Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ӘТРӘГӘЛӘМ АТКА МЕНСӘ ЯНДЫРГАНЧЫ КАУЛЫЙ...


                      
           М.А.Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” романында  гел алдашудан күзләре кыйшайган язучылар берлеге сәркатибе Лапшённикова телгә алына. Ә бит мондый кылыйлыкка   адым саен юлыгабыз. Дөресрәге, ә кем кылый түгел бездә, бу җәһәттән караганда? Югары  кәнәфидәгеләр  гомумән сүздән пәрәвез җәтмәсе үреп сөзәләр халыкны, гүяки балыкны... Бик мөмкин, гавәм колагына  токмач элүләр  фәнни нигезгә корыладыр  һәм бәгъзеләр ,  без белмәгән ниндидер яшерен һәм хикмәтле дәреслекне  укыганга ошап тора. Ихтимал аларның таныш сүзләрдән төзелгән кебек аңлаешлы сыман җөмләләре бөтенләй башка нәрсәне аңлатадыр?Илдә наркомания,эчкечелек, җинаятьчелек, эшсезлек һәм башка шундый тискәре нәрсәләр чәчәк атуы фонында  җитәкчеләребезнең дәртле комсомол әйдәрләренә хас чыгышлары бөтенләй мантыйксыз яңгырый кебек... Иманым камил, аларның яшерен, рус сүзләре ышыгында тудырылган телен без аңламыйбыз гына бугай...
                Түрәләрнең   тел  чарлауларын  телеэкраннан  көн дә күрәбез: Кашпировскийдан  ким кыланмыйлар... Яңарак кына, Мәскәүнең Чиркәс базарында контрабанда товарлары сатылганы ачыкланды дип  үзәк телевидениедән шаккатырдылар. Баксаң ул шундый товарлар сату максатында оештырылмаган булган имеш... Кыскасы мин тагын асылда ни әйтүләренә төшенмәдем...  Аннары килеп, дөреслекнең нәрсәсе бар?...  Ә  ялган  мең төсмергә кереп җемелди  һәм әле  гел яңартылып та тора... Минем бер техник белемле танышым дөреслек эстәргә ярата. Менә бүген дә җилләнеп дулап фатирыма килеп керде һәм зарланырга кереште.
-    Үткәнгә карасаң –  кот чыкмалы , бүгенгесе  тишек бер тиен бәһәсендә, ә киләчәк турында уйласаң , чәчләр үрә торышлы. Мин менә, дәрәҗәле генә оешмада әйдәп баручы белгеч , автобус кондукторы белән бер хакка кәкерәям. Әле үз вазифам өчен генә  көч түксәм бер хәер иде,  югарырак хезмәт баскычында торучы берничә “сарык” бар ,   алар йөген дә өстерисе. Ә тел тегермәне корырга , куык очырырга  шуларга куш,   үзләрен якыннан белмәүче катында  шундый спиктәкел уйныйлар  ,  теге фәкыйрь , биш минут аралашудан соң ук, “йә хода, мин дә кеше булып йөрим  ләбаса “дип авыр суларга керешә... Әле , бармакка бармак  сукмый йөз иллешәр мең каеручы пом-завлар, бүлек мөдирләре  бар ... Алар өчен дә йөгерәсе... Уттай эш өстендә ялга, саноторийга , диңгез тарафларына юл алсалар да , белер-белмәс  килеш эшеңә тыкшынып бутаучылар кимүгә куанып, ак юл теләп каласың үзләренә . Эх , мәйтәм бер-икесен кыскартсаң,  егерме-утыз эш урыны саклап калып булыр иде безнең ишләр яки эшчеләр өчен... Юк шул, алар- Һиндстан сыерлары сыман кагылгысыз. Ә шулар сүзе белән йөрсәң, төпсез чуманга утырасыңны көт тә тор.  Тыңламый да булмый, әләкләшәләр, үзләре тудырган бөтен уңышсызлыкларны  сиңа ябып,  гаепле ясарга мөмкиннәр...  Гыйнвар аенда булган хәл, иртәдән кичкәчә кырыкмаса кырык бүлмә кичеп, килештерүләр аша еллык  эш планын раслатам дип главкада тәгәрмәчтәге тиендәй бөтереләм .  Инде кайтып ял итим дә иртә таңнан яңа көч белән кабат керешәсе   булыр дип кенә торганда ,  җитәкчем сыйфатында  тагылган  эшем иясе, “бер кая китмә, биш минуттан чыгам “,  дип кемнеңдер кабинетына кереп “бата” ...Һәм шул бүрәңкә авызның  хәмер чөмереп,  комнан бау ишкәнен, әйтик кичке алтыдан унгача  мин көтәргә тиеш...Җигелеп тарткан мәлеңдә, аяк чалу ,  касыкка төртүләргә ризасызлык белдерү гомумән гафу ителми,  бәләче дигән тамга алуың тиз. Әле ,әйбәт булып йөреп тә таманга туры килә, астыртын гына эшеңнән кыскартуны турылап, яңа, карусызрак, үзләренең бушкуыклыгыннан хәбәрсезрәк  эш аты алу җаен  кайгырталар. Нәрсә хакында сөйләшсәң дә уяу булу шарт болар белән,  кыш көне, “иртәгә алмагачлар чәчәк атар микән?”, ә җәй көне ,”бөрсекөнгә кар явар төсле тоела” рухында гына  җөмләләр ычкындыру хәвефсез. Гел тартылган җәя хәлендә ,  пенсиягә чыгасы бар, түзим-түзим ди-ди теш кысып йөри торгач, шалт инфаркт , йә инсульт алуың ерак йөрми... Һәм җәһәннәмгә пахут пашул. Вәт әйт кордаш, ничек яшәргә дәлше!
-  Таптың кайгырыр нәрсә, -дип тынычландырам мин моны һәм суыткычтан алып өстәлгә бер шешә куям, аннары өлеш тәлинкәсенә башлы суган турыйм . -  Сиңа ни җитми?  Авылда бер караңгыдан бер караңгыга тузан йотып ,  саз ерып иза чигүчеләр чәпчесәләр бер хәл иде.  Вәт кемнәр сыртында асрала район үзәге тутырык һәм каланы баскан “сарыклар” вә “кәҗәләр”... Оешмагыз бай,  һәм сез, көтүгә чыккан терлек-туар сыман,  һич гамьсез иртән   өерелеп барасыз, ә кич кайтасыз...    Хезмәт хакыңны да , күкрәк көче белән казганучыларныкы белән чагыштырсак, ташка үлчим дип булмый . Эшлим, тырышам, йөз суы түгәм дип аһ орасың . Шөкер итәргә кирәк.  Теге “сарыклар” дигәнең дә түгә  аны. Үзең уйлап кара, килгән кунакларны сыйлау һәм озатып йөрү, “ яулыклар” белән кавыштыру өчен “зам по зәм –зәм”нәргә окладны урам сутенерларыныкыннан ким куеп булмыйдыр бит инде.    “Яулыкларны”    штатта асрау  да модада.  Ил байрагыннан чыгып хөкем йөрсәк, бездә “аклар”, “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” иттифагы  хөкем сөрә бугай. Димәк, кунак көен көйләүгә җегет-җилән  җәлеп ителсә дә гаҗәп түгел. Шундый кадрларның кәгазьдә каралган вазифаларын, гаеп итмә,  кемдер тартырга тиеш . Бүләк, премияләргә күмеп, исемнәр биреп, әллә кайларга сайлап,  киләчәктә алардан ил аналары , ил агалары ясау да күздә тотыла, ләбаса ... Бәгъзеләре, тегене-моны җиткереп торып, түрә башмагын ялап, җилкәдәге маймыл сыман  кыйланып гомер туздыра  һәм алар, яшь пионер сыман,  кушканны үтәргә һәрвакыт әзер. Минем бер дус, төрмәдә утырып чыккач, “анда көнең дә төнең дә, һәм кыек, һәм туры мәгънәдә артың өчен кайгырып-куркып уза”, -  дигән иде. Һәр мизгелдә арт сан өчен ут йоту ,син купсенгән эш хаклы шул урынбасарларга бигрәк тә хас.  Аена бишәр йөз мең һәм аннан да күбрәк сосучыларның хәле тагын да мөшкел.  Каерганыңа бәрәбәр җан сатасың  һәм  хаинлеккә тубыктан, билдән, хәтта муеннан батасың дигән сүз  бу ..  Вазифаи ханым-әфәнделәргә, картаймыш көннәрендә , шәрә хәлдә экранга  чыгып, әйтик бикини рекламаларга кушсалар, алар карыша аламы?  Ә  фил гәүдәле түрә ир-атларның олы абзыйлары катында төчеләнеп, чалбарлары төбен җиргә тидерә язып тез сыгылдыруларын күзәтү шулай ук авыр тәэсир калдыра...Казанда, кайбер истәлекле биналарны ишкәндә тузан гына күтәрелми, ә   тавыш та чыккалап куя. Берәр вәкәләтле шәхесебез ,  шул эшкә таяк тыкса, яисә карышса димим, ә кашын  җыерса , иртәгә үк безнең  көнгә калачагы аңлашылса кирәк . Танк хәтле , кара тәрәзәле ,   иномаркасыннан колак какса ул тәләкәне кәләкәгә чутламаслармы? Ә берсеннән-берсе сылу , аяклары колактан  үскән секретуткалары назыннан да ничек баш тартасың? Димәк, Сөембикә манарасын ишсәләр дә, кем әйтмешли, хупларга  һәм кул чабарга кала...  Чөнки артта  күперләр яндырылган.
-   Юк- юк та дәгъва белдерүчеләр  очраштыра  анысы.
-  Кәмит кенә  ул, дустым . Этлекне эшләгәч, җеп очын югалту мәрәкәсе . Менә, мин хезмәт иткән    күрше җөмһүрияттә бер дәү түрәне кәнәфиеннән чөйделәр. Аракыга каршы көрәш чорында бу,  шуңа бәйләп  ауладылар дип истә калган. Аның язмышы хәл ителгән иде  , әмма сүз чынлыгы өчен азактан җыелыш ясалды. Шул формаль җыенда , көн тәртибе нигезендә күмәкләп типкәләү  кызган бер мәлдә , ярсып яклап чыгыш ясаучы табылды ләбаса! Һәм кем яхшы атланды дисең инде син?
- Моны тозакка төшерүче  түгелдер лә?
- ...Вакыйга онытыла төшкәч, хак булса,  депутат  ясаганнар, лауреат  иткәннәр, хөкүмәт бүләкләренә  күмгәннәр,  ниндидер төшемле фондларга  җитәкче итеп тә  баеталар  имеш  шул  ташбашны...
- Гәҗит-журналларның укырлыгы , радио-телевидение, театрларның карар-тыңлар җире калмады. Юк җанга юаныч, нилектән бу?
-  Аена миллион тәңкә сугучылар җитәкләми микән  ошбу тармакларны? Ул очракта , хезмәт хакыбыз нисбәтеннән чыгып безне бөҗәккә, җүләргә  чутлаулары аңлашыла.  Әле кайчан гына колхоз  сыерларын  ач тоталар, әчегән силос, коры салам белән алдыйлар иде.  Шул тәҗрибә рухи өлкәләргә дә үтеп керде шикелле.
-  Тора-торам да хатынның колагын борам дигән сыман, туган телебезне корытырга тотындылар! Нишлибез хәзер? Югарыга хатлар юлларгамы? Судка мөрәҗәгать итәргә, Гаагага хәтле дөреслек юллап балакларны сызганып, чыгып йөгерергәме?
-  “Ыхту минауат һәм  ышту дилайт” дигән сораулар Русиядән аерылгысыз .Әвәле аныклыйк : кем  телебезгә каныга?  Бөтендөнья татар конгрессында В.В.Путин Русиядә туган телләрне тыю чеп-чи җүләрлек дип белдерде.  Ә Дума безгә  уңай алфавитны тыйды, мәктәпләрдән милли компонентны алып ташлады , үз телебездә ЕГЭ  тапшыру хокукын бетерде... Хокук гарантыбыз шул кануннарны башта президент буларак имзалады ,ә аннары  баш вәзир әверелешендә тормышка  ашырырыга кереште.  Дөресрәге моны башкаруны милләттәш кара танкка охшаган җиңел машиналы түрәләребезгә тапшырды. Алар  ышанычны аклаячак әлбәттә , чөнки, җилнең кай тарафка исүен чамалап алдан ук аяк киенә башлаганнар иде... Мәгълүм ки, немец фашистлары “Өченче рейх” дип шашынган. Урыс  шовинистлары   “Мәскәү - Өченче Рим, дүртенчесе булмаячак!” дип кабарына. Ягъни, мәсьәләнең асылына төшенү өчен борыңгы Римны  аңлау фарыз. Тарих китабында Рим –цивилизация учагы, ә аның тирәсендәге ил, халыкларның һәммәсе вәхшиләр дип тамгалана.  Рим, Траян атлы император хакимлеге чорында үзенә ясак түләп торган Дакия дәүләтенә басып керә һәм  бер кешесен дә исән калдырмый кырып бетереп,  йөзләрчә олау алтын көмеш, барча булган мал-туарын талап алып кайта. Һәм кылынган геноцид хөрмәтенә  Римда һәйкәл –колонна торгыза. Һәйкәлдә үтерү һәм талау күренешләре гәүдәләнә. Ә Юлий Цезарь, хәзерге Франция  төбәгенә яу чабып, җиңелгән галларның бер миллионын үтертә, ә бер миллионын кол итеп ала.  Мәскәүдә 2007 нче елны басылып чыккан Терри Джонс һәм Алан Эрейра язган Вәхшиләр (Варвары) дигән китапны укысаң  Римның дөньядагы цивизация учакларын туздырыручы беренче фашист дәүләт булуы аңлашыла. Кылган  тиңдәшсез вәхшилекләре исә тарихи , археологик истәлекләргә таянып  җиткелекле дәлилләнгән.  Әлеге дәүләт, кеше үтерүне шоу –бизнес дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә бит.. Гладиаторлар сугышын күздә тотып әйтәм...  Ошбу явызлык империясеннән эстафетаны Константинополь кабул итә . Өченчелекне кемнәр дәгъвалавын инде искәртем кебек. Ни әйтим ? Суфичыл бер хикәяттәге тәкърарны гына кабатласам инде : бу да үтәр...
- Ә шулай да , ни дип каныгалар милләтебезгә? Ватан сугышында татарлар юлбарыстан көчле , эштә аттай эшлибез. Һәм бу – Тукай сүзе...Нәрсә дип безне “иго” дан иза чиктерүче, Русияне артта калдыручы итеп тасвирлыйлар соң һаман? Инде  чуан өстенә кутыр дигәндәй, 6 нчы класс өчен тарих китабында татарны кеше ашаучы итеп тә тәгаенләделәр...Безне берәр нишләтер алдыннан җәмәгатьчелек фикерен әзерли тору дип аңларгамы моны?
-  Миңа калса, Константинопольдәнме, Римнән үкме, мирас булып калган ниндидер империяне саклау механизмы, җайланмасы бар. Мисалга “тәхет китабы” бар дип саныйк. Анда дөньяга хуҗа булу планы да урын алган имеш...Ихтимал текстны сихер, магия белән эш итүче, провослав дәүләтнең киңәюен кайгыртучы иерархлар агулы кара белән язганнардыр...  Әйтик , тәхет иясе, француз романнарындагыча бармагын төкерекләп  китап битләрен ачканда шовинизм агуы авызына эләгеп , башта канына, аннары миенә барып ирешә...Чын демократ Горбачев чорында  Грузиядә сапер көрәкләре белән гавәмне кыйнадылар, Бакуда танклар демонстрантларны таптады, Литвада канлы бәрелешләр килеп чыкты..  Башта җүләрлек дип инанып әйткән  туган телләрне тыю идеясен җүләрләрчә тискәрелек белән канунга әверелдереп, тормышка ашырылуны башкача ни дип аңлатып була? Вәт шул хакта фантазияләрен эшкә җиксен  иде тарихи-роман-хикәяләр тәпәләүче каләмзатларыбыз...
-  Хикәят дигәннән, әдәбиятыбыз  исәнме әле ул ?
-   Бар иде ул бездә... Мөхәммәт Мәһдиев ...Әмирхан Еники...Нурихан Фәттах...  Менә төрек аристократы Решат Нури Гүнтекиннең “Чалы кошы” романын халкыбыз егылып укыды бер ара. Әсәр- бер мәхәббәт тарихын бәянли .. Әмма ул суфичыл фәлсәфә белән өретелгән. Әсәр кахарманы , үзе дә ятимлектә үскән Фәридә , ятим хәлендәге караңгы төрек авылына барып яктылык тудыра, гел яхшылык кына эшли , ә үзен гайбәтчеләр, наданнар  эзәрлекли. Ул, үз халкына, безнең татарның кайбер гыйбадлары сыман, “төрек шундый инде ул” дип гаеп ташламый, ә һаман  , кыйбласыннан тайпылмый алга баруын дәвам итә. Әллә ниткән бәлаләргә тарса да һичкемгә һәм үзенә дә хыянәт итми , җанын сатмый, җиңел сукмакка борылмый. Еллар имин торсын, безнең  әдәбиятебездә җан сатучылар да уңай кахарман итеп тәкъдим ителә башлады... Гөнаһлымын, мин әле дә булса әдәби журналлардан үзебезнең татар язучыларын укыштыргалыйм. Укыйм, һәм соңгы чорда берсендә дә Фәридәнекедәй Юл күрмим.  Әле бит юлсыз-сукмаксыз нәмәкәйләре белән Тукай бүләгенә үреләләр... Чүп-чар язып, олугъ  бүләккә  ирешүчеләр дә, миңа калса булмады түгел… Бүгенге каләм тибрәтүчеләр әсәрләренең уртак моделен нигездә болайрак күзаллыйм:
          “ Абзарда, болында, яки урамда  сарыклар кычкырыша :
    - Бәә, -диде ак маңгайлысы.
 - Бәә, -дип кушылды кара көдрә йонлысы.”
           Һәм шушы рухта 500 биттән торган роман.  Яки ике йөз битле  пауис. Яисә хикәя...Шигырь…   Җыр тексты...
-          Ә ни өчен шундый көнгә калдык соң әле ? Без бит андый түгел идек?
-                     Күпме генә сүкмәсеннәр, СССР чорында татарча татарча журналларыбызның , гәҗитләребезнең тиражлары йөз меңнәр белән исәпләнде. Әле мәнле, фикерле, кыйблалы Татар радиосы миллионлы аудиторияне колачлый иде... Бүген, күрәбез –офыклар  тарайган. Радио-телевидениедә фәһемле тапшырулар юк, анда гарип-гораба спектакльләрдән гайре һич ни юк  дип кистереп язды галим Дамир Исхаков! Интернет бар әлбәттә, татарча аралашучылар 20 мең тирәсе бугай... Барыбер күп түгел... Димәк  фикъри галәмебез  ифрат җыйнакланган. Шуңа бәрәбәр нисбәттә үзебез дә кечерәябез...Әдәбиятебез исә, үзебезгә таманлашып яраклаша. Мондый фонда исем, титул йөртүче, өреп кабартылган бәгъзеләребезнең дәү булып күренүләре мөмкин, әлбәттә..  Әмма алар асылда шулай ук  карсак...
-   Ә  хикмәт нәрсәдә синеңчә?
-   Туфракның кара катламы сыман, милләтнең дә гумус өлеше була. Безнең аксөяк катламыбыз юк ителгән. Аксөякләр, байлар муллалар гына түгел, игенченең дә иң затлы өлеше кулак дип тамгаланып буналган. (редакция өчен : туналган түгел. Бунау-каезлап алуга синоним)Ә әрлән балчыкның , өскә күтәрелгәнгә генә сыйфаты  үзгәрми.  Һәм ул, аста капланып калган барлы-юклы уңдырышлы туфракка лаек урынына кабат күтәрелергә  хут бирми томалый. Затсызга хакимият тоттырсаң затлыга каршы сугыш ача.  Әтрәгәләм атка менсә, яндырганчы каулый....
- Син үзеңне хаклы дип саныйсыңмы?
- Әлбәттә. Аннары татарда бер  әйтем бар : тиледән туры хәбәр...
-  Ә нишләп күзләрең бик үк туры карамый?
-  Мин ил белән бергә!





Комментариев нет:

Отправить комментарий