Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 20 января 2017 г.

Бармак эзең туры килмәсә...


        


























           Чит ил паспортларыбызның срогы чыгарга ике ай чамасы бар иде әле. Билетлар да арзан, хәләл җефетем белән җәһәт кенә берәр сәяхәткә тәвәккәллик мәллә дисәк, яңа закон нигезендә, поспортыңның куллану срогы чыгарга иң киме дүрт ай калса, Төркиягә барулар «тү-тү» икән. Хуш, паспортның яңасын, булгач-булгач, ун еллык вакытка җитәрлеген эшләтергә уйладык.

Яңа паспорт юнәтүне үзебезнең районда хәл итеп булмый, Казанга УФМСка, ягъни Русиянең Татарстан буенча миграция хезмәте идарәсенә, яки шуның Арчадагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк диделәр. Шәмәрдән белән Арча арасы алтмыш чакрым гына, 25 март көнне шул ният белән чыгып киттек.
Бүлекчә Арчаның мәдәният сарае янәшәсенә урнашкан, машиналар кую өчен урын иркен, биләгән бинасы күркәм һәм биредә чират та әллә ни юк. Хуш, рәхмәт, безне елмаеп-балкып кабул иттеләр, пошлина түләгәнлекне раслаган кәгазьләрне, 3х4ле фотоларыбызны, өйдән үк язып алып килгән гаризаларыбызны кабул итеп алдылар һәм фотога төшерделәр. Аннары тагын бер мөһим яңа процедура уздык: сканерлы махсус аппарат ярдәмендә уң һәм сул кулларыбызның имән бармаклары эзләре төшерелде. Шул мәгълүматлар да яңа паспортларда чагылыш табачак, имеш. Шуның белән шул, бер айдан килерсез дип калдылар.
20 апрель көнне телефоннан чылтыратып белештек: паспортлар әзер, килеп алыгыз диделәр. Икенче көнне янә Арча якларына кузгалдык. Безне кабул итүче ханым эшне тиз һәм коры тотты: махсус җайланма ярдәмендә бармак эзләремне кабаттан алып, әүвәл төшергән, паспортыма кертелгәннәре белән чагыштырып тикшерде. Шушы тәфтишләүләр барышында яшел ут кабынып, тәңгәллекне раслады һәм мин имзамны куеп, яңа паспортны кесәмә салдым.
Чират хәләл җефетем бармакларына җитте. Ни хикмәт, бер кулындагы бармагы эзе әүвәл алганы белән чагыша, ә икенчесенеке – юк! Рас юк, паспорт та юк! Бүлекчә җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул мондый туры килмәү очракларының булгалавы хакында әйтте. “Бәлки приборыгыз төзек түгелдер, яки хезмәткәрләрегез аның белән эшли белми, яисә буталганнардыр”, – дигән гөманыма каршы җитәкче ханым: “Мәскәү куйган аппарат төзеклеге өчен җавап бирмим, бармак эзләре чагышмаулар җәһәтеннән аларга телефоннан чыккалап карадык, бармакны кат-кат, уңай нәтиҗә чыкканчы тикшерегез, бүтән чарасы юк дип җавап бирделәр”, – диде.
Менә сиңа мә. Кайсыдыр бер уңышлы бизнесмен каяндыр арзанлы хакка юнәткән приборын партиясе белән ил буйлап дәүләт оешмаларына уңышлы урнаштырып миллиардлар эшләгән, ә “рәхәте”н безгә күрәсе...
Җитәкче ханым яңабаштан камил паспорт эшләргә вәгъдә бирмәде, ә бердәнбер вариант сыйфатында – бармак эзләре туры килмәгән шушы паспортны алырга ризалык белдереп, гариза язарга киңәш итте. “Әмма аэропортта кимчелекле паспорт аркасында туктатмаслар, тоткарламаслар дигән гарантия бирә алмыйм”, – дип кисәтте. Кулланышка яраклылыгы шикле документ белән фәлән мең сумлык билет алып, таможняда тоткарласалар, билетың “янса” үзең гаепле буласың димәк ки. Камил чит ил паспортына тиенү өчен монысын “югалтырга” һәм янә 3,5 мең сум пошлина түләп, эшкә яраклы паспорт алырга яңабаштан гариза язу юлы да бар икән әле...
Биредәгеләр раславынча, безнең хәлгә таручылар инде өчәү булып, берсе Кукмарадан хаҗ сәфәренә җыенган өлкән яшьтәге апа икән, һәм ул, әйтүләренә караганда, “Ходай Тәгалә насыйп итмәгәндер инде” дип, нәүмизлектә өенә кайтып киткән...
Икенче көнне Казанга УФМСка юл тоттык. Биредә аңлашылмаучылыкка нокта тиз куелды. Баксаң, бармак төшерүче аппарат камил түгел, мондый очраклар булгалап тора һәм бер бармак эзе туры килмәгән очракта паспорт, һичшиксез, иясенә тапшырыла икән. Алай гына да түгел, бармак эзләре бөтенләй туры килмәгән очракта, яңадан пошлина түләмичә, 20 көн эчендә икенче паспорт ясап бирү дә каралган булып чыкты...
Шулай итеп, безнең өчен бу маҗараның ахыры хәерле тәмамланды. Бер дә тоткарлыксыз, шома гына максатка ирешкән булсак, алган документның кадерен дә белеп бетермәс идек. Нәтиҗәдә, Арчада алган паспортларыбызның игелеген күреп, Казан һәм Мәскәү аэропортларыннан һичбер тоткарлыксыз узып, быел инде ике тапкыр чит илгә сәяхәткә барып кайттык. Без турылаган “сукмак”тан Кукмарадан килгән апага да паспорт алу җае чыккандыр әле бәлки, Хаҗ сәфәренә исән-сау барып кайткандыр дип фаразлыйбыз. Ул очракта әлеге тоткарлык безгә савап китергән булуы да ихтимал...

Комментариев нет:

Отправить комментарий