Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

Филне энә белән...


                             

            Бинахак гаепләү –яла  ягу дигән сүз. Яла -   рухи тар-мар итү чарасы һәм   физик үлемне якынайту хәсиятенә дә ия.  Ниндидер текә һәм ябык уку йортлары өчен чыгарылган махсус дәреслекләрдә аның  “оештыру коралы” арсеналында дәрәҗәле урын биләве , куллану даирәләре, шуннан чыгып  төрләре һәм  төрләрдән тармакланган төркемчәләре вәҗемләп  бәянләнә дип чамалыйм. “Оештыру коралы” куллану исә аерым зур тема, бик кыска гына итеп шәрехләгәндә, бу , әйтик филнең, нәни энә белән кадап егып була торган ноктасын табу һәм кадау. Мисалга,   Балтыйк диңгезе буендагы бер илдә , гражданлык алмаган урыс кешесенең исем-фамилисе турына  “не гражданин” дигәнне кыскартып,  “негр” дип язу , чекистларны “гбня” , “гбнюк” дип “зурлау”, мәчет хозурында, татар һәр рус яугирләре каны коелган мәйданда ыштан төшерешле , сыра чөмерешле һәм бушанышлы бәйрәмнәр, әллә ниткән рок концертлар оештыру, җир казу техникасына ханбикәбез “Сөембикә” исемен биреп,  җир астына төшерү ( “аска төшерү”нең Русиядә үзгә мәгънәсе дә бар) һ.б,һ.б.ш.и.


           Хәрбиләр телендә “келәмчел бомбалау”  (ковровая бомбардировка) һәм “ноктачыл бәрү” (точечный удар) дигән аталышлар бар. Тулаем халкыбызга һәм аның асыл улларына-кызларына турыланыла торган ялаларны шәрехләргә әлеге  төшенчәләр үлчәп теккән сыман.  Икенчесе  массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә хәл ителсә, беренчесе ,  нәниләр  өчен чыгарылган миллион тиражлы төсле китаплар, шундый ук аудиторияле мультфильмнардан башланып, тагын да иңлерәк масштабларда укучы балалар өчен тарих дәреслекләре, өлкәннәр өчен “тарихи “ китаплар һәм “тарихи” фильмнар   аша  “татар мәсъәләсен ахыргача хәл итү” җәһәтеннән сеңдерелә. Бу “мәсъәләнең”   тәҗеллеген   6 сыйныф укучылары өчен  яңарак  “История Отечества” дәреслек китабын гамәлгә кертү дә (авторлары А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков) ассызыклый. Эчтәлеген күңелләрендә бикләтеп, балаларыбыздан имтихан тоттыруны да күздә тотып язылган ул дәреслектә бабаларыбызның сабыйларны ботарлап һәм кыздырып ашаулары бәянлана. Чаллы милләтпәрвәрләре нәсел-ыруыбызның намусын яклап, Русия Фемидасыннан ярдәм эстәп караганнар иде дә , “тот капчыгыңны”,  безнең адәм тәганәләре дәвамчылары булуыбызны Рәчәйнең суд инстанциясе дә раслады..   Шуны гына искәртәсе килә, тарихы дәвамында әледән әле Ачлык Патша хакимлеге урнашкалап торган бу илдә кеше ашау турында сүз чыгару, асылынып үлгән  кеше йортында бауны телгә алу белән бер...  Җитмәсә  украиннар  , рус белән бергә сайрашып яшәгән чорларында  шундый гастрономик тәҗрибәгә таруларын яшермиләр, ә ачыктан-ачык белдерәләр...
         ...Рөхсәт ителгән кысаларда барган бәхәсләрдә татар мәсъәләсен “кайгыртучылар” оттырмавы, өч тиенлек хокукы калмаган татар халкының "без дөя түгел” дип, акланучы  һәм соранучы хәленә куелуында .  Күз алдына дилбегә буе математик формуланы китерегез. Галим бөтен мәсьәләнең чишелешен төгәл белә, әмма нибары бер урында сиздермичә “ялгыш” ясый, “кеше хокуклары” дигән фетиш ярдәмендә игътибарны читкә юнәлтеп, оста фокусчы сыман алдый һәм нәтиҗә изелгән, яшәү белән үлем арасында тыпырчынган   халыклар файдасына чыкмый...
         Кызык, урыс академиклары  нәрсәгә таянып безне адәм актыклары варислары дип таныта соң ? Инглиз авторы Дэвид Ленгның 2005 нче елда , Мәскәүдә, ЗАО “Центрполиграф” тарафыннан нәшер ителгән “Әрмәннәр” (Армяне) дигән китапны кулыма алам. Анда ((250 бит)мондый юллар бар :
( ХIII гасырдагы монгол яулары турында безгә мәгълүмат бирүче иң ышанычлы чыганакларның берсе әрмән елъязмачысы Акнер тумасы Григорийның “Укчылар милләте” дигән әтрафлы хезмәте.”
           “Димәк, без беренче татарларның ни төсле булулары хакында сөйләрбез, чөнки аларның югары илебезгә тәүге килүчеләре кешегә ошамаган иде. Алар тасвирлап булмастай котычкыч кыяфәттә : башлары буйволныкыдай зур, кысык күзләре кош балаларыныкы кебек бәләкәй ,борыннарына “мәче баскан”, иякләре алга чыгып тора, билдәмәләре  кырмысканыкыдай тар, аяклары дуңгызныкы сыман кыска һәм барсы да ,табигатьтән сакалсызлыкка мәхкүм күсә. Арыслан кебек  куәтле булулары белән беррәттән, тавышлары бөркетнекедәй үзәк өзгеч. Алар һич көтмәгән тарафтан килеп чыгалар. Хатын кызлары матур бүрек киеп, шуның өстеннән парчалы шәл ябына. Киң йөзләренә агулы сумалалар катнашмасы ягылган.  Үлем аларны алмый, шуңа өчәр йөз ел гомер кичерәләр....(Один из главных источников наших сведений о монгольском нашествии ХIII века армянский летописец Григорий  из Акнера создал обстоятельный труд «История нации лучников». И так, теперь мы расскажем о том, на кого были похожи эти первые татары, потому что первые явившиеся в верхнюю страну не были похожи на людей. Они имели неописуемо жуткий вид : у них были огромные головы как у буйвола, узкие глаза как у птенцов ,вздернутый, приплюснутый нос ,как у кошки, выдвинутая челюсть, как у пса, узкие чресла, как у муравья, ноги короткие как у свиньи, и от природы совершенно не было бороды. При львиной силе они имели пронзительные, как у орла, голоса. Они появлялись, когда их меньше всего ждали. Их женщины носили красивые шапки, повязанные поверх шалями из парчи. Их широкие лица были обмазаны ядовитой смесью смол. Смерть не являлась среди них , так как они жили по триста лет…)
         Инглиз авторлары Терри Джонс һәм Алан Эрейра , “Вәхшиләр” (Варвары) дигән китапта (Столица-принт нәшрияты, Мәскәү, 2007 ел, Публий Фабий Сципионның «Гуннар кемнәр иде һәм алар Европаны ничек тетрәтә алды?- дигән хезмәткә таянып(318 бит),  мондый юллар тезәләр:
“... Көмәнле хатыннарны утта куырганда, яралгыларын бунап алып тәлинкәгә салалар, шуңа су өстәп, сугыш коралларын шул кайнар сыекчага манып алалар. Алар сабый балаларның итен ашый, ә хатыннарның каннарын эчәләр иде...” Аннары үзләреннән,  “чынлыкта гуннар әлбәттә андый нәрсәләр эшләмәгән,әмма бу хикәя  әлеге кешеләрдән курку ни дәрәҗәдә булуын бәян итә , -дип ачыклык кертәләр. (“...Жарили беременных женщин, вырезали зародыш, клали его в блюдо, наливали воды и окунали свое оружие в это варево. Они ели мясо детей и пили кровь женщин. “ На самом деле гунны, конечно, не делали таких вещей, но рассказ демонстрирует, какой страх они вызывали эти люди.)Күренә ки, тулаем халкыбызга һәм аерым шәхесләребезгә  турыланучы гәепләүнең фундаменты бик борыңгы... Хәлбуки, җиңелүче як дошманны һәрвакыт тискәре яклап тасвирлый. Фашист Германиясендә чыккан плакатларда совет, рус солдатларын әрмән Григорийдан ким сүрәтләмәгәннәр. Беренче бөтендөнъя сугышында инглизләр немецларны гуннар дип атыйлар һәм  адәм тагәнәләре сыйфатында тасвирлыйлар. Сугыш елларында  һәм аннан соң чыккан совет фильмнарында нимесләрне тилемсә кыяфәттә  һәм аларга бик соңлап “акыл керде”...Хәрби чорда мондый нәрсәләр табигый, ә тыныч шартларда, уртак ил гражданнары татарлар турында шундый “бүләк” оештыруны ни дип  бәяләргә ? Хәлбуки, дөнья  халыклары , аерым вәкилләреннән, әйтик Роальд Сәгъдиев, Алсу, Марат Сафин, Рудольф Нуриев , Чулпан Хамматова, Алсу, Марат Бәшәров, Галимә Шөгерова, Алинә Кабаева , Данис Зариповлардан чыгып,  татар кыяфәте ниндилеген күзаллый алалар... Димәк, “Дөя” түгеллегебезне раслау максатында ,җай, форсат  чыккан саен, һәр дәрәҗәдә, дөньякүләм мәгълүм шәхесләребезнең татар булуларын башка илләрдәгеләрнең колакларына киртләү  муафыйкъ ...    
          Милләтебезнең четрекле хәлен көзгедәй чагылдыручы янә бер “казанышыбыз” – Татарстан гимнының телсезлеге.   Гимн – ул дога дигән сүз. Ә бит хәтта балетка да сүзләр, ягъни либретто языла....  
            Ватаны һәм язган теле буенча чех, милләте белән яһүд  Франц Кафканың “Әверелеш” исемдәге  хикмәтле бер әсәре бар. Хикәядә бер егет  ниндидер фирмада финанслар белән эш итә,  көн-төн эш дип яна, анда чаба, монда уктала, гаиләсен, әти-әнисен, туганнарын гелән кайгыртка, кайчан кемгә нинди кием кирәк,   сеңлесен музыка мәктәбенә кертү, аңа пианино алу һәм башка шуның ише хәстәрләр дә  аңын били. Ә көннәрдән бер көнне  ул үз бүлмәсендә уянып эшкә барыйм дисә , үзенең бөҗәккә әверелүенә төшенә. Аны эштән таптыралар, якыннары  янына кереп хәлне аңышалар һәм аннан куркалар, хәтта җирәнә башлыйлар Бары тик сеңлесе генә  бүлмәсенә  ашарга куеп чыккалаудан туктамый. Башта аңа , яшәргә уңай булсын дип, бүлмәсеннән инде кирәге калмаган йорт җиһазларын алып чыгып китәләр. Ә тора бара барча артык портыкны әкренләп шунда аткара башлыйлар һәм аңа анда хәрәкәт итүләр көннән-көн җайсызлана бара.  Бер заман моңа ашарга кертү дә онытылгалый башлый. Аптырагач ул төнлә, качып-посып бүлмәсеннән чыга һәм кухняга юнәлә. Кайчандыр моның акчасына алынган   йортта  фатир торучылар котычкыч зур бөҗәкне күреп куркалар һәм алдагы өч ай өчен дә түләмәячәкбез дип , дулап, болардан чыгып китәләр. Гаилә әгъзаларының әлбәттә инде ачулары чыга,
-          Аңламый бит ул, хәлне, -дип өзгәләнәләр.
Сеңлесе,
-                     Мин бит аны ничек кайгырттым, ә аның рәхмәте нинди булды, -дип шулай ук бөҗәккә әйләнгән абыйсын гаепли. Бу  бүлмәсенә кереп бикләнә. Ә бер айдан аның ачлыктан, сусызлыктан ябыгып-көеп беткән үле гәүдәсен  табып җирлиләр.
      Тормыш дәвам итә. Сеңлесе кияүгә чыгарга җыена. Башкаларның шулай ук үз планнары. Ә моны инде искә алучы да юк... 
          Ихтимал татарга да шундый киләчәк әзерләнәдер.. Монысын да татысын ди торганнардыр кебек...
             Эсхатология дигән гыйлем үзенчәлекле, терминнарын әйтергә тел күнми, билгеләмәләре  катлаулы һәм болар хакында фәкыйрегезнең әтрафлы теоретик бәяләмә бирерлек  әзерлеге  дә ташка үлчим. Алай да , хәл кадәренчә , мәсьәләнең асылын үзем аңлаган кимәлдә укучылар белән бүлешүне зарур саныйм . Беренче карашка гади һәм мавыктыргыч тоелган  “За бортом” дигән Америка фильмын караучылар бардыр, Мәскәү телевиденисе аны күрсәткәли . Сюжет мондый : яхтада ял итүче аристократ хатын диңгезгә егылып төшә. Аны дулкын ярга чыгарып ташлый. Хатын хәтерен югалта . Ул, элегрәк хезмәте өчен тиешле хакын түләмичә бер столярны рәнҗеткән була. Хастаханәдән аны шул тол ир , минем хатыным дип барып ала һәм  өенә алып кайта. Үзенең өч баласын , бу безнекеләр дип алдаша. Хатынга үткәнен ялганлап бәянлый,  әниең фәхишә һәм алкоголичка иде ,-ди. Кыскасы болар бергә яшәп китәләр . Күпмедер вакыттан соң хатынның хәтере уяна һәм  хакыйкатьне белгәч, ул гаиләсенә , үз мохитына кире кайта.  Әмма шул ачыклана , ул үз мохитында яши алмый икән инде. Һәм финалда ханым “яңа гаиләсе” белән кабат кавыша. Беренче карашка биредә сүз мәхәббәтнең җиңүчәнлеге турында гына бара кебек. Әмма, шунысына да игътибар итик,  хатынның үткәнен ялганлау , аның киләчәген тамырдан үзгәртә. Хәтта соңыннан хакыйкатьне белү дә  үзгәрешкә киртә була алмый . Әлеге модельне халыкларга карата күчереп арканлауга  ни диярсез?  Һәрхәлдә, татар өстендә бу алым   күптәннән чарлана. Мин “татарское иго” дигән , шуңа бәйле һәм гомумән татар,төркиләр тарихын бозып бәянлауны күздә тотам.
         Мәскәүдә, Михаил Леонтьев (“Однако” тапшыруы аша мәгълүм) кебек журналистлар канат ныгыткан  “Кургинян Үзәге”  дигән аталышлы иҗтимагый оешма, рус патриотларыныкы дип тәкъдим ителүче “Завтра” газетасының 2007 ел  24 санында , алда искәртеп узган “оештыру коралы” темасын  яктырту белән мәшгуль булып, Рональд Рейганның СССРны “явызлык империясе” дип тамгалавын,  “хомо советикус”, “совок”  дигән төшенчәләрнең әйләнешкә кертелүен , “оештыру кораллары” арсеналыннан дип тәгаенләнде, “корбанның”  , әлеге дә баягы энә белән кадап филне аударырдай ноктасы хакында  тәкърарланды. Һәм “корбан”ны , ул триумфка ирештем дип хаталанган шатлыклы мәлендә,  елмаеп балкып , бер нинди кызганусыз ,бер кадауда җан тәслим итү отышлы, имеш ки... Янәмәсе,  СССР белән шулай килеп чыккан да?! Шунда ук “Властелин колец» дигән популяр фильмга мөрәҗәгать итеп,  “явызлык шәһәре Мордор” (  “мордар” дигәннең бозып әйтелеше ахры?) һәм андагы кавем “орк”ларны Русиягә һәм рус халкына тиңләштерүдә  явыз ниятлеләр “фаш ителә” : АКШ һәм Көнбатыш дәүләтләр    россияннарны “орк” дип  санаулары  сәбәпле , алар белән теләсә нәрсә эшләргә мөмкиннәр?!
              Шулай да булсын ди... Тик бу коралны, иң әвәле Патша  Россиясе, аннары СССР  , рус булмаган халыкларга карата кулланып һәм  сынап аргач  кына бүтәннәр дә үзләрендә булдырмады микән?...   Золым чишмә башын 1552 нче елдагы тар-мардан  санарга күнеккәнбез.  Хәлбуки,  урыска татардан да якын кеше булырга  тиеш тә түгел кебек. Алардан тәүге “индеецлар”  әвәләргә ниятләгән  тәре йөртүче Тевтон орденын , 1252 елда Александр Невский , башында тәҗрибәле найон Нюврюй  торган атлы татар  корпусы ярдәмендә җиңүгә  ирешә. Янә тәре йөртүчеләр тарафыннан басып алынган  православие үзәге - руслар табынган Византия, 1261 нче елны Нугай морза яугирләре,  ягъни татарлар тарафыннан азат ителеп,  ауган правослау  дәүләтчек кабат торгызыла. (Төрекләр бу илне 1452 дә яулап алалар , әмма ул җиңүдә татар яугирләре дәхеле юк, аларга “эш”не тәре йөртүчеләр җиңеләйтә). Мин инде соңгы зур сугышлардагы татар батырлыкларын санап тормыйм.. Соңгы елларда “Салтан патшалар”, татарга каршы  өзлексез яла ягучы, ыскытучы  “Бабариха”ларга әллә ни игътибар  да итми башлады шикелле. Ельцин һәм Путинның Сабан туе уеннарында катнашып , түбәтәй киеп йөрүләре  , ил хөкүмәтендә  татарлар утыртылуы  начар фал түгел. Әле кайчан гына Татарстандагы эчке эшләр эргәсендә дә,  кая ди сиңа министр посты, тәбәнәгрәк урындыкларны да  татар фамилиялеләр  “иярли” алмый иде . Бүген  Русия МВД министры – татар. Әле президент В.В.Путин, төрле ил журналистлары белән уздырган бер очрашуда    “русны бераз арчысаң татар килеп чыга” дигән әйтемне дә искә алды. Хәлбуки, Пушкинның Салтан патша турындагы әкиятен дә тагын бер кат укып чыгып,  кайбер нәтиҗәләр ясау  зыян итмәс кебек...
         В.В. Путин  , тарих дәреслекләре хакында сүз барган телетапшыруда , АКШны күздә тотып:
- Такмасыннар безгә гаеплелек хисе. Тарихта әллә ниләр булган. Һәрхәлдә без тыныч халык өстенә атом бомбасы ташламадык, бәләкәй генә илне Бөек Ватан сугышындагыдан  7 тапкыр артык  күләмдә бомбага тотмадык , агулы химикатларга коендырмадык , -дип белдерде . Шул ук 25 июнь(2007) кичендә Соловьевның «К барьеру” тапшыруында әлеге хакта сүз дәвам итте һәм анда, “әгәр бертуктаусыз АКШ гражданнарына Япониягә атом бомбасы куллануын, Вьетнамга карата кылган золымын , ә Кытайга даими рәвештә “Тяньанмынь” мәйданындагы вакыйгаларны исләренә  төшереп торсаң, бу бөек халыклар бөек халык булудан туктаячак , үсешләре төкәнәчәк , шуңа күрә СССР кылган кайбер гамәлләргә дә (ГУЛАГ , Әфганстанга басып керү  һ.б.ш.) дәреслекләрдә  “илнең киләчәген күздә тотып” бәя бирергә  кирәк дигәнрәк  фикер үткәрелде. Димәк , бертуктаусыз”татарское иго” дип тугълаулар артында да татар халкын үсештән туктату  һәм юк итү нияте ята булып чыга...
          Русия дәүләтчелеге сагында торган “Бабариха”лар вазифасындагы  дәүләти структуралардан тыш та һәртөрле иҗтимагый оешмалар  эшләп торуы сер түгел. Шуларның алдарак телгә алынганы,   “Эксперементаль Иҗади Үзәк “(Кургинян Үзәге) эзләнүләре Русия патриотик мәгълүмат чараларында , телетапшыруларда  даими чагылыш таба дидек. Сергей һәм Ирина Кургинян, Мария Маниконян һәм башка аналитиклар язган әтрафлы мәкаләләр аша “Үзәк” үткәргән фикергә ышансак, элек СССРга, ә хәзер  Русиягә каршы АКШ һәм Көнбатыш тарафыннан “оештыру коралы”( оргоружие)  кулланылып , туктаусыз “оештыру сугышы”(оргвойна) алып барыла.  АКШны яклап бәхәскә керү ниятем  юк, һәм миндәй адвокатка андый илнең мохтаҗлыгы да шуның  кадәр генәдер, әмма  Ирина Кургинянның Русиядәге мазлум халыкларга, шул исәптән  татарга карата да  русларны шомландырырлык  фикерләр уздыруы  тешкә тия. Регионнарны эреләндерү сәясәте кысаларында ( бәлки сылтавы белән дию  урынлырактыр?)Адыгеяне Краснодар краена кушуга адыг халкының каршы чыгуы, аңа барча чиркәс бердәмлеге теләктәшлек күрсәтеп, Адыг, Кабарда , Чиркәс һәм Шәпсуг халыкларының уртак илен тарихи чикләрдә торгызуны таләп иткән үз планнарын тәкъдим итүләре авторга  ошамый. Дөньякүләм халыкара оешмаларның бу мәсьәләдә үз мөнәсәбәтләрен белдерүләре , ә фикерләрен   нигезләү максатында,   “Басып алынган халыклар турында Декларация” дигән “кортканы” яңадан яктыга тартып чыгаруларына ” да( Ирина ханым  халыкара документка карата шундый метафора куллана) автор риза-бәхил түгел. ...    Кургинян ханымны Финляндиядә, 1947 елны тартып алынган биләмәләрне кире кайтару хакында әңгәмәләр корыла башлавы,  һәм    1990 елдан бирле әлеге илнең  фин –угор халыклары удмурт, мари, мордва белән багъланышларда булуы  да хафага сала. Күрәсең , әлеге хадимә, телгә алынган, телләре, мәдәниятләре яшәү белән үлем арасында тыпырчынган халыкларга кабынган бердәндер өмет нурын да күпсенә... Хәтта халыкара шәһәрләр һәм җирле үзидарә хакимиятләр бердәмлеге “ХАБИТАТ” дигән оешманың Евроазия үзәге  Казанда берегеп,  аңа башта Камиль Исхаков, ә соңра  Ильсур Метшинның  җитәкче булып билгеләнүенә дә ханым борчылуын әйтә, аныңча , Мәскәү – Казан  арасындагы киереңкелекне мондый оешмалар җайга салуны күз уңында  тотмаячак . .Аның   укларыннан руслар да коры калмый. Әйтик  публицист Вадим Штепаның , Мәскәүне рус шәһәрләрен берләштерүче  буларак катгый рәвештә кире кагуын һәм аның урынына яңа үзәкләр, Бөек Новгород , Себерне тәкъдим итүен  Кургинян ханым нечкә диверсия дип бәһәли... Сергей  Кургинян исә , мәкаләсендә  җәмгыять һәм дәүләтнең үтә катлаулы система булуын ассызыклап, аларны оештыру коралы ярдәмендә җимерү  ысулларын (какшату, тирбәтеп тигезлегенән яздыру, яньчү, элемтәләрен бозу һ.б.)  тәсфилләп тәгаенли ,  катлаулы билгеләмәләргә, аныклауларга бай язмасы фәннилеккә дәгъвә итә. Мин фәкыйрь, үземнең кара акылым белән ,теләсә нинди системаны туздыру, туктату, зарарлау яки тулаем сафтан чыгару әмәлләрен , үз эш тәҗрибәләренә таянып табиб, сантехник яки шофер да гадирәк телдә һәм үтемлерәк мисаллар ярдәменендә аңлата алыр  иде дип чамалыйм.  Ә инде көтүче бу эшкә алынса , җирле конкрет мисаллары белән чигенергә хут калдырмыйча, бер алама сыерның бөтен көтүне пычратырга сәләте турындагы  татар халык мәкаленә таянасын  көт тә тор...   Озын сүзнең кыскасы, әгәр әлеге Русиянеңме, башка илнеңме мәнфәгатьләрен кайгырткан иҗади үзәк тараткан фикерләрне  кабул итсәк,  СССРны үз гражданнарын көндәлек икмәк һәм сөт белән тәэмин итүне җайга салырлык  сәләте дә калмаган,  акыллары сүсәргән Политбюро әгъзалары дип аталучы “алама сыерлар” түгел,  ә мәгълүмати – психологик сугыш алып барган тышкы дошманнар һәм ил эчендәге бишенче колонна харап иткән булып чыга...Соңгысына, Ирина ханым Кургинян  телгә алган халыклар, шул исәптән без фәкыйрьләр дә  кермибез микән әле? ..Хәлбуки СССР чорында бер төрле (коммунизм төзүгә өндәп), хәзер икенчеләй ( теле-әрҗәдән криминал , эротика, мәзәкчеләр  күрсәтеп, мөселман  яугирләрен үзенчәлекле тасфирлап һәм шәп киенү, шәп ашау, шәп ял итү, байлык туплауга кызыктырып) “оештыру кораллары” дәүләтебез тарафыннан үз халкына карата тын да алмаслык дәрәҗәдә кулланылды һәм кулланыла шикелле... Хәтта, милләтнең йөз аклыгына дәгъвә итүче татар  әдәби журналларда да җенси мөнәсәбәтләрне тасфирлау үзәккә куела башлады.  Өметле бер авторның “Казан утлары” журналында 2006 елның 9 санында чыккан “Күкләр никахы” хикәясе генә ни тора!  Әсәр герое  ,хатыны бар, улы күптән түгел туган яшь  имамның бер кызга күзе төшә. Теге кыз Коръән укырга өйрәнергә  бүтән талибәләр белән бергә әлеге остазда укый башлый. (Туташларны абыстайлар укыта торган иде?) Һәм бу икәү, мәчеттә, җомга көнне, җомга намазының сөннәте укылган чорда, дин сабагы өйрәнү бүлмәсендә , аулакта калып( балигъ ир-атка хәләле булмаган хатын кыз белән аулакта калуны ислам дины катгыян тыя) , Изге китап укыган җирдән бүленеп,  зина кылалар?!...Автор да, хикәянең янә бер герое –мәчет карты да моны мәхәббәткә чыгара.. Хикәянең исемен кат-кат укыдым, “Күкләр никахы” дип атала, әгәр хәреф хатасы китмәгән булса...
         Бәлкем АКШ оештыру коралы уңышының сере, үзебезнекеләрнең, артыграк тырышып, халкыбыз аңын тәмам тондырып бетерүләре аркасындадыр? Яки безгә карата кулланылган примитив һәм тупас чараларны чит-ятларга, яулап алынмаган шартларда, көчләүсез тагып булмавын үз “җитештерүчеләребез” таныйсылары килмидер һәм АКШны гаепләү ихтыяҗы шуннан туадыр? Янә килеп  әлеге үзәк кабартып тасвирлаган  АКШта эшләнгәненә караганда , үзебездә җитештерелгән , тәҗелләрдән тәҗел аракы  атлы оештыру коралының илебез халкы өчен  мең тапкыр куркынычрак һәм нәтиҗәлерәк  булуын танудан да , ихтимал, качасыбыз килә торгандыр ?  
               
           Каюм Насыйриның бер парчасында, “генерал генералны төп башына утыртса –стратегия, патша патшаны кәкре каенга терәтсә -политика, мужик мужикны өтсә – мошенниклык була, һәм болар һәммәсе дә бер үк нәрсә”, - дип яза.  Хәдисләрдә Аллаһе Тәгалә тарафыннан кичерелми торган гөнаһ дип, сүз йөртү хакында әйтелә. Андый гөнаһ ярлыкануның юлы бер генә ,  гайбәтен саткан кешедән гафу үтенү, бәхиллеген алу.  Сүз йөртүне , ислам тәгълиматы  чирканып кире какса, “цивилизацияле” дип тамгаланучы  илләрдә  аңа мөнәсәбәт үзгә, шул юл белән кешеләр, халыклар арасын бутау, яки бер халыкны төркемнәргә  бүлеп үзара дошманлаштыру әмәлләренең   матур-матур исемнәре бар.  Шушы җәһәттән , һөнәри дәрәҗәдә шөгылләнүгә әзерләүче  текә уку йортлары  булып, аларда илләрне-җирләрне яулап, халыкларны буйсындыру, барча байлыкларын, хәтта актык икмәкләрен тартып алып, каннарын сүлләрен сыгып яшәүне  куәтлүче, бүгенгеләрен  талау белән чикләнмичә, үткәннәренә ия булу, киләчәкләрен окупацияләүнең ысуллары системага салынган предметлар укытылуын янә бер искә алу артык булмас төсле...  Явыз Иван гаскәрләрендә татарларның оешкан хәлдә, атлы гаскәр сыйфатында катнашуы, искәртелгән гыйлемнәрдән рус стратегларының борыңгыдан хәбардәр булулары хакында сөйли. Татарны  илсез калдырганчы , милләт буларак әвәл чатнатканнар, арага җил керткәннәр, ярык, чокыр һәм тора-бара упкын хасил иткәннәр булса кирәк ... Хуш, бер болганмый су да тынмый диләр...  19 гасыр башында татар милләте азатлыгын җуйган булуына карамастан, әле  аягында ныкъ тора һәм шактый бөтен хәлдә яшәп ята... Ул үз мөстәкыйль мәктәп системасына ирешкән , яшәешендә дин таләпләре төгәл үтәлә, алмаш буын  рухи  һәм физик яктан сау-сәламәт ...  Милләттәшләребез  үзара тик туган телдә аңлаша, дини һәм милли бәйрәмнәребезгә сценарийны ятлар язмый, тантаналары, йолалары, гореф гадәтләре ятларга тез йөгендерешле түгел... Әлбәттә, әле дәүләт  инородецлыктан народ ясаудан  баш тартмаган,  башка милләт вәкилләрен тик урыс мәктәбенә каулап  русча гына укыту планы да шушы чор  хыялы җимеше. Әмма аны тормышка ашыруның җае күренми, чөнки милләтебезнең  иманы камил, рухы төзек. Татарстан дип тәгаенләнгән биләмәгә “суверенитет” әләме ышыгында  “Маймыллар планетасы” моделе тагып, авылларына миллион баш дуңгыз асрату , сандугач сайрауларын чучка чинавына алмаштыру чорына кадәр узасы юл әле  озын, “толерант”, “толерант”, дигән саен тигәнәк буе сикеренүләргә , Свияжскта  Татар Холокостын олылаучы проектны тормышка ашыруга  алынуга да  әле  шактый ерак.. Һәм , бер мәлне, ә бу унтугызынчы гасыр башы, голямәләребез, татар матбугатына чыгып, икегә бүленеп,  тарткалаша башлый?! Ике як та күз тондырып милләтне кайгырта һәм һәр яктагылар, үзләрен хаклыга санап, каршы якның дөмегүен максат әйли. Ә  бит бер фәйләсүф әйтмешли, хыяллардан куркырга кирәк, алар тормышка ашучан... Гаяз Исхакыйның бу хакта  гыйбрәтле хикәясе дә   бар: күк капусы ачыла да җәдитчеләрнең дә,  кадимчеләрнең да теләге кабул булып, татарның зыялы дөньясы гомумән юкка чыга... Ни аяныч, әле бүген дә бәгъзе  тарихчы вә телче галимнәребез, җитди кыяфәттә җәдитчелекне яклый, ә кадимчеләрне хурлый һәм шуны милләткә хезмәт итү дип саташа. Капма-каршы фикерләр дә яңгыраштыра башлады... Югыйсә кем хаклы, ә кемнең түгел икәне ислам тәгълиматында төгәл әйтелгән  : “бер-берсенә кылыч күтәргән мөселманның үлгәне дә , исән калганы да җәһәннәмлек”...Хак дин,  фиркаларга бүленеп фетнә чыгаруны  хупламый. Ниндидер системаны нигездән чатнату бурычы куела, дип фараз итик.. Чатнау, аңлашылса кирәк, ахыр чиктә җимерелүгә китерәчәк. Шушы максат белән  мәгълүм бер   әртил барлыкка китерелә һәм ул җиткелекле   финанслана.  Әртил, үз максатына ярашлы  әзерләктәге штат, кадрлар туплый. Менә  шул әртилнең үткен, татар зыялылары хисабында йөрүче  хадимнәре  көннәрдән бер көнне милләт өчен тәҗел сыман темага  бәхәс кузгатып җибәрә... Берсе бер яктан ярсый, икенчесе икенчеләй кәҗә тизәгеләй чәчелә. Ике “җыр”ны да күтәреп алучы ачык авызлар табыла. Конфликт кискенләшә. Инде мәрәкәне ( элек кадимче-җәдитче, хәзер татарчы-болгарчы капма-каршылыгын) оештыручылар, тора-бара иблисләнеп, якларны татулыкка, алай ук катгый кыланмаска өндәргә керешә, һәм бәхәскә казыйлык ук итә башлый...  Халык хәтерендә тәти булып калуны да кайгыртырга онытмый болар...  Ә процесс, Горбачев әйтмешли, хутта...Аны инде туктатырмын димә... Биредә кемнең хаклы, ә кемнең хаксызлыгы  дүртенче мәсьәлә. Чөнки  һәр  чыгыш, хаклымы, түгелме, барыбер дә  милләтне эчтән таркатучылар тегермәненә су коя...В.И.Ленин да, “кирмәнне алуның иң ансат юлы, эчтән”, дип тикмәгә язып калдырмаган.             
                                             
                                          





Комментариев нет:

Отправить комментарий