Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 24 сентября 2012 г.


                                    ДӘЛИЛЛӘРНЕҢ          ХАНБИКӘСЕ
       
     “ Кылганың   әйләнеп кайта”, ди безнең халык. Кытайларның, “кара  мәчене кап караңгы бүлмәдә, бигрәк тә ул анда булмаса тотуы кыен”, дигән әйтемнәре бар. Ягъни кыен, әмма мөмкин...Татарстанда тырышып-тырмашып террорчылар, ваххабитлар, салафитлар эзләү, җөмһүриятебезгә шулар оясы имиджы ябыштыру  укталышлары нәтиҗәсе  һич көтелмәгән яктан бүселеп чыкты.  Кайчан гына “Нурлат вакыйгалары”на бәйле  телесюжет күрсәтелеп,  җинаять кылуда шиккә алынган һәм махсус операция  барышында  һаләк булган кемнәрнедер суд ведикты юк килеш  “террорчылар” дип белдергәннәр иде. Инде менә  шундый белдерүләр ясаган пагон ияләребезнең үзләрен җәлладлар дип “зурлау” илкүләм  кузгалыш алды.  Һәм ни аяныч, әлеге төр закон бозуларга, ягъни суд вердикты юк килеш җинаятьче дип гаепләүләргә  карата рәсми кисәтүләр булуы-булмавы матбугатта чагылыш тапмады.
            Террор – куркыту аша ниндидер максатларга ирешү әмәле.Илнең массакүләм мәгълүмат чаралары, митингда яңгыраган чыгышлар, пикетлардагы плакатлардагы  белдерүләр бер авыздан гражданнарга карата закон сагындагылар террор оештырганнар дип тасдыйкълый. Кайбер авторлар хәтта Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгын  террор оясы дип тәгаенләүгә, министрының “Казан феномены  азагы ” китабын җәзалауларга теоретик нигезләмә дип расларга да җөръәт  иттеләр. Әлбәттә һәр язганны, әйткәнне  ничек кирәк  төрләндереп аңлатма бирергә  була. Җөмләдән, “Зведа Поволжья”  газетасының  2009 нчы ел, 16 июль санында “Республика прокуроры” дигән язмада мөхәррир Рәшит Әхмәтовның, “аларда ( ягъни көнбатыш илләрдә)һәм бездә аклаучы хөкем карарлары (приговорлар)  нисбәте ничек?”, дип соравына Кафиль Фахразый улы Әмиров, 30:1 нисбәте булуын, бездәге һәм андагы суд системаларының төрлелеге аркасында дип аңлатты. Хата китмәсен өчен җавапны оригиналда, русча китерәм :” У нас разные судебные системы. Прежде чем дело дойдет до суда, у нас идет предварительное следствие. Идет год, два, три. Следователь собирает доказательства. В результате выкристаллизовывается окончательное решение...” Дальний” фаҗигасе  “кристаллашу” процессының үзгә, законнан тыш вариантлары килеп чыгу ихтималы булуын яктыртты... Һәм   кулдагы гаепләнүчеләрнең әхвәлен тикшереп торучы инстанция  өчен проктологларны җәлеп итеп зарурлыгы  көн кадагына менде кебек..
Әмма милиция   тарафыннан мондый басым ясау берәүгә дә яңалык түгел, ул инде әдәбиятка үтеп кергән, Станислав Говорухин төшергән “Ворошиловский стрелок” фильмында  тәҗрибәле оперативник  капитан Кошаев (Сергей Гармаш  башкаруында) физик һәм психологик прессинг кулланып , камерада көчләнү  ихтималы белән дә янап ,  әлбәттә инде гаепләрен танырга җыенмаган, адвокат  таләп иткән кыз баланы  төркем белән  көчләүче “текә” егетләрне гаепләрен танырга мәҗбүр итә...  Сорау алу эпизоды интернетка эленгән  һәм ул,  яшь оперлар өчен әлифба  дип тә  санала ала миңа калса... Бу киноны караган  күпчелек тамашачы  капитан Кошаев  ягында... Фильмнар караганда  күпчелек  тамашачы  КГБ, ФСБ хезмәткәрләре ягында...
                      Озак еллар Мөслимдә  БХСС хезмәтен җитәкләгән милиция майоры ,   инде мәрхүм,   Риф Фәйзрахман улы  Хәбировның ,
-   Хезмәт итү  дәверемдә байтак кешене җинаять җавапчылыгына тартырга  туры килде Дарипов , әмма  шушы көнгә кадәр әле беркемнең  дә,  туганыбызны дөрес юлга чыгардың Хәбиров, дип килеп рәхмәт әйткәне булмады, -дигәне  дә  онытылмый..
              Зөфәр Фәтхетдиновның  “ХХ гасыр  афоризмнары һәм максималары”(“ Афоризмы и максимы ХХ века”)  дигән  китабында ,демократик  дәүләттә  вазифа югарырак  булган саен җавапчылык та арта, ә тоталитар дәүләтләрдә түбәндәгеләр барысы өчен дә җавап тота, ә югарыдагылар бер ни өчен дә җавап бирми”, дигән юллар бар. Чит ил киноларыннан күреп беләбез, көнбатыш илләрендә гаеплеләргә гаепләрен танымау хокуклары булулары кулга алынган мәлләрендә укыла.  Андый хокук  кәгазьдә бездә дә бардыр, әлбәттә. Ә    гаепләү актына имзалар  бәлки Сталин чоры хөкемдары мәшһүр Вышинский “дәлилләр ханбикәсе“ (царица доказательств)  дип атаган, гаепләнүченең  үз гаебен үзе тануы булган очракта гына  салынып җинаять эше  суд каралышына кертелмиме икән? Бу хакта төгәлен  суд процессларында катнашучы адвокатлар белә һәм әйтер сүзләре дә бардыр  дип чамалыйм... Озын сүзнең кыскасы проблема бәгъзе оперларның җавапка тартылуы, генерал лейтенант Әсгать Сәфәровның рапорты белән генә хәл ителә алмый. Мәсъәлә   җитди һәм ул илкүләм системалы  чишелеш көтә.   В.В. Жириновский  - (309 нчы законга  аның фракциясе каршы тавыш биргәнен онытмыйк) , “Дальний” вакыйгалары уңаеннан “татар милициясе” дип авыз чайкауларга кушылмады гына түгел, ә мондый тәртипнең  бөтен Русиягә хас булуын телеэфир аша   илкүләм белдерде...
                Татарстанга карата массакүләм чаралары аша негатив  турылауга  сәбәпләр  чыгып кына тора. Әле менә Болгар каласында куелачак “Хранилица” һәйкәле  кайнар бәхәсләр тууга  сәбәп булды.  Сынны  куюга каршы имзалар җыела , дини җитәкчеләр белдерүләр ясый, уртак  фикер эстәп  рәсми  җыелышлар уздырыла, карарлар кабул ителә ...Интернетта һәм матбугатта кем, ни генә язмый,  әлеге сынны “Дальний” төбәгенә  кулай  санаучылар да юк түгел ...  Милли Мәҗлес рәисе “Татар Заманы” интернет газетасы аша соңгы елларда куелган һәйкәлләрне, һәм шулар  белән беррәттән  пирамида күңел ачу комплексын да телгә алып,   Кол Шәриф мәчете хозурында узган рок концертларны  онытып калдырмыйча җитди дәгъвәләрен  җиткерде.   Алай да  аның  Болгарда куеласы  һәйкәлне җен-пәриләр символы  дип тәгаенләве белән килешәсе килми, чөнки сынның гәүдә төзелешендә беркадәр охшашлык  сизелсә дә , башы  барсныкы  , ә кәҗәнеке түгел , шуңа күрә ул   Бафамет гәүдәләнеше  була алмый ! Бу һәйкәлне хуплап имза җыючылар да  бар. Ә  АКШ та яшәүче милләттәшебез Вил  Мирзаянов әлеге  сынны хуплады, толерантлык чагылышы дип бәяләде һәм  аңа данлы киләчәк юрады...
                “Аллаһ сакласын”, “бер Аллаһ кына саклый” кебек  кәлимәләргә бәләкәйдән колак ияләнгәнгәме, үземә  мондый “Саклаучы”ның бүгенгебезгә чакырылышы , зарурлыгы аңлашылып җитмәде. Ахрысы мөселман өммәтенә караган халкыбызга  сыннар  торгызу гомумән килешми бугай , чөнки   һәр салынганы   ризасызлык тудыра ... Хәтта Кремль хозурындагы Җәлил  һәйкәле уңаеннан да фикерләр төрле . Мөхәммәт ага Мәһдиев, әйтик, “шагыйрь һәйкәле мондый булмый, ул штангачы Жаботинскийны хәтерләтә диебрәк язган иде...(Шәхсән үзем, аны азатлыкка омтылучы мазлум халкыбыз гәүдәләнеше дип юрыйм һәм шул хакта шигырь язып  матбугатта бастырып чыгарганым булды.)  Камал театры каршындагы “Сәйдәш”  , Җиңү паркындагы, “Сагыш” атлы проекттан керешелеп, рус кыяфәтле хатын сыны булып күтәрелгән “Хәтер” (Память) , Казан Кремлендә   шуны корачак  рус  һәм  татар  зодчийларына ( интернетта әлеге һәйкәлнең татарча атамасын таба алмадым) һәйкәлләрнең һәркайсы уңаеннан “Звезда Поволжья” газетасы битләрендә  һөнәри сынчылар тарафыннан төрле, кискен фикерләр яңгыраштырды... Җөмләдән “зодчийларны”  Явыз Иван белән Шаһгали дип юрадылар...Шәхсән үземә “Память” һәйкәле катнаш никах аша милләтебезне
ассимиляциягә  турылап сыртына салган  Рус Хатынына, ә парк исә шул җиңүгә  багышлангандыр булып тоела...  Сәйдәш һәйкәлендә исә сөекле композиторыбызның рухы,  очышлы музыкасы аһәңе чагылыш тапмаган сыман..... Парламент(Югары Совет) хозурындагы “Хөррият” уңаеннан халык теленә менгән шөкәтсез образны исә телгә дә аласы килми ....  Әмма  һәр кагыйдәдән бер чыгарма була диләр... СССР да МГБ җитәкчесе булган,  1957-1960 нче елларда Татарстанны җитәкләгән , милли  мәдәниятебез, әдәбиятебез  өчен киң мөмкинлекләр ачкан  игелекле зат  Игнатьев Семен Денисович чорында  1958 нче елны  ачылган Тукай һәйкәле  Казанга нур чәчеп тора...  Җәлилнең кахарманлыгы да шул эшләгән дәвердә хәл ителә, татар аш-суын рәсми дәрәҗәдә олылау да  әлеге шәхескә бәйлелеген “Т.Я”  битләрендә тәгаенләнгән иде...Аның чорында калыккан ошбу һәйкәл әлеге урыс агаеның чын кеше булуына дәлил генә түгел, ә дәлилләрнең ханбикәсе... Мазлум халкыбыз бәгыре Тукаебызны зурланы  өчен аны Хак Тәгаләбез   үзе зурласын иде..
               Сара ханым Садыйковага дигән һәйкәлнең башланып та ярты юлда туктап калуы уңаеннан матбугатка чыгып үпкә белдерүчеләрне, бәлкем мәсъәләнең шулай хәл кылынуы хәерлерәктер дип юатасы килә... АКШта яшәүче милләттәшебез  “Татар Заманы”ндагы язмасында Болгарга куелачак һәйкәлне хуплау белән беррәттән,  каршы чыгучыларның  кайнарлыгын Казанда Ирек мәйданында торган  һәйкәлгә  борырга  омтылыш ясап, Ленинны палач дип атады. Миңа калса  иң күркәм Ирек мәйданында, парламент хозурында  Ленин һәйкәле тору  бик тә урынлы, чөнки Татарстан җөмһүрияте  ул кул куйган декреттан барлыкка килә, ләбаса...  В.И.Ленин һәйкәле җимерелсә, аның  урынына Николай Иванович Ильминский яки  Лука Канашевичныкы торып басасын көт тә тор...
                Караңгы бүлмәдә кара мәче тотудан башлаган  сүз , мәчесыманнар классына караган    барс һәйкәленә  барып чыкты...Даша атлы бүрәт сынчысы иҗатына...  “Болгар җилләре” фильмы тцшерергә күп акчалар тотылып, ул булмый калгач, халкыбызның рухын рәнҗетергә мөмкин иҗат җимеше  тумый калуына шөкер итеп,  җиңел сулыш алучылар да булмый калмагандыр, үзем исә шундыйлар рәтендә...  Капкан саен калҗа, үпкән саен марҗа булмый дигәндәй, бу юлы андый бәхет елмаймаска да мөмкин....

Комментариев нет:

Отправить комментарий