Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 6 ноября 2014 г.

Cаф татарча, үзебезчә...

Кемнеңдер игелекле эшләре гөрләп барса һәм аның турында матбугатта мәкалә язылса, яки телетапшыру эшләнсә, журналист иң элек ул шәхеснең хезмәт җимешләрен барлап, аннары гына шул ышыкта гаилә тормышына, ничек ял итүенә, мавыгуларына кагылып узарга мөмкин. Һәрхәлдә акылга муафыйк нисбәт саклап, эштәге казанышларга бирелгән мәйдан һәм вакытны ял итү, мавыгуларга багышланган өлештән ким итмичә. Әгәр каһарманының төп эшендә еллар дәвамында гел арт белән алга китеш кенә күзәтелсә, андый эшем иясе турында ел саен мәкалә язу яки тапшыру оештыру мәгънәсезлек булыр иде. Ә инде шундыйларның эштәге чатаклыкларына күз йомып, тормышындагы мөгез чыгаруларын аклап, гаиләсе, дуслары белән ничек шәп ял итүе, кухняда он иләве яки бозда шар сугуы белән газета укучыларын, телевизор караучыларны елның-елында куандырырга азапланган очракта, укучы галиҗәнапләренең әһә, моның «б... иләп йөргәнгә” яки “шар сукканга” эше бармаган икән дип нәтиҗә ясавын көт тә тор. Ирдән-иргә йөрү, хатын арты хатын алмаштыру бер халыкта да мактанычлы гамәл саналмый һәм дәрәҗә дә арттырмый. Чорыбызның популяр язучысы Александр Бушков “Сталин. Боз тәхете” дигән китабында “үзбәкләр картайган ишәкләрен далага чыгарып җибәргән шикелле, кайбер ир-атлар, олыгайган көннәрендә гомер иткән хатыннарын аерып, яшьрәккә өйләнә дип башлап, мәшһүр бер маршалыбызны, ул менә шундыйлардан иде” дип, искә ала. Әгәр бәгъзе журналистлар кемнеңдер хатын арты хатын алмаштыруын хуплап һәм шуның һәр яңа “икенче яртысы” фотосын бастырып, матбугат аша гавәмны таныштырып баруны гадәт итсә, укучылар күңелендә боларның башына тай типкән ахры дигән бәяләмә борынлавы да бик табигый. Ник алай дисәгез, чөнки болай була алмый, булырга тиеш түгел, болай ярамый кебек. Кайберәүләр башкалардан заказ белән матбугатта мактаттыруларына гына канәгатьләнмичә, пиар өлкәсендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтә башлап, “үзем турында үзем”нәрен, газета-журнал битләренә җәелдерүгә махсуслашты. Заказ белән яздырганнары ниндидер исемнәр, бүләкләр эләктерүдә нигезләмә һәм тәнкыйтькә каршы калкан хезмәтен үтәсә, соңгысы “җүләр үзен мактар” дигән халык әйтеме дулкынында авторга аю хезмәте күрсәтми микәнни соң? Әлбәттә, милләт, халык өчен зур хезмәтләр куючыларның шәхси тормышына багълы язмалар чыгару хилаф эш түгел. Әмма аларга, беренче чиратта, кылынган игелекле гамәлләр турында объектив мәгълүмат йөге салынуы шарт. Караны – ак, әхлакый череклекне егетлек дип исбатларга көчәнүләрне укыгач, ирексездән, бөек Дәрдмәнднең “ил мөмәез, аңлар ул тиз, син аны сизмәс димә...” дигән үлемсез юллары искә төшә. Хәлбуки тормышыбызда, милләт өчен игелекле хезмәт куеп, билгеле бер дәрәҗәдә уңышларга ирешеп, тыйнак кына гомер сөрүче шәхесләребез дә булды, бар һәм, иншаллаһ, булырлар да. Журналист Гөлназ Шәйхи, миңа калса, нәкъ менә шундыйларның берсе. Ул курыкмыйча алынган һәм очлап чыккан саллы проект – “Бәхетле балачак” исемле дөньякүләм интернет бәйгесе турында сөйлисем килә. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән оештырылган ул бәйге җыр, декоратив-гамәли сәнгать, инструменталь башкару, сынлы сәнгать, әдәби әсәр, рәсем ясау, бию, сәнгатьле сүз номинацияләре буенча 3-6, 7-10 һәм 11-14 яшьтәге балалар арасында игълан ителде. Ярышта катнашучылар үзләренең видеороликларын конкурсны оештыручыларга юллады. Бәйге үзагымына куелмады, ә инде кемнең ничәнче урын алуы, хәрәмләшеп, кода-кодагыйлык уены ясап түгел, ә интернеттан файдаланучылар тарафыннан билгеләнде. Программа шулай эшләнгән – бер компьютердан 1 генә тавыш биреп була иде. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган интернет-бәйгегә йомгак Казанда 24 июльдә Милли-мәдәни үзәкнең тамаша залында ясалды. Шулкадәр зур залны тутырырга каян тамашачы табып бетерерләр дип, оештыручылар өчен борчылуым юкка булган: балалар, аларның ата-аналары, әби-бабайлары, туганнары, тәрбиячеләре, укытучылары, спонсорлар, телевидение хезмәткәрләре, журналистлар, бәйгене оештыручылар, дәрәҗәле кунаклар килә торгач, ул шыгрым тулды. Ярышта җиңүчеләрнең чыгышларын рәхәтләнеп күзәттек. Бигрәк тә Әстерхан каласыннан килгән Мәрьям исемле кызның утлы табада сикергән борчак сыман “Чабата” биюен башкаруы шаккатырды. Остазы әнисе иде бугай, очынып йөрүенә караганда, үзе дә кайчандыр хәтәр биюче булганга охшап тора. Һөнәри саналучы, ике-өч ноталы такмаклар язылган фонограммага авыз селкетеп, уңга-сулга кинәт кул сузып калкынучы “атказанган халык артистлары” үзебезнең татар сәхнәсен тоткан бер заманда, төрле кыйтгалардан җыелган төрле яшьтәге татар кызлары һәм малайлары чын безнеңчә матур милли җырлар башкарып, мастер-класс күрсәттеләр һәм, әйтер идем, чын сәнгатьнең нинди булырга тиешлегенә сабак бирделәр. Тавышлары ифрат матур, сулышлары киң, репертуарлары затлы, киенүләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары зәвыклы... Әлбәттә инде, мондый да камил чыгышлар артында музыкаль белем, һөнәри осталык, сәләт һәм әллә никадәр репетицияләр ясау, фидакарь хезмәт ята. ...Менә гәүдәсенә үтә дә килешле затлы яшел күлмәк кигән, гаҗәеп сөйкемле бер кыз бала рәсем сәнгатендә җиңгән өчен бүләк ала. Баксаң, ул Франциядән икән. Исеме кем дисезме? Юк, Регина да, Рания дә, Налия дә, башка шундый да түгел. Аның исеме Сөембикә булып чыкты. Сабитова Сөембикә. Тагын кайсыдыр җиңүчене Канададан диделәр. Кызганыч ки, ул бала килеп җитә алмаган, алып баручыбыз бүләкне иясенә җиткерергә вәгъдә бирде. Туган теленнән, мәдәниятеннән аерылмаган талантлы балаларны бүләкләү өчен Бөтендөнья татар конгрессы абруе ышыгында спонсорлар да табылган һәм кичәбездә алар исемләп телгә дә алынды. Бәйрәмгә килгән нәниләрнең берсе дә бүләксез калмавын әйтми булмый. Бар да уйланылган, берни дә төшеп калмаган. Әгәр шунысында хилафлык китсә, оныкларым Нурбикә, Наилә һәм Сөләйман нәүмиз каласылар иде. Инде мактанырга рөхсәт итегез, минем алты яшьлек өлкән оныгым Нәҗипов Әмирхан интернет бәйгедә иң күп тавыш җыючы дип танылып, Гран-прига лаек булды. “Су анасы” һәм “Шүрәле”поэмаларын татарча мультфильмнар карап хәтеренә сеңдергән оныгыбыз бу ярышта бөек шагыйребезнең “Бәйрәм бүген” шигыре белән катнашты. ...Әйе, гомер уза, инде оныклар өчен куаныр чаклар җиткән. Быел 3 август көнне Балтач районы, Бөрбаш авылында мөхтәрәм Җәлил хәзрәт уздыра торган балалар сабан туена тагын бардык. Узган елгысы яшь муллалар ярышы һәм азактан ун тәңкә генә бәя белән һәркемне бисмилла әйтеп пешергән тәмле пылау белән сыйлаулары белән истә калган иде. Бергә ризык бүлешүнең мәгънә йөге саллы, ул бәйрәмдә катнашучыларны табындашлар ясап, кардәшлек җепләрен, рухи бердәмлекне ныгыта. Быел да пешергәннәр пылауны һәм аны чират булмасынга бу юлы өч урында өләштеләр. Биредә балалар өчен Казанның Кырлай паркындагы төсле аттракционнар да эшләде. Бәяләр Казанда 100-150-200 тирәсендә тирбәлсә, биредә 50 сум гына. Бәйрәм башланыр алдыннан аны уздыру өчен химая кертүче игелекле милләттәшләребезнең исемнәрен әйтеп уздылар. Бөтенесе дә эш кешеләре, юкны бушка авыштырып, тәти сүз такылдап йөрүчеләр мондыйлар арасында булмый. Сабан туе мәйданы киң җәелгән, кая карама бала-чага карусельләрдә әйләнә, кабартылган биек таулардан очашуа төшә, әллә нинди батутларда сикеренә, ук атуда ярыша, көрәшә, йөгерешә. Алар биредә иң бәхетле кешеләр. Балаларның ихлас куанулары өлкәннәргә күчә. Бу бәйрәмдә милли, рухи традицияләр саклануы аны алып баруда да, кешеләрнең киенүендә һәм тик туган телдә генә аралашуында да ассызыклана. Атаклы Мәкәрҗә, Ташаяк ярминкәләре дәвамы булып аңлашылды миңа әлеге галәмәт җыен. Җәлил хәзрәтне бөек кеше дип әйтергә тел кычыта, тик мондый бәяләмә аны рәнҗетер күк, чөнки бу сүзне бәгъзе даирәләр өреп кабартылган затларга карата еш куллана торгач, тәмам очсызландырып бетерделәр. Җәлил хәзрәт – дөньяви һәм дини белемләргә ия, кулыннан күп төрле эшләр килә, кайда да сүзе үтә торган, абруйлы, уңган чын ир кеше. Гадел, туры сүзле. Шундый кешеләр бар чакта татар булуың өчен горурланасың. Җәлил хәзрәтне тулаем аңлар өчен аны үзе уздырган, меңнәрне җәлеп иткән, гаҗәеп бәйрәмендә күрү кирәктер. Биредә ул – полководец. Аның абруе бәхәссез, һәр әйткәнен куанып, тиз, җиренә җиткереп, шатланып үтиләр. Балаларым, оныкларым белән килгән мәлдә уртадагы төп – түгәрәк мәйданда кимоно кигән яшь каратэчылар чыгыш ясый иде. Берәүләре такта кисәге тотып тора, икенчеләре шуны орып, яки тибеп яра. Бер нәни малай бер сукты, ике сукты, ә такта бирешми. Малайның йодрыгын авырттыруы чыраена чыккан. Әмма үҗәт икән, селтәнә торгач, тәки максатына иреште, такта кисәге урталай ярылып читкә очты. Җиңү дисәң дә җиңү! Биредә сабантуйга хас спорт уеннарыннан тыш, кайбер үзгәлекләр дә бар. Әйтик, нәни балалар мәйдан уртасында чират торып, дога укып күрсәтеп бүләкләр ала. Чамалавымча, ел дәвамында дини белемнәр алуда уңыш казанган балаларны да зурлап бүләкләделәр кебек. Өйлә намазы җиткәч, сабантуй мәйданына ике урында паласлар җәеп, хатын кызлар – аерым, ир-атлар аерым намаз укыдылар һәм бу вакытта спорт ярышлары туктап торды. Язмамда өстән-өстән телгә алынган ике бәйрәмнән дә рәсми, һөнәри журналистлар искиткеч репортажлар бирерләр диебрәк көткән идем. Андый хәл күзәтелмәгәч, яраткан газетабыз укучылары гафил булып калмасын дип, күргәннәремне хәл кадәри җиткерергә тырыштым. Күп кенә кызык вә гыйбрәтле нәрсәләрне төшереп калдыруым өчен алдан ук гафу үтенәм, чөнки һөнәри журналист түгелмен, теләсә-кая борын тыгарга хокук юк, җитмәсә бер минут тик тора белмәүче оныкларны ышанып тапшырдылар, кайсы туңдырма, кайсы лимонад, кайсы татлы мамык таптыра... Бәйрәм быел да бик күңелле узды, атаклы классигыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең бер персонажы әйтмешли, “бөтенләй икенче тормыш” иде биредә. Әлеге бәйрәмдә балтачлар гына түгел, сабалар, кукмаралар катнаша, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсеннән дә халык шактый иде. Белми калучылар, их, ник безгә дә әйтмәдегез дип үпкәләүчеләр дә табылды. Димәк, киләсе ел Җәлил хәзрәт бәйрәменә агылучылар тагын да артачак. P.S. Тормышыбызда чын безнеңчә, саф татарча матур бәйрәмнәр булгалап тора. Күңеллелек ягыннан Бразилиядә узган футбол бәйрәме белән ярышырлык, якынча 50 мең кеше катнашкан атаклы Миңгәр сабан туе да, толерант булабыз дип көчәнмичә, саф татарча, үзебезчә узды. Рәсемнәрдә: гран-при лауреаты Әмирхан Нәҗипов бүләк ала. Борбаштагы балалар сабан туе.

Комментариев нет:

Отправить комментарий