Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 28 марта 2016 г.

Татар әдәбиятында индусчылык



Хорошую религию
придумали индусы...
В.Высоцкий.

Мәгълүм ки, тәнкыйть рубрикасы астында әдәби журналларда кемнеңдер әсәрен мактауга корылган мәкаләләрдә үтереп салам кыстырулар, индуслар әфсене сыман, кайта-кайта кабатлана. Бу инде үзенә күрә бер йолага әйләнгән. Каләм тибрәтүче бер танышымның: “Әгәр китабым басылып чыкса, мине дә шулай үсендерерләр микән?” – дип чын күңелдән хәвефләнүе хәтеремнән китми. Мин аны: “Борчылма, дускай, син сөймәгән әдәбият әһелләре, индуизм күзлегеннән караганда, шактый югары кетәккә кунаклаган, исемең әдәбиятка яңа тәпиләүче өйрәнчекләр рәтендә телгә алынса да рәхмәт әйтерсең”, – дип аны юатырга ашыктым...
Шушы урында нәни чигенеш ясап, индусчылыкка хәл кадәри аңлатма биреп узу урынлы булыр сыман...
Һинд киноларын күреп үстек ич инде. Шуларда ярлыларның, хезмәтчеләрнең байлар алдында дер калтырап, үзләрен үтә мескен тотулары безгә, совет тәрбиясе алган балаларга, гайре табигый хәл кебек тоела иде... Баксаң, Һиндстанда кешеләрне касталарга, ягъни сортларга бүлү системасы яшәп килә икән. Бар, әйтик, тукучылар кастасы, бар тимерчеләрнеке, хәрбиләрнеке һ.б. Эш һәм һөнәр төренең “чисталык” дәрәҗәсеннән чыгып, әлеге касталар катгый бүленештә. Баскычның иң югары басмасында брахманнар – акыл хезмәтендәгеләр, руханилар тора. Алардан түбәнрәк баскычта кшатрийлар – хәрбиләр, җитәкчеләр, чиновниклар. Алардан аста сәүдәгәрләр, җир эшкәртүчеләр, һөнәрчеләр. Каста системасыннан читтә, иерархиянең төбендә иң пычрак эшләрдә генә эшләүчеләр. Андыйларга һәркем җирәнеп карый һәм аларның саны 120 миллион икән... Мондый тәртипне европалылар арасында фашизм дип бәяләүләр дә юк түгел...
Индусларга, диннәре раславынча, гомерләре дәвамында нинди генә игелекле гамәл, батырлык кылмасыннар, бер кастадан икенчесенә күчү мөмкинлеге юк. Кеше үз кастасына риза-бәхиллектә булып, кырыс тәртипләргә, кагый-дәләргә берсүзсез буйсынып яшәсә, аңа үлеп, икенче тапкыр тууында югарырак кастага эләгү форсаты вәгъдә ителә...
Ислам динендә патшаны да, гади һөнәрчене дә Аллаһ колы дип белдерү һәр бәндәне Үзе каршында бер дәрәҗәгә куя. Безнең ил Конституциясенең 2 нче маддәсендә дәүләт өчен һәр гражданин иң югары кыйммәткә ия зат дигән юллар да күңелдә горурлык хисләре уята... Кемдер, болар сүзләр генә, барысын да акча һәм биләгән югары вазифа хәл итә, дияр. Хәлбуки, болар коры сүзләр генә түгел, алар ихтыяры нык булган шәхескә гаделлек өчен көрәшергә тотанак бирә, җирлек тәэмин итә ала... Ләкин һиндча бүленеш безнең ил төрмәләрендә рәсми булмаган структура сыйфатында сакланып калган. Иң югары ноктада – пахан, аннан астарак баскычта – алтылы чыбыклар, ә иң төптә – түбәнсетелгәннәр... Аларны “әтәчләр” дип тә атыйлар.
Гафу итегез, сүз башым каләмдәшем турында иде.
“Рәхмәт, тынычландырдың”, – диде ул, беркавым сүзсез торгач. Аннары, сагышлы көлемсерәп, сул күзен кыса төшеп: “Ә үзеңне ранжир буенча кай тирәдә тәгаенләрләр дип өметләнәсең?” – дип кызыксынды. “Миңа синнән гайре һичнинди янәшәлек янамаска тиеш”, – дип җавап бирдем...
Хактан да, “үз итмәсләр” дип йөри идем, тик бер шагыйрә ханым, кабул ителгән трафаретка инстинкт дәрәҗәсендә буйсыныпмы, әдәбиятка кагылышлы мәкаләсендә исемемне мин ишетмәгән белмәгән яшь иҗатчылар белән бер теземгә салган, рәхмәт төшкере... Мин фәкыйрегез болай үзе 2004 нче елдан бирле Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы.
Заманында Татарстан парламенты һич көтмәгәндә халык язучысы дигән мактаулы исем булдыру турында карар кабул иткән иде. Мондый ноу-хау дөньяда да, илдә дә юк, бу – республика дәрәҗәсендәге олылау чарасы... Аерым уңыш казанган мәшһүр әсәр өчен бүләк, премияләр бирү – бүтән мәсьәлә, әмма бу титул, мин фәкыйрегезгә (ялгышсам, гафу итә күрегез), феодализм чоры калдыгы булып аңлашыла...
Татар язучыларын, иҗатчыларны болай бүлү нигә һәм кемгә кирәк булды? Үзгәртеп кору җимеше дип карыйсымы моны? Титуллы затларга иҗатларын дәреслекләргә уздыру, әдәби журналларда чиратсыз әсәр бастыру , бюджет хисабына дистәләрчә калын китаплар, томнар чыгару хокукы тәэмин ителәме? Әллә юкмы?
Мин, әдәбиятка халык хуҗалыгыннан килүем сәбәпле, күп нәрсәләрне аңлап җиткермим бугай. Армия боткасы ашамаган, төрмә баландасы шупырмаган хәлдә, шулардагы хәл-әхвәлләр турында әсәр тудырып шөһрәт казану минем өчен гайре табигый хәл... Күптән түгел Әрмәнстанда Гюмри хәрби базасында хезмәт итүче Русия солдаты Валерий Пермяковның тулы бер гаиләне автоматтан кырып салуы хакында ил матбугаты шау итте. Валерий армиягә бик теләп килгән, барча нормативларны бишлегә генә тапшырган, вакытыннан алда хәрби исем алган һәм бүген тикшерүчеләр аны психик авыру, армиягә алынырга тиеш булмаган дип таба... Журналистлар армиядә психик тайпылышка бәйле трагик хәлләрнең әледән-әле булгалап торуына басым ясый. Күптән түгел миңа әдәби журнал редакциясе персоналы белән фикер алышу насыйп итте. Аларның армия хезмәтенә алу тәртибендәге катгыйлыкны көлкегә калдырырга көчәнгән әсәрне авыз суларын корытып мактаулары мине таң калдырды...
Атаклы француз философы һәм әдибе Вольтерның: ”Мин синең бер генә фикерең белән дә килешмим, әмма шуларны белдерү хокукың булуы хакына гомеремне бирергә дә әзер...”– дигәне барча иҗатчылар өчен дә тормыш девизы булырга тиеш сыман. Кайбер мәсьәләләрдә брахманнарча, кшатрыйларча гына уйларга, язарга ярый санап, шуны таләп итеп, кагыйдәдән тайпылучыларга карата төркем белән күргәзмә суктырулар оештыру узган гасырның утызынчы елларыннан соң кабатланмаска тиеш иде кебек югыйсә... Иҗатчыларга, чиновниклар һәм дин әһелләре сыман, чин, сан биреп, ранжир оештырып теземнәргә салуның, кем белә, бәлкем, үз мантыйгы бардыр? Иҗади оешмаларның “брахманнары” булудан милләткә ни зыян, әләм кулларына, дияргә дә бик мөмкин кайберәүләр...
Тукаебыз туплар да вата алмаган, дип горурланган җырларыбызны, көй-моңнарыбызны шушы “брахманнар” яклап, ни дә булса майтарса, телне тешләп тә торып булыр иде кана... Радиолардан, сәхнәләрдән татар җыры исеме астында нәрсәләр агызылуын инде миннән башка да матбугатка чыгып, мисаллар китерә-китерә күп тапкырлар тәкрарладылар...
Шушы урында туктап тын алып, әлеге каләмдәшемә бәйле янә бер истәлеккә мөрәҗәгать итми булмастыр....
Элек ”Культмаг” атлы кибетләр булып, алар музыкаль бүлекчәләргә дә ия иде. Шул бүлекчәләрдә төрле гармуннар гына түгел, кыллы уен кораллары да эленеп торды. Танышым берзаман 9 сум фәлән тиенгә скрипка сатып ала. Өенә кайта да, кухняда артсыз урындыкны иярләп, көй чыгарырга азаплана башлый. Биш яшьлек улы, уеныннан бүленеп, игътибар белән бу чыгарган авазларны тыңлый.
– Шәпме? – дип сорый танышым, уйнавыннан туктагач.
– Шәп! – ди малай.
Танышым башта бу җаваптан канәгать кала. Тик аннары моның миен: “Тукта, бу бит скрипканы да, анда ничек уйналырга тиеш икәнен дә белми”, – дигән “корт” кимерә башлый.
– Ничек шәп? – дип сорый каләмдәш, сүрелә төшеп.
– Ишек шикелле! – дип җавап күндерә улы.
Әйе, әдәбиятыбыз, эстрадабыз турында шәп дип әйтүчеләр бардыр, әлбәттә. Вазифалы вәкаләтлеләребезнең аларның “ничек шәплеге” турында тирәнгә кереп тормаулары гына сәер...
Бу хакта бер язганым бар, әмма кабатлау артык булмас дип саныйм. Халык хуҗалыгында теге яки бу эш сертификатлы оешма әзерләгән һәм экспертиза үткән проект нигезендә генә башкарыла. Болар юк икән, эш башларга рөхсәт тә юк. Шәхсән үзем байтак еллар техник күзәтүче булып эшләдем һәм даими рәвештә вазифама яраклы булуымны, ГИБДДдагы сыман, 600 сораудан гыйбарәт тестлар узып, имтиханнар тапшырып расладым. Һәм мин фәкыйрьгә ни өчен рухи азык җитештерүдә һәм халыкка чыгаруда халык хуҗалыгыннан үрнәк алынмавы, талымсызлыкка юл куелуы аңлашылмый. Сүз цензура турында түгел, ә сыйфатны кайгырту, дилетантлар әрсезлегеннән арыну хакында. Кануный база юк икән, ни өчен булдырылмый? Рухи азык өлкәсендә казганучылар психик сәламәтлекләренә карата булса да ниндидер контроль киртәсе узарга тиештер ләбаса...
Без Һиндстанда түгел, ә демократик Русия дәүләтендә яшибез һәм, шул сәбәпле, “брахман”лыкка, “кшатрый”лыкка һәм башка шундый “лык”лыкларга лаеклылыкны да вакыт-вакыт тестлар уздырып, имтиханнар алып раслау артык булмас иде кебек...