Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 7 ноября 2014 г.

Ваппараппачылык

 
          
          Әле кайчан гына китапларны эзләп, сатып алып, китапханәләрдән юллап табып, чират торып укыйлар, олысы-кечесе сәхнәләргә чыгып яттан шигырь сөйли, шуны алкышлыйлар иде. Икенче сыйныфта укыганда мине дә район күләмендә узган бәйгедә Сирин дигән шагыйрь әсәрен сәхнәдән укып, икенче урынны алган өчен мактау кәгазе белән куандырганнар иде. Шигырьнең исеме истә калмаган, эчтәлеген сүзгә-сүз хәтерлим: Баласына сөт җитмәгәч, Фәкыйрь мескен бер заман, Теләк теләп, дога кылып, Сыер сорый Алладан. Шунда очкан бер фәрештә Моның сүзен ишеткән, Бераз сөйләшеп чыгыйм дип, Килеп кергән ишектән. Син, дигән, сыер сорадың, Тик үзең өчен генә; Без сиңа сыер бирербез, Искә ал күршеңне дә. Ә бу кеше күршесенә Гел ачу саклап йөргән. Алай күршегә дә биргәч, Кирәкми сыерың дигән... Әлеге бәйгедә патриотик, сәяси шигырьләргә басым ясалды. Әйтик, Муса Җәлилнең “Вәхшәт”ен төрле мәктәп вәкилләре кат-кат яңгыратты. Ул шигырьнең, балалар гына түгел, өлкәннәр куйган концертларда да еш кабатлануы, ялкынлы юллар тәэсирен киметә дә бара иде шикелле. Көннәрдән беркөнне талантлы шагыйрь Нияз Акмал, Җәлил каләменнән төшкән шул юлларны янә җаннарны тетрәтү дәрәҗәсендә яңгыратуга иреште. Менә ничек язды ул: Алар... алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән көлеп карап тордылар. Укыдым да мин шушы юлларны, Туктап калдым шушы урында... Моабиттан язып яткан шагыйрь, Кырым татарлары турында... “Ач, шигърият, серләреңне” дигән “сүрә” Саҗидә Сөләйманованыкы дип хәтерлим. “Кеше барыбер кошлар нәселеннән” дигән шигъри ачыш та аныкы дип истә калган. Әлбәтттә, кеше күңелен очышка шигъри, ә тагын да төгәлрәге, ярты җаны шигырьдән гыйбарәт җыр канатлары ирештерә. Элек һәр яңа җыр сәнгать әсәре булып туа һәм аны авыл, бистә, калаларда, хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә тиз арада өйрәнәләр иде... Мәктәптә җыр дәресе бездә икенче класстан керә башлап, Сәлимә апабызның шул елны “Тракторчы кыз” һәм “Халисә” исемле җырларны өйрәткәнен, парта арасына басып, күмәкләшеп җырлап торуыбызны хәтерлим. Элек мәҗлесләргә шабашчы җырчы ялламыйлар, һәркем хәле кадәри үзе суза, ә табын артында “Алмагачлары”н башкарганда, вакыт-вакыт үзенчәлекле дүртьюллыклар яңгырап куя торган иде. Күрше Тенеки авылының тракторчылар бригадиры Тимерҗан абыйдан бала чакта менә мондыен отып калдым: Су буйлары, су буйлары, Су буйлары – талигать * Кысып-кысып, суырып-суырып Үпсен дигән шәригать... Һәр нәрсә чагыштыруда беленә. Нәрсәнең дә булса сыйфатын билгеләүгә гомум кабул ителгән стандартлар хезмәт итә. Гүзәллек конкурсларына эләгү өчен тән үлчәмнәре мөһим. Җырчының талантын һәм сәләтен билгели торган стандартларның берсе – итальян композиторы Томазо Альбиониның “Адажио”сын башкару... Адажио – салмак дигән сүз, көйнең темпын аңлата. Бүтән исеме юк. Аны арада иң мөкәммәл дәрәҗәдә, таш сыннарга җан кертерлек рух белән Лара Фабиан атлы җырчы ханым башкара дип саныйм. “Голос” бәйгесенең беренчесендә икенче урынны яулаган Эльмира Кәлимуллина ярыш барышында бер этапта шул “Адажио”ны җырлап, тыңлаучыларны тәмам әсир итте. Бу башкару интернетка эленгән һәм анда кемнең кемлеге һәм ниндилеге хакында бәхәсләр дә бара. Татарның “Адажио” вазыйфасын үти торган халык җәүһәрләре – Тәфтиләү, Гөлҗамал, Зиләйлүк, Зөбәрҗәт, янә килеп Солтан Габәшидән “Кәккүк” җыры иде сыман. Боларны җиренә җиткереп, тыңлаучы күңелен әсир итәрлек итеп башкару өчен тавыш тембры матурлыгы да, тын да, көч тә, һәм талант та кирәк, әлбәттә. Интернетка кереп моңлы татар җыры эзлим... Эзли торгач, кырым татары Эльзара Баталованың “Гүзәл Кырым”, “Безнең тараф”ларына юлыгам. Милли моң ташый бу җырлардан, башкаручы сылу гәүдәле гүзәлкәй үтә зәвыклы киенгән, үз-үзен тотышы ифрат затлы, тавышы соклангыч, музыкаль озатылыш искиткеч... Йөрәк белән җырлаучыны йөрәк белән тыңлыйсың да. Җырчының тавышы булу беренче шарт, әмма соңгысы түгел. Кем ул бүгенге татар йолдызыбыз? Шөкәтсезлеген ассызыклап бөтерелүче нәфис гәүдәле очкалак биючеләр төркеме уртасында, диварларны ишәрдәй куәткә акыртылучы, көе такмак, сүзе ахмак эшләнмәгә ирен турылап, корсак селкетә-селкетә тирбәлүче арыш капчыгы сыман, яки тәләкә бер затмы? Яки киресенчә, буй-сын, килеш-килбәт секс-символ дип игълан итешле, ә җырлау сәләте түзәрлек, яисә ташка үлчим кемсәме? Татар сәхнәсенә чыгу өчен ниндидер стандартлар каралганмы? Татар сәхнәсенә Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек талантларга юл ачыкмы, әллә алар бүгенге татар эстрадасы мэтрлары җырлаганда кушылгалау (подпевка) өчен генә чакырыламы? Җыр кушымтасында, әйтик, “ваппараппа” дип торучылар сыйфатында. Хак булса, Мәскәүне яулап кайтучыларыбызның берсе шундый чыныгу узган. Татар эстрадасы хакында хет каравыл кычкыр дип, интернетта нәкъ менә ул юкка гына түгел, ә кичергәннәреннән чыгып, әрнеп язгандыр дип фаразларга рөхсәт итегез. Татарча тансык җырларны дөньяны таң калдырырлык югарылыкта башкарырдай талантларның орлыгы бездә бетмәгәнлеген әле дә ярый мәскәүләрнең “Голос” проекты тәгаенләде. Шигырьне, бигрәк тә җыр өчен дигәнен тиледән туры хәбәр ысулында, сине сагынам, синең белән йоклыйсы килә, яратканың өчен рәхмәт, тагын шулай язсын, синсез авыр, һ.б.шуның ише декларатив белдерүләр түгел, ә метафора, образлы тел, чагыштырулар канатлы итә. Татарча теле-радио дулкыннарда һәм сәхнәдән өч нотага корылган такмаклар, Ходай исемен катыштырып, “ими виду” күлмәкчән, гүләйт итмәгез, болай булыгыз ди-ди үгет- нәсихәт яудырулар, янә килеп, әнием, әтием, апам дип төчеләнү, авылым дип шыңшу, туган көн ди-ди өтәләнүләрнең асыл мәгънәсе нәрсәгә кайтып кала соң? Нишләп безнекеләр башкарган җырларда грамматика ягы аксый, татар моңы дөм калмады, кайсы халыкныкы икәнен, нинди мәдәният җимеше булуын аңлый торган түгел, һәм аларны колак белән генә тыңлыйсы? Татар моңы пентатоникага (биш тавыш), мажор аккордларга корылуын кайда, кем, ничек, ни өчен кулланыштан чыгарган? Милли мәдәниятне җете маргиналлыкка, мәҗлес сандугачлыгы кысасына кем һәм ник кысрыклый, яисә каулануына юл куя? “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип көнебезне башлаучы “Татарстан” радиосы фондында искиткеч затлы халык җырлары һәм хакыйкый, һөнәри һәм үзешчән композиторлар (Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Солтан Габәши, Латыйф Хәмиди, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев, Фәтхрахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Фәрит Хатыйпов һ.б.) милли фольклорга таянып, чын шагыйрьләр белән берлектә тудырган гүзәл җырларның исәбе хисабы юк иде. Кая югалды алар? Бу хакта милләтебезнең йөзек кашыдай мөхтәрәм затлары Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Рафаэль Ильясов, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Нәҗип Бәдретдиновлар катнашында татар мәдәнияте өчен җаваплы вазифалы әфәнделәр вә ханымнар, вәкаләтле депутатлар белән берлектә телеэкраннарга чыгып, газета һәм журнал битләрендә, сайлау кампаниясенә турылап зур, җитди, “подпевка” рухында түгел, ихлас әңгәмә корасы иде. Җыр мирасыбызны шәп “түбә”ле кемнәрдер үз милке итеп документлаштырган да, аларга эфирга һәм сәхнәгә юлны ябып, түләүле чүп-чар әйләндереп акча эшләүне хутка җибәргәннәрме, югыйсә? Атаклы романчы Гомәр ага Бәширов шагыйрь дә булган. “Намус”ы ипиле иткән, ә халык күңеле түренә, көен Сара Садыйкова язган “Җидегән чишмә”се уздыргандыр дип фаразлыйм? Имамнарыбыз әйтмешли, сират күпереннән кичкәндә кайсы игелекле гамәле исәпкә алыначагын беркем белми. Роман һәм җырны янәшә кую мөхтәрәм укучыларны сәерсендермәс дип өметләнәм, чөнки чын роман җыр сыман агыла, ә чын җыр, кем әйтмешли, ул үзе бер роман. Башкача икән, димәк, иҗат җимеше пешмәгән, ул табигый түгел, ә муляж, макет сыңары гына. Халкыбыз күңеленә Гомәр Бәшировның романы һәм җыры тәэсире нисбәтен чамалый торып, һаман-һаман башы-азагы юк роман язып, тарих арбасына эләгергә теләүчеләр кимеми, ә арта бара. Бүгенге дөньякүләм иң популяр әдипләрнең берсе Пауло Куэльли сыман, нәни брошюралар күләмендә түгел, ә биш йөз битле, мең битле, аннан да калыннарын тудыралар һәм дәүләт химаясы шартларындагы маркетинг турында гамь түгүдән азат мөхәррирләр әдәби табыннарга шундыйны уздыруга корылышта. Хәлбуки, андый әсәрләргә, хәтта үтә шәп булсалар да, күләменнән куркып, бер укучы да якын бармаска мөмкин, дип тә шыкаймыйлар. Туган телебездә китап, әдәби журнал укучыларның яшьләре шактый өлкән булуын истә тотып, аларның күрү сәләте кими төшкән күзләрен дә аярга кирәктер. Танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиев “ми тотмау” дип бәяләгән бу тенденциягә төп әдәби журналыбызның яңа җитәкчелеге дә тиз арада дәва таба алмаска охшап тора. Юк, мин күп язу – чүп язу димим, искәрмәләр, әлбәттә, булырга мөмкин. Үрчемле авторларны тыю һәм аларга җыр текстлары язарга киңәш бирү ниятендә дә түгелмен. Кем әйтмешли, көчләп ачтырган күзнең нуры булмый. Миңа калса, әйтәсе килгәнен җыр канатларына күчереп түгел, ә артык күп сүз сарыф итеп җиткерүчегә, түләүне бит саныннан, билгеле бер чикне үзгач туктатып, һәр артык кәлимәсе өчен, әйтик, өч тиеннән, үзеннән эзләп алуны гамәлгә кую кулай. Мәгълүм ки, төгәл белгәнне аңлату тиз һәм җиңел, ә белмәгәнне, каяндыр ишеткәнне, үзең очына чыга алмастайны тугълау мең биткә дә бетмәскә мөмкин. Ихтимал, язучы автор филолог, ягъни тел белгече булса, аның өчен ниндидер фикер җиткерүгә караганда, шуны ирештерү юлында кырлы-сырлы җөмләләр төзү процессы мавыктыргычрак һәм мөһимрәктер. Ә менә, “ике икең дүрт” кебек “хакыйкать”не томнар аша тапшыру мәрәкәсе үзгә эргәдә, әйтик, халык хуҗалыгында казганучыларны ялкытуы котылгысыз. Экономистларны, хисапчыларны үртәлдерүе дә мөмкин әле. Анысы бер хәл, тарих, дин, аш-су, хокук белеме һәм башка өлкәләрдә ни белеме, ни практикасы юк каләми затларның “эзләнүләре”, наданлыклары зур гыйлем сыйфатында басма сүз аша тәкъдим ителү, ягъни “ваппараппачылык”ның шундый төрдәше белгечләрне ничек рәнҗетүен, ә бәлки укшытуындыр, чамаларга гына кала. Янә килеп, “кыска” хикәя, “кыска” бәян дигән ярлык, тәгаенләмә белән килешәсе килми. Кыскалыкта – осталык. Алайга китсә, киресенчә, күләмлерәкләрен “озын хикәя”, “сузан бәян”, “калын роман” дип тамгалау максатка ярашлы сыман? “Күп сүз – чүп сүз” диелә ләбаса татар халык мәкалендә. Бәлкем ул башкачарак әйтеләдер дә, тик ни хикмәт, төгәлрәге хәтердә калмаган. * Талигъ иск. Кеше, шәхес табигатенең уңай яклары, әйбәт характер, ипле холык һ.б. (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән).

Комментариев нет:

Отправить комментарий