Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 13 сентября 2016 г.

ГҮЗӘЛЛЕК - ИЛАҺИЛЫККА КАНАТ

Хәзер инде интернет та,
Кампитрлар чоры, кана!
Элеккечә үзгәрешсез
Һаман татар җыры кала!
Һаман мәче мырлавы бит!
Күргәч тагын котлар чыга...
Сәхнә – мунча ләүкәсе күк:
Шәрә күкрәк-ботлар чыга...
                            Сәйлән
Айшвария Рай
Кейти Топурия
Приянка Чопра


            Данир Сабировның “Ой, үләм...” дигән чыгышы интернетка эленгән. Менә шуннан бер куплет һәм кушымта:

Хатын колбаса алган,
Матрас астына салган,
Төне буе колбаса
Хатынымны борчыган.

Ой, үләм, үләм, үләм,
Нишләдең соң син, иркәм?
Кура җиләге пешә,
Ә йөрәк сине көтә.

Беренче карашка, бәйләнешсез җөмләләрдән тукылган тозсыз текст рус частушкасы музыкасы озатылышында, кызыл шароварлар кигән гопак биюче украин егетләре белән бергә “ут чыгарып” бии-бии тәкъдим ителә. Бию гаҗәп дәрәҗәдә оста һәм дәртле, очышта, өермәле башкарыла, тавыш матур, башкаручы яшь, күркәм, терекөмештәй җитез. Һәм тамашачы моны яратып, күңеле белән сәхнәдә купкан дулкынга ияреп, тыела алмый алкышлап карый. Аңлавымча, Данир әфәнде заманча татар җырына искитмәле сатирик пародия иҗат иткән һәм шуны ни икәнен әйтми чыгыш ясый. Номерны сатира дип аңлаучы да, шаян җырлы бию дип кенә кабул итүче дә шат һәм бәхетле. Артист бүгенге, заманча татар җыры дип гавәмгә адресланучы эшләнмәләрнең, математиклар теле белән әйтсәк, алтын киселешен тапкан...
Әгәр бу номерны Данир кебек сөйкемле артист түгел, тәләкә буйлы, хәлсез, яки котсыз бер зат башкарырга алынса, әлбәттә, ул укшытма буларак кына кабул ителер иде.
Заманында ике серияле һинд фильмнарын көтеп алып, яратып карый идек. Җырлары моңлы, биюләре дәртле, киенүләре үзенчәлекле һәм һәр җәһәттән милли. Онытып торам, төп герой ролендәге туташлары сылуларның сылуы һәм гүзәлләрнең гүзәле иде. Баксаң, һиндләр эчке генә түгел, ә тышкы матурлыкка да бик зур әһәмият бирәләр икән. Әйтик, аларның Айшвария Рай дигән актрисалары 1994 елда, ә Приянка Чопралары 2000 елда халыкара матурлык конкурсында җиңеп, дөнья гүзәле титулына ия булганнар. Башка ил халыклары да шул сукмакта. Халкыбыз яратып укыган төрек әдибе Решат Нури Гүнтекиннең “Чалы кошы” романы буенча төшерелгән фильмда төп рольне илкүләм бәйгедә җиңеп, “Төркия гүзәле” титулына ия булган, тамырлары белән бер яклап Казанга, икенче яклап Кырымга тоташкан Айдан Шенер башкара. Хәер, һәркайда гүзәллек сәхнәгә турылана.
Менә шушы мантыйк белән караганда, безнең татар театры, эстрада артистлары, Русия дип әйтергә кыймыйм, Татарстан, Башкортстан дип әйтергә дә базмыйм, Казан, Уфа, Чаллы, Әлмәт дип тәгаенләргә дә аптырап торам, һичьюгы кайсы да булса район үзәгенең беренче номерлы гүзәле санала ала микән? Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе туташ вә ханымнары белән гүзәллектә ярыша алалармы? Кино төшергәндә актер, актрисаны фотога алып сайлау тәртибе бар. Бездә, телевизион каналларда да андый тәртип гамәлдә микән? Шәхсән миңа юк сыман тоела.
Кайбер җырчыларны радиодан тыңлап хозурлык кичереп була, ә телеэкран аша күреп тыңлаганда, эстетик ләззәт кичерүләр, классигыбыз әйтмешли, “едва ли”. Алай да башкаручы гүзәллегенә хозурланып тыңларлык бер татарча җыр хакында яраткан газетабыз укучыларына җиткерәсем килә. Аны интернет аша “А-студио. Талгат Хасенов. Татарская народная песня “Дим Дим” Ветерок” дип кереп, күреп, тыңлап була. Җырны Кети Топурия атлы грузин гүзәле башкара. Ул 12 яшендә халыкара “Дуслык диңгезе” конкурсында 1 нче урын, ә 14 яшендә “Йолдызларга юл” дигән халыкара бәйгедә “Гран при” яулаган.
...Авыл мәктәпләрендә хезмәт дәресендә без табуретка ясый торган идек. Бүгенге, “заманча” дип тәкъдим ителүче такмакчыл өч ноталы , баян һәм синтезатор кушылышындагы уртак калыпка кауланган озатылышта эфирга юллана, сәхнәләрдән тапшырыла торган эшләнмәләр шул табуреткаларны хәтерләтә сыман.
Ә грузин гүзәле Кети Топурия татар халык җыры “Дим-Дим”не Казахстанның атаклы флейтачы Тәлгат Касымов җитәкләгән вокаль-инструменталь ансамбльгә кушылып җырлый. Татар җырының тулы гүзәллектә башкарылышын күрми калмагыз!

Комментариев нет:

Отправить комментарий