Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 22 октября 2012 г.

ТЕЗДӘГЕЛӘР ТЫЗ ДА БЫЗ ...


  ...Шулай туры килде, җөмһүриятебезнең бер районында ярыйсы гына дәрәҗәле агайның юбилей кичәсенә очраклы рәвештә килеп эләктем. Юбиляр, пенсиягә озатмый, төшемле  кәнәфиеннщн яздырмавы  өчен  каладан килгән түрәсе( хуҗасы дию  урынлырактыр?)каршына килеп,  чәчәкле-чуклы рәхмәтләрен яудырганнан соң,  артык дулкынланудан тынына буыла язып бер кавым сүзсез торгач,  иңрәп сулыш алды һәм нотыгын  :
-       Әллә алдыгызда тезләнимме ?! – дип ,  очлады...
           Мондыйларның кул астындагыларга ниләр күрсәтергә корылышлылыгын Мәнди анасы да аңлый булыр... Үз теләге белән түбәнсенүе өчен үчне кемнән дә булса  кайтармый да булмыйдыр?...Әлеге әфәнде, һәм аның кебекләр, конкрет бәндә аягы астында туфрак булуларын гавәм күз алдында һичбер уңайсызлану тоймый күрсәтүләрен , боларның үз түрәләре   мәскәүләр катында шулайрак  кылануыннан киләдер  дип аңлыйсы микән?...Кул астындагыларга үзенә карата да шундый табыну  эстәү ишарәсе дә бармы икән бу йөзсезлектә?Ислам тәгълиматының  бәндәне Алланың колы дип тәгаенләвендә, атеистлар аңлатканча  кимсетү  түгел, ә аны яклау, коллыктан аралау максаты канунлаштырылган.  Аллаһ бәндәне милкем дип игълан иткән икән,  димәк башка берәүнең  ул милеккә хуҗа булу хокукы, дәхеле  юк дигән сүз. Һәм Аллаһ  колы   бәндә алдында  тезләнергә дә тиеш түгел, әгәр Хак Тәгаләне бар һәм бер дип белсә. Шундый риваять тә ишеткән бар, кайсыдыр мөселман иле патшасы  күп мәчетләр, мәдрәсәләр  салдыра, дин юлында  байлыгын   кызганмый сарыф итә , әмма   бәхетсезлекләрдән башы чыкмый. Мин бит  Син дип тырышам, нигә  мине гел җәзалыйсың, дип фөръяд итә бу бер мәлне  һәм Күкләрдән   җавап  ирешә :
-       Син, минем колларымны җәберлисең...
Кыскасы, бәндә алдында тезләнү –имансызлыктан.
         Әлбәттә, һичкем хатадан хали түгел, ә  аклану ягына ифрат  дәрәҗәдә маһирбыз.  Бәгъзеләр өчен аклануның  баганалы юлы –  башкаларны  кәҗә, тиле, кырый   калдыру, аларны даими түбәнәйтү хисабына калку күренергә чапалану.. Аерылышкан парларны гына алыйк, ара өзелү сәбәбен  һәр як үзенчә  шәрехли һәм кайсын тыңласаң, шуныкы дөрес кебек. Шома адвокатларның  җинаятьчене судан ак, сөттән пакь ,ә корбанын гаепле итеп калдырыру осталыклары  әдәбиятта, фильмнарда чагылыш таба.   Торгынлык елларында  шабашчылар белән  “уртак тел табучы” азу ярган колхоз рәисләре бар иде. Болар, килмешәкләргә караганда шундый ук хезмәт өчен ун тапкыр кимрәк  хакка бил бөккән һәм очы күренмәгән мохтаҗлык  шартларында тормышында яктылык тапмаудан яшел елан белән дуслашуга мәхкүм   колхозчы авылдаш-милләттәшләрен  булдыксызлыкта фаш итәргә яратты,  аларны җай чыккан саен, эш өстәле артында утырганда да, мөнбәрдән торып да,  иштәшләре арасында да,  үзенә ун тапкыр  хасрак тискәре сыйфатларда, хөрәсәнлектә, караклыкта, аумакайлыкта, булдыксызлыкта  гаепләүгә, хакәрәтләүгә, хәтта  кул күтәрүгә  корылышлы булды. Гаепле эзләү һәм табу Русиянең яшәү рәвешеме әллә? “Кем гаепле?” “Нәрсә эшләргә?” - дигән сорауларга Русиядә җавапларны гомер бакый эзлиләр дип тасдыйкълап калдырган атаклы классиклар.  Җавапларга  кытлык юк  анысы...Әлбәттә инде теләсә кайсы дәвер өчен беренче номерлы гаепле тәгаенләнгән , ул  –татар. Аның  “иго”сы. Бу җәһәттән ватаныбызда безне яһүдләр белән бер баскычка куялар, һәм яхшы компаниядә булуыбызга горурлансак та ярыйдыр.  Аннары –төрлеләр, чорына карап патша һәм алпавытлар, дворяннар, кулаклар, кулак иярченнәре, руханилар, корткычлар, космополитлар, фашистлар, коммунистлар, демократлар, бюрократлар, кавказ чырайлылар, олигархлар...  Зурабов,Чубайс, Лужков...  Европалыларның да кайчандыр  руслар ,һәм алардан үрнәк алуга хирыс безләр сыман “кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзләп изаланган чаклары  булган.  Хакимияткә, байлыкка ирешүчеләренең гади халыкны хөҗерләнеп таптау-изүләре хакында аларның әдәбиятында, тарих китапларында мәгълүмат җитәрлек. Америка индеецларына, Австралия аборигеннарына геноцид уздыру , Африка халыкларын эшче хайван сыйфатында файдалану өчен әзерлек мәктәбен ауропалылар үз илләрендә үткән. Теләсә нинди кабәхәтлекне, эшәкелекне, гөнаһны чиркәү , акча алу(индульгенция) бәрабәренә кичереп торуны җайга салган  булган. Яшәү өчен бер нинди яктылык күренми, үзара өзлексез сугышлар, бозыклык,черү, таркалу котырган бер заманда, ягъни 16 нчы гасырда бәхәсләр җәелеп китә : берәүләр бөтен юньсезлекне попларга сылтый, аларны утка атарга өнди ,бәгъзеләр кара халыкны гаепли, попларны юк итсәк, кара халык арасыннан тагын да комсызрак поплар рекрутланачак диләр. Менә шунда Мартин Лютер атлы монах “меа  kulpa” , “минем гаебем,  мин гаепле,  җанымдагы явызлыкны, нәфесне җиңми торып берни дә булмаячак!”, -дип белдерә. Карл Маркс  әлеге белдерүне “монах миендәге революция” дип бәһәли һәм Ауропага яңа чор тууының сәбәпчесе дип саный. 
              Әйе, без дә “кем гаепле?” дигән сорауга җавап эзлибез. Бәгъзеләр Явыз Иванны битәрли, хакимиятне орыша, байларны сүгә яки милләтчеләрне каргый, динчеләребезне дә өлешсез калдырмый. “ Бөтенесенә татар үзе гаепле, татар анасын сатар”  кебек ,кемдер, алларында, графоманлыкларын күздә тотып, махсус төшереп калдырган “фикер”не үзләренеке сыйфатында  ничәмә еллар инде гәҗит-журналлар аша  әтрәгәләм каләмзатларыбыз, халкыбызның туган телен җуймаган өлешенә  йоттыруларына да күнектек. Ә бит бу, милләт сатып сәяси һәм матди капитал туплауга махсуслашкан маңкорт түрәләр өчен бәя биргесез чишелеш. “Татар башын татар ашар” дип күтәрелеп бәрелүче  “зыялыларымыз” әнә шундый түрә ялчылары, шуларның   алтылы чыбыклары...  Кем гаепле?  Ни аяныч, арабызда Мартин Лютер кебек , “мин гаепле” диюче табылганы юк.  Ә  милләтнең бүгенге хәле өчен “мин гаепле” дип теләсә кайсыбыз  әйтә ала һәм хаклы да булачак.
          Гаеплелек касәфәте иңдерүнең җимешләре аяныч. Милләттәшләребезнең  газиз балаларына уздырыштан әллә ниткән  әтрәгәләм исемнәр куюы хакында “Т.Я” бер генә тапкыр язмады.  Европадагы фәхешханәләрдә хезмәт күрсәтүче туташларга , ата-анасы биргән дин кушкан исемнәр урынына , шунда файдаланып торуга лаек  курчакларга хас атамалар бирелә дип укыган бар. Шундый исемнәрне мулла чакырып та куша башладылар түгелме?...Әйтерең бармы :Эльвина, Эвелина, Амила, Алиналар баса ләбаса Татарстанны...  Ә ир балаларга Тузикка тартымнары  ябыштырыла .  Шөкер, матур, затлыларын куючылар  да бар,   ислам кануннарын төгәл үтәп яшәүче бер   танышым  улына Мөхәммәтфатыйх дигән исем  куйдырды авылыбызда .
                  Гаеплелек касәфәте  халкыбызны милләтеннән, туган теленнән, гореф-гадәтләреннән тайпылдыра,кешегә хас исемнәрдән яздыра,  хуҗасы  алдында  коерык болгаучы эт көненә турылый. Бу сынауны  башка  төрки халыкларга күчереп арканлау омтылышлары белән дә очрашабыз. Төркияне, төрек халкын 1915 нче елны әрмәннәргә карата геноцид уздыруда гаепле итеп калдыру хәрәкәте дөньякүләм дәрәҗәдә канат җәя.. Быел, Франциядә әрмән халкына карата “геноцид”ны танымау өчен  җинаять җавапчылыгы кертү хакында канун кабул ителеп, аны  президент Саркози раслаган да иде. Ягъни Франциягә килгән һәм әрмәннәргә карата ватаннары җинаять кылды дип санамаган, моны кире каккан һәр төрек, президентын да кертеп ,  җинаятьче  санала һәм хөкемгә тартыла ” дигәнне аңлата торган закон иде бу.  Франциянең Конституцион суды  әлеге законны  кире какты һәм  гамәлдән чыгарды. Әмма , мондый канун проектын  көн тәртибенә кабат меңгерү омтылышына әлеге карар нокта куймый. Төрекне гаепле ясау , төрек халкына гаеплелек касәфәте сеңдерү юнәлешендәге дәгъвә Төркиянең үз эчендә дә туктамый һәм бәгъзе төрекләр, шәхси мәнфәгатьләрен алга куепмы,  милләтләре өчен моның нинди нәтиҗәләргә китерәсен төшенеп җиткермичәме,  әлеге “гаеп”не тануны хуплый... Шул ук вакытта әзербайҗаннар  Хуҗалы шәһәре халкын  геноцидка дучар итүдә әрмәннәрне гаепли. Әрмәнстан исә гаепне кире кага. Төркия  дә геноцид фактын танымый, 1915 елда   дәүләт буларак  ил язмышы, исән калу-калмавы  хәл ителүен,  Антанта илләре, шул исәптән бүген гаепләүче мантиясе киеп алган Франциянең дә  Төркия биләмәсенә басып керүен һәм шул шартларда   баскынчыларны христиан кардәшләр дип теләктәшлек күрсәткән җирле әрмән халкын фронт участокларыннан ил эченә депортацияләү мәҗбүрияте алдында калуны  ассызыкларга азаплана.                Берәүнең дә капчыгы буш түгел. “Оккупациядән күргән зыян” ны СССР дәвамчысы Русиядән эзләп алу хыялы  балтыйк буе илләре сәясмәннәренә тыңгы бирми. Украинада да , Русиягә карата  да гаеп тануга кагылышлы  таләпләр яңгыраштыра.  Сергей Сибирцев атлы автор бәянында, быелның 12 мартында “Полемика” басмасындагы интервьюдә  украин сәясмәне, Украина республика партиясе рәисе урынбасары “Украина Русь”  иганә фонды башлыгы Ростислав Новоженец, “әгәр  совет хакимияте чорында 20 дән 30 миллионгача украин юк ителгән икән, Россия ким дигәндә әлеге корбаннар өчен берсенә 100 мең доллар исәбеннән чыгып түләргә тиеш, -дип белдерде. “Монда оригинальлек күрсәтү юк. Башка халыклар үзләрен рәнҗетүчеләр белән шулай эш йөртә. Богаудан арынган халыклар, бәйсез дәүләтләр сыйфатында элеккеге оккупантлардан конпенсацияләр, китергән зыянны каплауны таләп итәләр.   Бу очракта мин  һәрвакыт яһүдләр үрнәгенә мөрәҗәгать итәм. Алар үз  дәрәҗәләрен белеп,  хокукларын мөкәммәл  рәвештә яклый беләләр. Мәгълүм ки, Холокост вакытында Израиль дигән дәүләт  юк иде. 1948 нче елны Израиль дәүләте  барлыкка килде  һәм Германия алдына   үтерелгән һәр яһүд өчен 100 миллион доллар түләү мәсьәләсен куйды.Асылда ничә миллион яһүд үтерелүе хакында бәхәскә кермим. Әмма яһүдләр 6 миллион дигән планка куйды һәм һәркайсы өчен 100 мең .Һәр халык шулай эшләргә тиеш.Украин дәүләте дә шулай эш йөртергә тиеш, асылда  шулай  булган булса”, -дип искәртә Новоженец. “ Һәр үтерелгән яһүд өчен  түләү  тулаем алынгач, алар инде һәр рәнҗетелгән яһүд өчен компенсация таләп итәләр. Әйтик бер онык әтисе –әнисеннән бабасының ничек үлүе турында ишеткән, һәм шуңа борчылу аңа әхлакый травма ясаган. Израиль , кабаттан компенсацияләр “саву” өчен  Германиягә массакүләм эзләп алу  таләпләре әзерли. Ә ни өчен СССР урынын алган  , аның активларына гына түгел пассивларына да ия булырга бурычлы Россиягә башка мөнәсәбәт ? Алыгыз бездән Чернобыльне, СССР вакытында Чернобыль  булган өчен түләгез. Түләгез Әфганда һаләк булган егетләребез өчен, Соловки өчен түләгез. “Кызыл террор” өчен түләгез. “ Бөек Ватан”  дигән аталыштагы сугышта украиннарның пушка ите булганы өчен түләгез. Барлык корбаннар өчен түләгез һәм Россиянең нинди икәнен күрербез.Бернинди Россия бюджеты да моңа түзмәячәк”, -дип дәвам итә сәясмән...
            Хәлбуки ,интернетта рус милләтчеләре тарафыннан яһүдләрнең үзләрен гаепләүче мәгълүмат та шактый гына. Австрия, Швейцария һәм Германиядән соң чират Русиягә  җитәргә мөмкин булуын күздә тотып, кисәтү җәһәтеннән  эленәме алар, белгән юк.  Яһүдләргә карата  гаепләүләрне   дәлилләү мөмкинлеге ничектер, суга сәнәк белән язылган булуы да ихтимал, ә менә Россиядә, монархия чорында яһүдләргә каршы кабул ителгән дистәләрчә законнар белән шул ук интернет аша һәркем таныша ала....Янә килеп русның мәшһүр классиклары да  яһүдләргә карата илдә уздырылган  золымны  гадәти  хәл санап үз әсәрләрендә теркәп калдырганнар. Җөмләдән А.С.Пушкинның мәшһүр  “Капитан кызы” әсәрендә гусар полкы ротмистры Зурин яшь Гриневны бильярд уйнарга өйрәтә. “Бу, - гаскәриләр өчен зарур нәрсә, -ди ул. –Походта берәр төбәккә килеп төшкәч, нишләргә әмер бирәсең? Һаман-һаман жидларны  кыйнау да кызык түгел... Шушы җәһәттән Тургеневта, Достоевскийда , Лесковта башка классик әдипләрдә  дә  мондый тасвирламаларның  җан өшеткеч  үрнәкләре дә очраштыра...
        ...  Компенсациягә ирешү, түләү таләп итү  өчен иң әвәле  көчле булу , дөньякүләм финанс системасы штурвалына якын тору шарттыр? Җөмләдән Америка индеецларына,   Әфганстан халкына берәү дә компенсация түләргә җыенмый кебек ...Безгә дә  309 нчы закон кебек “игелекләр” белән генә кәнәгатьләнергә туры килә.  Кем әйтмешли, колның зары ишетелми... Ул гаепле... Кол булудан да зур гаеп юк.  “Тезләнимме?” дип  хөҗерләнүче  түрә-коллардан да җирәнгечрәк нинди  күренеш булуы мөмкин бу якты дөньяларда?...  Җырларыбызның җыр , әдәбиятыбызның әдәбият булудан чигенүләренә дә һәр эргәне иярләгән  “тезләнимчелек” , ә тагын да төгәле- имансызлык  сәбәп... Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “бетерсә , безне бюрократия генә бетерәчәк” дигәне раска чыкты. Милләтебезне  дә  “тезләнимчелеккә” күнгән  милли бюрократия кыерлый...
            Кемнәргәдер үпкәләп, куенда таш саклап яшәү, судлашуларга өмет багълап манту хыялы саф күңелле, уңган һәм талантлы халкыбыз өчен төс түгел. Якташ президентыбыз япь яшь Никифоровны министр дәрәҗәсенә күтәргән иде.  Тезләнгәне өчен түгел, ә талантлы булганга күрә. Инде ул –Русия министры булды. Талантларга юл ачыла башлау әйбәт фал, хакимияттән “тезләниммечеләр” китә башлауга  алхәбәр буларак, күңелләрдә өмет уята...

Комментариев нет:

Отправить комментарий