Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 27 июня 2011 г.

Сагыналар аны авылдашлар...

             Саба урамында бер   ханым,
- Исәнмесез, Рөстәм абый, -дип дәшеп туктата.  Ул  заманында авылыбызның гына түгел, ә тирә-якның атаклы көрәшчесе булган Фарук абый кызы икән. 
           ...Яшь чак, җүләр чак, кич клуб тирәсендә яшьтәшләр Тимергазиз , Рәфыйкъ һәм Равиль, өчәүләп мин фәкыйрьне тукмарга мәтәләнә.  Бильярд,  домино сугарга дип кич чыккан  өлкәнрәк ир-атлар да тәмәке тартырга болдырга чыккан, этеш- төртеш, әйткәләшүебез ни белән төкәнәсен кызыксынып күзәтәләр. Мәһабәт гәүдәле Фарук абый да биредә, һәм минем якага үрелүчеләрнең берсе сыйныфташым Рәфыйкъ  шуның туганы. Беткән баш беткән дип, иң әвәле Рәфыйкъ яшьтинең ияк астына кундырам.   Шулчакны Фарук абыйның  көр тавышы төнне ярып яңгырый,
-          Һай, рәхмәт  төшкере, булдырдың ! Бирешмә,  син аларга гына торышасың !


           Әлбәттә  бу матавыкта миңа күбрәк  эләкте. Алай да Фарук агайның шул хуплавы көч бирде, йөрәккә сары май булып ягылды...
-   Рөстәм абый, язганнарыңны укыйбыз! Тик зинһар Зифа апа турында тагын бер искә ал.  Бөтен кеше сагына Зифа апаны, авылга Зифа апа җитми! – ди әлеге ханым.
       ...  Кыш көне, Сарман-Чаллы арасында, буранда  йөк машинабызның тәгәрмәче шартлап туктап калдык. Көне суык булуы бер хәл, этеп ега торган җил ыжгыра. Җитмәсә шоферның күтәрткеч җайланмасы да юк икән. Әле дә ярый, юлда юньле кешеләр очрый,  кул изәвемә безнекедәй Камаз узып тукый,  шоферы, кабинасыннан сикереп төшеп яныбызга килә һәм,
-          Нәрсә, домкратыгыз да юкмы? –дип шелтәләп алгач ,эшкә үк керешә.
Бергәләп тәгәрмәч алыштырганда сүздән сүз чыгып, бу минем кайданлыгым белән  кызыксына.
-          Сабадан, -минәйтәм.
-          Ә син анда Юлбат авылын беләсеңме?
-          Безнең авыл  ул.
-           Зифа апа ни хәлдә?   
-           Аллага шөкер, җир җимертеп йөри.
-               Безне узган ел сезнең  якка урып-җыюга җибәргәннәр иде. Яңгыр көн бу, кәнсәләр янында өелешеп торабыз ,ни хакындадыр гапьләшәбез-бәхәсләшәбез. Шунда бер як битен тоташ кызыл миң каплаган , башта куркынычрак булып күренгән апа килеп , сүз куша:
-               Менә сез бик күп белгән сыман такылдап торасыз , политикагага да керәсез, бик алай укымышлы булгач, әйтегез : дөньяда иң авыр нәрсә нәрсә ул ? –дип сорый. Ни дип тә авыз ачарга кыймый   аптырап калуыбызны күреп, апабыз   ярдәмгә килә,
- Үз ирке белән кузгалмаса бер кран да күтәрә алмый торган  әйбер  үзегезгә тагылган,  ә  шуны аңларлык  фәһемегез юк, -ди , һәм шаккатып ачылган авызыбызны ябарга өлгергәнче, яныбыздан китеп  бара.... Ул көн яңгыр  иште генә, һаман шул урында бөялеп торабыз , сөйләнәбез , кемдер  нәчәлстуаны сүгә, гаделлек  җитенкерәми, дип  зарлана. Ул арада Зифа апабыз барасы җиренә җитеп, урап кайтып та килеше икән, сүзебезне колагына элеп, янә безнең янга тукталыш ясый:
-    Менә сез гаделлеккә өмет багълап, тел чарлыйсыз . Ә бит бу иләк белән су ташу сыман буш эш, -дип башлый ул сүзен килә-килешкә. – Элегрәк булган хәл, СССР чигендә чит илдән безгә таба атлаучы өчәүне туктатып, чигәләренә мылтык төбәп, кемлекләрен сораганнар.
-          Блатстуа, -дигән беренчесе.
-                     Әйдүк, рәхим ит, түрдән  үт, безгә нәкъ син кирәк-дип, тез сыгылдырып,  моны уздырып җибәргәннәр. Икенчесе шушы сүзне йомшартыбрак, “а” хәрефен  “ә”гә алмаштырып әйткән. Монысын да,  аяк астына ак мендәр ташлап, артыннан кага-кага шлагбаумнарын күтәртеп  керткәннәр.
Инде чират өченчесенә җиткән.
-          Мин –гаделлек ! –ди икән бу күзләрен тасырайтып.
-                     Фәлән нәрсә калган мәллә сиңа монда !- дип , артына күнитек белән тибеп, таш ата- ата куып озатканнар анысын.
           Һәм Зифа апабыз барыбызны  бер юлы кызганган караш белән күздән кичерә  дә,
-                     Юк ул  гаделлек , дөреслек тә юк, ә сез комнан бау ишеп утырасыз! –дип , янә үз юлы белән китеп бара...
         .... “Ямьсез хатыннар булмый, аракы гына җитмәскә мөмкин”, - ди рус мәкале. Иренә   ул ихтимал гел матур күренгәндер, чөнки Җәгъфәр абый - тимерче булып эшләде, бик тә йомышлыклы кеше иде, кемне дә кире бормады, шуңа  авызы сый- хөрмәттән  өзелмәде дип истә калган. Хәер, Зифа апа  белән бер сөйләшүдән соң үк,  битен ямьсезләүче  миңе онытыла һәм ул ,  саф күңелле , ихлас һәм тапкыр    булганга , барлык авылдашларга да матур  күренгәндер дип чамалыйм.   Бер мәлне Җәгъфәр абыйны эштән сөрлегебрәк кайтып барышында колхозыбыз рәисе, парторгы һәм бригадиры туктатканнар да, рәис кабинетына алып кереп , өчесе өч яклап  тәрбияләргә , эчмәскә димләргә керешкәннәр. Югыйсә үзләре дә тешкә йомшак нәрсәгә һич тә битараф түгелләр болар ....  Зифа апа   уяу  хатын, сәгате кереп тә күренмәгән Җәгъфәрен барларга чыккан һәм  кайту юлыннан кая   тайпылганын тиз аныклаган. Рәис кабинетына шакып кереп  сәлам биргән һәм  “тәрбияләүчеләрне” куәтләгән атлы кыланып ,  Җәгъфәрне  боларга кушылып “тәрбияләргә” керешкән.
- Ничә тапкырлар әйттем,  туры гына өйгә кайт дип, -башлаган ул сүзен. - Эшлексез исерекләр белән иш булма дип күпме тукыйм мин сиңа. Ник керәсеңдер  бу кәнсәләргә. Бу кәнсәләрнең бит  эче исерек, тышы исерек! Монда бит бер  аек кеше дә юк! Әйдә, әйдә, кайтабыз, бер ни калмаган сиңа исерекләр арасында –дип, урыныннан кубып, иренең җиңенә тотынган һәм кабинеттан җилтерәп алып  чыгып  та киткән. Ә авыл җитәкчеләребез, авызларына су кабып, утырып калганнар...
            ..Татарның өе тыштан искерсә дә эчтән гел якты була, чөнки ел да өй юуу мәшкате  гадәткә кергән. Безнекен  юуышырга әнине якын иткән хатыннар , шул исәптән Зифа апа да килә иде.  Студент чагым, өйгә  колонкадан ташып чиста су кертәм һәм тотылганын чыгарып түгәм. Апалар идән- түшәм , диварларны шатырдатып ышкый-ышкый юалар...  Күпмедер эшләгәч, чәйгә туктап, ишегалдында табын ясадык. Шул вакыт Зифа апабызның ифрат та итагатьле , тәүфыйклы һәм уңган үсмер кызы үкереп елап капкадан килеп кермәсенме!
-          Нәрсә булды, ни булды, -дип  сораганга,  ул,
-          Фәлих, -ди дә тончыга, тагын “Фәлих” ди һәм янә тончыга
          Зифа апа да хәлнең җитди булуы ихтималыннан агарынып , кызын читкә сөйри,
-          Нишләтте Фәлих? – дип сорый.
          Ниһаять, бар да ачыклана, әллә ни куркырлык сәбәп юк, Фәлих үзенчә шаярткан гына икән.  Эш болай була :кыз урамның бер ягыннан, ә Фәлих икенче яклап килә . Шуннан , болар тигезләшкәч, егет тиз генә  чалбарын төшергән һәм кире күтәреп куйган. Кызыбыз шуңа гарьләнгән. Эшнең асылына төшенгәч, Зифа апабыз табигый чая  хәленә кайтты, күзләрен елтыратып елмайды һәм юрамалай ачулы кыяфәт ясап,  кызын орыша башлаган булды:
- Нәрсәгә җылыйсың аңа? Фәлих дөрес күрсәткән. Менә Рөстәм абыең студент, ул студент билеты чыгарып күрсәтә. Атаңның тракторист, комбайнер, электрик правалары бар, ул шуларны күрсәтә. Ә Фәлихның бүтән бер күрсәтер нәрсәсе дә булмагач, ул  шуны күрсәтә. Бар, бар,  юкка балавыз сыгып торма,  әтиең  кайтышка ашарга әзерлисең бар...
               Элек , юк кына әйберне базарда сатуны спекуляция дип бәялиләр, керем утыз сумнан ким булса административ, ә артса җинаять җавапчылыгына да тартырга күп сорамыйлар иде .  Колхозда хезмәт көне  5 тиен чак бу,  авыл кешесе Казанга йомырка алып барып сата һәм капчыкка төяп ипи алып кайта  торган заман. Зифа апа үз тавыклары салганын гына түгел,  ә  күрше тирәдән дә җыештырган һәм бер таңда, йөк машинасы әрҗәседәге аркылы эскәмиягә утырып,  Казанга чыгып киткән. Ә кайсыдыр юньсезе, юл өстендәге Теләчедәге милиция бүлекчәсенә чылтыратып, “спикүләнне тотыгыз” дип хәбәр биргән. Машинаны бүлекчә янына борып  китереп, туктатканнар, Зифа апаны бинага алып кергәннәр.  Берсе сорау ала башлаган. Әмма апабыз  каушамаган.
- Хәерченең алъяпкычына соскы белән җылы борчак салсаң,  мескен, хисләнеп китә  дә,  борчагы чәчелеп китә икән, дигәндәй килеп чыга бит бу энекәйләр. Менә   үзегезне минем урынга куеп  карагыз,  Казан хәтле Казанда  күкәйсез ничек чыгып китәсең? Анда бит тәккә генә ашатып-эчертеп кундырмыйлар, кала кешесе туганың булса да бик саран була ул. Күкәй күргәнегез булмаса, ачыгыз, карагыз кәрҗинне. Чатнаганнарын да чутлагыз.Тик әвәл Мәртеннең Гыймади агай чыгарган бер  шигырьне тыңлагыз, аннары  язарсыз хөкемегезне,
                                   
                                          Җиде йомыркам бар иде,
                                           Җидесе дә чатнаган,
                                           Тавыкка да үпкәләмим,
                                           Әтәч кыек саплаган,  -  дип,  тезеп  киткән.
   
        Такмазаның очына чыкканда милиционерлар, күзләреннән яшь чыгарып, тыйлыга алмый  көлешәләр, ә башлыграк дигәне, кулларын бутап,
- Апа, берүк юлыңда бул,  -дип, зыян-зәүрат салмый  азат итә авылдашыбызны.
            Ул колхоз фермасында  бозаулар карады. Бер елны терлекләр кырыла һәм райком кушуы буенча колхозга прокурормы, шунда эшләүчеме  килеп төшә. Армиядә солдат җан тәслим кылса хокук сагындагылар селкенми дә, ә колхозда бер бозау үлсә эш кузгатыла торган заман... Колхоз рәисе, “мин барысына да ничек җитешим, белгечләрдән сорагыз”, дип  кыяклый. Белгечләр дә югары белемле, “без тиешлесен эшләдек,  менә журналларда бар да язылган”, дип җавапчылыктан алар да оста тайпыла.  Әлбәттә инде югары квалификацияле юристның дүрт класс белемле, бер караңгыдан бер караңгыга бил бөгүче беркатлы хатыннарга  теше үтә, берәм- берәм ике авылдаш апага түләү ясый. Чират Зифа апага  төртелә.
-          Йә апа, ничек үлде бозаулар, -дип кызыксына тикшерүче.
-                     Ничек дип  энем, башларын Сатыш ягына каратып тагаракка салдылар да үлделәр инде,- ди Зифа апа.
          Тикшерүче шиккә кала. Зоотехниктан,
-          Бу апа бик тулы түгел мәллә? –дип  кызыксына.
-                     Соң, дөм  акыллы кеше колхозда эшләми  инде ул хәзер, -дип җавап күндерә   зоотехнигыбыз .
          Тикшерүчә Зифа апага түләү ясап тормый. Зифа апабыз кәнәгать,
- Ул аңгыра ни сәбәпле үлде дими, ничек дип сорый бит, -дип, көлә.
        Янә бер хәтирә  ...  Авыл клубында, соңыннан бушлай кино күрсәтү шарты белән кызыктырып үткәрелгән  җыелышта салам, печән урлау хакында сүз чыккач,  Зифа апабыз сикереп тора  да, президиумдагыларның күзләренә бәреп,
-                     Торасыз да урлый дисез ! Әллә урлашуны бәк рәхәт дип беләсезме? Безгә бит машина, йә ат йөге белән кайтып аумый, җилкәгә салып , бөкрене чыгарып ташыйсы. Менә узган атнада Чәүкә болыныннан печән алып кайтканда аякны каймыктырдым, һаман рәтләнми , ә печән  бетеп килә.  Колхозчыга җитәрлек курмы өләшү турында сөйләшегез сез, ачу китереп, корыны бушка әйләндереп утырганчы,-  дип ярып сала...
             Гаделлек... Мөгаен ул кешелекнең мәңгелек хыялыдыр. Колхозлашу да шундый омтылыш ышыклыгында тормышка ашырылган бугай. Хәер, һәр яңа, ул  онытылган искенең кабатланышы дигән фикер дә бар..   Бик борыңгы заманда Спарта  дәүләтендә тәхеткә Ликург атлы император менеп кунаклагач, пачти “Совет Блачы ”урнаштыра , дөресрәге  “Аксакаллар  Киңәше” оештыра. Җир милек булудан туктый, һәр Спарта гаиләсе башкалар белән тигез җир кисеменнән файдалана, булган бар ил мөлкәте тигез итеп бүленә.. Ликург, кешегә ашау өчен әзрәк арпа оны белән үсемлек мае булса шул җитә, аз ашау сәламәтлеккә файдалы, елдамлыкны гына арттыра  дип исәпли. Канун буенча илдә тиешеннән артык тулы тәнле булу да тыела.Яңа туган бала язмышына ата-ананың  дәхеле юк , Аксакаллар Советы
( боларның Политбюросы)әгәр сабыйны хәлсез дип тапса,  аны Тайгет кыясыннан аска томыралар. Җиде яшьтән балаларны ата- аналарыннан аерып, физик яктан чыныктырып, кырыс дисциплина шартларында тәрбиялиләр, ә  хәрби өйрәнүләр егермедән башлана. Егетләр яугир ирләр, кызлар, яугир булачак бәби табар өчен таза-сәламәт булырга тиеш, бар  тормыш –шул максатка турыланган. Алтын-көмеш акчалар  әйләнештән чыгарылып, алар урынын авыр тимер тәңкәләр ала.  Ә тимергә чит илдән бер ни дә алып булмый . Йорт җиһазлары, йортлар, ашау эчү –бар да бер төсле. Кеше үз милке белән генә түгел, ә колхозлардагы сыман бүтәннәрнекеннән дә файдалана ала . Илдә ирекле сәүдә тыела, чит ил кешеләренә, җирле халыкны бозмасыннар өчен, аралашу мөмкинлеге калдырылмый.  Кыскасы тулы тигезлек һәм гаделлек! Һәм  әлеге куәтле дәүләт, көннәрдән бер көнне яшәүдән туктый...   Хикмәт шунда, көчләүгә корылган гаделлек – ул гаделлек түгел. Ә иң яман золым –акырта-бакырта эшләнгән яхшылык.   Хактан да, бармакларны тигезли башласаң кул  , буйларны тигезләргә керешсәң , гәүдә гарипләнә һәм мондый акылсыз  физик “тигезләү”ләргә һич кайда барып җитмәгәннәр. Әмма ләкин көчләү аша рухи “тигезләү”ләрнең  рухи гариплеккә чыгаруын һәм яшәүгә омтылышны үтерүен Ликург аңлап җиткермәгән күрәсең... Хәер , Ликургның дәвамчылары да аңа төшенмәгән. Тигезләү –хәтәр нәрсә. Әйтик, инешнең авышлыгын турайтсаң, агым туктап,  балыклары төкәнеп, ул сазлыкка,   бакалар патшалыгына әйләнәчәк...  Без  илебезнең бар нәрсәгә, хәтта ипи белән сөт сатып алугщ тэртип урнашмаган чорын хәтерлибез. Ачылырынына ике сэгать алдан кибет тирэсен кара болыт булып халык сара. Купчелек , гомерлэре буе бушка бил боккэн щби-бабайлар... Менэ кибет ачыла  хэм ишектэ этешэ тортешэ эчкэ уту башлана. Элбэттэ  карт-коры коерыкта кала.. Бер  ботен иипи алу очен чират тору кибет эчендэ дэвам итэ. Э ул бармый, чонки “эрсез алабайлар” табылып, чиратны боза.. Хэм бу кон дэ кабатлана...  Бүгенге тормышка карата да моң-зарлар күп дияргә мөмкин авылдашлар.  Шәхси хуҗалыктан сөт җыюда булса да гадел бәяләр урнашмавына гаҗизлекләрен белдерүләре табигый...  Демократия тантана иткән, ирекле Ауропа илләрендә кешенең кыйммәте югары булуын кем белми?  Гаделлек бар бит ул, урыны белән диярләр, ә ник бездә исе дә сизелми аның?- дип сораулары ихтимал. Әлбәттә иң гади һәм дөрес  җавапны мөгаен Зифа апабыз табар, хакимияттә ул илләрдә тигезсезлек шартларында   талант, белем, аң ярдәмендә югары үрләгән затлы токымнан чыккан кешеләр, ә бездә,  “тигезлек” , “сазлык” шартларында   җилкәбезгә үрмәләгән  гөберле бакалар һәм шуларның чукмарбаш нәсел ыруы идарә иткәнгә шулай ул”, дип  әйтер иде кебек
... 

1 комментарий:

  1. Юлбат ауылында кемнәр яши микән - татарлармы , мишәрләрме ? :)

    ОтветитьУдалить