Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 19 декабря 2016 г.

Эзмәдә җыр-моң дәрьясында йөзмәдә...

    
  фото закир шахбан     Ноябрьнең азагында Саба районы Эзмә авылы мәдәният йортында “Әниләр көне”нә багышланган кичә узды. Изге хәдистә “Чакырган җиргә барыгыз” диелгәнне истә тотып, хәләл җефетем белән бергә шунда чыгып киттек. Мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов, аның хезмәттәшләре Гөлназ Сәфәрова һәм Нияз Тимергалиевләр раславына караганда, тамашачы хозурында җирле үзешчән сәнгать вәкилләре генә түгел, ә Татарстанның атказанган артисты, моңнар шаһы Заһир Шаһбан да чыгыш ясаячак. Моннан тыш әлеге кичәдә сөекле җырчыбызның сөйкемле хәләл җефете Гөлүсә Шаһбанның “Кабатланмас безнең сөюләр” исемле тәүге шигырь китабын тәкъдир итү дә күздә тотыла икән. Ә мөхтәрәм кунакларны Эзмәгә кайтырга якташыбыз, шул авыл тумасы Гөлсинә Галимуллина күндергән булып чыкты... Популяр рус әдибе Юрий Поляковның: “Язучы ул – китап чыгаручы түгел, ә китаплары укылучы”, – дигән сүзләрен еш искә алалар. Дәүләт асрамасындагы журналларда башы-азагы юк романнар бастырып, налог түләүчеләр хисабына китаплар, томнар чыгарып, ирекле сәүдәдә хаҗәтләрен расламый гына кайларгадыр, шул исәптән китапханәләргә дә урнаштыру җае аша саллы гонорарлар, текә бүләкләр, кәттә исемнәр алуны көйләгән шомаларны күздә тотып, җан ачысы белән белдерелгән булса кирәк әлеге сөземтә. Бу җәһәттән караганда Гөлсинә Галимуллина – хакыйкый язучы, үз хисабына укучыларга зарур сигез китап чыгарган автор, тугызынчысы “табадан” төшәргә тора. Аның Татарстан мөфтиятенең баш казые мөхтәрәм Җәлил хәзрәткә багышлап язган, 5000 тираж белән нәшер ителгән “Алтын ачкыч” исемле соңгы китабы да Гүзәл Яхинаның илкүләм кызыксыну уяткан китабы белән ярышырлык бәядә инде сатылып беткән. “Нәкъ шул китап миңа Европага юл ачты ”, – дип куанычын белдерә Гөлсинә ханым. Быел Бельгия татар җәмгыяте Гөлсинә ханымны очрашуга чакырган һәм ул 26 июньнән алып 29 июльгәчә шунда булып кайтты. Гөлсинә Галимуллина белән очрашу Русиянең Брюссельдәге фән һәм мәдәниятне үстерү үзәгендә һәм Льеж шәһәрендә уза. Европа татарлары аның иҗатын югары бәяли. Бельгиядәге Русия илчелеге аны Мактау грамотасы белән бүләкли, ә Бельгия татар җәмгыяте исә Рәхмәт хаты тапшыра. Үзенең әйтүенә караганда, аның китаплары Европада 2013 елдан укыла башлаган икән. Гөлсинә ханым фикеренчә, бүген артык зур, калын китап белән укучыны өркетергә һич ярамый, укучы, әгәр укырлык икән, китабыңны бәясенә карап тормый, ала дип исәпли. Әңгәмәбез азагында ул, укучы өчен китап язган кеше язучы итеп кабул ителә, ләкин мин үземнең гомерлек һөнәрем булган журналист статусын язучы дигән сүзгә алыштырасым килми, дип кырт кисте.
Эзмә мәдәният сараенда узган кичәнең беренче бүлегендә җирле үзешчәннәрнең җыр-биюләренә хозурлансак, икенче бүлек тагын да тәэсирлерәк килеп чыкты. Закир Шаһбан сәхнәгә чыгып, кара күзлеге пыялаларын ялтыратып бер кавым дәшми торгач, биредә күпчелек тамашачы хатын-кызлар икән дип белдерде. Хактан да, шыгрым тулы биек түшәмле әкәмәт иркен залда ир-атлар берән-сәрән генә иде шул. “Гүзәл затлар тыңламаса, гармун күтәреп җырлап йөрисе дә түгел”, – дип фикерен очлады Закир әфәнде.
Чын җырчыларның үзләренә генә хас, аны таныта һәм күтәрә торган, тыңлаучыларга тапкырлау таблицасы сыман таныш, җаннарны бер дулкынга көйли ала торган җырлары була. Закир әфәнде кебек моңлы итеп “Чияле тау”ны башкара алучыны белмим мин... Һәм, “Әй, гармун, гармун”ны... Җырчының йомшак кына итеп әйткән тәкъдимен хуп күреп, “Әниемнең җылы кочагы”н зал күтәреп алды. Казах композиторы иҗат иткән, атаклы җырчыбыз Флера ханым Сөләйманова башлап ирештергән “Әниемә” җырына да кушылмый булмады. Хикмәти Хода, зал белән, Закир Шаһбанга ихластан ияреп җәмгысы өч җыр башкарганбыз. Яшерен-батырын түгел, концертларда: “Әйдә бергә җырлыйбыз!” – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар ла ул... Тамашачы моны сүз чынлыгы өчен бер чытлыклану дип кенә саный. Баксаң, талант иясенең күңелгә хуш җырына кушылып китү җан рәхәте икән. Халык мәхәббәте әнә шундый була торгандыр да ул... Бер шәлкем җырлардан соң сәхнәгә Гөлүсә ханым Шаһбан чыгып, үзенең тәүге китабыннан шигырьләрен укыды. Тамашачы аларның һәркайсына озаклап кул чапты. Китабын дөньяга чыгаруда ярдәм иткәне өчен аның Гөлсинә Галимуллинага җиткергән рәхмәте дә ихлас алкышларга күмелде.
Әйтергә онытып торам икән, тамашаның беренче бүлегендә мине дә, “язучы һәм үзешчән композитор” дип олылап, сәхнәгә чакырдылар. Хатын-кызларга багышланган кичә дә булгач, сүземне Татарстанның районнарын һәм авылларын телгә алган, кайчандыр “Татарстан яшьләре”ндә басылып чыккан такмазамнан башладым.
Аннары уен-көлкеле керештән соң, җитдиләнеп, мәрхүмә әниемә багышлап язган “Яфрак өзелгәндә” дигән шигыремә чират җитте. Анысы менә болай:

“Кайчак хөкем итә якын дуслар,
Сөйгән ярлар, җиде ятлар да,
Япа-ялгыз газиз әниең килә,
Сине араларга, якларга.

Уңны-сулны белми чапты гомер,
Юлга алсу гөлләр сипкәннәр;
Җиңел икән тормыш йөге иңдә,
Син дип шундый йөрәк типкәндә...

Башны аска иеп торам әле,
Сары яфрак күмә каберен,
Яфрак өзелгәндә искәрәбез
Газиз әңкәйләрнең кадерен...”

Такмаза һәм шигырьдән соң, өченчегә, десертка дим микән инде, яшь чакта көен һәм сүзләрен үзем иҗат иткән, заманасында татар галәмен яулаган “Тамчы гөл” җырын баянда уйнап башкарырга тәвәккәлләдем. Залдагы бер ханым миңа карый да, тыела алмый көлә генә бит. Борчыла башладым, берәр төштә төймәм төймәләнми, яки төшеп үк калды микәнни дип тәмам хафага калдым. Ничек кирәк алай, җырны кыскартып, ике куплеты тәмамлангач, өченчесенә кереп тормый сәхнә артына укталдым һәм иң элек төймә-ләремне барладым. Шөкер, бар да урынында икән. Ахрысы мөлаем ханымның күңелен “Хатын алдым” такмазасы нык ук кузгатып җибәргән. Кыек атып, аның берәр танышына туры тидергән булуым да ихтимал...
Кичәнең тамаша өлеше тәмамлангач, тиз генә кайтып китеп булмады әле, кунаклар хөрмәтенә табын әзерләнгән, итле-шулпалы тегермән ташы хәтле бәлеш тә салганнар булып чыкты.
Закир Шаһбан минем әле беркайда да башкарылмаган бер җырымны бик ошатты, яздырып алды һәм сәхнәдән яңгырату белән хәбәр итәм, дип вәгъдә бирде. Үз чиратымда мин дә аңа: «Шул җыр сиңа халык артисты исеме алуга сәбәп булса икән», – дигән теләгемне җиткердем.
"Т Я" 8.12.2016ел

Комментариев нет:

Отправить комментарий