Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 13 августа 2012 г.


                             ГАРИЗА  БИРЕП   КЕРДЕГЕЗ  ....

          “Безнең гәҗит” нең 2009 нчы елның 21 октябрь санында, “Җан авазы” дигән баш астында “Язучылар урамда –вакансияләре буш! " ,дигән  исемле , күләмле генә мәкалә дөнья  күрде. Мәкалә өч баганада бирелгән һәм дүртенчесе, интернетта язышучы “Шөпшә” , “Иркә”, “Хөппи” һ.б.ш.и. исемле “экспертлар” фикерләре тупланмасыннан гыйбарәт. Мәкаләнең исемен укуга ук иң әвәле , мәгълүм шәхескә бинахак бәла ягулары һәм әгъзалыктан чыгарулары нәтиҗәсендә “Язучылар Берлеген таратканнар, бинасын тартып алганнар”икән дигән шомлы уй  күңелне сыдырып узды. Баксаң, хәл алай ук өметсез түгел, “Идел” журналының җитәкчесе алмашынган һәм  хезмәткәрләре,  “Татмедиа” билгеләгән яңа хуҗадан риза-бәхил булмыйча  пикетка чыкканнар,  берничәсе эштән китүне сорап гариза язган икән...Мәкалә фотолар белән сипләнгән, анда экс.редактор һәм яңа редактор сүрәтләре бирелгән. Янә бер фотода таза гәүдәле  шактый көр дүрт ир-ат һәм дә ике  хатын кыз  түгәрәкләнешеп баскан –алары пикетчылар буларак аңлашылды.
               Миңа калса, төп информация мәкаләнең эчтәлегендә түгел, ә исемендә.  Фәһем итик, “язучылар урамда –вакансияләр буш” икән, димәк  журнал штатында утырган каләмзатлар, аннан китү белән язучы булудан туктый һәм кемнәрдер, алар урынын алуга  , шундый статуска ирешәчәк...  Вәзгыятьне шушы кадәр катгый тәгаенләгәне өчен үткен журналистка чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
             Белмим, кем яздыргандыр, инде икенче ел рәттән(2008,2009 нчы еллар) минем адреска “Идел” журналы  килеп , ике ел дәвамында   укырлык  рәтле нәрсә  таба алганым булмады. Газета журналисты Фатыйхова, ханыммы, туташ микән, “Идел”не  Нәбирә Гыйматдинованың мистик бәяннарыннан, “Сираҗи күсәге”ннән,  “Зәйдулла каланчасы”ннан  гайре күз алдына китерә алмыйм, -дип сыктый һәм  мөхәррире дә аңа кушылып, “Идел”нең үз йөзен саклыйсы иде дип, уфтана... Гафу итегез, “Идел”нең җилле чагы Мансур Вәлиев, Римзил Вәлиев, Зөлкәрнәйләр вакытында булды, ә хәзер анда  ни хакында кем нәрсә әйтәсе,  укымыйча да мәгълүм түгелмени?. Штаттагы язучы (язучылар)  тарафыннан еллар дәвамында журнал битләрен гарыкъ иткән  дистәләрчә бәяннар , минем фикеремчә әдәби әсәр булудан бигрәк, дәүләттән, татар әдәбиятын үстерү максатында бирелгән  гонорар фондын үзара уртаклашуның  чарасы иде түгелме? Уңайсыз фон тудырмау максатын   журналда кызыклы авторларның оригиналь әсәрләренә юл ябык тормадымы икән?.  Иң әйбәт  дигән очракта, кырык битлек әсәреңне өч биткә калдырып “кыскартып” бастырсалар нишли аласың мөхтәрәм автор?. Ризасызлык белдерсәң , үзәк  газетадагы танышлары ярдәмендә шәхесеңне мыскыллый торган мәкаләләр белән һөҗүм итмәсләрме?! Корпоратив мәнфәгатьләр сагында уяу торучы бәгъзеләр, ак караны аерып күрсәткән җавабыңны  дөньяга чыгарттырмауны да кайгыртмаслармы?. Хәлбуки  , шәхескә каршы өер белән  ташлануга махсуслашкан “каләмзатларга” уң һәм сулны оныттырмас өчен бәйсез русча “Звезда Поволжья” бар...
                  Бер генә югары берләшмә дә үзе карамагындагы оешмага җитәкчене, андагы хезмәткәрләрдән ризалык алып, билгеләми. Андый практика юк . Әдәби хезмәткәрләрнең яңа мөхәррирне кабул итмәскә маташулары , мантыйк киртәсенә сыймаса да, кемнәргәдер   ихтирамга лаек  кыю гамәл булып тоелырга мөмкин . Һәрхәлдә  “Безнең гәҗит”  шундый фикер уздырды..  “Честное слово” газетасында басылган мәкалә, соңгы инстанциядәге дөреслек буларак тәкъдир ителеп,   яңа мөхәррир һәр яклап тискәре шәхес буларак танытылды . Мин ул шәхесне дә, аның нинди максатны күздән чыгып билгеләнүен дә белмим, журналны “очлау” бурычы белән түгелдер дип кенгә өметләнәм... Хәер, төрлесен көтәргә мөмкин, бигрәк тә “Мирас” журналы тирәсендә буш урында тудырылган шау-шудан соң  башка төрле уйлар килә.. Әмма ни генә булмасын, коллегаңны, хәтта ки күсегә тиңләп гаепләү һәм хәкарәтләү журналистлык этикасына сыядырмы, юктырмы, монысын “безнең гәҗитчеләр” намусында калдырыйк... Ә гаепләүләре нәрсә? Имеш , Рифат Фәттахов “Татарстан” журналы акчасын җыр фестиваленә һәм Нижгар мишәрләре оешмасы файдасына сарыф иткән. . Беренчедән , татар җырын чүп –чарга  максатчан күмү тәмам бәйдән ычкындырылган шартларда  оештырды Рифат әфәнде Рәшит Ваһапов исемендәге әлеге затлы фестивальләрне. Икенчедән, Татарстанның миллиардлары үзәккә суырылудан тыш та әллә ниткән ятлар файдасына тотыла( бу хакта Айдар Хәлим “Убить империю” китабында да әрнеп язды). Әйтик Колшәриф мәчете хозурында сыра сәүдәсе  һәм кече йомышка  кысталулар белән үрелешле рок, джаз жанрына караган, татарныкына ышык бирелмәгән музыкаль шоулар оештыру өчен дә миллионнарны санап сарыф итмәүләре күз алдыбызда. “Честное Слово”чыларны андый чыгымнар түгел, ә читтәге кардәшләребез белән багъланышларны ныгыту хакына тотылганы  борчый . Бик рәхмәт, флаг аларның кулларына!  Ә “милләт кайгысы белән яшәүче”  “Идел”не  ник хәсрәткә салган соң бу хәл? Рифат  Фәттаховның  Нижгар мишәре булуын ассызыклау һәм шул нигездә негатив фикер уятырга азапланудан чыгып кына  мәллә ? Ә менә,  яңа мөхәррирнең, әлеге ыгы-зыгыны әлбәттә журналист бәянында ,татар милләте холкына бәйләп аңлатуы күңелгә хуш килмәде . Юк, бу матавык нигезендә , һич тә  мишәр  яки татар проблемасы түгел , ә  татар милләтен кайгырткан атлы кыланучы конкрет төркемнең,  җимле тагарак өчен тарткалашы гына  ята. Байтак еллар дәвамында  милләт әдәбиятына, тар шәхси мәнфәгатьләрне алга куеп зарарлар салганнан соң, ишек шапылдатып, “матур” итеп китәргә маташу күренеше дип аңлыйм мин , беренче карашка мәгънәсез тоелырга мөмкин әлеге  демаршны. Һәм үзләре күтәрәмгә калдырган журнал ябыла калса җаваплылыкны сыртларыннан төшерер өчен!  Әгәр “идел”челәр үз вакытында “Татмедиа”га кермибез дип буза куптарган булса, бу  аңлашылыр иде әле . Эш шунда, журналның үзбаш яшәрлек куәте  юк, мондый контингент белән бу мөмкин дә түгел һәм шуңа да алар “акула”га  (газетада урын алган интернетчы “эксперт” билгеләмәсе) барып сыенган да. Ирексездән утызынчы елларда чыккан,
                              “Колхозда да мескеннәр,
                                Совхозда да мескеннәр,
                               Гариза биреп кердегез....” 
дип башлана торган җыру искә төшә.
          “Идел”, Зөлкәрнәйләр чорындагы алкынлыгын күпмедер дәрәҗәдә  кайтара алыр дип өметләник. Әлбәттә җимерелгәнне кабат торгызу ифрат кыен, күп вакыт сорый торган шәй, әмма без яхшыга юрыйк.
               Озын сүзнең кыскасы,  фаш итүгә корылышлы әлеге мәкалә , логик яктан шактый какшау  һәм интернетта сайрашучы “эксперт”лар баганасы да аны ныгытырлык ышанычлы терәү булып чыкмаган. Газета мөхәрриренең, коллегасы хакында, “матур ситуациягә эләкмәде” дип “хәсрәтләнүе” дә  күңелдә авыр тәэсир калдырды. Ә бит әлеге  ситуацияне яңа мөхәррир тудырмады, һәм җәнҗалчы  төркем артында  төп коткычының кемлеген  ачыклауны да, ни аяныч, журналист зарур дип санамаган. Ә моны  аныкларга һич тә  Ньютон биномын иңләрлек фәһем кирәкми иде, ул шәхес , мөгаен эксмөхәрриргә  заманында кәнәфи яулашучы  һәм шырдый-бырдый әсәрләре басылгалап торучы берәр “даһи”дыр...  
               Шапыру булып аңлашылмасын, заманында “Идел” өчен мин фәкыйрь дә  кадәри хәл көрәшеп азапландым . 1972 нче елны КАМАЗ төзелешендә ,мин –КИСИ студенты, Васильево автотранспорт техникумы студенты Сафа атлы егет, төзелеш отрядлары студентлары яшәгән палаткалар буйлап йөреп,  Идел журналын ачтыруны таләп итешле  имзалар җыйдык. Ә бу инициативаның башында һич тә журналист әйткән “иделчеләр” түгел, ә бүген “Казан утлары”нда эшләүче Мансур Вәлиев торды дип истә калган.
             

 P .S. Мәкалә     25 октябрь 2009 елда язылды, нәшер итү насыйп булмады..      

Комментариев нет:

Отправить комментарий