Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 29 августа 2015 г.

ТАРИХКА КҮЗ САЛСАК ... ( Т.Я. 2012 ел)




           Интернетка (матбугат ру) Римма Гатинаның Татар-информ урнаштырган кыска гына мәкаләсе күпләрне битараф калдырмаган : аңа мөрәҗәгать итүчеләр, башка язмалар белән чагыштырганда бермә бер ишле.  Мәкаләдә сүз Татарстан гимнына текст язган өчен 200 мең сум хак билгеләнгән конкурс  турында бара. Әлеге язма белән кызыксынучыларның байтагы  ошбу  бәйге уңаеннан  үз фикерләрен  белдерүне дә кирәк дип таба. 
           Мәгълүм ки, парламентыбыз Татарстан мөстәкыйльлеге хакында Декларация кабул иткәч үк көн тәртибенә гимн мәсьәләсе калыккан иде. Депутатларыбыз  зәвыгына сүз тиереп булмый , алар  , музыка белгече Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов белдерүенчә  туган теле моңын күкрәгендә йөрткән,  башлангыч, урта һәм югары, ягъни музыка мәктәбе , музыка училищесы һәм консерватория тәмамлаган  татарның бердәнбер тулы музыкаль белемгә ия һөнәри композиторы Рөстәм Яхинның фронтовик шагыйрь Рамазан ага Байтимиров шигыренә рухланып язган көй тудырган “Туган ягым” атлы җырга тукталдылар. Һәм ни өчендер гимнны сүзсез хәлдә кабул иттеләр.. Гимн – теләктәш илдәшләрнең дога дәрәҗәсендәге йөрәк җыры. Димәк, сүзсез гимн –нонсенс.Хәлбуки, ни сәбәпле аны “әпә” хәлдә кабул итүләре  хакында рәсми һәм рәсми булмаган төрле версияләр, имеш-мимеш колакка керә... Әлбәттә , парламентыбыздагы  танылган татар шагыйрьләре фикере дә искә алынгандыр, ошбу мәсьәлә хәл ителгәндә..  Бәгъзеләрнең  бик шәп гимн  текстын  үзләре иҗат итеп тарихка кереп каласылары  килгән булса да гаеп итеп булмый... Версияләр моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Әмма ләкин иң сару кайната торганнары - тирән мәгънәле кыяфәт ясап, урыс ватандашларга һәм көч структуралары тарафына ымлау....Ни өчен дисәгез, беренчедән, Тукай әйтмешли , “рус белән гомер кичердек , сайрашып”... Ә икенчедән,  Татарстан белән элеккеге МГБ җитәкчесе рус кешесе  Семен Давыдович Игнатьев  җитәкчелек иткән чорда Тукайга Казан уртасында иркен мәйданда искиткеч мәһабәт һәйкәл салынуын, Тукай премиясе булдырылуын, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез чәчәк атуын, Муса Җәлилнең аклануын, Татар  опера- балет театрының татар сәнгатенә хезмәт итүен,  татар кулинариясенең  Лейпциг ярминкәсенә чыгып, халыкара танылуга ирешүен онытырлык түгел...                                  
              Интернеттагы шушы мәкалә тирәсендә купкан  бәхәстә  бәгъзеләр ярсый-ярсый Рамазан ага Байтимиров  шигырен тәнкыйтьләргә , яраксыз дип ышандырырга кереште. Әледән әле ике йөз мең тәңкә телгә менде, шуңа ия булырга омтылуда  беренче чиратта Рамазан аганың кызы Гөлшат ханымны “оялттылар”. Хәер, үзара чәкәләшүләр дә чагылыш тапмады түгел... Баксаң,  гимн сыйфатында  файдалануга тапшырылган “Туган ягым” җыры музыкасы өчен Рөстәм ага Яхинны  “Ока” маркалы машина белән  бәхиллләткәннәр, икән. Бу хәбәр, яшермим,   бераз гына кәефне кырды. Чөнки күрше башкортлар үз гимннары көе өчен “Мерседес” белән түләгән булса, Мөхәммәт Мәһдиевнең бер кахарманы әйтмешли, “болай да баш июле иде, инде шуышып кына йөрисе калды” дияргә кала ... Бу кысмырлык бит тарихка кереп калачак... Текст өчен билгеләнгән  гонорар да әлләкем түгел... Болгарда куелырга  планлаштырылып, әлегә куелуы тоткарланган, мин яшәгән  бистәдә “Чупакабра” дип телгә менгән һәйкәл иҗатчысына түләнгән сәмән  белән гомумән чагыштырышлы түгел  гимн өчен бүленгән чыгымнар...
               Рамазан ага Байтимеров текстын яраксызга  чыгарырырга тырышучылар  аны СССР һәм шуннан файдаланып тудырылган РФ гимны белән чагыштырып тәнкыйтьлиләр.  Ә бер тәнкыйтьче  гомумән чама югалта һәм, мәрхүмнең туганнарына сабырлыклар бирсен, ниләр генә әйтеп бетерми... Әйдәгез,  хәтеребезне яңартып , шул тылсымлы “Туган ягым” җыры текстын искә төшерик : (шәхси фикерем:ягым дигәнне илем дип үзгәртү  аңа хилафлык китермәс
 кебек)
                 Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем
                 Назлы җилләр битем сыйпады,
                 Сиңа кайткач кына, туган ягым
                 Күкрәгемә шатлык сыймады.
                                      Тик бер генә көнгә аерылсам да
                                      Ямансулап сине юксынам;
                                      Синнән башка миңа, туган ягым
                                      Бу дөньяда тормыш юк сыман...
                   Тик бер генә көнгә аерылсам да
                   Ятим калган кебек булам мин.
                   Тик син генә яшәү матурлыгы,
                   Гүзәллеге якты дөньяның !
                 Моннан байтак еллар элек, әле СССР исән чакта  Татарстанның фәнни  методик үзәге дигән игелекле бер оешмасы Татарстанда яшәп иҗат итүче  һәвәскәр композиторларны туплап укулар оештырган иде. Анда, “Тамчы гөл”, “Алфавит” җырлары авторы буларак мин фәкыйрьне дә дәштеләр. Безнең белән  һөнәри композиторлардан Фасил Әхмәтов һәм Леонид Любовскийлар  очрашып,, әсәрләребез белән таныштылар, киңәшләрен бирделәр. Әлеге семинарга  атаклы “Сарман вальсы» җырының көен язган Валерий Әхмәтшинның бертуганы һәвәскәр композитор Вәсим  Әхмәтшин  җырчы хәләл җефете Асия ханым белән килгән иде. Менә шул ханым  көен Вәсим язган “Кошларым” дигән җыр башкарып  безне һәм затлы кунакларыбызны  әсир итте.  Бик хәтәр кул чаптык ,ә  азактан  танылган бер шагыйрь әлеге матур җырның сүзләрен кемнеке булуы белән кызыксынды.
-          Мамадыштагы бер төзелеш оешмасында  штукатур-маляр булып эшләүче хатын язды, -диде Вәсим әфәнде.
-          Җырның көе әйбәт, әмма сүзләр бармый, теләсәң мин моңа яңа текст язып бирәм , -диде һөнәри шагыйрь.
-          Ул хатынның тормышында бер яктылык та юк иде. Бу җыр сәхнәгә чыккач   ничек куанганын, канатлануын  күрсәгез, Сез болай әйтмәс идегез. –диде Вәсим.
-          !!!
-          Мин  бу тәкъдимне кабул итә алмыйм  -дип очлады сүзен көй авторы.
-          Алайса  җырыгыз беркая да бармый инде, - диде һөнәри  шагыйрь катгый җавапка  үртәлүен яшерергә теләмичә һәм үзенә төбәлгән  сәерсенүле  карашларга  абына –сөртенә  дигәндәй, ашык-пошык саубуллашып, хозурыбыздан  таю  ягын карады.  Барча кунакларны озатып , үз ишләребез белән генә калгач,  җыеныбызны оештыручы рәсми вазифалы әфәнде , фамилиясе Кадыйров иде шикелле,
-          Бик матур чыкмады әле бу, -дип  куйды. Аннары. Вәсимгә мөрәҗәгать итеп,
-          Җырны беренче башкару барысын да хәл итә. Хәзер бу көйгә әллә ниткән даһи яңа текст  турыланса да, ул тыңлаучы тарафыннан үз  ителмәячәк, ә бәлки рәнҗетәчәк тә , -дип өстәде.
                 ...Безнең  гимнга да кагыла түгелме әлеге  сөземтә?...  Гимнны  күмәк дога-җыр дип аңласак, Русиянең 1917 елга кадәрге “Боже, царя храни» дип башланганы бу билгеләмәгә  туры килә. Дөрес, илдәге  инородец дип тәгаенләнгәннәре  өчен түгел, ә империя барлыкка китерүче, аны тотучы руслар өчен генә .  Алай да догалык дәрәҗәсе койтылыктандыр бәлкем, ил  җимерелде. Ә  СССР гимны  дога-җыр булудан  ерак торды,   декларатив эчтәлекле “җыр – плакат”ка тартты.. Һәм гимны дога дәрәҗәсенә ирешмәве аркасындадыр бәлки, СССР атлы ил дә җимерелде. Мәгълүм ки, РФ гимны СССР ныкыннан файдаланып бар ителде, һәм трансцеденталь яклап бакканда моның нәрсәгә китерәчәген бер Хак Тәгалә генә белә булыр... Ягъни Рамазан ага текстын тәнкыйть итәр өчен  сайланган үрнәкләрне мөкәммәл стандарт дип санау  шактый бәхәсле. Гимнга эталон  сыйфатында Төньяк Кореянекен алганда, тәнкыйтьләү тагын да ансатлашыр иде... Миңа калса, татар халкы гимны һәм Татарстан гимны  тәңгәл була алмый. Чөнки беренчесе гомумән татар халкы , ә икенчесе татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка милләттәге  гражданнар өчен. Тәңгәлләштерү мөмкин түгел кебек... Әмма Рамазан ага Байтимиров тексты шушы коллизияне дә уңышлы хәл итә ләбаса.  Дөньядагы гимннар бар да бер чыбыктан сөрелмәвен истә тотсак,  Татарстан гимны да оригиналь булырга хаклы булып чыга. Бәхәс барышында Рамазан ага Байтимиров текстын төзәткәләү турында да сүз чыккалады.  Америка әдибе Эрнст Хэмингуэйның “Карт һәм диңгез” исемле “Нобель бүләге”нә лаек булган атаклы хикәясендә картның табышын, ул тоткан кылыч балыкны акулалар умыргалаганы сыман Рамазан ага шигырен дә дәрәҗәле соавторлар харап итеп ташламаса ярар иде ... Шайтан алгыры, сүз бит сугыш ветераны яугир- шагыйрьнең рухи мирасы хакында бара. Аның иҗат җимешен читкә тибәреп , кемнәрнеңдер үз эшләнмәсен уздырырга омтылуы, бик йомшак итеп итеп әйткәндә,  мородерлык  төшенчәсен кулланасы килми,   Кадыйров әфәнде әйтмешли, матур түгел!
        Гимн- ватанга мәхәббәт турындагы дога дәрәҗәсендәге күмәк җыр дидек. Әгәр Татарстан өчен өр яңа гимн кабул итү турында сүз барса, 200 мең тәңкәлек приз билгеләнгән бәйгегә ашкынучылар ыгы-зыгысын аңлап  булыр да иде. Ярыш нигезендә текст сайлап алынып, аннары, икенче этапта шул текстка көй язучыларга ярыш игълан ителер , аннары гына, җинүче дип табылган берничә варианттан иң шәбе сайлап алыныр иде.Ә биредә үзгә хәл: Рамазан Байтимеров һәм Рөстәм Яхиннарның уртак интеллектуаль милке хакында сүз бара. Әлеге танылган җырның көен кануный җирлектә гимн сыйфатында куллана башлау де юре аны яшәүдән туктату булмаса да 
    ( андый тыю хакында норматив акт юк), де факто җыр буларак башкару туктады ләбаса.Димәк, Рамазан Байтимиров варислары матди һәм әхлакый каза күрүче сыйфатында гаделлек эстәп төрле инстанцияләргә һәм  хәтта судка да мөрәҗәгать итә ала.  Татарстанга шундый “реклама” гына җитми иде... .  Фараздан,  гариза кергән тәкъдирдә бәйсез суд "әпә" гимн кабул итүне ни дип бәяләр? Аны сүзсез хәлдә кабул иткәндәге нигезләмәләр, дәлилләр 200 мең тәңкә мотивация пәйда булу фонында бөтенләй яңа төсмер алмасмы? Җырның сүзләрен бунап алып, аңа үзгә авторның яки авторларның "гениальный" текстын трансплантацияләү өчен дә әлеге интеллектуаль милек хуҗаларының яки варисларының ризалыгы  юк шикелле.   Әңгәмә барышында гимн текстына кайбер вариантлар тәкъдим ителде. Бер автор шигырендә Татарстан атамасы талисман сүзе белән рифмалаштырылган. Икенче бер уңышлырак дигән текст менә мондый :
Батыр, тырыш һәм хөр халкым йорты
Изге Ватанымны яратам!
    Матурлыгың буенча дөньяда
    Сиңа тиң илләр юк, Татарстан!
    
    Чал тарихың белән горурланам,
    Кодрәт җыям рухи мирастан.
    Үткәннәрне барлап, алга карап
    Киләчәккә атла, Татарстан!
    
    Тормыш дәрте, сафлык һәм яңарыш
    Байрагыңда синең расланган.
    Кыю, көчле булып, ак барыстай,
    Гасырларда яшә, Татарстан!
           ...Жест , мимикадан чыгып кешенең алдашамы, юкмы икәнен белү фәне бар. һәм бу хакта фильм да төшерелгән.( "Сериал Обмани меня/Lie to me 1 сезон онлайн":
    Чтобы определить врет ли человек или говорит правду, доктору Лайтману нужно всего пару минут общения с ним. Неверный жест собеседника, интонация голоса, все может выдать потенциального лжеца. В среднем человек лжет три раза в течении десяти минут. Работа Лайтмана заключается в разоблачении лжецов и заключении их под стражу. В числе клиентов доктора успели побывать и федералы, и представители власти, и конгресс, даже президент Республики Казахстан пал под подозрение...)
(“Алдала мине” сериалы /Lie to me 1 сезон онлайн": Кешенең алдашамы, юкмы икәнен ачыклау өчен доктор Лайтманга ике минут әңгәмә кору җитә. Әңгәдәшнең ялгыш кул ишарәсе, ымы, тавышындагы интонациясе һәркайсы ялганчыны “сатарга ” мөмкин. Кеше  ун минут эчендә уртача  өч тапкыр алдаша. Лайтманның бурычы, ялганчыларны фаш итеп рәшәткә артына озату. Докторның клиентлары арасында  һәртөрле хакимият вәкилләре дә юк түгел...)   Интернетта    бәгъзе  җитәкчеләребез  чыгышларын доктор Лайтман ысулында  бәяләүче роликлар бар. Һәм аларның  белдерүләрен, сорауга  җавапларын әйтү мизгелендә алынган видео -кадрлар ярдәмендә, алдашканмы ул , юкмы, иренннәре, куллары торышына , башкасына уклар юнәлтеп, аңлатма  бирелә. Бу ысулга тукталуымның сәбәбе   шунда ки,  шалтыравык эчтәлекле, чеп-чи ялганга корылган гимн тексты кабул ителгән тәкъдирдә,   татарстанлыларны  ялганчылыкка каулау хәл ителә   кебек. Ялганлауны җырлаган мәлдә, фотолар, видиороликлар  ярдәмендә,  уклар белән тәгаенләп дәлилләүчеләр табылуы  мөмкин...  Татарстан-  “сөйкемле сөяк”...
             Кыскасы, милләте нинди булуга карамастан һәр  татарстанлы  өчен гимн тексты рухына ятышлы, ихтыяри һәм  ихластан кабул итәрлек булуы шарт. Рамазан аганың  сәясәткә кагылышсыз  шигыре мондый таләпкә дә җавап бирә кебек...
(Редакция игътибарына:Газета абруе өчен бу язма тәҗелдер дип саныйм. Ә мәсьәлә 1 ноябрьдә хәл ителер дип көтелә.)

Комментариев нет:

Отправить комментарий