Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 27 ноября 2015 г.

Гүзәлнең Гүзәл романы


Рус әдәбияты дәрьясында кыргыз халкының ак корабын иңләтеп-буйлатып йөздергән Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендә ил, дөньякүләм танылырлык егәрле милләттәшләребез юк иде бугай? Дөрес, Чыңгыз Айтматовның әнисе татар дип горурланабыз, әмма ләкин ул барыбер — кыргыз әдибе, кыргыз мәгънәләре галәме гизүчесе. Миллилекләрен саклаган хәлдә рус телендә иҗат иткән, СССР халыклары олылап таныган Олжас Сөләйманов, Фазиль Искәндәрләр биеклегендә дә “үсепеснекеләр” күренмәде кебек. Әлбәттә, руслашкан татарларыбызга кытлык кичермәдек, андыйлар арасында әдәбият эргәсендә уңыш казанучылар да булмады түгел һәм татар әдәбиятын яшәтү хакына дәүләт химая иткән төп әдәби журнал — «Казан утлары» битләрендә Рөстәм Кутуй, Рөстәм Вәлиев кебек кан һәм җан тарту омтылышлары сиземләнгән авторларның әсәрләренә урын да бирелгәләде. Рауль Мирхәйдәровның күптән китаплар булып чыккан детектив романнарына үз телебездә казганучы әдипләребезнең төшенә дә кермәгән мәйданнар бирелүе бераз гаҗәбрәк, билгеле. Мөгаен, журнал хәдимнәренең нияте изге булгандыр, русча язучы милләттәш авторлар иҗаты хисабына соңгы елларда йончый төшкән татар әдәбиятын котайту теләге алгысыткандыр аларны. Тик, шулай ук рус телендә язучы, Тукай бүләге лауреаты Диас Вәлиевнең Татарстандагы әдәби һәм мәдәни вәзгыятьне колачлаган “Чужой” романы, янә килеп, Локман Закировның “Мостафа”сы һәм башка җитди проза әсәрләре мөхәррият игътибарыннан читтә калуы әлеге талантлы авторларны рәнҗетмәде микән?
Яшерен-батырын түгел, машинамда барганда “Болгар” радиосын сирәк-мирәк тыңлаштырып азапланам. Башка татарча радиодулкыннар килеп җитмәгәч, кая барасың ...Анда исә өзми-куймый үзреклама азу яра. Әледән-әле ”Без Татарстанда беренче!” дип белде рәләр һәм автоматтан аткан тизлектә “союз үзәге мәгълүматы буенча” дип тә өстиләр. Язучылар Союзында ул хакта сүз барганын хәтерләмим, Советлар Союзы яшәүдән туктады, нинди союз үзәге күздә тотыладыр, очына чыгасы килә. Интернет уздырган илкүләм “Рунет премиясе ” радиолар бәйгесендә дә “Болгар” радиосы әллә ни ялтырый алмады шикелле. Арттан беренчелекне алу хакында үзенчәлекле шаярту ихтималы булуын да күңел кабул итми. Вакыт-вакыт, гражданины булганга күрә дәүләт тарафыннан минем өчен дә химая ителүче әлеге каналның кирәге барлыгы-юклыгы уйландыра. Элеккеге, көнебезне “Казан сөйли” дип башлаган “Татарстан” радиосыннан аермалы буларак, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Таһир Якупов һәм башка асыл җырчыларыбыз башкаруында классик җырларга, Заһидулла Яруллинның Тукай маршына, Рөстәм Яхинның инструменталь әсәрләренә, романсларына артык исе китмәгән, “Тел күрке сүз”, “Театр микрофон алдында” кебек җитди тапшырулардан, атаклы артистларыбыз укуында әдәби җәүһәрләребез белән таныштырудан азат радионың кирәге бармы соң миңа, юкмы? Кушылып, күтәреп алырлык хакыйкый милли моңнарыбыз салынган җырларны үзешчән җирлектә булса да оныттырмауны кайгырткан “Җырлыйк әле” тапшыруына нокта куелганнан соң ТНВ телеканалының минем өчен кирәге калдымы? Алай да, оныкларым хакына шул каналда, балаларны туган телебезгә татарча-русча җырлатып өйрәтә торган тапшыру баруы хакында ишеткәч, дүрт онык бабасы буларак берсе белән танышасы иттем. Һәм тапшыру байтак сорауларга урын калдырды. Эфирга чыкканчы ниндидер экспертиза уздымы, сертификат, һич югы абруйлы педогоглар бәясен алдымы икән ул проект? Мондый ысулда туган телгә өйрәтү, аңа мәхәббәт уяту мөмкин хәлме? Белгечләр фикере нинди? Дәүләт тарафыннан бюджет хисабына матди чыгымнар тотылган әлеге эшчәнлеккә ниндидер критерийлардан чыгып нәтиҗә ясалачакмы? Киң җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынуларына өмет бармы? Әйтик, “Голос” бәйгесендә җиңгән, моңыбызны тирәнтен аңлаучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек Русиякүләм танылган талантлы шәхесләрне татарча телеканалга эшкә чакыру, тамашачыларны җәлеп итү ягыннан отышлырак булмас иде микән? Элек бит Татарстан телевидениесендә, кайсы тапшыруны гына алма, татарчалары мөкәммәл, буйсыннары зифа, ягымлы тавышлы асыл затлар казгана иде шикелле. Зөһрә Нигъмәтуллина, Наилә Ногмановалар онытылмый. Радионы Гәү һәр Камалова, Айрат Арслановлар гөрләткән чорлар булды.
Матбугат битләрендә “Болгар” радиосы тапшыруларына үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерүләр әледәнәле күренгәләп тора. Арада “Т.Я.”да басылган, “чәкчәкләр” хосусында Дания Шәрипова мәкаләсе иң тәэсирлесе булды дип саныйм. Хәл үзгәрсен өчен нәтиҗәне бәян итү генә аз, сәбәпне тәгаенләү шарт, күрәсең. Ә анысын аныкларга әллә мантыйкый фикерләвебез, әллә кыюлыгыбыз җитенкерәми...
Сораулар күп. “Т.Я.” битләрендә дә, башка басмаларда да байтак укучылар үзләрен борчыган, төрледән-төрле тармакларга караган һәртөрле сорауларга җаваплар эзли. Нишләп алай? Ник алай? Ни өчен шулай? Русча мәктәп тәмамлаган бистәдәшләрем әйтмешли, “нишләп алай сун ул?” Ә җавапларны, ышансагыз ышаныгыз, юк икән юк, Гүзәл Яхина романыннан табып була! Ул язган “Зөләйха күзләрен ача” әсәре быел Русиядә “Ел китабы” булып танылды һәм илкүләм “Зур китап” бәйгесендә финалга чыкты. Рәхмәт Мәскәүгә, чын җырчыларыбызны танырга булышкан иде, инде чын әдәбиятчыбыз булуы хакында чаң сукты... Әлеге роман инде француз теленә тәрҗемә ителеп ята һәм аның дөньякүләм танылачагына да шик юк.
Яхина Гүзәл Шамил кызы Казанда туган, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Мәскәү кино мәктәбе студенткасы. Моңа кадәр язган әсәрләре “Нева”, “Сибирские огни”, “Октябрь” журналларында дөнья күргән. “Зөләйха күзләрен ача” романын мин бер тында укып чыктым. Автор татарның авыл шартларындагы дөньясында колач салып йөзә, милли гореф-гадәтләрне, кигән киемнәрне, тормыш-көнкүреш итү рәвешен — шаккаткыч хәл, энәсеннән җебенәчә белеп һәм яратып тәфсилли. Ул тапкан образлар бар да тере, егәрле, һәркайсының үз дөньясы, сөйләме, шаярту һәм ярсу-дулауларына кадәр үзенчәлекле. Әсәрдә кайбер сүзләр, әйтик, урман, чаршау, күлмәк һәм башкалар татарча бирелеп, азактан сүзлек китерелә.
Утызынчы елларда кулакларны сөргәннәре хакында укыган, ишеткән бар. Ә менә ничек сөргәннәр, нинди михнәтләр кичереп ахыргы пунктка килеп җиткән ул кешеләр, анда аларны ни көткән, болар хакында бу дәрәҗәдә тәфсилле әсәр очраганы юк иде әле. ...Күз алдыгызга китерегез, авыл халкын таларга кораллы төркем (продотряд) килә. Килүчеләр үз рейдларын, шаярып-көлеп, “раскулачка” дип кенә йөртәләр. Кем карыша, урында атып үтерәләр. Кышмы, җәйме дип тормый сөрелүгә мәхкүм гаиләне ат арбасында яки чанасында алып чыгып китеп, галәмәт авыр шартларда кундыра-төндерә ничәдер тәүлек илткәч, төрмәгә урнаштыралар. Анда күргәннәре бер романлык булып, үпкәләре авызга килде дигәндә товар вагоннарына төяп, каядыр озаталар. Поезд станция саен туктый-туктый бара. Тукталышларда атна-ун көнгә тоткарлану гадәти хәл. Станцияләрдә аларга ашау продуктлары бирергә тиешләр, имеш: ике көнгә бер тапкыр ашату каралган. Ә тимер юл җитәкчеләре кайнаган судан калганын арттырырга атлыгып тормыйлар, “кулаклар планы арттырып үтәлә, каян җиткерик”, дип акланалар һәм ГПУ озатучысын, “нәрсәгә кайгырасың халык дошманнары өчен” дип тә “оялталар”. Һәм шул рәвешле “сәяхәт” алты айга сузыла! Сөрелүчеләрнең юлда кырылган иптәшләрен күмәргә хәлләре чамалы, вакыт та аз бирелә... Мәетләр күмелер-күмелмәс каберләрдә юл читендә сибелешеп артта кала тора, ә исәннәр алга, билгесезлеккә бара... Әсәрдә әтрәгәләм хакимиятнең булдыксызлыгы һәм кансызлыгы киләчәкне, шул исәптән безнең яшәешебез “һава торышын” да билгеләячәге ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачып салынган...
Зөләйха кайнанасын убырлы карчык дип исәпли һәм ул рус телендә “упыриха” исеме астында бирелгән. Татарча убыр белән русча упырь билгеләмәләренең тамырлары уртак, күрәсең. Йөз яшьлек сукыр карчыкның явызлыгын 1921 елгы ачлыкны тугыз баласын җуеп кичүе белән аңлап та, аклап та була. Милләтебезне ансат кына гаепләп остаручылар өчен дә үткәнне искә алу урынлы булуы орлыгы салынган әлеге әсәрдә. Упыриханың исән калган бердәнбер төпчеге, Мортазасын продотряд командиры атып үтерә, килене сөрелә, үзе бер караучысыз хәлдә үлемгә мәхкүм ителә, хәлбуки исән кала...
Мин җан тетрәткеч әлеге әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм. Хәлбуки үземне иң нык кузгаткан төше хакында әйтми кала алмыйм. Казан университеты укытучысы, табиб һәм галим Лейбаның (нимес милләтеннән) язмышы үтә дә гыйбрәтле һәм беркадәр Булгаков ысулында бәян ителә. Көннәрдән бер көнне ул башы очында күкәй очып йөрүен күрә. Тора бара күкәй аның башына куна башлый. Аннары аның башы шуның эчендә үк кала... Һәм мөхтәрәм Лейба әфәнде канэчкеч режимга күнегә генә түгел, аның яман якларын гомумән күрми, коточкыч хәлләр барган мохиттә үзен бәхетле итеп тә тоя башлый. Интернетта, “Википедияирекле энциклопедия”дә яйцеголовый (инглизчәсе еgghead) дигән төшенчәгә аңлатма бирелгән. Мондый төшенчә АКШта артык акыллы, реаль тормышны онытып куючан интеллектуалларга, галимнәргә карата көлемсерәүлерәк тонда кулланыла. Әлеге сүз рус теленә 1980 елларда нәкъ шул мәгънәдә кабул ителә. “Википидия” сылтамасында Дмитрий Медведевның да «новые технологии — это не игрушки для яйцеголовых» дигән шәрехләмәсе китерелгән. Хәлбуки ошбу гыйбарә татарда күптән бар һәм рәсми, әдәби телдә кулланылмаса да, гавәм телендә актив әйләнештә йөри. Тик инглизләр фәһемләгәнне белдерми, ә башкарак мәгънә йөге йөртә. Ә Гүзәл Яхина әлеге төшенчәне күпмедер дәрәҗәдә татарча мәгънәсенә дә якынайта төшкән...
Кем ничек уйлыйдыр, әмма ләкин илебездәге күрәләтә гаделсезлекләргә байтагыбызның исе китми башлады түгелме? Әйтик Кокорин фамилияле футболчыга 6 миллион доллар хезмәт хакы билгеләнгән. ...Депутатлар үзләренең хезмәт хакларын икеләтә арттырып, ярты миллион сумга күтәрделәр. Һ.б., һ.б. ш. и. Аның ише хәлләр турында, барысын да сайрап, йөрәк бозуның хаҗәте юк, матбугат чаралары, гади халыкны үртәү, ирештерү максатында микән, андыйны даими җиткереп тора. Һәм фактлар берәүне дә ярсытмый, йөрәген урыныннан кузгатмый, кубармый. Кая бакма, барма – битарафлыкка төртеләсең яки сөрлегәсең. Ни аяныч, туган телебез, әдәбиятыбыз, милли моңнарыбыз хәле дә мөхтәрәмнәребезне борчымый. Бәлки тормышыбызны һәр яклап кануный яклау дәрәҗәсендә кайгыртырга тиеш вазифалыларыбыз һәм вәкаләтлеләребез Гүзәл Яхина тасвирлаган кәсафәткә дучарлардыр? Бәлки йолдыз исәбендәгеләр дә аннан коры калмагандыр?.. Бәлки һәммәбезгә дә фәләнбашлык яныйдыр яки хас уктыр? Кыскасы, Гүзәл Яхинаның ил таныган әсәреннән гафил калмасагыз икән, мөхтәрәм укучылар. Кызыксынучыларга интернетка «Зулейха открывает глаза» дип кереп, аны укыы башларга, заказ биреп китабын алдырырга да мөмкин. Белмәссең, төп әдәби журналыбыз хадимнәре бу гаҗәеп әсәрне туган телебездә татарча укучыларга җиткерүне дә хәл итеп куярлар, бәлки...

среда, 4 ноября 2015 г.

ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ЫШЫГЫНДА БЕР КӨН

 



          беренче  тапкыр Җәлил хәзрәтне 1992 елның азагында, Казанның яңа аэропортында  күрдем. Ул анда 4-6  сыйныфтан булган 14 баланы Төркиядәге Морадия мәдрәсәсенә  озатырга килгән иде. Үзем исә , “Төркиягә йөз бала!” чакыруы буенча  дөньяви төрек лицейларына юнәлүче балаларның әти-әниләре арасында . Бу эшне, проектны диикме, профессор Фәрит ага Йосыпов оештырды. Әйтүенә караганда  балаларыбызга чит илгә чыгу өчен визаларны ул  күп кыенлыкларны җиңеп,  урау юллар аша юнәткән.  Казан –Истанбул рейсы  сәгате чыкты,  ә регистрация башланмый да башланмый. Китәсе очкычның булу-булмавы да мәгълүм түгел...  Байтак вакытлар узды. Кемдер аэропорт җитәкчесенә барырга, кемдер Шәймиев М.Ш. приемныена телефоннан чылтыратырга кирәк, ди. Татар балаларының чит илдә белем эстәвенә Мәскәү каршы икән, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Менә бер мәлне Җәлил хәзрәт  карамагындагы  ундүрт  нәни малай  аэропорт идәнендә намазлыкларын җәяргә кереште. Гаҗәеп, көтелмәгән күренеш,  булды ул аларның саф саф тезелеп, шартын китереп иелщ-тора намаз укулары.  Нурлы карашлы  балалар бар да Тукай  шәкерт булган замандагы сыман кәзәкиннәрдән иде . Бәлкем, миңа гына шулай тоелгандыр... Һәм сабыйлар тарафыннан намаз тәмамланып, догалары кылынгач, ул кабул булды ,  очкычка утырырга хәбәр иреште. Күпчелек, шул исәптән мин дә дингә көлеп кенә карый идем әле ул чакларда. Әмма шушы вакыйга дәһрилектә каткан күңелләребезне  йомшарта төште шикелле. Дөньяви лицейларга җыенган балаларны гына түгел, мәдрәсәгә укталганнарны да чит илгә алып чыгуны Фәрит ага Йосыпов хәл иткән булып чыкты. Хәзерге акылым белән уйлыйм, Татарстан балаларына чит илдә яхшы белем алуга тәүге тапкыр  юлны Җәлил хәзрәт һәм аның  шәкертләре дә ачышты , ләбаса...
         Аннан соң әлеге мәшһүр хәзрәтне Мичәнбаш авылы , Шәмәрдән бистәсе мәчетләрен ачканда,   туган авылы Бөрбашта уздырган илкүләм балалар сабан туйларында күргәләдем һәм   алган тәэсоратларымны  матбугатта бүлешкәнем  дә булды.
          Быел, тугызынчы октябрь көнне,   мин фәкыйрьне, язганнарымны хуп күреп микән,  мәшһүр  хәзрәт    кунакка чакырды. Аның бер вәгазендә ишеткәнем бар иде , ниндидер   дәрәҗәле әһелне  кемдер шулай дәшкәч, ул өч шарт куйган, “төрмәгә япмыйсыз, агу ашатмыйсыз, патшалар белән бер табында утыртмыйсыз”, дип.  Әйтергә теләгәне : үз вакытым белән кайтып китәм, тамагым туйгач, кыстамыйсыз  һәм балаларыгыз белән бер табынга утыртмыйсыз. “Хәзер минем балам сезгә меңгә хәтле санап күрсәтә”,  кебек  сюрпризлардан  сакланган,  ягъни мәсәлән . Мин инде хәзрәткә  шартлар куймый гына, ни булса шул булыр,  дип  тәвәккәлләп,  машинама утырып,   әйтелгән сәгатьтә чакырган тарафка  чыгып киттем.  Бөрбаш , яшәгән бистәмнән ерак түгел, урман артында гына, ике йөз иллеләп хуҗалыкны берләштереп шактый  мәйдан били торган авыл.  Анда йортлар таза, урамнар асфальт түшәүле,  өчме, дүртме күперләре генә бар… Алдынгы районының бу төбәгендә дә  уңган-булган, һөнәрле кешеләр җир җимертеп яшәп ята, эшмәкәрләре алып-сатуга гына капланып калмыйча, җитештерү тармакларын да үзләштергән, традициядәге иген игү, яшелчә үстерү, ит, сөт, май булдырудан тыш,  ит ыслау, ат казылыгы ясау, такта яру,   агачтан эшләнмәләр  җитештерү кебек  кәсепләрдә дә үзләрен раслый  алганнар. Мәчетләре  “ валлаһи бар”, дип кенә түгел, ихаталы, биек манаралы һәм барлык уңайлыклары хәл ителеп, иркен итеп  төзелгән.  Гараж “оялаган” аскы катта,  кием  салу урыны һәм тәһәрәтханәдән тыш, яшь диндарларга  авыр атлетика белән шөгылләнү өчен тиешле шартлары тудырылган спортзалга да урын   табылган .   Гыйбадәт кылу залы идәннәренә затлы келәмнәр түшәлгән, эчке бизәлеш  күркәм,  ә түшәмдәге  матур  люстралар   андагы  тыйнак ямьгә нәзакатьлелек саркыта  .
            Хәлбуки, без экскурсиягә мәктәптән керештек. Бөрбаш авылы  урта мәктәбе,  корылышы, тышкы, эчке планировкасы  бизәлеше һәм эчтәлеге белән дә таң калдырды. Биредә, Җәлил хәзрәт тырышлыгы , мәгънәле район җитәкчеләре булышлыгы  һәм хәерхаһлыгы белән байтак еллар  ислам тәгълиматына нигезләнгән әхлак дәресләре укытыла һәм  хәзрәт үзе дә  хәлфәлек итә булып чыкты.  Уку әсбабы буларак файдалана торган, Татарстан фәннәр академиясе исламны өйрәнү үзәге чыгарган 1-4 сыйныфлар өчен “Ислам тәрбиясе” атлы 257 битле, төсле, затлы дәреслек китабының 1 нөхсәсен миңа да бүләк иттеләр. Мәктәп  балаларының йөзе нурлы, карашлары якты,   ислам  тәгълиматы кушканча безне сәламләп узалар. Укытучылар һәм мәктәп мөдиренең  Җәлил хәзрәтне   хөрмәт итүләре, уртак мәсләктә булулары  җавапларыннан, хәрәкәтләреннән, ишарә- ымнарыннан ук сизелә. Хәзрәтне олылауларның нигезе саллы, әлбәттә.. Заманында  ул Бөрбаш авылы урнашкан совхозда  дин  әйдәре, рухи юлбашчы булудан тыш,  хуҗалыкның матди ягын кайгыртучы баш икътисадчы,  аннары совхозның комммерция буенча директор урынбасары  буларак   нәтиҗәле эшләгән, авыл урамнары, юллары, күперләре төзеклеген , чишмә, күлләр каралуын , мәчет,  урта мәктәп салдыруларны, спорт корылмалары булдыруны кайгырткан, башлап йөргән; финанс юллап, йөз суы түгеп  биек ишекләрне  шакыган, җөмһүриятнең беренче  җитәкчесенә дә барып җиткән. Тормышта  бер эш тә шома гына бармый, түземлелек , тәвәккәллек , үҗәтлек  һәм тапкырлык та  сорала  алда куйган изге максатларга  омтылганда. Әйтик, мәктәп өчен  акча каралу мәсъәләсендә ул М.Ш. Шәймиевтан уңай җавапка ирешеп, озак та үтми, Татарстанның   беренче президенты үз вазифасын калдыра.  Һәм  төзелешне финанслау мәсъәләсе һавада асылынып кала. Бер мәлне, мәгълүм күңелсез вакыйгалардан соң Татарстанда яңа мөфти сайлау мәсьәләсе кабыргасы белән торып баса.  Һәм җөмһүрияттә иң зур абруйга ия дин әйдәре буларак, әлеге  вазифага аны кодалыйлар. Казан уртасында  зур йорт, текә машина, йомшак кәнәфи белән кызыктыралар,  кыстыйлар, үгетлиләр һәм кисәтүләр дә булмый калмый... Ахыр чиктә Җәлил хәзрәт,  җавапны , нинди төш күрүенә карап әйтергә ризалаша.  Төшендә , хуш исләр бөркеп торган , пешкән, кып-кызыл дуңгыз ите тәкъдим итүне күрә. Һәм шуңа нигезләп, кызыктыргыч тәкъдимнән катгый рәвештә баш тарта.  Баш тартуын раслар өчен җөмһүриятнең яңа  җитәкчесенә  дә керергә  туры килә аңа.  Хәзрәтебез, президентка, тиздән универсиада булачагын  искәртеп, ул урынга чит ил кунаклары белән гарәпчә иркен  сөйләшә белә торган  яшь кеше кую мәслихәт икәнлеген дәлилли һәм кабаттан, Бөрбаш урта мәктәбенә бина төзү өчен финанс мәсъәләсен  кузгата,  элгәре М.Ш.Шәймиев  вәгъдә иткәнне хәл итүен  үтенә.  Һәм максатына  ирешә.
              Таштан салынган, зур, заманча мәктәп бинасының ике спорт залы бар. Каратэ белән шөгылләндерүче остазның Балтачтан килеп-китеп йөрүе хәл ителгән.  Авылда яшьләр генә түгел,  өлкән яшьтәгеләр дә  кәшәкә селтәргә ярата биредә. Шуңа ахры, мәктәп ихатасында   хоккей мәйданчыгы һәм яктырткыч прожекторлар  һөнәри спортчылар ярышларына җавап бирерлек дәрәҗәдә корылган.  Мәктәп коридорлары киң,   бүлмәләр зур, якты һәм иң мөһиме –түшәмнәр  биек.  Анда төрле-төрле фән-предметлар өчен һәм  хезмәт дәресләрендә  ир балаларны  агач һәм тимер эшләренә өйрәтүгә зарур  станоклар  белән җиһазланган , ә  кызлар өчен  аш-су  әзерләргә, тегү-чигүгә өйрәтү өчен   кирәк -ярак, эш кораллары, материаллар белән тәэмин ителгән  цех сыман  кабинетлар   иң югары  таләпләргә җавап бирешле.  Анысы да монысы, биредә, намаз укучы  остазлар һәм балалар өчен    махсус  бүлмә дә бар.
              Мәктәптән чыккач, хәзрәт белән Бөрбаш һәм Сәрдегән авылларындагы, гөмбәзле зиннәтле корылмалар калкытып бизәлеп эшләнгән,   таш юллар, сукмаклар, киртләч баскычлар белән тәэмин ителгән, диварларына  Коръән  аятьләре чигелгән чишмәләр күрергә киттек.   Сәрдегән чишмәсенең суын кушучлап эчми дә түзеп булмады. Сәяхәт иткән чагыбызда юлыбызда кем туры килсә дә, калдырып китте юк,  һәм мәрхәмәтле хәзрәт аркасында миңа да   байтак рәхмәтләр яуды...
               Минем үз илебезне  гизгәнем  һәм чит илләрдә дә булгалаганым бар. Быел да Төркияне ике урадым, соңгысында  Анталья  төбәгендәге матурлыкларга мөкиббән булып кайттым.  Хәлбуки, шуны төшендем, чит илдә күңелгә хуш нәрсәләргә сокланасың, ә үзебездә, хозурлануыңа өстәп халкың өчен куанасың һәм горурланасың да икән...
            Мәчеттә җомга намазы вәгазе  ярыйсы ук тәэсирле яңгырады. Хәзрәт   әйткәннәрнең күбесе  турыдан туры миңа  кагыла булып аңлашылды. Кем белә, башкаларга да ул шулай тоелгандыр, остаз һәр тыңлаучысы күңеле түренә  юл таба беләдер?...Хөтбә тыңлаганда үзем сизгән, үз- үзем алдында да ризалашырга  кыймаган  тискәре сыйфатларым  булуын эчтән  танып, әледән әле көрсенгәләргә  туры килде ...  Азактан хәзрәт, авылдашы булган бер мөселманны туган көне белән котлады, бүләк тапшырды һәм җомга намазына килгән сабыйларга учлап-учлап конфетлар өләште... Аһ, минәйтәм,  имам экономистлыгын , стимул  дигән нәрсәнең  һәр башлангычны алгарышка  этәрүен бер дә исеннән чыгармый...
          Җәлил хәзрәтнең динне куәтләүдә , өлкән буындагыларны онытмаган хәлдә  яшьләр, сабыйлар белән эшләүне күз уңыннан ычкындырмавын, моңа  вакытын жәлләмәвен, аларга зур өметләр багълап,  җылы мөнәсәбәтләр корып, элемтәләр яңартып,  иренми һәм зур сабырлык белән казгануын  чамаламый мөмкин түгел. Ул, еллар дәвамында киң алымда   Бөрбашта үзенчәлекле мохит тудырырга тырышкан һәм моңа ирешкән дә. Хәзрәт, яшьләргә хас кайбер  кимчелекләр турында өлкәннәрнең олылыклап сүз озайтуларын да   хупламый .
-                     Яшьләр яшьләр инде ул,  үзгәрә дә , төзәлә дә ала, менә безнең белән нишләргә? – дип китереп куйган ул бер мәлне, шундыйрак  кысада бәхәс тугач. Һәм  гыйбрәтле мисал  да китергән.  Бервакыт  аның бабасы, улы Фазлыйәхмәткә, ягъни  Җәлил хәзрәтнең әтисенә,
-                      Хатының белән әниең бер дә тыныша алмый, гел эләгешеп кенә торалар, әллә киленне  кайтарып җибәрәсеңме?” – ди икән.
            Фазлыйәхмәт агай бер кавым уйланып торган да,
-  Минем хатын яшь, әле ул төзәлергә дә, үзгәрергә дә мөмкин. Ә  менә әни олыгайган. Ул инде үзгәрмәс. Әллә син җибәреп карыйсыңмы соң хатыныңны? - дигән.
             Бу кыйссада күренә ки, хәзрәтнең әтисе үткен акыллы, җор телле зирәк зат булган.  Алма агачыннан ерак төшми ,   хәзрәт  үзе дә  , кем әйтмешли, юкәдән тукылмаган.  Шушы уңайдан   кечтеки  бер мисал  китерү  урынлы булыр сыман. Әле татар мохитында , зыялылары арасында  дингә карашның  тискәрерәк чорында, ниндидер  чара  барышында язучы Туфан Миңнуллин белән хәзрәтнең юллары кисешә. Әңгәмәләре кысасында хәзрәт,
-Сез, Туфан әфәнде, муллаларны чеметкәләп язасыз. Менә мин дә сездән үрнәк алып, язучыларыгызны чеметкәләп яза башласам , бу сезгә охшармы? – дип кызыксынган.
- Менә әйт, мәрхүмне  кием белән күмәргә ярыймы? –дип, капылт  сөәль куя  атаклы  драматург.
--Ярый, ник ярамасын, -ди хәзрәт.
-  Ә табутка салырга?
- Анысы да ярый.
- Ә музыка, оркестр белән озатырга ?
           Җәлил хәзрәт  чамалый,  атеистлар  мантыйгыннан ул хәбардар, чөнки үзе дә  КПСС фиркасендә әгъза булып торган кеше, әгәр юк дип әйтсәң, диндарларны  музыка кебек рухи кыйммәтләрне  тормыштан куарга  җан атучы  наданнар, карагруһлар рәтенә  турыларга да күп алмаячак бу кайнар хисле иҗатчы  һәм боларны сарып алган башка зыялылар.
-                     Ярый, ник ярамасын, -ди Җәлил , бәхәскә гөртләп кабынып  дәвам итәргә  җирлек калдырмыйча. Әмма беркадәр паузадан соң,
-          Түлке сезгә боларны оештыру өчен поп чакырырга туры киләчәк, -дип өсти.
    Туфан агай ,  зирәк хәзрәт үзен  кемнедер хактан да күмәргә җыенучы , шул хакта сорашучы хәленә куюыннан гаҗиз кала...

-                     Карагыз бу кешене, -ди ул янәшә тирәдәгеләргә  мөрәҗәгать итеп. -Бер сүземә каршы килмәде, ә  үз фикереннән  карыш та чигенмәде!
             Һәм шул аңлашудан соң болар дуслашып   китәләр. Фәния Хуҗәхмәт чыгарган  2016  ел өчен дини календарьда   әдипнең  Җәлил хәзрәт турында мактау сүзләренә  урын  табылган...
              Җомга намазыннан соң, хәзрәт йортында, хәләл җефете Гөлфәния ханым әзерләгән табында  сыйлангач , Балтачка , Шәҗәрә бәйрәменә юл тоттык.  Балтач төзек һәм  матур бистә. Анда ике мәчет гөрләп   эшли, өченчесен менә-менә сафка кабул итәргә тиешләр, дүртенчесе төзелә,  бишенчесенә керешергә  җир алганнар.  Хуш, бәйрәм узасы мәдәният йортына да килеп җиттек. Юл читләрен, тантана узасы мәдәният йорты тирәсен  җиңел машиналар сарган, черкигә борын тыгар урын калмаган .  Җәлил хәзрәт хәер фатихасы белән машинамны  полиция бинасы каршындагы  киң тротуарга  менгезәм. Ишек катына чыккан дежур офицерга  хәзрәт  кул изәп,
-   Без машинаны бирегә куйдык инде, штрафын үзем түләрмен, - ди.
   Офицер ,
-   Юкка борчылмагыз тәкъсир, бар да тәртиптә, - дигәнне аңлатып,    елмаеп , баш кагып, сәламли
            Тыныч күңел белән мәдәният йорты бусагасыннан эчкә үтәбез.  Чәчәкләр белән тулган фойе диварларында һәм махсус өстәлләрдә  һөнәри рәссамнар почеркы шәйләнгән  сәнгать   дәрәҗәсендәге, дивар келәмнәрен хәтерләткән  шәҗәрә  сүрәтләре.  Иң күп кешене бер аршынга ике аршын үлчәмле каты битле  альбом  үзенә җәлеп иткән. Баксаң , анысын Җәлил хәзрәт эшләгән икән.  Менә без кем , дип, үз нәселе өчен шапыру ниятеннән түгел, ә  тулаем авыл, барча авылдашлары өчен дә тырышкан...Анда бәян ителгән  шәҗәрәләрнең меңнән артык кеше җәлеп иткән, унсигез буынны иңләгәннәре дә бар! Җәлил хәзрәт архивларга йөри йөри , казына-казына шушы  ниятен тормышка ашыру өчен өч ел гомерен сарыф иткән булып чыкты. Дәгъвәт эшендә, милләтне саклауда    әһәмияте әйтеп бетергесез   бу  башлангычны  киләчәктә бәлкем  барча районнарда, авылларда да күтәреп алып дәвам итүне хуп күрерләр. Һәрхәлдә әлеге бәйрәмдә катнашучы Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесе Ринат әфәнде Закиров һәм җөмһүриятебез  татар хатын-кызларының “Ак Калфак” җәмгыяте рәисәсе Кадрия ханым Идрисова    үз чыгышларында уңай тәҗрибәне һәркайда таратуны кайгыртачакларына  өметләндерделәр.  Әлеге альбомның даими пропискасы  Бөрбаш авылы мәчетендә булып,  Җәлил хәзрәт өйләнмәгән авыл егетләрен   нәсел агачлары тасвирланган шул  әсбаб  катына чакырып китерә дә,
-                     Өйлән, югыйсә  агачыгыз корый, һәм моңа син сәбәпче буласың, -дип колакларын киртли икән... Өйләнгәннәрен дә тыңгылыкта калдырмый булып чыкты хәзрәт. Аның инициативасы белән инде байтак еллар яңа туган баларга куелган исемнәргә район дәрәҗәсендә анализ ясала, ничә процент яраксыз исем куелуы тасдыйкълана, һәм үз мәхәлләсендә шырды- бырды исемнәр иң аз куелуга ирешкән  имамнар бүләкләнә дә икән. Элек , һәртөрле, милләтебез рухына ят, тозсыз, мәгънәсез исемнәр елына илле алтмыш куелса, андыйлар елдан ел кими  торгач, быел   унҗидегә  калган..
-                      Дүрт йөздән унҗиде  күп түгел, -түгелен. Ралиналар, Ильвиналардан арынабыз бугай. Быел  Раяз исемен күп  куеп  кына санны аска тәгәрәттеләр, -дип  уфтана  экономист  хәзрәтебез.
-         Раязның кай төше килми? – дип  аптырыйм.
-        Рияз дигән сүзнең мәгънәсе бар,  ярый, ә Раязның юк, -ди  хәзрәт .
                 Мәдәният йортының тамаша залына узабыз. Анда  шәҗәрә турындагы чыгышлар фольклор ансамбльләре  номерлары  , чын безнеңчә милли  җырлар белән аралашып бара. Милли һәм дини тәрбия бирүдә аерата зур уңышка ирешкән тәрбиячеләр, укытучылар “Бөтендөнья татар конгрессы” рәисе һәм “Ак калфак” җәмгыяте рәисәсе кулыннан  кыйммәтле бүләкләр ала. Борынгыча җиз комганнар ясау остасы агайга буләкне  залга төшеп  тапшырдылар.
               Баксаң, Балтачта шәҗәрә барлау белән байтактан һәм һөнәри дәрәҗәдә шөгылләнәләр икән.  Моңа  нигез салучы Бакый  Зиатдинов дигән кеше телдән төшмәде. Аны лаеклы дәвам итүчеләрдән иң күренеклесе Гарифҗан ага Мөхәммәтшин,  төгәл документларга таянып  Балтач энциклопедиясе исемле ике томлык хезмәте нәшер ителүенә ирешкән. Гарифҗан агайдан соң  сүз Җәлил хәзрәткә күчте.  Хәзрәт, үз чыгышында әлеге эшчәнлекнең  практикада  ничек кулланып булуына басым ясады. Гыйбрәтле мисаллар, риваятьләр белән сипләнгән нотыгын , әле көлешеп, әле кул чабып тыңлады тамашачы. Хәзрәт, милләтне саклау өчен һәр татарның  шәҗәрәсе  тәгаенләнүе зарур, дип белдерде. Һәм сәбәпләрен дә санап күрсәтте. Әби - бабай тәрбиясе буыннан буынга күчсен, нәсел  корымасын өчен һәр төп  йорт киленле булырга тиешлеген дә тасдыйкълады. Үзе киленле йортта яшәү бәхетенә ия икәнлеген әйтергә дә онытмады. Шул уңайдан, бер мәктәпкәме, кызлар гимназиясенәме очрашуга баргач,  балаларга картлар йорты турында гыйбрәтле фильм күрсәтүләрен, соңыннан фикер алышуларын искә төшерде . Хәзрәт, кыз балалардан, кайсыгыз  аналарны карау яклы, ә  кайсыгыз аларны картлар йортына озатуны хуплый , дип кул күтәрүләрен сораган.  Бар да  аналарны карау яклы булып чыккан. Аннары  , кайсыгыз  килен булып кайнаналы йортка килергә риза, дигән сорау куйган. Берсе дә кул күтәрмәгән.  Һәм хәзрәт, әнә шул, киленнәр  килмәү  аналарны ятим калдыра һәм картлар йортына  илтә дә инде,  дигән сөземтәсен “тәгәрәтте”.  Аннары ул  күп балалы аналарны дәүләт тарафыннан ныгърак яклануы зарурлыгы уңаеннан да тәҗел фикерләрен җиткерде. Ятим бала алып асраганга хөкүмәт  ай саен биш мең түли, рәхмәт, ә бәби алып кайтып үзенекен  караганнарга андый булышлык юк, диде хәзрәт. Балалар туып тормаса, һәм бу хакта  кайгыртылмаса, шәҗәрәләр төзеп  мавыгуның буш эш   булып калачагын ассызыклады. Яшьләрне авылда калдыру мәсъәләсенә дә тукталды. Алты мең эш хакына калага урнашып , ипотекага батып, 18 квадрат метр  торак мәйданы өчен сигез мең  сум хак түләп иза чигүчеләрнең тормышы авырлыгы ахыр чиктә аларны  калага  этә- төртә озаткан әти-әниләре җилкәсенә төшүен  искәртте. Җир генә өстәмә продукция бирә, бәрәңге кыерчыгы әллә ничә бәрәңге бирә, ә бер кило кадак ясау өчен бер кило металлны кертеп җибәрергә кирәк, бүтән бер тармак та өстәмә продукция бирми, шуңа күрә авылга хөкүмәт ярдәменең әхлакый яктан урынлы  булуы өстенә экономик яктан да отышлылыгы  бәхәссез, дип белдерде. Авылда эшне  оештырып булуын әйтеп, үзенең ике улы Бөрбашта   төпләнүен мисал итте.  Әйткәнемчә, бер улы   төп йортны киленле иткән, балары әби-бабай тәрбиясе күрә, икенчесе , столярлык цехына ия,  башка чыккан, төзелеше ахырына якынлашып килүче торак  йорты  биш йолдызлы вилланы хәтерләтә...
             Балтач мәдәният йорты сәхнәсендә  язылышу тантанасы узуы хакында  аерым тукталмый  булмый.  Кырык җиде  яшьлек унбиш бала анасы Алсу ханымның өченче  улы, чын егет солтаны,  һинд гүзәлкәе атаклы кино йолдызы  Айшвария Райга (http://7days.ru/stars/bio/aishwarya-rai.htm#)бик тә охшаган  зифа буйлы гәҗәеп чибәр кызга өйләнә, ЗАГС хезмәткәре тамашачылар шаһитлыгында аларның никахын   шартына китереп  терки булып чыкты. ( Бәлки редакция  мәкаләне  һинд гүзәлкәе белән бизәүне урынлы санар дип гөманлап ,  интернеттагы сылтаманы куйдым)Сәхнә бер мәл , егет һәм кыз ягыннан булган туган-тумачалар белән шыгърым тулды... Күрәсең кушылучы  якларның нәсел агачлары ныклы, ябалдашлары киң, тамырлары тирән...  Безгә сокланырга һәм вакыт вакыт хуплавыбызны белдереп кул чабарга гына калды.  Әлеге тантананы  ТНВ телеканалы “Халкым минем” тапшыруында күрсәтте, кәләшнең гүзәллеге, кияүнең  күрекле булуы телетамашачылар  игътибарыннан да читтә калмагандыр.
               “ Биш бәби алып кайткан ханым герой-ана булгач, Алсу ханым өч тапкыр герой була микән?”, - дип башлады чыгышын бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе  Ринат Закиров. Ул, милләтебезне саклауда зур эшләр майтаручы уңган Балтач халкына, милли традицияләрне күз карасыдай саклау зарурлыгын аңлап гамәл кылучы акыллы җитәкчеләренә  рәхмәтен җиткерде..   Аның  фикерләрен  куәтләп, инде телгә алынган,  заманында әлеге районның җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, тарихчы, шагыйрь,  көен Рөстәм Яхин язган, Хәйдәр Бегичев башкарган атаклы “Керик әле урманнарга” җырының сүзләре авторы  Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Казандагы революциягә кадәр   калыккан байтак мәчетләрне  шушы якның Кариле авылыннан чыккан байлар  төзетүен  искәртеп, исемләп санап чыкты.  “Ак калфак” җәмгыяте әйдәре Идрисова ханым исә  үз чыгышында  Балтачта уникаль шәхесләр булуын  ассызыклады. Миңа калса андый затлар башка төбәкләрдә дә  юк түгелдер. Уйлап та куйдым, ә ни өчен халыкыбызны, аның  җырын, моңын, мәдәниятен, әдәбиятын ихластан  җиренә җиткереп  кайгыртырдай, фәһемле, татарчасы да, русча да мөкәммәл,  фикерле уникаль затлар җөмһүрият дәрәҗәсендәге югары вазифаларга тиенми ? Әллә соң  лаеклыраклар, Җәлил хәзрәт сыман,  төшләренә ышыкланып  андый  вазифалардан баш тартамы икән ?
             Шушы урында нәни  бер лирик чигенеш  өчен могътәбәр Укучым гафу итсен иде. Язучылар даирәсендә мин фәкыйрьгә өстән  карап, син рус язучыларыннан кемнәрне укыйсың соң,  дип сораганнары булды..
-  Георгий Климов, -минәйтәм.
-  Кем соң  ул?
-      НКВД да, аннары  ЦРУ да хезмәт иткән. Хәзер Германиядә яши, сиксән яшендә..
--Әәә.  Детективлар язамыни?- дип , мыскыллы көлемсери,  үзен белдекле санаучы,  танылганнар обоймасындагы  каләмзат..
        Хәлбуки, Георгий Климов  детективлар язмый. Аның  “Әтрәгәләм канатлары” (Крылья холопа)  романында  сүз сәнәктән көрәк булучы  әлләкемнәребезгә  погоннар канат  булуы  шәрехләнә. Шундый, погон, мандат, орден, медаль кенәгәләре, мактау кәгазьләре сыман канатлар һәм канатчыклар  турында гомерләре буе хыялланучы, моңа терсәккә терсәк килә-килә  өлешчә  ирешүче, шуңа куанучы каләмзатларыбызга әлеге автор иҗаты үзенчәлеге, берсеннән берсе оригиналь әсәрләре  хакында сүз озайтып  торуның мәгънәсен тапмадым...
          Ә менә Җәлил хәзрәт белән сөйләшкәндә хәл гел башкача, үзем яхшы беләм  санаган нинди генә өлкәдән сүз катсам да ,  ул хәбардар булып, минем компетентлылык ягы шик астында кала... Каян шулкадәр белем һәм мәгълүмат эстәгән һәм кайлардан табигый такт һәм төгәллек иңгән соң бу кешегә? Баксаң ул  фәннәр патшасы  саналучы математикадан мәктәптәдә бик яхшыга укыган, вуз да югары математикадан бишлеләр генә алган...Укуын кызыл диплом белән тәмамлагач, җаваплы вазифалар башкарган, Татарстанның атказанган иктисадчысы исеменә лаек булган...Йортының подвал өлешендә әкәмәт зур китапханәсен дә күрдем.  Киштәләрендә төрледән төрле   философларның калын-калын томнары  тезелеп киткән. Хәзрәт, кыска романнар остасы Паола Коэлли иҗатына да  битараф түгел икән...
           Мин бүләк иткән “Әфлисун җиле” исемле китабымны уртасыннан ачты да,  беренче туры килгән  биткә күз йөртеп чыккач, “монысы миңа туры килә икән”, дип куйды.  Җилкәсе аша үрелеп , кайсы шигырем турында әйтүен аныкладым.:

“Ачыгыз авызыгызны , тешләрегез булса,
 Ябыгыз авызыгызны, акылыгыз булса, “ -  дигән юлларны укыган булып чыкты...

       Форсаттан файдаланып тирән белемле, киң мәгълүматлы хәзрәтебездән  үземне борчыган кайбер нәрсәләр хакында да сораштым. “Татарстан яшьләре”ндә басылган , намаз вакытларына яңалык кертү мәсъәләсе  хакындагы мәкаләм белән  ул таныш булып чыкты.  Һәм анда язылганнар белән килешүен әйтеп, куандырды. Югыйсә, ялгышмадыммы, дигән шик тә кимерә иде күңелне. Аннары , мин аңардан,  “һәр мөселманның бурычы башкаларны дингә өндәү” турындагы таләпкә аңлатма бирүен үтендем. Сер түгел, ни белеме, ни дәрәҗәсе юк  кайберәүләр, әйтик ашка килгәч, мулланы  узып, аштан олы булып,  башкаларны тота каба дингә үгетләп саруны кайнатырга керешә.
         Моңа җавап итеп  ул  риваять китерде. “Бер төркем мөселман кәсеп беләнме  сәфәр чыга.  Араларында үтә ямьсез тавышлысы,  барып кергән беренче төбәктә азанны  үзем  әйтим, дип дәгъвалый.  Һәм әйтә дә. Моның азаны   берәүгә дә ошамый. Шулвакыт ,  әлеге сәфәрдәшләр  катына  бай яһүд килеп керә һәм  “кайсыгыз әйтте азанны?”, дип кызыксына. Һәм азан әйтүчегә  күп кенә кыйммәтле бүләкләр калдыра.  Юлдашлары  шашып кала, “ни өчен бүләклисең аны”, дип кызыксыналар. Яһүд әйтә, минем бер кызым беребезнең әйткәненә дә карамыйча мөселман диненә күчәм, дип аптыратты.  Ата-баба диненнән китүенә карышуыбызны  санга сукмады. Ә менә сезнең  иптәшегез намазга чакырып азан әйткәч, ул шунда ук әлеге ниятеннән кире кайтты, ди.... Белмәгән эштән шайтан көлгән. Һәрбер эшнең, үгет –нәсихәт эшенең дә үз тәртибе, нечкәлекләре бар...”, дип йомгаклады җавабын  мөхтәрәм әңгәмәдәшем
          Җәлил хәзрәт быел алтмышын тутырды. Аңа сәламәтлек, бәхет, изге эшләрендә зур уңышлар телик.
             Саубуллашканда,  ул   бер кочак китаплар  бүләк  итте.  Үзе язганнарын. Гөлфәния ханым күчтәнәчкә олы бер банка бал да тутырып куйган.  Инде хәзер баллап чәй эчә-эчә шуларны укыйм. “Локман хәким нәсыйхәтләре” дигәненнән керештем... Баксаң, татарда акылга да күңелгә дә хуш килерлек итеп  язучылар  бар икән ....

понедельник, 2 ноября 2015 г.

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ ТАМЫРЫ


                Автор буларак укучыларымның миңа белдергән дәгъваларыннан хәбардармын. Иң еш ирештергәннәре – “иске сүзләрне еш кулланасың, язмаларыңны бер кат укып кына аңлап бетереп булмый...” Күптән түгел бер ханым, каяндыр кәрәзле телефонымның номерын юллап табып, ветеринария институтын тәмамлаучылар адресына моннан байтак еллар элек саксызрак ычкындырган фикерләремә карата, өч көн узгач исәнмесез, кодагый, дигәндәй, ризасызлыгын белдерде... Янә бер танылган, исем-титулларга ия язучы әфәнде редакцияләрдә мөхәррирлек вазифасындагы каләм ияләренә карата шәрехләмәләремне типкәләү дип бәяләде. Нәрсә дим, зинһар, кичерегез, мөхтәрәм укучыларым... Мин белдергән фикер минеке генә, аны кире кагу да, тәнкыйтьләү дә сезнең ихтыярда... Үзен тау башында тоеп, шуннан торып халкыбызны “татар башын татар ашый” дип сүгеп, аңа нишләргә кирәген өйрәтеп утыручы “штаттагы милләтпәрвәрләр”дән аермалы буларак, мин һәркем белән тигез шартларда аңлашу, бәхәсләшеп хакыйкатьне аныклау ягында. Бәхәстә кем җиңүе мөһим түгел, газета мәнфәгате өчен беренче чиратта аның укучылар күңелен җәлеп итүе кыйммәт... Алай да, санга сугып, миңа карата әйтелгәннәр уңаеннан укучыларымны җавапсыз калдырсам, хөрмәт итмәү булып аңлашылуы мөмкин дип санап, хәл кадәри акланмакчы һәм ачыклык та кертмәкче булам. Элегрәк дөнья күргән (1991 ел, “Аваз” газетасы) “Фәһем шкаласы” исемле бер мәкаләмдә инглизләрдә, сүз запасларыннан чыгып, түбән, уртача һәм югары фәһемлеләргә аеру булуын, өч меңгәчә – түбән, өч меңнән ун меңгәчә – уртача һәм ун меңнән күбрәк сүз запасына ияләр – югары фәһемле саналуын һәм пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “кто разговаривает кое-как, тот и мыслит кое-как” дигәнен искәртеп узган идем. Һәм шундый керештән соң, бәгъзеләребезнең сөйләм теленә дә тукталдым шикелле...              Мәгълүм ки, әйтергә теләгән фикерне төгәл җиткерү өчен тиешле сүзләр эзләргә туры килә. Әйдәгез, моны мисал китерүдән башлыйк. Җөмләдән, ни хакындадыр язмакчы булдым, ди. Әлбәттә инде, иң әүвәле үзәккә куйган вакыйганы яки хәлне, үзең өчен генә булса да, ни-нәрсә дип атау, аңлау алгы планга чыга. Әйтик, прецедентмы ул, рецидивмы, әллә инцидентмы? Инцидент булса, күңелсез очрак, эш барышында аңлашылмаучылык, мисал өчен, ил чиге буенда бәрелеш. Прецедент дигәне, бүгенге гамәлләрне нигез буларак ассызыклаучы моңарчы булган очрак, вакыйга... Рецидив исә, инде бер булган хәл яки гамәл, вакыйганың кабатлануы... Янә бер мисал китерик: берәү ниндидер хәлгә тара. Дучар буламы ул, мәхкүм, яки мәҗбүр буламы? Татарда “сукыр тавыкка бар да бодай” дигән әйтем бар... Татарча басмаларда утыручы каләмзатлар әйтеп үтелгән вариантларны синонимнар (төрдәш сүзләр) дип карап, гавәм өчен аңлаешлырагын сайлауны кулай саный кебек... Район гәҗитләре, дәүләт химаясындагы басмалардагы язмалар шулай фаразларга киң җирлек калдыра...Мин фәкыйрьнең гуманитар түгел, ә техник белем алган, вузда ике ел югары математика фәне үзләштереп чиләнгән кеше буларак, фикер сөреше үзгәрәк. Мәкаләдә яки әсәрдә ниндидер фактны яки эпизодны бәян иткәндә тиешле сүз сайлый башлагач, аның берсе мәгънәне – 60 , икенчесе – 70, өченчесе – 90, ә кайсыдыр 100 процент ача булып аңлашыла. Укучы өчен иң гади, аңлаешлырагы беренчесе, дип фараз кылыйк. Әгәр шул аңлаешлылык юлы белән китсәк, тора-бара ахыргы нәтиҗә, сөземтә, ә математикадан хәбәре барларга ул шартлы рәвештә тапкырчыгыш булып та тоелырга мөмкин, дөреслектән, минем карашка шактый ерак китә... Хөкем эшләрендә дә бер сүз барысын да хәл итеп куйгалый, дип саный юристлар. Чөнки фикерне бер төрле белдерсәң, ул, әйтик, яла ягу булып кабул ителә, һәм сине җавапка чакырырга мөмкиннәр, ә башкачарак бәян иткәндә, хәтта андый астыртын ниятең булган тәкъдирдә дә, гаепләргә җирлек калмавы ихтимал... Кыскасы, эстәгән белемнәрең, тормыш тәҗрибәң төгәлрәк сүзләр сайларга мәҗбүр итә икән, моның нәрсәсе гаҗәп?
Мәгълүм ки, бар гавәм теле, бар әдәби, бар терминнарны эченә алган фәнни һәм бар рәсми эшләр йөртү теле. Кайчан гына аларның һәркайсы теге яки бу кимәлдә гамәлдә иде. Ә менә “суверенитет” яулаганнан соңгы елларда хәл үзгәрде, татарча басмалар, татарча радио-теле тапшырулар бары тик корама гавәм теле белән эш йөртүгә, туган көннәр, мәҗлесләр уздыручы шабашчы тамадалар теленә каулана бара шикелле. ...Бер танышым, анекдот сөйләсәң, бүген күпләр аңламый, дип зарлана. Тормыш авыр заманда яшәгән бер килен тамагы туйганчы ашаткач көлә башлаган, имеш: баксаң узган ел кемдер әйткән кызык сүзне исенә төшергән... Әмма бу бүтән очрак, безнең тук чорга ябышмый. Бүген юморга ис китми башлауның сәбәбе сүз кадерен җую, аны урынлы-урынсыз, теләсә ничек, әйдә, ярар дулкынында куллану ахрысы... Элек кешеләр җандашлык тоеп аралаша, ихлас серләшә, мәҗлесләрдә кара-каршы, берсеннән берсе үткенрәк җаваплар таба-таба җырлаша торганнар иде... Хәзер, мәҗлесләрдә җырлашу түгел, үзара сөйләшергә дә әллә ни җай чыкмый. Тамада тын алырга да бирмичә теленә килгәнен сиптерә... Менә бер мәлне акча салынган конверт бирү мәҗбүриятеннән, урыннан кубып, “бәхетле булыгыз”, “фәлән итегез”, “төгән итмәгез” сыман игезәк эчтәлекле чыгышлар башлана... Туй булса, “ике якны да тигез күрегез”, “бер-берегезгә юл куегыз”, “әти-әниләрегезне онытмагыз”, һ.б.ш.и. Шабашчы алып баручылар өчен шәп инде бу, байтак вакытны ала торган мәрәкә, сару кайнаткыч такылдауларыннан үзләре дә ял итә, кунаклар колагын да тынычлыкта калдыра... Алай да , бер танышым уздырган мәҗлес уртак калыптан тайпылышлы булуы белән истә калды... Юбилярны котларга теләсәң аерым бүлмәгә кереп, кинокамерага сөйләү мөмкинлеге хәл ителгән иде анда. Ялгызың керәсең дә, берәүне дә ялкытмыйча такылдыйсың... Ул мәҗлескә өч кешегә генә тост әйтү каралган булып чыкты: эш буенча иң югары җитәкчесенә, коллегалары исеменнән хезмәттәшенә һәм хоббие буенча (ул көрәшче) җитди бәйгеләрдә җиңү яулаган сөлгедәшенә...Калган вакыт үз көебезгә ашап-эчеп, фикер алмашып, артистларның концерт номерларын караштырып хозурландык... Тәнәфестә юбиляр янәшәсенә басып фотога төшү мөмкинлеге бар иде... Хушлашып, таралышканда ул фотоларны алу бәхетенә дә ирештек...
Минемчә, татарча туйлар, мәҗлесләр , сабантуйлары, башка бәйрәмнәр оештыруның мәдәни җирлекле милли йөзе булырга, ул хакта гыйльми эшләнешле әтрафлы китаплар, кулланмалар сәүдә нокталарында чыгарылырга тиеш... Киң кулланышта булган рус телле бәйрәм сценарийларының мескен чагылышы булып чыкмасын иде алар, үз йөзләренә ирешсеннәр иде... Бу өлкәдә хезмәтләр язып бастырып, төрле исемнәр алган галим-голәмәләребез дә бар бугай лабаса безнең... Хәер, мәдәният белән бәйле вазифалылар, мандатлылар моны кирәксенми икән, димәк, шулай шәп... Кем әйтмешли, күрәсең, ул шулай куелгандыр...
Тукайның күп кенә тирән мәгънәле гүзәл шигырьләрен бүген аңлап бетереп булмый...Гәҗит-журнал теленең гавәм теленә омтылуын халыкка якынаю дип аңлату артында рия ята. Татарның әдәбият, фән һәм дин тәгълиматлары өчен чиксез мөмкинлекләргә ия, бай, гүзәлләрдән гүзәл телен ясалма рәвештә ярлыландыру, аннан, табигый рәвештә фарсы, гарәптән кергән алынма сүзләрне катлам-катлам алып ташлап, өлешчә русча һәм русларның Көнбатыш Европа халыкларыннан кергән сүзләргә алмаштыру, татарның тел гыйлемен филология дип атап, үз-үзен татарча аңлата алмау хәленә калдыру белән килешмәү ята бугай минем “аңлаешсыз” телдән баш тарта алмавымда. Һәр сүзнең үз урыны! Шушы җәһәттән Батулла язган Коръән тәфсирен генә алыйк. Ул анда яратты (сотворил) сүзен яралтты (зачал) дип алмаштыра... Ә “Фатиха” сүрәсендә Хак Тәгалә хакында “тумады”, “тудырмады” диелә... Адлер Тимергалин бер мәкаләсендә, шушы уңайдан “яратты”ны яклап, моңарчы татарның барча дин галимнәре “яратты” дип тәгаенләвен һәм Тукайның да “шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббесе” дип язуын искәртә... Күренә ки, бер ялгыш сүз куллану да тулы программага вирус кертү сыман хәтәр нәрсә...Дин тәгълиматында Хак Тәгалә юктан бар итә диелә икән, димәк, яралтты (зачал) аның нигезенә каршы төшә, дип тасдыйкълады мөхтәрәм Адлер агабыз...
Инде ветеринария институты, аның шәкертләре хакындагы фикеремә тукталыйк. Мин бу темага Татарстанны төбәкләр арасында дуңгызлар үрчетү юнәлешендә Русиядә беренчелеккә чыгару проектын, туган җиребездә былбыл сайравын чучкалар чинавына алмаштыру дип санап, каты борыннарның кайсы регионда күпме баш саны булуларына кадәр тәгаенләп, берничә тапкыр язганмын... Иң беренчесе “Мырыкчылар хакимияте” дип атала (1996 ел, 10-20 февраль, «Аваз» газетасы). Хәлбуки, үз профессиясенә тугры ветеринарларга дәгъва юк ул язмаларда. Туганнарым, дусларым арасында бу профессия кешеләре очраштыра. Арада үз һөнәрләре буенча Русия дәрәҗәсендә мактаулы исемнәргә ирешкәннәре дә юк түгел...Язучылар арасында иң яраткан әдипләремнән берсе ветеринария фәннәре галиме Атилла Расих, аның шушы профессия кешеләренә багышлап язган “Ике буйдак” романы әдәбиятыбыз ирешкән биек үр, югарылык дип саныйм. Әле эшчәнлеген шушы профессия белән башлаган Гөлзадә Сафиуллина бар. Ул башкарган “Сөялдем сөяннәргә” җырын (Риф Гатауллин көе, Фәнис Яруллин шигыре) күңелем түрендә йөртәм. Шул сәбәпле, шундый исемле хикәя дә язганым булды...
Аннары, нинди дә булса вузга карата дәгъва белдерү, кайсындыр югары, кайсын түбән санау, бүген имтиханнар, зачетлар гына түгел, дипломнар, фәнни исемнәр акча ярдәмендә хәл ителгән, фәнни исем алу өчен плагиатлык (караклык) фаш ителү очраклары матбугат аша белдерелеп торган заманда, тәҗеллеген җуйды, дип санарга да рөхсәт итегез...
Язмамны күңеллерәк нотада тәмамлыйсы килә. “Җыр язмышы – ил язмышы” исемле язмама җавап итеп кемдер, берәр язучы танышым ахры, шаяртып, образга кереп, исемен, адресын тәгаенләми генә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган:
             “Парламентта парландык, гимн юк дип зарландык, Рамазанның* шәп җырыннан кулай текст чарладык... Нәтиҗәсе шул булды, гонорары мул булды. Бердәм Рәчәй фиркасе, булдык шуның иркәсе, 309 нчы закон кабул итте безнең токым, хәерлегә юрадык, Кырымын да урадык. Коелса да комыбыз, ел да чыга томыбыз. Состык бүләк, исем, ат, бүртте чырай, үсте арт. Парламентта тамырлангач, эш урыныбызны иттек мирас, рас кәрт төшеп тора мач: бала газиз, куансын, блач тоеп, юансын! Яшәү рәхәт, күңелле, әллә шулай түгелме? Ниемә моң татарга, аны кырып атарга! Милләткә кирәк такмак, тыпырдый бирсен, ахмак, ә без ашыйк күрәгә, баш орып дәү түрәгә!”
          Укучыларым килешер дип уйлыйм, хат шактый тактсыз, тупас шәкелдә язылган....Нәзакәтлелек ягы такыр чыккан.
     ...Инде килеп язучы мөхәррирләр эшчәнлегенә карата каты кагылуга килсәк, анысы Тукай кирәкле шәй санаган тәнкыйть жанрын яклау ихтыяҗыннан булып аңлашылсын...
* шагыйрь Рамазан Байтимеров