чар белән күммәскә иде бит...
             Теләсә нинди фән төгәл логикага буйсына. Әгәр татар филологиясе дигән фән үзен татар телендә аңлата алмый, чит-ят терминнарына кереп баткан, адаштырылган икән, моны ничек аңларга? Кандидатлык, докторлык титулына ирешү хакына логикадан тайпылу, татар филологиясе дигәннәренең фән булуын сорау астына кәшәләмиме? Яки фән дип саналуы шартымы бу? Матбугатта  әлифбабызның ашык-пошык тәпәләнүен Сталин чорына бәйләп аңлатулар булды. Ләкин ул чордан соң күп сулар акты.  Б.Н.Елъцин чорында аны төзәтү генә түгел, хәтта алмаштыру мөмкинлеге дә булды. Латинчага кайту проектын эшләү парламент тарафыннан татар филологларына тапшырылып, алар эшне форсат беткәнчегә кадәр  максатчанмы, аңсызданмы суздылар, дип истә калган. Гамәлдәге,  күрәләтә ятларга тез йөгенүле әлифба кече яшьтән рухи мескенлеккә, икенчелеккә оеткы салу хәсиятенә ия булып аңлашыла, миңа калса. Бәлкем яраткан газетабыз битләрендә төче мәдхияләрне, үзара сокланышуларны  чак кына куеп торып, шул өлкәдәге  кандидатлар, докторлар,  академиклар үзләренең чакырылышларына бәя биреп, һәм алар белән беррәттән фидакарь татар теле укытучылары да әлифбабызга карата  үз карашларын  белдерерләр? Бәлки татар теле дәреслекләрен әзерләүгә туган телебезгә гашыйк техник белемле  шәхесләребезне дә җәлеп итәргә  вакыттыр? Әнә, мәктәптә дә, вузда да  математикадан гел бишлегә  укыган Җәлил хәзрәтнең   мәктәп балаларына адресланган китабында дин тәгълиматы дәресләргә бүленештә, математик төгәллектә, гади һәм аңлаешлы , бер генә дә буш сүз кыстырылмыйча, саф татарча шәрехләмәләр аша тасдыйкълана...
           Тукай, халкыбыз хакында, “ зур ул, әдип ул, шагыйрь ул”, дип искәрткән икән, димәк ки, аны үстерү хакына оештырылган әдәби әсәрләр бәйгеләрендә бәяне халык, шул исәптән әдәбият сөюче төрле профессия вәкилләре куя ала, һич югы алар фикере дә исәпкә алынырга тиеш сыман. Безнең очракта  әлеге вазифа нигездә  бары тик бер өлкә белгечләре җилкәсендә , һәм шуның нәтиҗәсе буларак микән, бәйгеләрдә һаман бер үк кешеләр җиңү арты җиңү яулый. Мин фәкыйрь  шул уңайдан, конкрет мисаллар китереп, 2016 елны, “Идел” журналында   “Гаделсез ярыш аяусыз һәм мәгънәсез” була дигән мәкалә    бастырган идем. Тик ни хикмәт, бәян ителгән фактларны кире кагышлы, каршы төшкән яки хуплаган язмалар  күренмәде... Дәшмәү –ризалык билгесе, дип аңлыйсы  микән  инде моны?..
         И.В.Сталинның “Кадрлар барысын да хәл итә” дигән сүзе бар.   Өйгә ут төртүчене  янгын сүндерү оешмасы җитәкчесе, педофилны (сабыйларга карата җенси бозыклыкта фаш ителүчене) балалар бакчасы мөдире, сугыш чукмары хулиганны полиция җитәкчесе, ялган акча ясаучыны финанс министры, чүплеккә чыгарып демонстратив тәртиптә әдәби китаплар өеп яндыручыны китап палатасы җитәкчесе яки әдәби журналга баш мөхәррир итү , фахишәне милләт әхлагын кайгыртучы буларак дәүләт бүләгенә тиендерү яки парламент әһеле вазифасына ирештерү, хаингә  хөкемдар мантиясе кигезү кебек әкәмәтләр мантыйк киртәсенә сыймый. Кичәге коммунист җитәкчеләрнең рентачыга, рибачыга әверелүләре дә  башка сыймаслык нәрсә.  Тик тормыш үз төзәтмәләрен кертә тора. 
          Кабатларга мәҗбүрмен, монда бәян ителгәннәр,  тик  шәхси һәм шартлы бер караш кына. Әгәр тәгәрәтелгән шик- шөһбәләрне  өлешчә булса да (тулаем икән тагын  да  әйбәт) чәлпәрәмә китерерлек  җаваплы язмалар дөнья  күрә икән,   бик  хуп...
  "Т, Я" газетасы,27 апрель 2017 ел.

Комментариев нет:

Отправить комментарий