Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 25 марта 2017 г.

АКЫЛ ҺӘМ ИНСТИНКТ



                       

           Нәрсә ул аң  һәм ни ул инстинкт?  Акыл, кешенең дөньяны янәшә тирәне танып белү логик , иҗади, һәм гомумән уй-фикер  фикер йөртергә сәләте, ә дин аңны Хак Тәкалә тарафыннан кешеләргә бирелгән нигъмәт, дип аңлата . Инстинкт  исә кешеләргә дә хайванннарга да хас эчке сиземләүгә таянып, автомат рәвештә, автопилотта дияргә микән, максатка ярашлы гамәлләр кылырга корылыш,  геннарга салынган  сәләт.
   Дөньяда кешелекне таң калдырган  акыл,  аң , талант  архитектурада музыкада, әдәбиятта, фәндә чагышы таба. Ә кайбер кешеләр әкәмәт зур байлыклар туплауга ирешә... Бар үзенең акылы, таланты аркасында байлык туплаучылар, һәм бар  халыкларны, беренче чиратта мескеннәрне, мазлумнаргы талау, рәнҗетү аша шундый казанышка ирешүчеләр... Авырулардан,авыр хәленнән файдаланып акча кысучы табиблар гына да ни тора... Гади халыкны талкучы йолкучылар адым саен...Авыл халкыннан сөт җыю  һәм кибеттәге бәяләр аермасы да тирән сагыш уята... Боларын , беренче чиратта йомран әрләннәргә хас  “ояга ташу”   укталышы  рухландыра, ахры...  Кем әйтмешли, “бактерияләр ялгышмый, алар ашыйлар һәм үрчиләр”.. Аларны тән, җан сату сыман нечкәлекләр дулкынландырмый. Ә тудырган  мохитлары –   рухи чирләр чишмәлеге....
         Сингапур могҗизасы дигән гыйбарә дөньякүләм әйләнештә йөри... Әлеге илнең президенты Ли Куан Ю сүзләрен күп кенә сәясмәннәр   телгә алырга ярата. “ Минем өчен ике юл бар иде. Беренчесе урлашырга һәм дусларымны һәм туганнарымны “Форбс” исемлегегә  ирештереп, халкымны шәрә җирдә утыртып калдыру. Икенчесе:  халкыма хезмәт итү һәм  ватанымны дөньяның иң яхшы ун илләре арасына чыгару. Мин икенчесен сайладым...” Коррупция чәчәк аткан, эшсезлек һәм хәерчелек хөкем сөргән,бернинди казылма байлыклары юк , Англиянең элеккеге колониясе булган Сингапур   БМО билгеләгән кеше үсеше индексы  буенча 2014 елны Дания, Бөекбритания кебек илләрне артта калдырып 9 нчы урын яулый, һәр унынчы гражданины доллар миллионеры,Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан   ир-атларның уртача гомер озынлыгы 2012 елны 80,2 яшь, ә хатын-кызларныкы 85,1 дип табыла, экономикасын үстерүгә  инвестицияләр мул  тотыла, әйтик 2014 елны  чит илләрдән  генә 81 миллиард доллар күләмендә җәлеп ителгән, инфляция ул елны 1% , ә эшсезлек 2 % чамасы тәшкил иткән, эчке вал продуктының еллык үсеше, рус матбугатында ул ВВП дип тамгаплана, 1965 нче елдан бирле уртача 9% ...Күренә ки, бу илдә акыл  инстинклардан өстен чыккан.... Илне әлеге могҗизага ирештергән, коррупциягә каршы көрәшне туганнарыннан, якыннарыннан башлаган президент Ли Куан Ю  92 яшендә вафат булып, ил дилбегәсен улына калдырып, якты дөньядан инде китеп барды, ә эше яши. Атаклы сәясмән , тимер леди исеме алган Маргарэт Тэтчер, элек Сингапур Англиядән өйрәнгән, инде безгә Сингапурдан өйрәнергә кирәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәндер...Бездә дә мәктәпләргә Сингапур ысулы куллана башладылар  кебек, бирсен Ходай...
           Хайваннарга һәм кешеләргә хас иң көчле инстинкт , көтү ихтыярына буйсыну түгел микән? Кичә генә, бизнесменнарны, банкирларны халыклар канын эчүчеләр, дип гаепләүче, идеаль җәмгыять – коммунизм төзибез, бар дөнья халыкларын бәхеткә тиендерәбез, дип лаф орган җитәкчеләрнең, көннәрдән бер көнне , бердәм рәвештә кыйблаларын йөз сиксән градуска үзгәртүләрен   әлбәттә  хайваннарга хас  шундый инстинкт  тантанасына  сылтап буладыр...Халыкның вөҗданы саналырга, яшәп килгән һәр хакимияткә дә һәрвакыт оппозициядә  торырга тиеш  иҗатчыларның  да Шомбай сыман тун әйләндереп киюләре, карак, түрәкәйләрнең һәр  җил чыгаруларына ярхәмикалла дип торуга , алай гына да түгел, хәтта нәсел ыруларына  мәдхия,  җырлауга күчүләре  милләт фаҗигасеме, әллә инстинкт тантанасымы? Яки ниндидер  проектның  инстинктка буйсынып гамәлгә ашуымы икән? Тютчевның “Русияне акыл белән аңлап булмый” дигәне, анда инстинктлар тантанасы дигәнне аңлатмыймы?
              Быел юл төзү һәм ремонлау  эшчәнлегенә карата уңай фикер уятуга багышланган иҗади конкурс игълан ителгәне беленде... Кайчандыр бергә  эшләгән хезмәттәшләр, “бу  синең тема, син бит шул эргәдә казганган, баш инженер,   җитәкче  булып та эшләгән кеше, әйдә, кереш”, дип коткы салдылар.. Бүләкләр дә  зурдан имеш... Хәлбуки, бу өлкәдә кайбер уңай үзгәрешләрне танысам да , әлеге бәйгедә катнашырга  , инстинкт кушамы, әллә нишләп  күңел  тартмый...  Павел Чернов, Ринат Гобәев кебек вуздаш, факультетташларым эшләгән дәвердә мин  җөмһүриятебезнең юл һәм транспорт министрлыгына  сабакташларымның хәлләрен белергә  кергәли торган идем. Бер елны, юл эшләренә җәлеп итү уңаеннан оешмалар арасында  ярыш (тендер) узганнан соң, нәтиҗәләре кемнәрнеңдер күңеленә хуш килмәдеме, башка сәбәпләр чыктымы,  әлеге берләшмәдә төп җитәкче  үзгәрү бер хәл, анда миңа таныш һичкем  калмады... Тик бәйгегә катнашасы килмәү сәбәбе  ул гына түгел...
     Шушы урында нәни бер чигенеш ясамый да ярамастыр. Әйе, төзелеш эшчәнлеге белән бәйле 32 елнымның җидесе юл төзү һәм ремонтлау белән бәйле. Вуз бетереп, Мөслимдәге юл оешмасында баш инженер  булып эшләгәндә, райбашкарма рәисе Гариф Хафиз улының ,
-                     Зарипов, син югары белемле юл инженеры, әйт , ни өчен безнең юллар үгез печ итеп  салган эздән  бара шикелле ул? – дип сораган иде.
Мин аңа ,
-                     Мин проект эшләткәндә юлны мөмкин кадәр кыска булуын кайгыртып , ике ноктаны туры сызык тоташтыра  кагыйдәсен алга сөрәм, әмма колхозга  салынасы юл юнәлешен  килештерергә баргач, андагы агроном , чәчү әйләнешем бозыла,  дип туры сызыкны дугайлата башлый, колхоз рәисе   аның башлангычын куәтли, һәм районның  җир эшләрен көйләүче (землеустроитель)  дә  алар гамәлен күз уңыннан уздырып,  үз үзгәрешләрен өсти... Һәм Сез әйткән нәтиҗә чыга.  Аң белән эш итәме алар, инстинктка буйсыныпмы, әйтә алмыйм, безне, юл оешмасы белгечләре фикере алар өчен кызык түгел...
-                       Оныттырма. Чаллыга юл  проектлаганда  туры итәргә тырышырбыз, -дип вәгъдә биргән иде ул.
           Бүген юлларның  турылыгы да,   бөгелешләре дә тел-теш тиерерлек түгел, көтелмәгән кырт борылышлар, күз күремен  чикләүче текә менү-төшүләргә көн бетә, булган кимчелекләр, хаталар исә елдан ел киметелә, төзәтелә...Хәлбуки, чокыр-чакырларга ремонтның гына  озакка түзмәве тешкә тия. Гәрчә, тиешенчә эшләгәндә юлның башка өлеше тузып беткәндә дә ямаулыклар калырга тиеш... Үзем көн дә узган Шәмәрдән - Кырбаш юлында, узган көз, олыдан кубып, әллә ниткән егәрле техникалар җәлеп итеп чокырларга салган асфальт ямаулар яз җитүгә янә иске хәленә кайта башлады ләбаса,  аларны  әллә казлар ашый, әллә тәгәрмәчкә ияреп җилгәреләләр, белмәссең... 
            Шул өлкәдә азмы күпме белемем , эш тәҗрибәм булу аркасында  йөргән юлларның  буеннан буена геометрик үлчәмнәре даимилеге, каты түшәүле юл кырында (обочинада) вак ташның тиешле калынлыкта, киңлектә булуы ,  юл киселешләрендә, ялганышларда  , вак таш һәм асфальт җәюдә тиешле үлчәмнәрдән тайпылу-тайпылмау,  асфальтны “үтүкләү” барышында каток белән  бер эздән тиешле санда үтү - үтмәүгә дә игътибар итми  кала алмыйм... Ислам тәгълиматы һәр сүзең, уйлаган уең язылып бара, дип тукый. Машинаңда барганда , тәгәрмәч чокырга туры килгә саен, ирексездән һич кирәкмәгән сүзләр   ычкына, һәм болай да аз түгел гөнаһларыбызны ишәйтә, тапкырлый... Шул шартларда әлеге өлкәдәге эшчәнлекне  мактау ихлас булмастыр , рия катышмагае , дип шөллим...   
          Төзелеш белән бәйле оешмаларда күптөрле профессия вәкилләре хезмәт куя.  Электрчыларның башка хезмәттәшләренә карата үзенчәлекле тест уздыруга тартым шаяртулары хәтергә уелып калган. Кайчак  ишекләрен бикләмичә каядыр тәҗел эш белән киткән вакытлары  була аларның. Эш бүлмәләре уртасындагы шакмаклы өстәл өстендә  ару көчәнешле ток белән корылган  конденсатор ятарга мөмкин. Электр чылбырына ялганмаган матур тәти нәрсә бүлмәгә килеп керүчедә маймылларга  хас  инстинктив  кызыксыну уята... Һәм ул аны ирексездән кулына ала. Аннары , егәрле ток китереп сугудан акырып җибәреп,    эскәмиягә ава, яки анысына сөрлегеп, идәнгә  барып төшә...
          Аң һәм инстинкт тартышы адым саен. Ил, җөмһүрият буйлап юлларда йөргәндә  кайда акыл, кайда инстинкт җиңгәне  бигрәк тә анык шәйләнә...  Хәер, әдәби гәҗит-журналлар укыганда, телетапшырулар караганда, заманча җырлар тыңлаганда да кайсы  өстенлек иткәне   тиз аңлашыла. Нихәл итмәк кирәк, акыл һәм инстинкт тоташкан савытлар кануны буенча  адәм баласы  белән идарә итә. Икенчесе куәтлерәк әлбәттә , беренчесен еш кына безнең шартларда сыртына сала, һәм бу, безнең табигатькә  якынлыгыбыз белән аңлатыла булса кирәк, чөнки табигатьтә аң юк ич, бары инстинктлар гына...          "Т Я " 23 март 2017 ел

Комментариев нет:

Отправить комментарий