Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 15 марта 2015 г.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ИНДУСЧЫЛЫК



               Babasya / Мои работы / карикатуры - Арт-галерея - TUT.ua
                                                                                Хорошую религию придумали индусы...
                                                                                                              В.Высоцикий
         
           Мәгълүм ки, әдәби журналлардагы тәнкыйть исеме астында кемнеңдер әсәрен мактауга корылган  мәкаләләрдә, кагыйдә буларак,  төркем төркем, оя-оя шагыйрь - язучылар,   язмага турыдан туры мөнәсәбәтсез,  тәк дуамал, индусларның мантрасы сыман берничә урында хуплап кабатлана.  Ягъни, шундый тез йөгенү   йолага әйләнгән, димме...  Каләм тибрәтүче   танышым Мөдәмилнең, “әгәр китабым басылып чыкса ,  мине дә шулай  төрләндерерләр, микәнни”, дип   чын күңелдән борчылуын  белдерүе  хәтердән китми.  Араларында хәтта ки  бер –ике Тукай бүләге лауреаты да бар кайбер әдипләр белән янәшәлеккә  җене күнми, имеш... Мин аны , “борчылма  дускай, сиңа сөмсез  тоелучылар , индуизм  күзлегеннән караганда шактый  югары кетәккә кунаклаган ,  исемең әдәбиятка яңа  тәпиләүче өйрәнчекләр рәтендә   телгә алынса да  рәхмәт укырсың, дип юатырга ашыктым...
            Шушы урында нәни  чигенеш ясап, индусчылыкка хәл кадәри аңлатма биреп узу урынлы булыр сыман...
            Һинд кинолары күреп үстек, ич инде. Шуларда ярлыларның, хезмәтчеләрнең  байлар алдында кул кушырып, кан калтырап  үзләрен  үтә мескен итеп тотулары  безгә, совет тәрбиясе алган балаларга гайре табигый  хәл булыбрак тоела иде...Баксаң , өч мең  ярым ел дәверендә Һиндстанда кешеләрне касталарга, ягъни гади генә итеп әйтсәк, сортларга бүлү системасы яшәп килә икән.  Һәр  каста, социаль төркем , катлам булып гомер кичерә, кыз алу, кыз бирешү  бары тик үзара гына, һәм һәр кастаның  һөнәр- көн күрүләре  бер төсле. Бар, әйтик  тукучылар кастасы, бар тимерчеләрнеке , хәрбиләрнеке,  һ.б.ш.   Эш, һөнәр төренең “чисталык”  дәрәҗәсеннән чыгып,  әлеге касталар катгый  бүленештә. Баскычның иң югары  басмасында  брахманнар - акыл хезмәтендәгеләр, руханилар һәм рухи хәзинәләр сагындагылар тора. Алардан түбәнрәк баскычта кшатрийлар кастасы  – хәрбиләр, җитәкчеләр, чиновниклар. Алардан аста сәүдәгәрләр, җир эшкәртүчеләр, һөнәрчеләр. Каста системасыннан читтә,  иерархиянең төбендә , һәркем җирәнеп карый торган “ орынырга ярамый торганнар” җан асрый. Алар иң пычрак эшләрдә генә эшләргә лаек, әйтик чүп җыештыруда... Бүген Һиндстанда  “кагылгысызлар” саны -120 миллион исәпләнә икән... Мондый тәртипне  европалылар арасында чиста хәлендәге фашизм дип  бәяләүләр дә юк түгел...
             Индусларга, диннәре раславынча , гомерләре дәвамында нинди генә игелекле гамәл, батырлык кылмасыннар, бер кастадан икенчесенә күчү мөмкинлеге юк. Кеше үз кастасына риза –бәхиллектә , каралган кырыс тәртипләргә, кагыйдәләргә берсүзсез буйсынып яшәсә , аңа, үлгәннән соң,  икенче тапкыр тууында югарырак кастага эләгү  форсаты гына  вәгъдә ителә...
          Ислам динендә , патшаны да, гади һөнәрчене дә, чүпчене дә  Аллаһның коллары дип белдерү, шәхесне колсытуны түгел, ә һәр бәндәне  Үзе каршында бер дәрәҗәгә кую, ягъни кешеләрне сортларга аеруны рухани дәрәҗәдә кисәтү икән, ләбаса ...Христиан динендә дә кешеләрнең Хак Тәгалә хозурында тигез дәрәҗәлеге тасдыйкълана .  Безнең ил Конституциясенең икенче маддәсендә дәүләт өчен һәр гражданин иң югары кыйммәткә ия зат дигән юллар, да күңелдә горурлык хисләре уята... Кемдер , болар сүзләр генә , барысын да  акча һәм биләгән югары вазифа хәл итә, дияр. Хәлбуки, болар коры сүзләр генә түгел,  алар ихтыяры нык булган шәхескә гаделлек өчен көрәшергә  тотанак  бирә , җирлек  тәэмин итә ала...Ләкин һиндчә бүленеш безнең  илдә  төрмәләрдә  рәсми булмаган структура сыйфатында сакланып калган, ә бәлкем үтеп кергәндер. Иң югары ноктада –пахан, аннан астарак басмада –алтылы чыбыклар, ә иң төптә кул биреп күрешергә ярамый торган түбәнсетелгәннәр...Аларны “әтәчләр” дип  тә атыйлар һәм кайвакыт, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып, үзара аралашу зарурлыгы килеп туганда  “әтәч”ләр исеменннән аларның иң дәрәҗәлесе “баш әтәч”  аңлашуга чакырыла, һәм аңа җыенда, төрле дәрәҗәдәге кеше чутындагылар рәтендә сүз әйтү хокукы бирелә, имеш.  Боларны язып торуымның мәгънәсе шуңа кайтып кала, бәгъзе җитәкчеләребез кул астындагы халыкны түбәнсетелгәннәр дәрәҗәсенә төшерү өчен  көн - төн җан атып , үзләре ата-баба йоласыннан тайпылган харам гамәлләр кылып, ятлар мататавыкларына багынып, мәчетләрдә намазга басудан да өркеп, аңышмастан дип уйлыйм, үзләрен “баш әтәч”ләр  дәрәҗәсенә турылады....
         Гафу итегез, сүз башым,  каләмдәшем турында  иде.
 -  “Рәхмәт, тынычландырдың, -диде  ул, беркавым сүзсез торгач. Аннары , сагышлы көлемсерәп, сул күзен кыса төшеп, -“Ә үзеңне ранжир буенча кай тирәдә тәгаенләрләр,  дип өметләнәсең соң” , -дип   кызыксынды. Мин исә, уңайсыз янәшәлеккә тармас өчен , нигездә гуманитар белемгә ия язучылар даирәсендә җай чыккан саен  “югары математикадан хәбәрсезләрне наданга саныйм”, дип кылтаеп  йөрүем сәбәпле,  синнән гайре һичнинди  янәшәлек янамаска тиеш”, -дигән нәтиҗәдә ныгуымны  белдерәм... Дөрес,  әлеге танышым да КДУ ның татар бүлеген читтән торып  тәмамлаган  гуманитарий. Тик аны югары математикадан хәбәре юк, дип ирештерергә җөрьәт итмәвемнең җитди сәбәбе бар. Ул, тормышында катлаулылык килеп тугач,  үзлегенән укып, тырышып-тырмашып  компьютерлар  программалаучы һөнәренә  иреште һәм оешмалар белән килешүләр төзеп , шул һөнәре белән ярыйсы гына акча көрәү җаен да тапты...Ә минем, бу җәһәттән белгәннәрем, югары математикадан хәбәрем бар дип шапырырга яратуыма карамастан,  якташлар әйтмешли, букый-сукый гына...
               Хактан да   “үз итмәсләр”, дип  йөри идем, тик бер шагыйрә ханым,  кабул ителгән трафаретка инстинкт дәрәҗәсендә буйсыныпмы, әдәбиятка кагылышлы мәкаләсендә исемемне  мин ишетмәгән -белмәгән  яшь иҗатчылар белән бергә теземгә салган, рәхмәт төшкере...
              Мин фәкыйрь 2004 нче елдан Татарстан Язучылары Берлеге әгъзасы булып торам.   Көннәрдән бер көнне Татарстан  парламенты  һич көтмәгәндә     халык язучысы  дигән мактаулы  исем булдыру турында карар кабул итте. Мондый  ноу-хоу дөньяда да, илдә дә юк, бу - региональ  дәрәҗәдәге олылау чарасы икән.... Аерым уңыш казанган мәшһүр  әсәр өчен бүләк, премияләр  бирү  башка  мәсьәлә, ә бу  – титул, һәм мин фәкыйрьгә , ялгышсам гафу итә күрегез,   федализм чоры рудименты булып  аңлашылды ...
                    Татар язучыларын , иҗатчыларны иерархиягә бүлү нигә һәм кемгә кирәк булды? Үзгәртеп кору  җимеше, дип карыйсымы моны? Татар әдәбиятының  әйдәр өлеше -  Бердәм Русия партиясе депутатлары булуны тәэмин итүдә хәйләкәр маневр, дип түгелдер ич? Титуллы затларга  иҗатларын дәреслекләргә уздыру, әдәби журналларда чиратсыз  әсәр бастыру , бюджет хисабына дистәләрчә  калын китаплар, томнар чыгару  хокукы тәэмин ителәме? Әллә юкмы?
         Мин, әдәбиятка халык хуҗалыгыннан килүем сәбәпле күп нәрсәләне аңлап җиткермим бугай. Армия боткасы ашамаган, төрмә баландасы шупырмаган  хәлдә  шулардагы хәл-әхвәлләр турында  әсәр тудырып шөһрәт казану , минем өчен гайре табигый хәл....  Күптән түгел Әрмәнстанда Гюмри хәрби базасында хезмәт итүче Русия солдаты Валерий Пермяков тулы бер гаиләне автоматтан кырып салуы хакында ил матбугаты шау итте.   Валерий  армиягә зур теләк белдереп килгән, барча нормативларны  бишлегә  генә тапшырган, вакытыннан алда хәрби звание алган һәм бүген аны тикшерүчеләр психик авыру, олигрофен, армиягә  алынырга тиеш булмаган, дип таба...  Журналистлар, армиядә   психик тайпылышка  бәйле  трагик хәлләр әледән әле булгалап  торуына басым ясый. Күптән түгел мин фәкыйрьгә әдәби журнал редакциясе персоналы белән фикер алышу насыйп булды. Аларның, армия   хезмәтенә алу тәртибендәге катгыйлыкны көлкегә күтәрергә көчәнүле әсәрне  авыз суы корытып   хуплаулары мине таң калдырды...
                 Атаклы француз философы һәм әдибе Вольтерның ,”мин синең бер генә фикерең белән дә килешмим, әмма шуларны белдерү хокукың хакына гомеремне бирергә дә әзер...”, дигәне барча иҗатчылар өчен дә тормыш девизы булырга тиеш сыман. Кайбер мәсьәләләрдә “брахманнар”ча , “кшатрыйлар”ча гына  уйларга, язарга  ярый санап, шуны таләп итеп,  кагыйдәдән тайпылучыларга карата төркем белән күргәзмә суктырулар оештыру,  узган гасырның утызынчы елларынан соң кабатланмаска тиеш  иде...Иҗатчыларны , чиновниклар, дин әһелләре сыман чин, сан биреп, ранжир оештырып теземнәргә  салуның кем белә, бәлкем үз логикасы бардыр?  Кемнәребездер, кешеләрдән торган һәр төркем пирамида рәвешен алуга укталышта, иҗади оешмаларның “брахманнары” булудан милләткә  ни зыян, әләм кулларына , дияргә дә бик мөмкин...
               Әгәр, Тукаебыз туплар да вата алмаган , дип горурланган җырларыбыз, көй моңнарыбызны шушы брахманнар яклап, ни дә булса майтарса,  телне тешләп тә торып  булыр иде, кана... Радиолардан  , сәхнәләрдән татар җыры исеме астында  нәрсәләр агызылуын, инде миннән башка да, матбугатка чыгып, мисаллар китерә-китерә күп  тапкырлар тәкърарладылар...
          Шушы урында туктап тын алып, әлеге каләмдәшемә бәйле  янә бер  истәлеккә мөрәҗәгать итми булмастыр....
             Элек ,” Культмаг” атлы кибетләр булып, алар музыкаль бүлекчәләргә дә ия иде. Шул бүлекчәләрдә төрле гармуннар гына түгел, кыллы уен кораллары да эленеп торды.  Танышым, беркөнне 9 сум фәлән тиенгә скрипка сатып ала. Өенә кайта да, кухня да артсыз урындыкны иярләп, шуннан көй чыгарырга азаплана башлый. Биш яшьлек улы, уеныннан бүленеп, игътибар белән бу чыгарган авазларны тыңлый башлый.
-                Шәпме? – дип сорый  Мөдәмил , уйнавыннан туктагач.
-                 Шәп! – ди,  малай.
Танышым,  башта бу җаваптан кәнәгать кала. Тик  аннары моның миен
“тукта , бу бит скрипканы да, анда ничек уйналырга тиеш икәнен дә белми” дигән  “корт” кимерә  башлый.
-                Ничек шәп? – дип сорый  Мөдәмил, сүрелә төшеп.
-                Ишек шикелле! – дип җавап күндерә , улы Ринат.
        Әйе, әдәбиятебез, эстрадабыз турында шәп дип әйтүчеләр бардыр, әлбәттә. Вазифалы, вәкаләтлеләребезнең аларның “ничек шәплеге” турында  тирәнгә кереп  тормаулары  гына  сәер...
             Бу хакта бер язганым  бар, әмма кабатлау артык булмас дип саныйм. Халык хуҗалыгында    гамәлләр, сертификаты бар  оешма башкарган һәм экспертиза үткән  проект нигезендә, һәр  эш төренә срогы чыкмаган сертификатлары бар  оешма  тарафыннан  башкарыла. Болар юк икән, эш башларга рөхсәт бирелми.  Рөхсәткә тиенү өчен , эш төрләрен башкаручы кадрларның  тиешле квалификацияләре, эш тәҗрибәләре булуы да мәҗбүри. Һәм  эш процессы  төрле дәүләт күзәтү  органнары контрольлегендә бара...Ул тәмамлангач, тулы җавапчылыкны үз өсләренә йөкләп, ягъни  шәхси имзаларын салып ,  дәүләт комиссиясе әгъзалары башкарылган эшне  кабул итә. Шуннан соң гына товар сатуга, төзелгән объект эксплуатациягә тапшырыла... Шәхсән үзем, байтак еллар техник күзәтүче булып эшләдем һәм даими рәвештә вазифама  яраклы булуымны ГИБДД дагы сыман тәртиптә  600 сораудан гыйбарәт тестлар узып, имтиханнар тапшырып расладым. Һәм мин фәкыйрьгә ни өчен рухи азык җитештерүдә һәм халыкка чыгаруда  халык хуҗалыгыннан үрнәк алынмавы,  талымсызлыкка юл куелуы аңлашылмый Сүз цензура турында түгел, ә сыйфатны кайгырту, дилетантлар әрсезлегеннән  арыну хакында. Кануный база юк икән ни өчен булдырылмый? Рухи азык өлкәсендә казганучылар  психик сәламәтлекләренә карата булса да ниндидер контроль киртәсе узарга тиештер, ләбаса  ..
         Без Һиндстанда түгел, ә демократик Русия дәүләтендә яшибез һәм шул сәбәпле,  “брахман”лыкка, “кшатрый”лыкка, һәм башка шундыйга  лаеклылыкны  да вакыт-вакыт тестлар, имтиханнар  узып  раслау  артык булмас   кебек...

               12.03.2015 ел      “Т.Я”                      

Комментариев нет:

Отправить комментарий