Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 13 марта 2015 г.

ГАДЕЛСЕЗ ЯРЫШ МӘГЪНӘСЕЗ БУЛА


               Бер мәҗлестә танылган театр артисты белән урыннар янәшә туры килеп, «сүз югында сүз булсын» дулкынында, «хәлләрегез ничек», дигән сөаль биреп, һич теләмәстән, авырткан сөяленә басканмын. Күршем карлыгып китеп, «элек, тамашачы килде микән, дип, балконга күз ташлый идек, хәзер партер уртасына», дип тамак кырды. Гөнаһы кирәкмәс, татар театры тамашачысын җуймасын өчен хакимият тарафыннан чаралар күрелми, дип булмый: биналары, бина яннары җемелдән тора һәм драматурглар үстерүне, иҗатчы алмаш килүен кайгыртып, кайчаннардан бирле «Яңа татар пьесасы» атлы конкурс финанслана. Әмма бәйгеләрдә катнашкан яңа әсәрләрнең күпмесе сәхнәгә күтәрелә алуы хакында конкурс уздыручы абруйлы комиссиянең хисабын ишетәсе килә. Яңа авторларның җиңүче әсәрләре сәхнәгә бик сирәк менә яки гомумән күтәрелми икән, ул очракта бәйгенең өлешчә яки тулаем үзен акламавы игълан ителергә һәм вәзгыятьне үзгәртү кайгыртылырга тиеш сыман…
Фараз итик, җыр конкурсы тамашачы катнашыннан башка, нота һәм текст тикшерүче ниндидер комиссия әвеш-түеше кысасында гына узса, мондый ыгы-зыгы күпләргә сәер тоелыр иде. Чөнки андый конкурста җырлар яңгырарга тиеш! Әмма пьеса бәйгесен сәхнәдән, тамашачыдан аерым форматта уздыру мин фәкыйрьгә акылга муафыйк гамәл үк булып аңлашылмый…
Бәйге нәтиҗәләре уңаеннан интернетта, Камал театры сайтында кызыклы фикер алышулар булып алды. Әйтелгән фикерләр, нигездә, бәйгенең яңа авторлар үстерүгә хезмәт итмәве, бүләкләрне гел бер үк, театрның үз авторлары алуына сәерсенүгә кайтып кала. Балачакта җырлаган «мияу-мияу пескәем» җырындагы «саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең» дигән юллары никтер хәтердә яңара… Зөлфәт Хәкимнең бу юлы берүзе өч премия алуы игътибардан читтә калмаган. Шулай ук, һичкемгә таныш түгел бер ханыммы, туташмы авторның бәйге саен җиңү арты җиңү яулавының гаделлегенә шик белдерүче дә табылган.
Әлеге әңгәмәдә мин фәкыйрьегез дә катнашып, блогыма сылтама куеп (http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html), шуннан өзек җиткергән идем.
«…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 26632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган әсәрләре белән дә катнаша алганлыгы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»…
Миңа калса, әдәби журналда пьесалар бастыру кебек мөгез чыгару да уңайсыз сораулар тууына сәбәп калдыра. Укучы сәхнә әсәрләре белән танышкач, тамашачы сыйфатында спектакльне карамаячак ләбаса. Әсәрнең сәхнәгә менү перспективасы юк, диеп акланганда, аны бастыру зарурлыгы шик астында кала.
…Мин укыган төзүчеләр институтында «кызыл» сүз сөйләп йөрүче комсомол активисты юлын сайлаган курсташларны карьерачыларга санап, аларга кырынрак карау белән чикләнсәләр, КДУда татар бүлегендә укучы, иҗат белән шөгыльләнүче танышлар үз араларында шымчылар, «шакучылар» булуы хакында чыш-пыш килергә яратты… Имеш, андыйларга рәтләп укымаса да, хәтта дәрескә йөрмәсәләр дә, барча фәннәрдән «биш»леләр тезелә, югары стипендияләр билгеләнә… Хәлбуки, кайбер принципиаль остазлар боларның кемлекләрен яраткан студентларына чишә, дәрескә йөрмәүләренә бәйләнеп, тормышларын катлауландыру очраклары да юк түгел, имеш. Ләкин шомаларны коткару җайлары төрле-төрле, чыгарылыш сызыгына җиткәннәрен кич яки читтән торып укучылар белән имтихан бирдереп булса да дипломга тиендерәләр, ә сызыкка җитмәгәннәрен башка вузга күчәргә ярдәм итәләр, имеш… Диплом алгач, аларны дәрәҗәле эш урыны көтә, булдыксызлыклары, наданлыклары аркасында биләгән урыннарында күңелсез нәтиҗәләргә ирешсәләр, кәнәфинең югарырагына күтәрәләр, дип тә тел шартлата танышларым…
Мин моның ише имеш-мимешләргә ышанмадым, иҗат белән мавыгучыларга язганнарын таныту, бүгенгечә әйтсәк, пиарлану өчен эзәрлекләнүче даны кирәктер, күрәсең, дип кенә фаразладым… Һәм янә бер танышлык әлеге мәсьәләгә катгыйлык өстәде… Әниемнең Мәскәүдә яшәүче мишәр кавеменнән булган фронтовик дусты Роза ханым Баймашеваларга кунакка баргач, аның бертуган энесе Равил абый белән дуслашу бәхетенә ирештем. Ул космик институтта компьютерлар белән эшли иде, фәнни казанышлары юк түгел, үз бүлегенә хезмәткәрләрне, ягъни белгечләрне гел Казаннан, милләттәшләребез арасыннан тарттыруны җайга салган.
Исеме колакка чалынгалаган мөхтәрәм әдип белән Равил агай корган әңгәмәгә катышырга башта кыймый торуым хәтердә. Хәлбуки, тора-бара үзем дә сизмәстән бәхәскә җәлеп ителдем. Ихтимал, уртак табында ризык бүлешү кыюлык өстәгәндер… Әлеге әдип, илебездәге кайбер милли әдәбиятлар турында, комлык мәйданчыклары (песочница) ыгы-зыгысы, дигәнрәк бәяләмә ычкындырды… «Комлык»тагыларның нәрсәдер әвәләгәннәрен талантлы тәрҗемәчеләр генә чын әдәбият диңгезенә чыгарырга мөмкин, янәсе… Аның фикеренчә, партия һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсендә «комлык» гәҗитләре, «комлык» журналлары, нәшриятлары асрала һәм шунда ат уйнатучылар төрле исемнәр, бүләкләр туплау белән мәшгуль.
Минем үзебезнең иҗатчылар арасында көрәшчеләр булуын дәлилләргә азапланып, кайберләренең театр балконыннан яшьләр журналы таләп иткән листовка ташлауларын, янә килеп, өлкән буын коммунист шагыйрьләренең китапларын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырулары кебек егетлекләрен искә алдым. Аның үз туксаны туксан, хакыйкый бунтарьларны хакимият беркайчан да куенына алып, өфләми һәм бәллиләми, имеш("Обойма"га алу өчен пиар -акция, дип әйтмәкче булды микән?  Ул бәгъзеләрне түргә уздыру сәбәп вариантларын тәгаенләп тормады, сүзсез дә аңлашыла дип исәпләде ахры )...
Әңгәмәбездән аңлавымча, заманча күп кенә әдәбиятларда космостан килүчеләр, суда яшәүче гүзәлкәйләр (русалкалар) турында байтак язылган һәм алар нигезендә фильмнар да төшерелгән. Кулланышта булган материалга «комлык мәйданчыгы даһилары» капланучан, янәмәсе. Әгәр, язарга уйласаң, русча яз, русча басмаларда үзеңне расла, «комлык мәйданчыгы»на бер кереп урнашканнар комнары коелып беткәнче ятларны, сәләтлерәкләрне уздырмау өчен, алган мактаулы исемнәрен калкан итеп, оборона тота, һәм өер белән һөҗүм итәргә дә мөмкин, дип колагыма киртләде…
«Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәяным «Казан утлары» журналында шактый озак чират көтеп зарыккач (була торган хәл, якташым Нурислам Хәсәновның «Золым» романы ун ел чират көткән), үзем хөрмәт иткән җирле мөхәррирләрдән алган уңай бәяләмәләр белән чикләнмичә, аны сүзгә сүз русчага авыштырып, Мәскәүгә Равил агайга юлладым, урысча басмаларда дөнья күргән, интернетта «Звезда Поволжья» һәм «Великая Эпоха» сайтларына эленгән язмаларымнан хәбәрдар уртак танышыбызга җиткерүен үтендем…
Атаклы журналист А.Г.Невзоров, урыс әдәбияты көнбатышныкы җирлегендә барлыкка килгән икенчел продукт, дип белдерә… Баксаң, мондый фикердә ныгуда ул ялгыз түгел икән. Ә шул мантыйк җебе буенча киткәндә «комлык»чыларныкы – «өченче сафлыкта» булып чыга… Шуңа күрә, җирлеге татарчарак булсын дип, бәянымны Каюм Насыйри иҗатына сыгыныбрак, кыйссалар тупланмасы шәкелендәрәк оештырган идем. Журналда ул, ниһаять, дөнья күргәч («К.У.», 2014 ел, 7 сан), Равил аганың дусты хуплавына өстәп, сатирик язучы Фәнзаман аганың да купайтуын ишетү күңелгә сары май булып ятты…( Өстәмә : Быелгы "Казан утлары"ның  өченче санында хакыйкый тәнкыйтьче Мансур Вәлиев тә минем ул әсәрем хакында кыеп уңай  фикер әйтүен  шомлы караңгылыкта якты нур, диебрәк кабул иттем.)
«Комлык әдәбияты» дигән билгеләмә җанга барыбер тынгы бирми. Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның 1969нчы елда бугай, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатыйх Әмирханнан соң аңа аксөякләр килгәне юк, ә плебәйлар шәхескә югары таләп куймый», дигәненә чуан өстенә кутыр дигәндәй өстәлде әлеге сәер бәяләмә… Әлбәттә, мондый хөкемнәр белән килешүе авыр һәм, алар эзсез дә узмый. «КУ» журналында «Пегас кашына микән?» (№9, 2004), «Төрле-төрле уйласак та…» (№7, 2005) атлы тәнкыйть мәкаләләремдә бәгъзе әдипләребез, шул исәптән драматург Туфан Миңнуллин иҗатына карата бәхәс уятырдай фикерләр тәгәрәтеп, «Кырларым, тугайларым» пьесасының икмәк өчен көрәшүче, уңай дип тәкъдим ителгән герое колхоз рәисенең адәм актыгы икәнлеген ассызыкладым (колхоз малайларын тукмый, хатыны белән типтерүче белгече ихтыярына буйсына, хатыны эчә, аңа хыянәт итә, мордар үлем белән үлә, һәм моңа әлеге шәхеснең ирлек, кешелек сыйфатлары роль уйнамый кала алмый!). Әлеге авторның иң күренекле әсәре «Әлдермештән Әлмәндәр»е Американың Миссури штатында туган Энсон Хайнлайн атлы язучының, хатыны белән бергә узган гасырның утызынчы елларында язган «Явызлыктан өрекмәм» әсәренә (ул әсәр буенча «Таныш булыгыз: Джо Блэк» атлы фильм да төшерелгән, кызыксынучылар аны интернет аша карый да ала) аваздашлыгы хакында да искәрттем.
Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы буенча французлар үз тормышларына турылап төшергән шул ук исемдәге, сюжет эзеннән барырга тырышып та, полиция детективы дулкынындарак килеп чыккан фильм «Достоевский мотивлары буенча» дип тәкъдим ителә. Бездә андый практика юк, ахрысы… Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы» пьесасында галәм кунаклары сәрхушлек хөкем сөргән татар авылына рәхим итә. Ә менә урыс сатиригы Евгений Шатьконың җитмешенче елларны гөрләткән «Пришелец» әсәрендә (аның буенча шулай ук кино төшерелгән) космос кунаклары хәмергә битараф түгел урыс авылына килеп чыга… Бик мөмкин, мин, техник белемле әдәбият сөюче буларак, кайбер нечкәлекләрне белеп, аңлап җиткермимдер?..
Мәкаләмдә телгә алынган «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәянымда Түбәнүбә атлы язучы персонаж бар. Әсәрдәге шул каһарманның иҗади конкурста берүзе өч премия алуны кайгыртуы турындагы абзац «Казан утлары» мөхәррире тарафыннан кыскартылган. Мөхәррир, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, мантыйкка сыймый, дип фикер йөрткән, күрәсең…

Комментариев нет:

Отправить комментарий