Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

МОҢ ҺӘМ МОҢКОРТЛАР


                                                                 
                                                                  Моңым белән үз дөньямны корган,
                                                                 Мин –бишенче фасыл  асылда!
                                                                                                       Эдуард  Мостафин
           
           Моң –татарда гына дигән  тәкърарлар ешлады. Ә нәрсә соң ул ? Моңа җавапны  “ТЯГ”ның “Кара –каршы” дигән тапшыруында да  (чүттән, “кара-каршы ялгыз йорт” дип язмадым , чөнки анда капма каршы фикерләр бәрешүе юк, бар да бер чыбыктан сөрелә) эзләп  бакътылар. Ә минемчә моң ул рух  канатларына җилпенү-талпыну өчен каршылыклы тирәлек  һәм аңа  сулыш тәэмин итүче һава сыман барлык. Әлбәттә моң татарга гына түгел, ә һәр милләткә хас һәм моңсыз яшәүләр юк, була алмый ...
              Руста  җанны бөреп алырдай романслар бар. Ә  күп гомерләр адмирал Колчакка  юралып киленгән, ә  чынлыкта  Петр Булахин фамилияле  композитор, Собянин атлы юридик факультет тәмамлаган танышы сүзләренә  язган,  моңнан гына  тукылган , үктәбр түнтәрелешенә кадәр күп элек иҗат ителгән  “Гори, гори, моя звезда ...” җыры үзе генә дә ни тора...  Көй авторы сукырая, тәмам хәерчелеккә төшә һәм аңа граф Шереметьев  ярдәм кулын суза... Ни аяныч, татарның  хакыйкый талантлары Эдуард Мостафин, Таһир Якуповларга, башка шундый җәүһәр күңелле затларыбызга  ярдәм итәрдәй графларның бездә никтер табылганы юк!..Хәер, Шереметьев Ширәмәт токымыннан  дип куанырга була инде булуын...
               Француз фильмнарын ник яратабызмы?  Гадәттә аларда җиңелчә генә  мәхәббәт тарихы (флирт), җылы юмор һәм  матур моңлы бер җыр булып , шуның аһәңе тамашачы  күңелен , милләте нинди булуына карамастан француз моңы дулкынына турылый, шуның илә иркәли һәм озата бара ...  Битлз, АББА төркемнәре, Демис Рус җырлары да моң белән алдырды ләбаса. Ә Сан Ремо фестивалендә башкарыла торган итальян җырлары ? Ә һинд киноларын ник яратабыз? Җавап бер : рухыбызга  сулыш биргәннәре, аны моң белән сугарганнары өчен!   Ни өчен Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әмирхан Еники әсәрләре искерми? Аларда затлы милли моң бар! 
           Казанда Алсу концерты узды, аудиокассетасы да сатуга чыккан. Алсу –затлы җырчы һәм ул йөрәк белән менә болай җырлый :
                        

                            Сандугачым гүзәлем,
                            Тибрәтмә тал үзәген....
                            Түзәргә калгач түзәрмен,
                             Өзелсә дә үзәгем...
        
           Бу җырның көендә генә түгел, ә сүзләрендә дә татар моңы тукылышы...
           Элегрәк, Ильһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова , Таһир Якупов , Рафаэль Ильясов , Римма Ибраһимова һәм башка  талантларыбызның һәр башкарган җырын иҗат җимеше буларак кабул итә идек. Алсуның да  җырлавы иҗат биеклегендә . Аның татарча репертуары  зәвык  белән сайланган.  Бәлкем кайберәүләр аңышып та җитмидер,  онытып җибәргән булулары да ихтимал,  әмма ләкин безнең  телебез таң калдырырлык   гүзәл һәм камил.  ( Шуңа да аны дошманнар, мәкерле кануннар чыгара-чыгара  юк итәргә җан ата да.)Көй –моңнарыбыз да искиткеч.Алсу шуны аңлап җырлый һәм аның нәзәкатьле башкаруында һәр татар сүзе асылташ дәрәҗәсендә җемелди! Ә үзебезнең  атказанган , хәтта халыкныкы  саналучы , “Зәңгәр шәл” мелодрамасындагы карчык әйтмешли “синдәй-миндәй бозау”лык белән алдырмак булып артык прастуйланучы “йолдызларымыз” җырлавы,  ләгәндә кабыклы бәрәңге һәм ат тизәген тукмаклап  тавык азыгы әзерләүне  хәтерләтә  ... “Телне телгә бутап сөйләү наданлыктан әсәрдер”, -дип язган бөек Дәрдмәнд. Ә безнең сәхнә тотучы атказанган наданнарыбыз инде  татарча җырлаганда урыс сүзләре  катыштыра башлады?!
                Әниемнең иң өлкән апасы Зәйнәп абыстай, озын гомерле булды , әздән генә йөз яшен тутырмады. Авырлыкларны ул күп күргән, үктәбр түнтәрелешеннән соң өйләрен тартып алганнар, ире Нырсы авылының ( Хәзер Теләче районына карый)Касыйм атлы  бае һәм бер үк вакытта мулласы, сыйнфый дошман буларак хөкемгә тартылып,  Беломорканал төзелешендә харап булган , үзен ,   дүрт баласы белән бергә Чистай төрмәсендә дә ябып торганнар бер ара. Аннан котылгач, ул ,  Урта Азиягә китеп, Биби атлы таҗик хатынына сыенган . (Бер оныгы  Раиф Касымов бокс буенча Таҗикстан чемпионы булды...)Менә шул тормыш сөючән апабыз Хәйдәр Бегичев җырлавына мөкиббән иде , һәм  шуның башкаруындагы һәр җырдан соң , чын йөрәгеннән  ”Яшәң!” –дип куя торган иде...  Зәйнәп абыстай бу дөньядан киткәч,  бөек җырчыбыз да озак тормады, аңа ихластан озын гомер теләүче калмады микән әллә дип сызланып куям...  Алсу җырлаганда да рух канатлана, күңелебез ханлы, шанлы чорыбызны урый,    күзләргә яшь тыгыла. Ә татарның хакыйкый гимны “Туган тел”не ничек җырлады ул... “ Ярлыкагыл дип үземне, әткәм-әнкәмне ходам...” Ничек урынлы яңгырый талантлы , итагатьле һәм сылу  милләттәшебез иреннәрендә әлеге гап-гади һәм чиксез кадерле, Тукаебыз   каләменнән төшкән  сүзләр...
            Заманча “ татарча җырлар” турында матбугатта инде байтак язылды. Миңа калса алар татарча да түгел, җырлар да түгел...Мәдәният өлкәбезенең  җаваплы шәхесләре фикеренчә, мондый нәмәкәйләрне тәнкыйтьләп язучылар берән-сәрән генә, ә  зарур санаучылар байтак имеш. Дәлил саллы, һәм мондый мантыйк белән эш иткәндә һәртөрле паленка хәмер  һәм наркотик кулланучылар ихтыяҗларын да яклау урынлы  булачак. Татар өчен опера сәнъгатенең  зарурлыгы да  шикле янәмәсе... Җитди музыка сәнъгате өлкәсендә яуланган үрләребез шактый ләбаса.  Янә килеп, татарда опера сәнъгате булу , гади җырчыларыбызга  үсү мәктәбе ролен   үти , үр билгели, камиллеккә омтылу стимулын  тудыра  дип аңлый идем , техник белемгә ия мин фәкыйрь...
                Алга киткән илләрдә төрле дәрәҗәдәге , очсызлы, уртача бәяле ашханәләр белән беррәттән, текә кафелар, рестораннар да булып, кайсында гап –гади , ә кайсында үтә дә  катлаулы, тәмледән тәмле нигъмәтләр тәкъдим ителә. Шуның шикелле, рухи азыкны да  анда, кулланучылар ихтыяҗының төрлелеген искә алып , төрлечә җитештерәләр һәм адресатларга  ирештерәләр. Әмма зур сәнъгать – дәүләт химаясында. Ул –башка. Аның чүп-чар белән алыш биреше  урынсыз! Миңа калса  рус попсасының   олтаны югарылыгындагы  татар попсасының  сәнъгать, мәдәният белән бер нинди  уртаклыгы була алмый. Атамасын гына алыгызчы , “попса” диләр бит. Күз алдына ряса кигән дәү сакаллы лилипут поп килә дә баса. Менә шундый эмблемага лаек әлеге  чидибырчыл  “сәнъгать”.
               Менә бер “попса” остасы болай җырлый:
                 Үзең киттең  , калды бары  сары күзле ромашкалар...
             Тыңлаганда  колакка  әле “сарык күзле”, әле  “сарык үзле”  сүз тезмәсе ишетелә... Халык җырларында, хакыйкый шагыйрьләр язган текстларда мондый    җәплекәлелек  очрамый әлбәттә. Ә “попсачылар” , күз-кашларын уйнаклатып,“Бер тоттырып карадың”  дип ишеттерергә дә күп  алмый
                   Янә бер туташ моңая :
          “ Нигә , нигә кердең күңелем капкасыннан, чыгар булгач кире әйләнеп?.
             Ә капка бит меңнәр кереп чыгуын тәэмин итүче корылма түгелме соң? Җәяүләп кенә дә түгел. Һәм аның артында нәрсә бардыр бит әле?! 
                Хуш, тавышы юклар , теле көрмәкле яки сакаулар чүп-чарда казынсын да ди. Ә бит тавышы , җырлау осталыгы барлар да шул юлда.  Шундый бер   башкаручыбызның  “Ямчы” турындага мәгънәле рус җырын татарчалаштыруын искә төшерик.   Бер дигән килеп чыкты ул. Ямчы дигән татар сүзен ямщик  димәсә тагы да шәп буласы иде( руска бу сүз татардан кереп шулай үзгәргән ләбаса).  Җырчы , һәр башкаруында тавышы белән иркен эш итә, югары октавадан түбәненә ансат күчә, әллә нинди бормалар кулланып осталыгы белән тыңлаучыны таң калдырмакчы.. Ләкин репертуарындагы җыр текстлары , алда искә алынганыннан гайреләре,   гомуми, эчпошыргыч ,  эчтәлексез , образлар  ясалма һәм шапырыңкы . Көйләр  дә нигездә чеп-чи халтура, аннан-моннан йолкыштырылган  умырыкларны корыштырып теркәлгән,  япон тактасы  банкындагы әзер протез башлам һәм очламнар белән ялганып тәпәләнгән нәмәрсәкәйләр... Һәм җырчының бар тырышлыгы, пафосы,  нүлгә генә кайтып калмый, ә тамашачыны ирештерү булып аңлашыла  башлый. 
                             “Бер –беребезгә без кирәк, бер-беребезгә без терәк...”
                           “Мин нишләрмен сине югалтсам” , - кебек  аһ-уһлар  зифа  буй-сынлы,  ямьле йөзле  , тавышы бар җырчыларга гомумән төс түгел. Ике сукыр, яисә аксак белән туксак шулай өзгләнсә  әле бер хәл  иде...
                                  Утлар яна, утлар яна юлда, олы юлларда
                                  Утлар яна, утлар яна юлчы көткән йортларда....
               Кыскасы, бүген безне күмүче җыр текстларында рифма аксак, ритм туксак , йөз юк, ә фикер шулкадәр тирән яшерелгән,  күпме генә эзләсәң дә таба торган түгел . Менә шундыйны бормалап җырлау акылы камил тыңлаучыда нинди тәэсир калдырырга мөмкин? Примитив җыр сайлагансың икән, башкару да “чиләгенә күрә капкачы” кагыйдәсенә буйсынырга тиеш кебек.  Осталыгың хәттән аша икән, шул осталыкны тулаем җигеп булырдай катлаулы әсәрләргә алыну фарыз...
               Халкыбызда шундый такмаза бар :
     

                                  Тиле, тиле , тилергән,
                                    Тиле бакча бүлдергән,
                                    Бакчасының уртасына
                                    Бер бәрәңге күмдергән.
     
       Бәгъзе җырчыларыбыз да җыр агымын, көй үлчәмен бозып, әйтик ике юлны узгач, “туганым” дип  , өстәмә кертеп, “бизәп” , җырга шундый  , бусага-сикертмә  кертеп тә мәтәләнде...
               Христианнарның Изге китабында “ Не употребляй  имя Господне в суе” диелгән. Хәдисләрдә дә  Аллаһе Тәгаләне һәрвакыт зекер итү зарурлыгын искәртү белән беррәттән, урынсызга  телгә алу кирәксезлеге дә кисәтелә. Ә безнең  “сәхнә йолдызлары”  ярым шәрә кыяфәттә  халык алдына чыгып тәкъвалыкта ярыша башлады... Берсе хәтта, “кулга бокал тотып, бәхет сорыйм Ходайдан дип үк тә җиффәрде сыман...Гомумән, татар җыры сәхнәсендә ыштансызлар артык күбәйде шикелле. Ирексездән  Муса  Җәлилнең “Күрдеңме син бер кат үз гомереңдә, мондый хурлык, мондый вәхшәтне “дигән юллары  искә төшә.
         Мин  алама җыр текстлары язучыларга аптырамыйм. Бу-табигый  хәл. Графоманнар һәрчак булган , булачак та . Мин  алама-шалама нәрсәләрне сәхнә дәрәҗәсенә күтәрүче  әфәнделәргә һәм туташ-ханымнарга   шаккатам.  Бәхәсләшмим,   Хак Тәгалә матур тавыш белән бүләкләгән җырчыга бәлкем тирән акыл, фәлсәфи аң кирәк тә түгелдер. Мокыт  булсыннар, сүзем юк, әгәр акыллы остазлар аларга репетуар һәм кием сайлашса , сәхнәдә үз үзләрен ничек зәвыклы тотарга кирәклеген исләренә төшергәләп торса...
         Бүген туган көннәр, туйларны тамада һәм артистлар чакырып уздыру модага керде. Менә шундый  “гомер бәйрәмнәре” өчен әзерләнгән,  хәмер кабул иткәндә үзенчәлекле кабымлык сыйфатында   “йотарга” мөмкин “концерт”лар  , икенче кулланышта сәхнәгә күтәрелә, һәм шундый “б/у”  лар эфирны чүпли...
            Чыңгыз Айтматовның  җиңел кулыннан, дөресрәге аның рус телендә язылган “Ахырзаман” ( “И дольше века длиться день»)  романы сәбәбендә  “маңкорт” дигән сүз-төшенчә пәйда булды. Миңа калса әйләнешкә “моңкорт” дигәнен дә кертеп җибәрү  урынлы булачак. Аңлы рәвештәме, аңсызданмы моңыбызны үтерүгә алынучыларны нигә әле шулай дип тамгаламаска? Аннары папирос һәм сигарет капларына аларның сәламәтлек өчен зарарлы икәнлеге кисәтелә. Попсачы моңкортлар афишаларына да, милләтебезнең рухи сәламәтлеген кайгыртып, шундый кисәтү  урнаштырырга күптән вакыт.
              Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Салават Фәтхетдинов бер интервьюда (“Татарлар” тапшыруында, ТНВ, 2.04.10ел): “Кайда татарлар күбрәк дип сорасалар, кайда иң күбе икәнен белмим, ә иң азы - Казанда дип җавап бирәм”, дип ычкындырды. Әйтерең бармы, Татарстанның шәп спорт командаларында Татарстан үстергән татарлар юк.  “Ак барс”тагы бердәнбер татар хоккейчы Данис  Зарипов  - Чиләбедән, “Рубин” дагы бердәнбер татар футболчысы, әгәр урынлаша алса,  Азат Галиуллин –Үзбәкстаннан. Ирексездән, патша заманында гәмәлгә кергән “татар һәм эт кертелми” кагыйдәсенең  бүген дә тәҗеллеге  сискәндерә  һәм, әллә Татарстан җөмһүрияте дигәннәре – шушы исем белән алдап, татарларны “уртак ваклаучыга китерү”,  милләт буларак бетерү проекты , ә ТНВ шуны гамәлгә ашыру вазифасындамы икән соң әллә дигән шик  тә уяна.. Узган гасырның 30 нчы елларында, җөмһүриятебез дип алданып ,  илнең һәр тарафыннан тупланган зыялыларыбыз катламы ГУЛАГ ларга аткарылып юк ителә, исән калганнары фронтка озатылып кыерлана. Моңыбыз сагында торучыларыбыз Сәйдәш –эштән куыла, Солтан Габәши һәм Ләтыйф Хәмиди читкә аткарыла. Сара Садыйковага , Юнысовлар мәйданындагы чүплектә салына башлаган һәйкәл язмышы да әллә ниткән нәтиҗәләргә кодалый....                                                                                      Фәрит Яруллинныкы белән кызыксынучылар якташым, язучы Рашат Низаминың “Ут һәм җыр” исемле китабы белән таныша ала. Нәсел җебе безнең Саба ягы. Шыңар авылына ялганган Рөстәм Яхинның  таланты  Раймонд Паулусныкыннан һич ким түгел иде , (артык булуы да ихтимал), ә әллә ни кадер- хөрмәт күрмәде . Һөнәри композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдинова чит илдә иҗат итә .  Бездә гомумән милли һөнәри композиторларга зарурият бетерелгән .
           Соңгы вакытта ТНВ тарафыннан тормышка ашырыла башлаган, алдарак искәртеп узган  “Татар моңы” атлы проект, мөгаен  күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Мин биредә җөмһүриятебез җитәкчеләренең проблеманы аңлап ,күпмедер финанс бүлүләре, шушы юнәлештәге  инде тәмам ташландык хәлдә калган  рухи оборонабызны кабат торгызуга башлаулары дип аңладым .  Тукай яшәгән йорт җимертелгәч, чират Сөембикә манарасына терәлгәндер дип, боегып калган милләттәшләрнең күңелендә өмет чаткысы кабызды ул. Баксаң Русиянең бик күп төбәкләрендә, хикмәти хода, моңны онытмаганнар, татар җырына хыянәт итмәгәннәр икән. Югыйсә моңны җилгәрү юнәлешендә тырышу –көчәнүләр халыкны тын алдырмастай басымда бара, чүптин чүп җырлар эфирны тәмам күмде,  сәхнәләрне тутырды , колак барабаннарын зарарлады, зәвыкны бозды... Башлап йөрүчеләр арасында   Фердинант Сәлахов , Илһам Шакиров, Нәҗип Бәдретдинов, Айдар Фәйзерахмановлар түгел,  ә попсага киң юл сабучылар  күренүе бераз сагайта... Нәрсә бу, тәүбәгә килүме, әлеге проект өчен хөкүмәт биргән акчаны бүлешү матавыгы гынамы? Нигә мондый кара уйлар били дисәгез,  ТНВ ның  татар телендә фикерле, фәһемле  һәм кызыклы тапшырулары юк. Әле бит булганны бетерү, чын халык тапшыруы булып киткән, “Татарстан” телеканалыннан мирас булып  күчкән “Җырлыйк әле”не дә сүтү омтылышы  булып алды һәм бу хакта бәхәс матбугатта да бүселеш  тапты.. Берүк шик-шөһбәләрем урынсыз булсын, әлеге гамәл артында ихласлык  ятсын иде.. Әлбәттә  проектта Рамил Курамшин  ,  Зәмирә Гәрәева, Резедә Әхиярова, Римма Ибраһимова  кебек шәхесләр  катнашуы   оптимизмга  урын калдыра калдыруын  .Бирсен Ходай. Иманга кайту һичкайчан соң түгел . Шәт иншалла, бу бетерер өчен барлау, шул максаттан чыгып инвентаризацияләү түгелдер ? Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган  җырдагыча “Соңдыр шул, соңдыр” дип  тәкърарларга   язмас , мәрхүм Әлфис Кыямовның  Алмаз Хәмзин сүзләренә Рөстәм Вәлиев язган көйгә  “Әле дә соң түгел...” дип сузуындагыча  килеп чыгар дип өметләник...

2 комментария:

  1. Хәерле көннәр.Бу язмагызга да мөнәсәбәтемне белдерәсем килә.Үземне күптән борчыган сорауларга җавап таптым кебек мәкаләне укып чыккач. Татар эстрадасының елдан-ел сыйфаты төшә баруы белән тулысынча килешәм. Моң,матур тавыш,эчтәлекле җырлар сирәк булуына ияләнә төштек инде, ә менә җырчыларның сәхнәгә ярым-шәрә киенеп маймыллануларын һаман кабул итеп бетерә алмыйм шәхсән мин. Язманы укыган вакытта бер сорау туды, җырчы Алсу дигәндә кем истә тотыла? Рус эстрада йолдызы Алсу Абрамовама? Ул булса,Рөстәм әфәнде, аңа кагылышлы фикерегез белән бөтенләй килешмим. Ә татар җыр сәнгате турында шундый киң, эчтәлекле язмагыз өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

    ОтветитьУдалить
  2. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
    Алсу - Сандугачым гузэлем (Соловей-соловушка)...
    Интернеттан табып шул җырны тыңла әле. Татар җырын аның кебек матур җырлаучы кем бар? Равил Шәрәфи катнашкан клип нинди? Андый затлы саф татарча клип та бүтән юк...Ә үз үзен тотышы?...Фонограммага шырды-бырды такмакчыл җыр-мырга авыз селкетеп йөрүче милләттәш шабашницалар аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый...Бер Резидә Галимова бар инде һәр башкарганын "иң югары пилотаж", дип бәяләрлек...

    ОтветитьУдалить