Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 24 марта 2015 г.

АЛТЫН ЧЫККАН ҖИРЕНДӘ КАДЕРЛЕ

Быелның 27 февралендә истәлекле вакыйга булды: Саба муниципаль район советы кабул иткән карар нигезендә бистәбездә зиннәтле, зур мәдәният сараеның сул канатына урнашкан китапханәгә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, ягыбызның сөйкемле сөяге Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.

Тантананы район җитәкчесе Рәис Нургали улы Миңнеханов ачып, исем биргәндә ни өчен нәкъ безнең китапханәгә тукталуга аңлатма бирде... Баксаң, Тәлгат Самат улы күрше Кукмара районы Байлангар авылында туып, шунда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Шәмәрдән бистәсе промкомбинаты клубы мөдире булып эшли башлаган икән... Шуннан армия хезмәтенә алынган. Ватан алдында бурычын үтәп кайткач, хезмәт юлын районыбызда, мәдәният өлкәсендә, КПСС райкомында, аннары район газетасы мөхәррире сыйфатында дәвам иткән...
Районыбызны шартлы рәвештә Русиягә тиңләп, Байлар Сабасы – Мәскәү булса , Шәмәрдән – Санкт Петербург, дип шаярт-калый бистәдәшләр. Шәмәрдән Татарстан башкаласының иң төзек һәм күркәм бистәсе. Биредә Европага зәңгәр ягулык юллаучы магистраль газүткәргечләр идарәсе, берничә районара медицина үзәге урнашкан, ә “Надежда” атлы ябыктырып савыктыру үзәге илкүләм танылу алды...Узган ел, Шәмәрдәннең 100 еллыгы билгеләп үтелгәндә, безнекеләрнең Америкада да, Төркиядә дә, Германиядә дә ут өертеп яшәве, Казанда, Мәскәүдә, башка калаларда галәмәт җаваплы вазифалар башкарулары ачыкланды. Җирле спорт командаларыбызның җөмһүрият дәрәҗәсендә зур җиңүләр яулавына, укучыларыбызның олимпиадаларда уңышларга ирешүенә күнектек. Сәнгать өлкәсендә ничек дисезме? Телгә алган юбилейда катнашкан “Казан” җыр һәм бию ансамбле янәшәсендә Таҗикстаннан әйләнеп кайткан таләпчән остаз – милләттәшебез әзерләгән янып торган яшьләребез сәхнәдә кала артистларыннан бер карыш та кайтыш күренмәделәр...
Тәлгат Самат улын сагынып искә алучылар күп булды тантанада. Район җитәкчесеннән соң Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов сүз алып, язучысын хөрмәтли белүче якташларыбызга, җитәкчелеккә соклануын белдереп, рәхмәт әйтеп, исем кушылган китапханәбезгә драма әсәрләре тупланган китапларын да бүләк итте.
Халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, “Нефть төбәге” рәссамнар берлеге җитәкчесе, чыгышы белән үзебезнең Шәмәрдән егете Мөдәррис Минһаҗев ни арада Лениногорск каласыннан кайтып җитеп, бина диварларын үзенең берсеннән-берсе милли җанлы картиналары белән бизәргә өлгергән... Ул китапханәгә Тәлгат Нәҗминең портретын бүләк итте... Күзләреннән нур, ирен читләреннән елмаю бөркелеп торган искитмәле сурәтен...
Бу җыенда шул беленде: Тәлгат әфәнде Нәҗмиев милләтебезнең бик затлы, мөхтәрәм кешеләренә ягымлы әңгәмәдәш, кадерле энекәш, варис, иҗат юлын сайлаган күпләргә мөхтәрәм һәм ярдәмчел абый, остаз һәм тагын бик күпләргә кадерле яшьтәш, иптәш, фикердәш һәм табындаш та булган икән. Хатынына яхшы ир, балаларына чын әти булуы хакында хәләл җефете Лемара ханым сөйләде. Тәлгатен яратып, зурлап килүебез өчен барыбызга да рәхмәтен җиткергәч, микрофон киленнәре Любовь Викторовнага күчте. Аның татарча чыгышы зәвыклылыгы, теленең мөкәммәллеге, һәр сүзнең урынлы кулланылуы белән һәммәбезне дә таң калдырды...
“Сабага килен булып төшкәндә кулымда русча-татарча сүзлек иде, – дип башлады ул . – Әти миңа (Тәлгат Самат улын ул шулай атый): “Кызым, берүк улыгызга Тимофей дип исем кушмагыз инде”, – дигән иде. Өч ул үстердек, олысы – Гадел, уртанчысы Камил, кечесе – Булат”.
Алга китеп әйтим, йомгаклау сүзен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге китапханә мөдире Глебова Любовь Евгеньевна әйтте. Баксаң, аның да татарчасы акцентсыз һәм төзек икән ләбаса!
Чыгыш ясаучылар шактый иде. Тантанада мин фәкыйрегезгә дә сүз бирелде...
Тәлгат әфәнденең КПСС әгъзасы да булуы, аннары “Отечество вся Россия” хәрәкәтендә кайнашуы, аннары Единая Россия фиркасына да керүе уңаеннан язылган:
“Әйтә дә ул, мә, партия, мине вәҗми,
Фиркадан фиркага куна Тәлгат Нәҗми”,
– дигән , “Т.Я”да басылган эпиграммама үпкәләмәвен, уенга алып кабул итүен искә төшердем. Минем иҗатымны купайтып “Казан утлары”нда мәкалә бастыруын да онытып калдырмадым. Әлбәттә, аның хакында күп сөйләп булыр иде. Һәрвакыттагыча иң кирәге, мөһиме онытылып калган. Инде шунысын мөхтәрәм газета укучыларга җиткерәсем килә...
Тәлгат Нәҗми язган китапларның гомуми тиражы 50 мең чиген узып киткән. Китапларын кибет киштәсеннән ару хакка сыпыртып алалар, йотлыгып укыйлар. Ул Сабаның җитди тарихын гына түгел, елмаюлы тарихын да язган кеше. Бәгъзеләргә, бигрәк тә озын-озын роман һәм бәян авторларына аның мәзәкләрдән гыйбарәт китаплары җитди иҗат җимеше булып тоелмый, бу хакта шактый дәрәҗәле авторның язып чыкканы да булды. Бу бер шәхси фикер. Мин, мәсәлән, үзем, бүген тирләп-пешеп роман калыплауларны җитди эшкә санамыйм. Дөньяның иң популяр язучысы Паола Коэлли китапларының гомуми тиражы 175 миллион чиген узды. Аның романнары сәвит чорындагы агитатор блокнотына сыешлы күләмдә. Соңгы, “Мәктуб” атлы китабы кыска-кыска кыйссалардан, хикәячекләрдән гыйбарәт. Тәлгат Нәҗминең дә күпчелек китаплары шаян кыйсса-чыклар тупламыннан гыйбарәт ләбаса. Коэлли халыкара, ә ул Саба төбәге җирлегендә милли характерлардан мозаика – тукым тудырган. Киләчәккә өмет белән яшәүче уңган-булган халкыбызның тулаем сөйкемле образы тукыла аның иҗатында.
Якташыбыз Шәүкәт ага Биктимеров исеме Миңгәр авылында мәңгеләштерелде. Тәлгат Нәҗминең исемен Шәмәрдәндә мәңгеләштерү дә аның Саба төбәге дәрәҗәсендә зурлануы. Ә менә Казан каласында, әйтик ул читтән торып тәмамлаган КДУның татар факультеты тарафыннан талантлы шәкерте искә алынса, кем каршы килер...
Туганым Рөстәм Мәһдиев тә шул данлы факультетны тәмамлаган журналист.. Өч ел элек ул КДУның Ленинның яшь чагы һәйкәле артындагы бинасын зиярат кылырга, шундагы үзе укыган факультет урнашкан катны урап төшәргә уйлаган. “Андагы ноухауны, ягъни яңалыкны күреп өнсез калдым, – диде Рөстәм әфәнде. – Баксаң, шул каттагы караңгы коридорда, тулай тораклардагы сыман тезелеп киткән ишек араларына дәфтәр бите зурлыгындагы плитәләргә вак хәрефләр белән анда укыткан шәхесләрнең исем-атларын язып элгәннәр... Язмалар арасыннан абыйны эзләп карадым, аңа аталганын эләргә өлгермәгәннәр иде микән, абайламый уздырдыммы, тапмадым... Шул ук көнне җәяүләп КАИның К.Маркс урамындагы бер корпусы яныннан узышлый аның тышкы диварына, ат башы хәтле хәрефләр белән тәгаенләнгән берничә мөхтәрәм рус галимнәренең исемнәренә игътибар иттем... Эре мәрмәр такталарга сурәтләрен дә төшергәннәр, хезмәтләрен дә искә алырга онытмаганнар...“
Туганым фикеренчә, татар филологиясе факультеты урнашкан корпусның тышкы диварына да дүрт-биш милләттәшебезнең исем-фамилиясе зур хәрефләр белән язылса ару буласы... Әлбәттә, ул шул дүрт-биш арасында агасы Мөхәммәт Мәһдиев булырга лаек, тиеш, дип тә саный... Ул күргәннән соң озак та үтми, татар факультеты урнашкан катта, ул аннан күчеп киткәч, ремонт башланган һәм теге тактачыкларны алып ташлаганнар икән. Компьютерлар буенча укытучы Равил Һади идәндә аунаган тактачыкларның берсен (Нәфыйков Рәфыйкъ Измайловичныкын) үзендә саклап калган...
Тантанабызда әлеге КДУ вәкиле дә бар иде. Кунагыбыздан университет диварларына остазлары белән беррәттән танылган шәкертләре, шул исәптән Тәлгат Нәҗми исемен яздыру ихтималы хакында сүз кузгатырга нишләптер кыймадым...

воскресенье, 15 марта 2015 г.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ИНДУСЧЫЛЫК



               Babasya / Мои работы / карикатуры - Арт-галерея - TUT.ua
                                                                                Хорошую религию придумали индусы...
                                                                                                              В.Высоцикий
         
           Мәгълүм ки, әдәби журналлардагы тәнкыйть исеме астында кемнеңдер әсәрен мактауга корылган  мәкаләләрдә, кагыйдә буларак,  төркем төркем, оя-оя шагыйрь - язучылар,   язмага турыдан туры мөнәсәбәтсез,  тәк дуамал, индусларның мантрасы сыман берничә урында хуплап кабатлана.  Ягъни, шундый тез йөгенү   йолага әйләнгән, димме...  Каләм тибрәтүче бер  танышым, “әгәр китабым басылып чыкса ,  мине дә шулай  төрләндерерләр, микәнни”, дип   чын күңелдән борчылуын  белдерүе  хәтердән китми.  Араларында хәтта ки  бер –ике Тукай бүләге лауреаты да бар кайбер әдипләр белән янәшәлеккә  җене күнми, имеш... Мин аны , “борчылма  дускай, сиңа сөмсез  тоелучылар , индуизм  күзлегеннән караганда шактый  югары кетәккә кунаклаган ,  исемең әдәбиятка яңа  тәпиләүче өйрәнчекләр рәтендә   телгә алынса да  рәхмәт укырсың, дип юатырга ашыктым...
            Шушы урында нәни  чигенеш ясап, индусчылыкка хәл кадәри аңлатма биреп узу урынлы булыр сыман...
            Һинд кинолары күреп үстек, ич инде. Шуларда ярлыларның, хезмәтчеләрнең  байлар алдында кул кушырып, кан калтырап  үзләрен  үтә мескен итеп тотулары  безгә, совет тәрбиясе алган балаларга гайре табигый  хәл булыбрак тоела иде...Баксаң , өч мең  ярым ел дәверендә Һиндстанда кешеләрне касталарга, ягъни гади генә итеп әйтсәк, сортларга бүлү системасы яшәп килә икән.  Һәр  каста, социаль төркем , катлам булып гомер кичерә, кыз алу, кыз бирешү  бары тик үзара гына, һәм һәр кастаның  һөнәр- көн күрүләре  бер төсле. Бар, әйтик  тукучылар кастасы, бар тимерчеләрнеке , хәрбиләрнеке,  һ.б.ш.   Эш, һөнәр төренең “чисталык”  дәрәҗәсеннән чыгып,  әлеге касталар катгый  бүленештә. Баскычның иң югары  басмасында  брахманнар - акыл хезмәтендәгеләр, руханилар һәм рухи хәзинәләр сагындагылар тора. Алардан түбәнрәк баскычта кшатрийлар кастасы  – хәрбиләр, җитәкчеләр, чиновниклар. Алардан аста сәүдәгәрләр, җир эшкәртүчеләр, һөнәрчеләр. Каста системасыннан читтә,  иерархиянең төбендә , һәркем җирәнеп карый торган “ орынырга ярамый торганнар” җан асрый. Алар иң пычрак эшләрдә генә эшләргә лаек, әйтик чүп җыештыруда... Бүген Һиндстанда  “кагылгысызлар” саны -120 миллион исәпләнә икән... Мондый тәртипне  европалылар арасында чиста хәлендәге фашизм дип  бәяләүләр дә юк түгел...
             Индусларга, диннәре раславынча , гомерләре дәвамында нинди генә игелекле гамәл, батырлык кылмасыннар, бер кастадан икенчесенә күчү мөмкинлеге юк. Кеше үз кастасына риза –бәхиллектә , каралган кырыс тәртипләргә, кагыйдәләргә берсүзсез буйсынып яшәсә , аңа, үлгәннән соң,  икенче тапкыр тууында югарырак кастага эләгү  форсаты гына  вәгъдә ителә...
          Ислам динендә , патшаны да, гади һөнәрчене дә, чүпчене дә  Аллаһның коллары дип белдерү, шәхесне колсытуны түгел, ә һәр бәндәне  Үзе каршында бер дәрәҗәгә кую, ягъни кешеләрне сортларга аеруны рухани дәрәҗәдә кисәтү икән, ләбаса ...Христиан динендә дә кешеләрнең Хак Тәгалә хозурында тигез дәрәҗәлеге тасдыйкълана .  Безнең ил Конституциясенең икенче маддәсендә дәүләт өчен һәр гражданин иң югары кыйммәткә ия зат дигән юллар, да күңелдә горурлык хисләре уята... Кемдер , болар сүзләр генә , барысын да  акча һәм биләгән югары вазифа хәл итә, дияр. Хәлбуки, болар коры сүзләр генә түгел,  алар ихтыяры нык булган шәхескә гаделлек өчен көрәшергә  тотанак  бирә , җирлек  тәэмин итә ала...Ләкин һиндчә бүленеш безнең  илдә  төрмәләрдә  рәсми булмаган структура сыйфатында сакланып калган, ә бәлкем үтеп кергәндер. Иң югары ноктада –пахан, аннан астарак басмада –алтылы чыбыклар, ә иң төптә кул биреп күрешергә ярамый торган түбәнсетелгәннәр...Аларны “әтәчләр” дип  тә атыйлар һәм кайвакыт, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып, үзара аралашу зарурлыгы килеп туганда  “әтәч”ләр исеменннән аларның иң дәрәҗәлесе “баш әтәч”  аңлашуга чакырыла, һәм аңа җыенда, төрле дәрәҗәдәге кеше чутындагылар рәтендә сүз әйтү хокукы бирелә, имеш.  Боларны язып торуымның мәгънәсе шуңа кайтып кала, бәгъзе җитәкчеләребез кул астындагы халыкны түбәнсетелгәннәр дәрәҗәсенә төшерү өчен  көн - төн җан атып , үзләре ата-баба йоласыннан тайпылган харам гамәлләр кылып, ятлар мататавыкларына багынып, мәчетләрдә намазга басудан да өркеп, аңышмастан дип уйлыйм, үзләрен “баш әтәч”ләр  дәрәҗәсенә турылады....
         Гафу итегез, сүз башым,  каләмдәшем турында  иде.
 -  “Рәхмәт, тынычландырдың, -диде  ул, беркавым сүзсез торгач. Аннары , сагышлы көлемсерәп, сул күзен кыса төшеп, -“Ә үзеңне ранжир буенча кай тирәдә тәгаенләрләр,  дип өметләнәсең соң” , -дип   кызыксынды. Мин исә, уңайсыз янәшәлеккә тармас өчен , нигездә гуманитар белемгә ия язучылар даирәсендә җай чыккан саен  “югары математикадан хәбәрсезләрне наданга саныйм”, дип кылтаеп  йөрүем сәбәпле,  синнән гайре һичнинди  янәшәлек янамаска тиеш”, -дигән нәтиҗәдә ныгуымны  белдерәм... Дөрес,  әлеге танышым да КДУ ның татар бүлеген читтән торып  тәмамлаган  гуманитарий. Тик аны югары математикадан хәбәре юк, дип ирештерергә җөрьәт итмәвемнең җитди сәбәбе бар. Ул, тормышында катлаулылык килеп тугач,  үзлегенән укып, тырышып-тырмашып  компьютерлар  программалаучы һөнәренә  иреште һәм оешмалар белән килешүләр төзеп , шул һөнәре белән ярыйсы гына акча көрәү җаен да тапты...Ә минем, бу җәһәттән белгәннәрем, югары математикадан хәбәрем бар дип шапырырга яратуыма карамастан,  якташлар әйтмешли, букый-сукый гына...
               Хактан да   “үз итмәсләр”, дип  йөри идем, тик бер шагыйрә ханым,  кабул ителгән трафаретка инстинкт дәрәҗәсендә буйсыныпмы, әдәбиятка кагылышлы мәкаләсендә исемемне  мин ишетмәгән -белмәгән  яшь иҗатчылар белән бергә теземгә салган, рәхмәт төшкере...
              Мин фәкыйрь 2004 нче елдан Татарстан Язучылары Берлеге әгъзасы булып торам.   Көннәрдән бер көнне Татарстан  парламенты  һич көтмәгәндә     халык язучысы  дигән мактаулы  исем булдыру турында карар кабул итте. Мондый  ноу-хоу дөньяда да, илдә дә юк, бу - региональ  дәрәҗәдәге олылау чарасы икән.... Аерым уңыш казанган мәшһүр  әсәр өчен бүләк, премияләр  бирү  башка  мәсьәлә, ә бу  – титул, һәм мин фәкыйрьгә , ялгышсам гафу итә күрегез,   федализм чоры рудименты булып  аңлашылды ...
                    Татар язучыларын , иҗатчыларны иерархиягә бүлү нигә һәм кемгә кирәк булды? Үзгәртеп кору  җимеше, дип карыйсымы моны? Татар әдәбиятының  әйдәр өлеше -  Бердәм Русия партиясе депутатлары булуны тәэмин итүдә хәйләкәр маневр, дип түгелдер ич? Титуллы затларга  иҗатларын дәреслекләргә уздыру, әдәби журналларда чиратсыз  әсәр бастыру , бюджет хисабына дистәләрчә  калын китаплар, томнар чыгару  хокукы тәэмин ителәме? Әллә юкмы?
         Мин, әдәбиятка халык хуҗалыгыннан килүем сәбәпле күп нәрсәләне аңлап җиткермим бугай. Армия боткасы ашамаган, төрмә баландасы шупырмаган  хәлдә  шулардагы хәл-әхвәлләр турында  әсәр тудырып шөһрәт казану , минем өчен гайре табигый хәл....  Күптән түгел Әрмәнстанда Гюмри хәрби базасында хезмәт итүче Русия солдаты Валерий Пермяков тулы бер гаиләне автоматтан кырып салуы хакында ил матбугаты шау итте.   Валерий  армиягә зур теләк белдереп килгән, барча нормативларны  бишлегә  генә тапшырган, вакытыннан алда хәрби звание алган һәм бүген аны тикшерүчеләр психик авыру, олигрофен, армиягә  алынырга тиеш булмаган, дип таба...  Журналистлар, армиядә   психик тайпылышка  бәйле  трагик хәлләр әледән әле булгалап  торуына басым ясый. Күптән түгел мин фәкыйрьгә әдәби журнал редакциясе персоналы белән фикер алышу насыйп булды. Аларның, армия   хезмәтенә алу тәртибендәге катгыйлыкны көлкегә күтәрергә көчәнүле әсәрне  авыз суы корытып   хуплаулары мине таң калдырды...
                 Атаклы француз философы һәм әдибе Вольтерның ,”мин синең бер генә фикерең белән дә килешмим, әмма шуларны белдерү хокукың хакына гомеремне бирергә дә әзер...”, дигәне барча иҗатчылар өчен дә тормыш девизы булырга тиеш сыман. Кайбер мәсьәләләрдә “брахманнар”ча , “кшатрыйлар”ча гына  уйларга, язарга  ярый санап, шуны таләп итеп,  кагыйдәдән тайпылучыларга карата төркем белән күргәзмә суктырулар оештыру,  узган гасырның утызынчы елларынан соң кабатланмаска тиеш  иде...Иҗатчыларны , чиновниклар, дин әһелләре сыман чин, сан биреп, ранжир оештырып теземнәргә  салуның кем белә, бәлкем үз логикасы бардыр?  Кемнәребездер, кешеләрдән торган һәр төркем пирамида рәвешен алуга укталышта, иҗади оешмаларның “брахманнары” булудан милләткә  ни зыян, әләм кулларына , дияргә дә бик мөмкин...
               Әгәр, Тукаебыз туплар да вата алмаган , дип горурланган җырларыбыз, көй моңнарыбызны шушы брахманнар яклап, ни дә булса майтарса,  телне тешләп тә торып  булыр иде, кана... Радиолардан  , сәхнәләрдән татар җыры исеме астында  нәрсәләр агызылуын, инде миннән башка да, матбугатка чыгып, мисаллар китерә-китерә күп  тапкырлар тәкърарладылар...
          Шушы урында туктап тын алып, әлеге каләмдәшемә бәйле  янә бер  истәлеккә мөрәҗәгать итми булмастыр....
             Элек ,” Культмаг” атлы кибетләр булып, алар музыкаль бүлекчәләргә дә ия иде. Шул бүлекчәләрдә төрле гармуннар гына түгел, кыллы уен кораллары да эленеп торды.  Танышым, беркөнне 9 сум фәлән тиенгә скрипка сатып ала. Өенә кайта да, кухня да артсыз урындыкны иярләп, шуннан көй чыгарырга азаплана башлый. Биш яшьлек улы, уеныннан бүленеп, игътибар белән бу чыгарган авазларны тыңлый башлый.
-                Шәпме? – дип сорый  танышым , уйнавыннан туктагач.
-                 Шәп! – ди,  малай.
Танышым,  башта бу җаваптан кәнәгать кала. Тик  аннары моның миен
“тукта , бу бит скрипканы да, анда ничек уйналырга тиеш икәнен дә белми” дигән  “корт” кимерә  башлый.
-                Ничек шәп? – дип сорый  каләмдәш, сүрелә төшеп.
-                Ишек шикелле! – дип җавап күндерә , улы.
        Әйе, әдәбиятебез, эстрадабыз турында шәп дип әйтүчеләр бардыр, әлбәттә. Вазифалы, вәкаләтлеләребезнең аларның “ничек шәплеге” турында  тирәнгә кереп  тормаулары  гына  сәер...
             Бу хакта бер язганым  бар, әмма кабатлау артык булмас дип саныйм. Халык хуҗалыгында    гамәлләр, сертификаты бар  оешма башкарган һәм экспертиза үткән  проект нигезендә, һәр  эш төренә срогы чыкмаган сертификатлары бар  оешма  тарафыннан  башкарыла. Болар юк икән, эш башларга рөхсәт бирелми.  Рөхсәткә тиенү өчен , эш төрләрен башкаручы кадрларның  тиешле квалификацияләре, эш тәҗрибәләре булуы да мәҗбүри. Һәм  эш процессы  төрле дәүләт күзәтү  органнары контрольлегендә бара...Ул тәмамлангач, тулы җавапчылыкны үз өсләренә йөкләп, ягъни  шәхси имзаларын салып ,  дәүләт комиссиясе әгъзалары башкарылган эшне  кабул итә. Шуннан соң гына товар сатуга, төзелгән объект эксплуатациягә тапшырыла... Шәхсән үзем, байтак еллар техник күзәтүче булып эшләдем һәм даими рәвештә вазифама  яраклы булуымны ГИБДД дагы сыман тәртиптә  600 сораудан гыйбарәт тестлар узып, имтиханнар тапшырып расладым. Һәм мин фәкыйрьгә ни өчен рухи азык җитештерүдә һәм халыкка чыгаруда  халык хуҗалыгыннан үрнәк алынмавы,  талымсызлыкка юл куелуы аңлашылмый Сүз цензура турында түгел, ә сыйфатны кайгырту, дилетантлар әрсезлегеннән  арыну хакында. Кануный база юк икән ни өчен булдырылмый? Рухи азык өлкәсендә казганучылар  психик сәламәтлекләренә карата булса да ниндидер контроль киртәсе узарга тиештер, ләбаса  ..
         Без Һиндстанда түгел, ә демократик Русия дәүләтендә яшибез һәм шул сәбәпле,  “брахман”лыкка, “кшатрый”лыкка, һәм башка шундыйга  лаеклылыкны  да вакыт-вакыт тестлар, имтиханнар  узып  раслау  артык булмас   кебек...

               12.03.2015 ел      “Т.Я”                      

пятница, 13 марта 2015 г.

ГАДЕЛСЕЗ ЯРЫШ МӘГЪНӘСЕЗ БУЛА


               Бер мәҗлестә танылган театр артисты белән урыннар янәшә туры килеп, «сүз югында сүз булсын» дулкынында, «хәлләрегез ничек», дигән сөаль биреп, һич теләмәстән, авырткан сөяленә басканмын. Күршем карлыгып китеп, «элек, тамашачы килде микән, дип, балконга күз ташлый идек, хәзер партер уртасына», дип тамак кырды. Гөнаһы кирәкмәс, татар театры тамашачысын җуймасын өчен хакимият тарафыннан чаралар күрелми, дип булмый: биналары, бина яннары җемелдән тора һәм драматурглар үстерүне, иҗатчы алмаш килүен кайгыртып, кайчаннардан бирле «Яңа татар пьесасы» атлы конкурс финанслана. Әмма бәйгеләрдә катнашкан яңа әсәрләрнең күпмесе сәхнәгә күтәрелә алуы хакында конкурс уздыручы абруйлы комиссиянең хисабын ишетәсе килә. Яңа авторларның җиңүче әсәрләре сәхнәгә бик сирәк менә яки гомумән күтәрелми икән, ул очракта бәйгенең өлешчә яки тулаем үзен акламавы игълан ителергә һәм вәзгыятьне үзгәртү кайгыртылырга тиеш сыман…
Фараз итик, җыр конкурсы тамашачы катнашыннан башка, нота һәм текст тикшерүче ниндидер комиссия әвеш-түеше кысасында гына узса, мондый ыгы-зыгы күпләргә сәер тоелыр иде. Чөнки андый конкурста җырлар яңгырарга тиеш! Әмма пьеса бәйгесен сәхнәдән, тамашачыдан аерым форматта уздыру мин фәкыйрьгә акылга муафыйк гамәл үк булып аңлашылмый…
Бәйге нәтиҗәләре уңаеннан интернетта, Камал театры сайтында кызыклы фикер алышулар булып алды. Әйтелгән фикерләр, нигездә, бәйгенең яңа авторлар үстерүгә хезмәт итмәве, бүләкләрне гел бер үк, театрның үз авторлары алуына сәерсенүгә кайтып кала. Балачакта җырлаган «мияу-мияу пескәем» җырындагы «саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең» дигән юллары никтер хәтердә яңара… Зөлфәт Хәкимнең бу юлы берүзе өч премия алуы игътибардан читтә калмаган. Шулай ук, һичкемгә таныш түгел бер ханыммы, туташмы авторның бәйге саен җиңү арты җиңү яулавының гаделлегенә шик белдерүче дә табылган.
Әлеге әңгәмәдә мин фәкыйрьегез дә катнашып, блогыма сылтама куеп (http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html), шуннан өзек җиткергән идем.
«…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 26632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган әсәрләре белән дә катнаша алганлыгы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»…
Миңа калса, әдәби журналда пьесалар бастыру кебек мөгез чыгару да уңайсыз сораулар тууына сәбәп калдыра. Укучы сәхнә әсәрләре белән танышкач, тамашачы сыйфатында спектакльне карамаячак ләбаса. Әсәрнең сәхнәгә менү перспективасы юк, диеп акланганда, аны бастыру зарурлыгы шик астында кала.
…Мин укыган төзүчеләр институтында «кызыл» сүз сөйләп йөрүче комсомол активисты юлын сайлаган курсташларны карьерачыларга санап, аларга кырынрак карау белән чикләнсәләр, КДУда татар бүлегендә укучы, иҗат белән шөгыльләнүче танышлар үз араларында шымчылар, «шакучылар» булуы хакында чыш-пыш килергә яратты… Имеш, андыйларга рәтләп укымаса да, хәтта дәрескә йөрмәсәләр дә, барча фәннәрдән «биш»леләр тезелә, югары стипендияләр билгеләнә… Хәлбуки, кайбер принципиаль остазлар боларның кемлекләрен яраткан студентларына чишә, дәрескә йөрмәүләренә бәйләнеп, тормышларын катлауландыру очраклары да юк түгел, имеш. Ләкин шомаларны коткару җайлары төрле-төрле, чыгарылыш сызыгына җиткәннәрен кич яки читтән торып укучылар белән имтихан бирдереп булса да дипломга тиендерәләр, ә сызыкка җитмәгәннәрен башка вузга күчәргә ярдәм итәләр, имеш… Диплом алгач, аларны дәрәҗәле эш урыны көтә, булдыксызлыклары, наданлыклары аркасында биләгән урыннарында күңелсез нәтиҗәләргә ирешсәләр, кәнәфинең югарырагына күтәрәләр, дип тә тел шартлата танышларым…
Мин моның ише имеш-мимешләргә ышанмадым, иҗат белән мавыгучыларга язганнарын таныту, бүгенгечә әйтсәк, пиарлану өчен эзәрлекләнүче даны кирәктер, күрәсең, дип кенә фаразладым… Һәм янә бер танышлык әлеге мәсьәләгә катгыйлык өстәде… Әниемнең Мәскәүдә яшәүче мишәр кавеменнән булган фронтовик дусты Роза ханым Баймашеваларга кунакка баргач, аның бертуган энесе Равил абый белән дуслашу бәхетенә ирештем. Ул космик институтта компьютерлар белән эшли иде, фәнни казанышлары юк түгел, үз бүлегенә хезмәткәрләрне, ягъни белгечләрне гел Казаннан, милләттәшләребез арасыннан тарттыруны җайга салган.
Исеме колакка чалынгалаган мөхтәрәм әдип белән Равил агай корган әңгәмәгә катышырга башта кыймый торуым хәтердә. Хәлбуки, тора-бара үзем дә сизмәстән бәхәскә җәлеп ителдем. Ихтимал, уртак табында ризык бүлешү кыюлык өстәгәндер… Әлеге әдип, илебездәге кайбер милли әдәбиятлар турында, комлык мәйданчыклары (песочница) ыгы-зыгысы, дигәнрәк бәяләмә ычкындырды… «Комлык»тагыларның нәрсәдер әвәләгәннәрен талантлы тәрҗемәчеләр генә чын әдәбият диңгезенә чыгарырга мөмкин, янәсе… Аның фикеренчә, партия һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсендә «комлык» гәҗитләре, «комлык» журналлары, нәшриятлары асрала һәм шунда ат уйнатучылар төрле исемнәр, бүләкләр туплау белән мәшгуль.
Минем үзебезнең иҗатчылар арасында көрәшчеләр булуын дәлилләргә азапланып, кайберләренең театр балконыннан яшьләр журналы таләп иткән листовка ташлауларын, янә килеп, өлкән буын коммунист шагыйрьләренең китапларын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырулары кебек егетлекләрен искә алдым. Аның үз туксаны туксан, хакыйкый бунтарьларны хакимият беркайчан да куенына алып, өфләми һәм бәллиләми, имеш("Обойма"га алу өчен пиар -акция, дип әйтмәкче булды микән?  Ул бәгъзеләрне түргә уздыру сәбәп вариантларын тәгаенләп тормады, сүзсез дә аңлашыла дип исәпләде ахры )...
Әңгәмәбездән аңлавымча, заманча күп кенә әдәбиятларда космостан килүчеләр, суда яшәүче гүзәлкәйләр (русалкалар) турында байтак язылган һәм алар нигезендә фильмнар да төшерелгән. Кулланышта булган материалга «комлык мәйданчыгы даһилары» капланучан, янәмәсе. Әгәр, язарга уйласаң, русча яз, русча басмаларда үзеңне расла, «комлык мәйданчыгы»на бер кереп урнашканнар комнары коелып беткәнче ятларны, сәләтлерәкләрне уздырмау өчен, алган мактаулы исемнәрен калкан итеп, оборона тота, һәм өер белән һөҗүм итәргә дә мөмкин, дип колагыма киртләде…
«Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәяным «Казан утлары» журналында шактый озак чират көтеп зарыккач (була торган хәл, якташым Нурислам Хәсәновның «Золым» романы ун ел чират көткән), үзем хөрмәт иткән җирле мөхәррирләрдән алган уңай бәяләмәләр белән чикләнмичә, аны сүзгә сүз русчага авыштырып, Мәскәүгә Равил агайга юлладым, урысча басмаларда дөнья күргән, интернетта «Звезда Поволжья» һәм «Великая Эпоха» сайтларына эленгән язмаларымнан хәбәрдар уртак танышыбызга җиткерүен үтендем…
Атаклы журналист А.Г.Невзоров, урыс әдәбияты көнбатышныкы җирлегендә барлыкка килгән икенчел продукт, дип белдерә… Баксаң, мондый фикердә ныгуда ул ялгыз түгел икән. Ә шул мантыйк җебе буенча киткәндә «комлык»чыларныкы – «өченче сафлыкта» булып чыга… Шуңа күрә, җирлеге татарчарак булсын дип, бәянымны Каюм Насыйри иҗатына сыгыныбрак, кыйссалар тупланмасы шәкелендәрәк оештырган идем. Журналда ул, ниһаять, дөнья күргәч («К.У.», 2014 ел, 7 сан), Равил аганың дусты хуплавына өстәп, сатирик язучы Фәнзаман аганың да купайтуын ишетү күңелгә сары май булып ятты…( Өстәмә : Быелгы "Казан утлары"ның  өченче санында хакыйкый тәнкыйтьче Мансур Вәлиев тә минем ул әсәрем хакында кыеп уңай  фикер әйтүен  шомлы караңгылыкта якты нур, диебрәк кабул иттем.)
«Комлык әдәбияты» дигән билгеләмә җанга барыбер тынгы бирми. Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның 1969нчы елда бугай, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатыйх Әмирханнан соң аңа аксөякләр килгәне юк, ә плебәйлар шәхескә югары таләп куймый», дигәненә чуан өстенә кутыр дигәндәй өстәлде әлеге сәер бәяләмә… Әлбәттә, мондый хөкемнәр белән килешүе авыр һәм, алар эзсез дә узмый. «КУ» журналында «Пегас кашына микән?» (№9, 2004), «Төрле-төрле уйласак та…» (№7, 2005) атлы тәнкыйть мәкаләләремдә бәгъзе әдипләребез, шул исәптән драматург Туфан Миңнуллин иҗатына карата бәхәс уятырдай фикерләр тәгәрәтеп, «Кырларым, тугайларым» пьесасының икмәк өчен көрәшүче, уңай дип тәкъдим ителгән герое колхоз рәисенең адәм актыгы икәнлеген ассызыкладым (колхоз малайларын тукмый, хатыны белән типтерүче белгече ихтыярына буйсына, хатыны эчә, аңа хыянәт итә, мордар үлем белән үлә, һәм моңа әлеге шәхеснең ирлек, кешелек сыйфатлары роль уйнамый кала алмый!). Әлеге авторның иң күренекле әсәре «Әлдермештән Әлмәндәр»е Американың Миссури штатында туган Энсон Хайнлайн атлы язучының, хатыны белән бергә узган гасырның утызынчы елларында язган «Явызлыктан өрекмәм» әсәренә (ул әсәр буенча «Таныш булыгыз: Джо Блэк» атлы фильм да төшерелгән, кызыксынучылар аны интернет аша карый да ала) аваздашлыгы хакында да искәрттем.
Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы буенча французлар үз тормышларына турылап төшергән шул ук исемдәге, сюжет эзеннән барырга тырышып та, полиция детективы дулкынындарак килеп чыккан фильм «Достоевский мотивлары буенча» дип тәкъдим ителә. Бездә андый практика юк, ахрысы… Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы» пьесасында галәм кунаклары сәрхушлек хөкем сөргән татар авылына рәхим итә. Ә менә урыс сатиригы Евгений Шатьконың җитмешенче елларны гөрләткән «Пришелец» әсәрендә (аның буенча шулай ук кино төшерелгән) космос кунаклары хәмергә битараф түгел урыс авылына килеп чыга… Бик мөмкин, мин, техник белемле әдәбият сөюче буларак, кайбер нечкәлекләрне белеп, аңлап җиткермимдер?..
Мәкаләмдә телгә алынган «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәянымда Түбәнүбә атлы язучы персонаж бар. Әсәрдәге шул каһарманның иҗади конкурста берүзе өч премия алуны кайгыртуы турындагы абзац «Казан утлары» мөхәррире тарафыннан кыскартылган. Мөхәррир, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, мантыйкка сыймый, дип фикер йөрткән, күрәсең…

среда, 11 марта 2015 г.

ТАТАР ЛЕВИАФАНЫ


Милләтебез күңеле саф, йөзе якты,
Һәм атлый ул киләчәккә өмет белән;
Ару гына затларыбыз шул өметне
Шыпан-шыпан сылап йөри дегет белән...

Русия президенты В.В.Путин 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итте. Бу уңайдан күп төрле чаралар уздырылыр һәм алар хакында язмалар ел дәвамында бирелеп барылыр дип фаразлыйм... Форсаттан файдаланып, үземне борчыган сорауларга җавап эзләп, кайбер уй-фикерләремне җиткерәсем килә...
2014 елда үткән Лондон кинофестивалендә Русия режиссеры Андрей Звягинцев төшергән «Левиафан» иң яхшы фильм, дип табылды. Аннан алда узган Канн кинофестивалендә әлеге фильмның сценарие иң шәбе дип табылган иде. Һәм әлеге әсәр иң яхшы чит ил фильмы номинациясендә АКШның Оскар премиясе өчен көрәшәчәк. (Редакциядән. Лос-Анджелеста “Оскар” кинопремиясен тапшыруның 87 нче тантанасы үтте. Андрей Звягинцевның “Оскар”ны дәгъвалаган “Левиафан” фильмы бернинди бүләксез калды).
Русиядә ошбу җиңү шактый салкын кабул ителде, илнең төп телеканаллары моны күрмәмешкә салышты, ә урыс матбугатында аны мактау түгел, ә киресенчә, яманлау күп булды. Мисал өчен,шагыйрь Виталий Овчинников, әлеге фильм бүгенге Русияне Көнбатыш илләр күзаллавынча тасвирлый, дип язып чыкты. Аның фикеренчә, фильм бәянында Русия – коточкыч кыргый, заманадан артта калган, джунгли законнары буенча яшәүче ил, аның һәр күзәнәге өметсезлек белән өретелгән һәм бүгенге чынбарлыгында һичнинди яктылык булмавы тәкрарлана, фильмны караганнан соң, үзеннән-үзе цивилизацияле дөньяда Русиягә урын юклыгы, ничек тә Көнбатышны аннан киртәләп алу зарурлыгы алга сөрелә. Ил халкы бу фильмны карамаячак, чөнки анда урыс кешесе кеше булып җитмәгән рәвештә тасвирланган.
Тискәре бәя – иң шәп реклама, әлбәттә. Мин фәкыйрегез шул һәм башка “мактау”ларга түзмичә, әлеге фильмны интернеттан юллап табып, карадым... Әйе, актерлар искиткеч шәп уйный һәм әсәрдә бәян ителгәннәр белән бәхәсләшеп булмый, барысы да дөрес кебек. Бөтен кеше эчә, төп геройның хатыны иренә ике дә уйламыйча аның дусты белән хыянәт итә, ә карак җитәкчелек исә, хокук сагындагылар һәм чиркәү әһелләре белән берлектә, гадиләрне рәхимсез рәвештә изә...
Хуш, инде хәзер, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк.
Ауразия язучылар берлеге төрки илләрдәге язучылар арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәяләр конкурсы игълан иткән иде. Конкурс барлыгы 12 илдә үткәрелде. Һәр илдә 1 нче урынны алган хикәяләр, төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара жюрига җибәрелде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов сүзләренә караганда, конкурска 28 авторның 34 хикәясе кабул ителеп,3 әсәр генә сайланып алынса да, башкалары да югары дәрәҗәдә язылган, һәрберсен теләсә кайсы матбугат чарасында бастырып чыгарырга мөмкин. Шулай итеп, беренче урынга Чаллы шәһәреннән “Капка” әсәре белән Айгөл Әхмәтгалиева, икенче урынга “Исемсез малай” хикәясе белән шулай ук Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Айдар Хәлим, өченче урынга “Исәр” әсәре белән Башкортстанның Стәрлетамак районыннан Хисаметдин Исмәгыйлев лаек булган. Ә халыкара конкурста Айгөл Әхмәтгалиева әсәре икенче урынны яулаган. Җиңүчеләр итеп гел яңа исемнәр аталуы күңелгә аерата хуш килде. Мин исә иске, ияләнгән схема үзгәрмәс, “Яңа татар пьесасы” конкурсында даими җиңүчеләр монда да сынатмас, диебрәк фаразлаган идем...
Халыкара бәйгедә уңыш казанган “Капка” әсәре быелгы “Казан утлары” журналының 1нче санында басылып чыгарга да өлгерде.
Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда татар матбугаты, бигрәк тә яңа оешканнары агымдагы вакыйгаларны яктыртудан, анализлаудан, ягъни, төп функцияләреннән тайпылып, мәхәббәт белән бәйле һәртөрле тетрәндергеч кыйссаларга, истәлекләргә, әби-бабайларның хәтер-хатирәләренә басым ясый башлады. Әлеге хикәя дә шул дулкында. Әсәрнең теле камил, эчтәлектә фальш шәйләнми, бар да урынында сыман... Аны, халыкара уңышка ирешүен дә күздә тотып, шартлы рәвештә “Татар Левиафаны” дип атаудан хакыйкатькә хилафлык килмәстер кебек.
Баш герой исеменнән бәянланган әсәрнең кыскача эчтәлеге болай. Авыл егете Касыйм (автор аны таза, көчле, дип кат-кат искәртә) әтисе сугышта үлгәнгә күрә, әтилеләрдән көнләшеп үсә. Кызлар исе борынына кермәү сәбәпле, башкалар кичке уенга чыкканда, ятып йоклауны хуп күрә. Әнисе орышканга гына кичке уенга төшәргә мәҗбүр була. Анда аны авылның асыл егете – гармунчы, әтиле Мостафа шул гадәте өчен ирештерә. Касыйм Мостафаның гармуны күрегенә суга. Аннары, аңа үч итеп, Мостафаның сөйгән яры Хәнияне урлап, өенә алып кайтып, әнисе карамагына тапшыра. Хәния елый, Касыймныкы булмыйм дип, чатакама килә. Касыймның әнисе елаганга эреп төшми, Хәниядән әллә Мостафадан көмәнең бармы, дип тәфтишли башлый һәм шикләнүе хак булып чыга. Касыйм: “Миңа “ачылган сандык” кирәкми”, – дип, шунда ук кыздан баш тарта. Нәтиҗәдә, серне сакларга вәгъдә биреп, кызны өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма Касыйм Хәнияне урлавы һәм кызның хәле турында серне авылдашларына чәчә. Нәтиҗәдә, Мостафаның әнисе кызга “чистарынып кил” дигән шарт куя. Кыз көмәнен төшерткәндә үлә. Касыймны әнисе гел гаепли. Егет, гаҗизлектән, читкә чыгып китә, Баренц диңгезе якларында балык тота, ялкау һәм алама бер марҗага өйләнә, үзе – Коля, малае Николаевич булып куя. Хатыны, олыгайгач, чиркәүгә йөри башлый, ә бу туган авылын сагына. Улы белән шунда кайтса – авыл беткән. Ул җибәргән акчага салынган капка гына тырпаеп тора. Касыйм килеп тотынгач, баганалары черегән капка ава һәм каһарман җан тәслим кыла...
Мостафа да, читкә китеп, марҗага өйләнгән, имеш... Менә шундый “тар-мар”...
Әсәр символик мәгънәләргә бай, оста язылган, әйбәт укыла, хәлбуки андагы геройлардан милләтебезнең җыелма образы шактый шөкәтсез кыяфәттә тукылса да. Виталий Овчинниковның “Левиафан”га карата дәгъвасы русларның “недочеловеклар” буларак тасвирлануына карата булса, ошбу хикәядәге татарлар да кеше исеменә лаек булудан шактый ерак. Йә, Хода,татарча язучы бәгъзе каләмзатларыбыз иман китергән “татар башын татар ашый” дигән доктрина тантанасымы бу? Әлеге шаукым Тукаебызның милләтебезгә карата “Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул” дип соклануына да, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйлаҗев, Габдрахман Әпсәләмов, Гамил Авзал, Миргазиян Юныс, Атилла Расих, Зөлфәт, Мөдәррис кебек хакыйкый талант ияләре, асыл затларыбызның милләтебезгә карата мәхәббәттә аңлашуларга тиң иҗатларына бөтенләй капма-каршы...
Мәгълүм ки, халкыбызның яманаты гасырлар дәвамында халыкара дәрәҗәдә таратылган. Шуңа да татарларны күп кенә чит илләрдә чи ит ашаучы, ярымкыргый затлар дип санаучыларга кытлык юк, дип беләм... Ихтимал, халыкара бәйгедә катнашучы хикәя авторын да абруйлы жюри үз халкы турында шәрә дөреслекне ярып салучы кыю зат, дип кабул иткәндер... Әсәрдә әлеге авылда яшәүче татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да әллә бар, әллә юк. Әсәрдә күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт. Бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле... Хәниянең үлеменә Мостафа, Касыйм гына түгел, аларның әниләре дә сәбәпче ләбаса... Бу улларны шул каты түтиләр тудырган һәм тәрбияләп үстергән ләбаса. Касыймның әнисе бар гаепне ансат кына улына өйгәнгә, малай зимагурлыкка чыгып китә. Миңа калса, без белгән татар әниләре балаларын җаннары-тәннәре белән яклауга, алар өчен утларга керергә, суларга төшәргә әзер... Автор татар аналарын шундый, барча җан ияләренә хас инстинктка да лаек дип тапмаган... Касыйм һәм Мостафаның марҗага өйләнүләре хикәядә аларның, ә бәлкем милләтебезнең үк фаҗигасенә ишарәләнүе бигрәк тә сәер. Боларны ир санап кабул иткән марҗалар ниндидер абстракт явызлык продуктлары була алмый. Хикәя бәянында әхлаксыз, вөҗдансыз татарлар аклы-каралы тормышта җан асрый һәм вәссәлам... Касыймның, әгәр тиле булмаса, ансат кына авылдан чыгып китә алуы да аңлашылмый. Ул армиягә дә каралмый, хезмәткә алынуы хакында хикәядә шулай ук – ләм-мим. Әйтерсең, сугыш арты елларында илдә совет законнары хөкем сөрмәгән... Әгәр Касыйм кызны яратканга күрә урласа, аны көмәне бар килеш тә җибәрергә теләмәсә, аннары комсомолка Хәнияне ирегеннән мәхрүм иткәне өчен совет законнары нигезендә кулга алынып, төрмәгә озатылса, аннары шуннан чыккач, читтә төпләнсә, өйләнсә, туган ягын сагынса, кайтып, Хәния каберенә чәчәк куйса яки дога укыса, татарның йөзе яктыра төшәр иде, бәлки... Хикәя татар авылының бетүе, Касыймның үлеме, аның акчасына салынган капканың череп авуы белән тәмамлана. Автор биредә татарның бетүенә ишарәли сыман. Ләкин мондый бетү хикәя эчтәлегеннән чыгып караганда гадел, табигый чишелеш.
Әйе, хикәянең төп героеның акыл ягыннан әллә ни алдырмавы фикер сөрешеннән, кылган гамәлләреннән һәм кара эшләргә генә кулы ятуыннан аңлашыла. Һәм ул шул дәрәҗәсеннән алга таба үсми кебек. Америка язучысы Уинстон Грумның “Форрест Гамп” романының төп герое тагын да ахмаграк дип тәкъдим ителә. Форрест Гамп саф күңеллелек һәм тилемсәлек, миһербанлылык һәм беркатлылык, самимилек һәм җүләрлек чигендә. Әмма аңа тумыштан вөҗданлы булу һәм нәзакәтлелек хас... Һәм ул барлы-юклы акылы белән дә чын Кеше , лаеклы гражданин булып гомер кичерә, югарылыкта кала...
Минем бу язмам хикәя авторын тәнкыйтьләү дип кенә аңлашылмасын. Сүз соңгы елларда әдәбиятыбызны иярләгән шаукым турында. Бездә бүген байтак авторлар аңлы рәвештәме, белештермичәме, кемнәргәдер иярепме, халкыбызның шөкәтсез образын калыплауга махсуслашты. Бу хакта минем беренче генә язуым түгел. Ләкин язылганнарыма әйләнеп кайтып, кабатланып торасым килми.
Бар шундый татарча сериаллар, татарчага тәрҗемәне бер үк артист, тавышын төрлечә үзгәртеп, төрле рольләрдә ялгызы чапалана. Һәм бар шундый язучылар, әсәрләрендәге геройлары төрле битлек киеп, нәкъ авторның үзе күзаллавынча, үзе сыман уйлый, сөйли. Хатын-кызы да, ир-аты да, ханбикәсе дә, мулласы да, урысы һәм татары да бер чыбыктан сиптерә... Ягъни, образларга җан иңеп, алар, әйтик, Мәһдиев, Әмирхан Еники һәм башка әдипләребезнеке сыман үз тормышлары белән яшәп китми. Айгөл Әхмәтгалиева хикәясе исә андый калыптагы эшләнмәләрдән күпкә югары... Кыскасы, ул тудырган “Левиафан” татар укучысы игътибарына, әлбәттә, лаек, әдәбият сөючеләр гафил кала күрмәсен. "Т.Я" №7, 26 февраль

четверг, 5 марта 2015 г.

Безнекеләр шәрли-мәрли түгел

 


                                       

             Соңгы вакытта дөньякүләм шау-шу уяткан вакыйга - Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатура ясаган Шарли Эбдо редакциясенә  һөҗүм  бер ара Украина вакыйгаларын да күләгәдә калдырды .  Үтерүчеләрне, судсыз гына, заказчыларны аныклап тормастан, җиңел кулдан  ислам экстремистлары, дип белдерделәр. Шушы уңайдан, Франциядә меңнәрчә кешеләр күкрәкләренә “мин –Шарли” дигән язулар тагып урамнарга чыкты, әлеге фаҗига уңаеннан ил кайгысын уртаклашырга  Парижга  әллә кайлардан илбашлары агылды. Ошбу  чыгыш ихластан, үзеннән үзе килеп чыктымы, әллә ислам диненең спиртлы эчемлекләр, тән сату, рибачылык, комарлы уеннар, наркотиклар тарату, порно  һәм башка төр хәрам бизнесларга ислам дәүләтләрендә хут бирмәве өстенә, дөньякүләм куркыныч тудыруына җавап буларак, шул юл белән миллиардлар эшләүчеләр заказы  белән уздырылдымы, белгән юк...
         Безнең илбашы В.В. Путин Парижга бармады,  чит илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыручы министр С.В.Лавров, вазифасы кушканга анда  катнашып, үтерүчеләр гамәлен акламаган хәлдә, редакция эшчәнлегенә тискәре бәя бирде. Ә Чечен республикасы башкаласы Грозныйда  миллион мөселман, мин –Шарли түгел,  мин үземнең пәйгамбәрем г.с. не яратам дигән язулар белән митингка чыкты. Анда  бары тик чеченнар гына  түгел, Русиянең күп кенә төбәкләреннән  дә  мөселманнар катнашты...
            Мәгълүм ки,көнбатыш илләрендә атеизм идеяләре  18-19 гасырларда азу ярып, Русиягә үтеп керә һәм тора бара яңа яралып килгән татар интеллегенциясе аңын да тынычлыкта калдырмый. Гегель философиясе, Ф. Ницшеның “Антихрист” хезмәте миллионнар аңын яулауга ирешә.  Мәшһүр атеистлардан Лео Таксиль, христиан дине тәгълиматын тәнкыйтьләү, кире кагу белән генә чикләнмичә, динчеләр даирәсендә озак еллар үз кеше сыйфатында йөреп , дини даирәләр тормышыннан әллә ниткән негатив мәгълүматлар аулауга ирешеп, тарих дәвамында конкрет дин башлыклары кылган яман гамәлләрне дөньяга фаш итте... Яшерен-батырын түгел, СССР чорында  илебез  китапханәләре мондый һәм җирле атеистик эчтәлекле әдәбиятка кытлык кичермәде.
                 Ни хикмәт, бәгъзеләр, матбугатта әйткән фикерләренә, кылган һәм кылырга тиеш булып та башкармаган гамәлләренә  карата ,  Русиядәге матбугат кануны кысасында, Конституциядә каралган хокукларга таянып гражданин буларак белдерелгән тәнкыйтьне  “милләткә һөҗүм”, дип аңлый, бәяли һәм оппонентын гаепли... Югыйсә  илебезнең  Төп законы  берәүгә дә  милләте, биләгән  дәрәҗәле эш урыны,   алган, ирешкән һәртөрле бүләкләре  нигезендә икенче берәүгә карата  ниндидер хокукый өстенлек   тәэмин итми... Димәк бу   тайпылыш? Минем   рус милләтеннән булган бер курсташым, ил дәрәҗәсендә шактый югары постка ирешкән кеше,  андыйларның кредосы, девизы “һәр наратка!” гыйбарәсе белән аңлатыла” , дияргә ярата... Нарат төзлек , биеклек,  мәгърурлык , көязлек символы. Һәм гади табутларны гадәттә нарат такталарыннан ясыйлар...
                  Рәшит Минһаҗ быелның  4 февраль санында “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “ Шарли Эбдо-2»  мәкаләсендә  “Әлдермештән Әлмәндәр”  нигезендә мультфильм төшерүгә тискәре мөнәсәбәтен,, турысын гына әйткәндә, тиешле катгыйлыкта җиткерми.
             Мәкаләдә “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы –даһи әсәр, дип тә ычкындырыла хәтта. Ләкин төп әдәби журналыбыз “Казан утлары»ның 2004 ел 9 санында чыккан “Пегас кашына микән?”    атлы  әдәби тәнкыйть мәкаләсендә , ” ә төптән уйласак, моңсу комедия дип тәкъдим ителгән (бу) әсәр төбендә татар трагедиясе ята. Туксан бер яшькә җиткән карт, намазлыкка басасы урында, күрше урыс авылына барып, эчеп кайтып, үлә...” , дигән юллар бар.
          Казан утлары” журналының 2005  ел, 7 санында “ Әдәби тәнкыйть» дигән баш астында басылган “Төрле-төрле уйласак та” исемле мәкаләдә менә мондыйлары ташка басылган :“ Роберт Энсон Хайнлайн дигәннән, 1907 нче елны Миссури штатында туган Америка язучысының,  хатыны белән бергә язган Явызлыктан өрекмәгән” ( “Не убоюсь я зла” романы бар. Бу әсәрнең русча тәрҗемәсе илебездә ике тапкыр ике исем астында дөнья  күрде һәм аның нигезендә төшерелгән “Таныш булыгыз, Джо Блэк” фильмын ( ул интернетка да эленгән –Р.З.) карауны телевидение насыйп итте.. Әсәрдә төп герой, сыгылмас рухлы иманлы Кеше. Аны алмага кеше кыяфәтенә ия булып Әҗәл килә. Әлбәттә бу әсәрнең геройлары  “Зәңгәр шәл”дәге кортка әйткәндәй “синдәй-миндәй бозау” түгел. Гыйбадлык, прастуйлык, шапырыңкылыкка анда урын юк. Әсәр –мистик драма жанрына карый, анда нечкә фәлсәфәгә корылган, аксөякләргә хас  нәзәкатьле һәм тирән мәгънәле әңгәмәләр күңелне җәлеп итә…Төп герой үзе ирешкән югарылыкны җуймый, иманына хилафлык китерми, һәм Әҗәлнең дә үзе белән хисаплашуына
( фикерләренә инандыру аша) ирешеп, мәңгелеккә үтә...”
              Шәүкәт ага Биктимеров “Америка Әлмәндәр”е ролен башкарган атаклы Голливуд актеры Энтони Хопкинстан  кайтыш уйнамый уйнавын...  Әҗәл, аларныкында Брэд Питт  башкаруында  тыннарны куырылдырса , безнекендә Равил Шәрәфинеке  киресенчә сулышны ача, иркенрәк сулата...  Мин белгеч түгел, драматургиядә аваздашлыклар табигый кабул ителә бугай. Әйтик , Евгений Шатьконың “Пришелец» әсәрендә ( аның буенча шулай ук  фильм төшерелгән) галәм кунаклары руслар яшәгән  колхозга  килеп төшсәләр, Зөлфәт Хәкимнең “Кишер басуы”нда –татарлар колхозына рәхим итәләр. Колхозларның һәркайсында хәмергә битараф түгеллек шәрехләнә...Әйе,драматургиядә, театрларда  тәртип бәлки шулайрактыр, әмма экраннарга чыккан фильм яки мултьфильмнарда охшашлыклар әллә ни хупланмый кебек...
         
         ("Ватаным Татарстан", /№30, 03.03.2015 /)

 

воскресенье, 1 марта 2015 г.

Хотим, как лучше

Сочинение и с тургенева муму на тему герасим и муму
Мечтали о национальном университете, уповали на отсутствие последнего звена в национальном образовании, требовали, кое-кто до сих пор упорно сочиняет концепцию о таковом, как это не потешно кое-кому. В ответ под прикрытием борьбы с коррупцией в системе образования запустили ЕГЭ, что на самом деле оказалось эффективным инструментом ликвидации национального образования вообще, не допускающим не только недостающего высшего звена, но и подвергающим гильотине среднюю и начальную его степени, которые хотя и влачили жалкое существование все же были и выдавали личности иногда мирового масштаба. Сверхзадача прояснилась, оказывается, это внедрение проекта вековой давности миссионера Ильминского в жизнь. Конечно же, в русле оного существование татаро-турецких лицеев немыслимо априори.
Кто-то сказал или писал о том, что националист - это человек с флюсом. И что бы ни задело этот флюс, ему все одно больно. Читаю В. Гюго «Труженики моря», где моряк по имени Жилбер сражается с громадным осьминогом. Осьминог тремя щупальцами зацепился за скалу, а остальными окутал парня, и каждая клеточка тех конечностей, превратившись в сосцы, выжимает у него кровь и соки. Мне представляется сей герой Татарстаном в объятиях России…
У Достоевского в «Преступлении и наказании» описывается сон Раскольникова, где русский мужик запряженную лошадь загружает на всю катушку, сажает всех кому не лень на сани и гонит ее кнутом вперед. Когда та, обессилев, падает на колени, бьет в голову, выдернув откуда-то здоровенный кол. Не нашу ли судьбу изобразил великий классик, сам того не ведая, поскольку, кажется, также имеет татарские корни…

А помните статьи про людоеда из Васильево Суклетина. Его сожительница Марина Шакирова, разделявшая трапезы с ним, ведь наполовину татарка… В судьбе этой женщины, на мой взгляд, зеркально отразилась судьба в целом нашего многострадального народа. К слову сказать, татары не остались в стороне ни при оказании «интернациональной помощи» Афганистану, унесшей миллионы жизней с той и тысячи с этой стороны, ни при ликвидации «беспорядков» в Венгрии, а также Чехословакии и т.д. и.т.п.
А драчку «профессор - доцент» пора прекратить ввиду явного преимущества (не будем уточнять какого ) Агафонова и его единомышленников, поскольку, во-первых, согласно русской мудрости плетью обуха не перешибешь, а во-вторых, в ответ на «победы» Мухаметдинова могут ведь покончить не только с домом, где жил и творил великий Тукай, символ духа татарского народа… Пора понять, что любые наши «победы» обходятся слишком дорого. Как-то Фаузия ханум Байрамова через суд добилась некоторым жителям татарских деревень в Челябинской области, оставленных на вымирание в зараженной радиацией местности, мизерной компенсации. Так вот за эту компенсацию пришлось заплатить экономией за счет заработной платы учителей татарского языка, кои оказались лишними благодаря отмене «регионального компонента». Мне могут возразить тем, что дом все-таки загублен «своими», хотя к обретению ими высоких постов татарский народ никаким боком непричастен. Есть восточная легенда о том, как влюбленный парень, отрубив голову родной матери, на подносе принес ее надменной красавице, чтобы доказать искренность своих чувств. Видимо, и нашим агаям или джигитам во власти также нелегко приходится в сношениях с Москвой… И барыш от покупки супердорогих автобусов, и выручка от освобождения земельного участка в центре столицы Татарстана от Тукая, видимо, добыты и потрачены во имя «любви»…
Помнится, кажется, еще в доперестроечное время наши соплеменники стали собирать деньги на воздвижение памятника народному любимцу Салиху Сайдашеву, поскольку власти стояли намертво против исполнения народной воли за государственный счет, хотя знаменитым его мартом активно пользовались. Собрали тогда огромную сумму по тем временам, где-то около 300 тыс. рублей. Потом объявили об их исчезновении. Я далек от мысли, что и в карман татарского гения влезли мародеры. Тем паче официальное лицо, министр культуры РТ, дала свою трактовку по поводу сноса исторического здания, пообещав для мемориала Тукая еще лучшее здание?!
А может, с Тукая решили взыскать таким вот оригинальным способом премии, которые он каждый год «раздает» кому не лень, которых, кажется, вполне устроило решение властей о сносе? А сумму от стоимости освобожденного участка от здания за вычетом выданных наград, может быть, собираются класть в банк для дальнейших выплат? Все может быть.
Хочу свою статью завершить, сообщив о своих ассоциативных чувствах, навеянных чтением рассказа «Муму». Думаю, что прототип той восточной красавицы в нашем случае, состарившись, станет еще злее, как та барыня отпрыска Багрима, то бишь Тургенева, и наш народ в результате принятых эффективных мер ПЕДРОССОМ (в газете русских патриотов «Завтра» наткнулся на такую забавную аббревиатуру «Партии «Единая Россия»), превратившись в глухонемого Герасима, по прихоти той злючки собственноручно утопит Республику Татарстан, если это уже не случилось.