Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ТАТАР КОЯШЫ БАЕМАСЫН


                                       ТУЛЫ  ТҮГЕЛЛЕК  КӘСАФӘТЕ  ....                                                                                                                            
                                                                           
                                                                              Дошманнарның күле кипсен,
                                                                              Безнең диңгез шауласын!
                                                                                         
               Эпиграфка чыгарылган дәһшәтле юллары бар, татар халкына сылтанган сәвит заманы җырын  мәшһүр Рәшит Ваһапов башкаруында радиодан еш әйләндерүләре бала чактан хәтергә уелып калган. ...Бәгъзе кара йөрәкләр түреннән, гасырлар дәвамында,  безгә төбәп, “татарларның күле кипсен, безнең диңгез шауласын”, “татар очар көл булып” дип ,  сугышларда пушка ите булуга, тынычта лашманчылыкта имгәтелугә,  ачлык афәтенә тардыруларда  татар тәнендәге һәр күзәнәк  “ишетерлек” булып ургылган явызлыктан  “ нур алып” корыштырылган эшләнмә булып аңлашыла ул, мин фәкыйрьгә ..
               Җәбер-золымнар һәм нахак гаепләр ташкынын туктатырга  омтылып, “Во поле берёзонька стояла» дигән җырның Ибраһимов Нигъмәт атлы татар кешесе иҗаты җимеше булуын, дворян токымыннан чыкканнарның шәҗәрәләре тупланмасы “ Хәтфә китап”ка таянып , русның иң бөек саналган йөзләрчә затларының, шул исәптә Кутузов, Суворов, Державин, Достоевский, Тургенев,Булгаковларның татар тамырларын барлауларыбыз  уңай нәтиҗә бирми. Рейхстагка Гази Заһитовның беренче булып байрак кадавы  , Петр Гавриловның кахарманлыгы  , ил язмышы хәл ителгән сугышта халкыбызның  ифрат зур югалтулары да  безне кайчаннардан бирле дошман штатында тотучыларның күңелләрен  йомшартмый .
            Инануымча,  милләтеңне, бүтәннәрдән өстен санап кукыраю ышыгына тулы түгеллек комплексы поскан. Фашизм, нәкъ менә шул кәсафәтнең җимеше . Немецләргә киң мөмкинлекләр тудыру белән беррәттән, яһүдләргә карата дискриминацияләүче кануннар  чыгарганда да беренчеләрнең икенчеләрдән  берничек тә өстен чыга алмыйча, үзенең раса теориясе чәлпәрәмә килүеннән коты ботына төшкән  фюрер ,  борыңгы халыкның көлен күккә очыру юлын сайлый. Холокост- Гитлерның  яһүд зиһене алдында тулы капитуляциясе ул.    Холокост -  яһүдкә каршымы ул , татарга яки чеченгамы, тулы түгеллек касәфәте  җимеше...
            Кырым татары  Әмәтхан Солтан немец-фашист очкычларын иң күп бәреп төшерүче хәрби очучы. Аннан кимрәк бәреп төшергән “ас”ларга дүрт , ә аңа ике  тапкыр гына “Герой” исеме бирүнең сәбәбе   шул  кәсафәткә ялгана .  Мәскәү телевидениесе һәм матбугатының  Рудольф Нуриев “очышын”нан,  Динара Сафина җиңүчәнлегеннән, җырчы Алсуның моңыннан  урыслык эзләве һәм “табуы”, аларны урыслар дип белдерүе артында да шул ук шаукым.  Әлеге кәсафәтне  юдырып төшерү максатында, фильм һәм, бигрәк тә  мультфильмнарда “басурманнар”ның ямьсез, ябык, көйгән- корышканлыклары янәшәсендә , рус баһадирларын өреп кабартылган , эре,  дәү күрсәтүче “иҗат”лар һаман да шул  тулы түгеллек комплексы нәтиҗәсе буларак, кемдә аптырау, ә кемдә кызгану хисләре уята...
                  Мәгълүм ки, урыс әдәбиятында Митрофан дигән персонажны Денис Иванович Фонвизин атлы  әдип тудырган. Митрофаннар, дворян гаиләләренә генә түгел, Русиядә бер-берсен даими алмаштырып торучы,  гомер бакый әтрәгәләмнән рекрутланучы элиталарның ( Иван Грозный чорында –опричниклар, Петр1 дәверендә -сарай хезмәтчеләреннән барлыкка килгән дворяннар , Ленин гвардиясе, Сталин тудырган номенклатура, Брежнев  чоры бюрократиясе ,янә янә килеп перестройка калкыткан эшем ияләре )  теләсә кайсына хаслыгын  аңышырга шушы авторның мәшһүр әсәре ярдәм итә. Шәхес буларак җитлекмәү проблемасы бүген бигрәк тә тәҗел.
           Митрофанлык күренеше үз халкының җанын танып белүгә ирешкән бөек язучы Салтыков-Щедринны да битараф калдырмаган, “Господа Ташкенцы” әсәренең кереш өлешендә ул аны җиткелекле талкый:
          “...Күз алдына китерегез, эчкече йокысыннан уяна, чырай җимерек, баш авырта. Кичәге көнен хәтерләсә бу аның өчен ,ихтимал котычкыч драма булыр иде. Әмма ул бер ни хәтерләми. Баш төзәткәч, ул янә иске, кичәге эзенә төшә һәм инде бүгенгесе кичәгесе белән хәрефкә хәреф кабатлана. Митрофанлык яшәешен бары тик шушы өметсез картина ярдәмендә генә аңлатырга мөмкин.
        Митрофан өчен риваятьнең дә, тәҗрибәнең дә, ниндидер гомумиләштерү мөмкинлегенең дә әһәмияте юк. Чөнки аның һәр минут гомерен арттан килүче минут, тамчысын да калдырмый, сыгып , этеп чыгара. Аның әрсезлеге әрсезлек түгел, аның җиңел акыллылыгы җиңел акыллык түгел. ( Казан , Кырым татарларына, Кавказ, Балтыйк буе халыкларына, полякларга, чехларга һәм башкаларга ниләр күрсәткәнен ул оныткан. – Р.З.) Ул һәр акыллы фикерне чәлпәрәмә китерүче таш кыя кебек яңа гына туган буп-буш кеше.  ...Табигатьтә аңсыз иҗат һәм аңсыз җимерү бар, ә Митрофанның бурычы бары тик аңсыз җимерүдән генә гыйбарәт. Аны төгәл фәннәр кызыксындырмый, ранглар табеле (карьера баскычлары –Р.З.) турындагы дәресләр генә аңын били...   ул бер нәрсә белми, белергә дә теләми...Аерым бер ләззәт белән ул сәяси һәм иҗтимагый мәсьәләләр белән мавыга. Аныңча кешеләр, яшәү рәвешләрен шулай кирәк булганга түгел, ә кемнеңдер башына шундый уй төшкәнгә үзгәртәләр. Һ.б.”
            Бөек язучының әсәрләреннән китерелгән өземтәләрне шушында өзеп торып, янә бүгенге көнебезгә,  әйләнеп кайтыйк . Миңа калса , илнең һәр дәрәҗә даирәләрендә, бигрәк тә канун чыгаручыларыбыз арасында Митрофаннар (ә бәлкем шуларның оныкларыдыр) бихисап. Думада утыручылар урыс халкын Украинада, Балтыйк буе илләрендә ничек яклыйсы икәнен яхшы беләләр, ә  үзләрен сайлаган илдәшләре  турында уйлыйсылары бик килми. Хәер уйламыйлар дип тә булмый,   налогы алып калынган хезмәт хакыңа  ата-бабаң җирендә үзең салган өй өчен ясак түләтү, җинаятьләр кодексындагы ,16 яшькә кадәр , ягъни балигъ булмаганнар белән белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җинаять җавапчылыгы каралган маддәне үзгәртеп,  педофиллар, балалар проституциясеннән акча табучылар   заказын үтәп дип аңлашылды, чикне 14 яшькә төшерүләрне кая куясың?... Бер сүз белән әйткәндә, илебездәге хәлләр һаман да Салтыков-Щедринның үлемсезлеген раслап тора.... 
              Чуан өстенә кутыр, дигәндәй, халыклар, беренче читатта татар язмышын ахырынача хәл итүгә  бик күптәннән ряса җиңнәре сызганулы православиегә кулдаш,  киләчәкне, шул исәптән милләтләрнекен дә корыштыру сәлатенә ия  эсхатология дигән фән  барлыкка китерелгән икән... В.В.Путинның чиркәүдә шәм тотып торуын , христианнар өчен изге урыннарга зиярат кылуын һәм башка кайбер гамәлләрен, “киләчәгебезне конструкцияләү” кысаларында аңлатулар ышандырырлык яңгырый.  Әлеге өлкә галимнәре фикеренчә “оештыру” технологияләре ярдәмендә цивилизацияләрне, мөстәкыйль тарихи субьектларны төкәндерү , халыкларга , җәмгыятьләргә тоталь контроль урнаштырып , аларны, читтән тагылган, вөҗүденә ят функцияләр үтәргә мәҗбүр итү , төрле илләргә төрле идарә моделе тагу, милләтләрне терелтү, күтәрү яки черетеп таркату да мөмкин нәрсә . Рус патриотлары, үз матбугатларында  әлбәттә инде русларны читләр тарафыннан җәберләнүче , шундый һөҗүмгә дучар корбан итеп күрсәтеп,  сыктыйлар...   Мин фәкыйрьне исә шушы юнәлештә теоретик яктан баштанаяк коралланган, мөмкинлекләре дәүләт ихтыяры дәрәҗәсенә ирешкән  шовинистларның белгәннәрен мазлум халыкларга, аерым алганда татарларга карата армый-талмый, хөҗерләнеп  кулланулары  сагышка сала...  
           ...Һолливуд төшергән “Маймыллар планетасы” атлы фильмда кешеләр урынын маймыллар, ә маймылларныкын кешеләр  ала, һәм шул алмашыныш, татар язмышына үзенчәлекле аваздашлыгы белән тетрәндерә. Безнең өчен бик тә кызганыч ки,  кайчандыр татарлар кулындагы тиңе юк    Хакимлек    юкка чыккан... Дөресрәге, бүгенге хәленә төшкән : Атилланыкы көлгә  ,Болгарныкы күмергә калган ,Алтын Урданыкы бүлгәләнгән,  Казан ханлыгының  таҗ бүреген  салдырганнар,  башка ханлыкларныкын сугып төшергәннәр. Бара-тора шул дәрәҗәгә төштек ки, үзгәртеп кору чорында ирешкән суверинетет атлы сувенир түбәтәебезне дә  күпсенделәр, өлкә картузлары төсле булсын дип , чигү җепләрен берәм-берәм суырып чыгарып, кинәнәләр...      
             Элек мәктәпләрдә өч ысулда укыту рөхсәт ителә киленде. Яңа уку елыннан бердәнбер ысул, федераль стандарт кына хут ала. Ни өчен “милли компонент”ка  Дума һәм Федераль  Җыен каныкты соң? Җитмәсә, президент сыйфатында Казанга бер килүендә туган телләргә тукынуны җүләрлек дип белдергән В.В.Путин, сәер канунны ашыгыч хуплап имзасын салды? Милли компонент дигәннәре татар милләтен үлемнән алып калу чарасы идеме әллә?  Миңа калса андый ук хәсияткә ия түгел иде ул . Ә хикмәт нидә , ни өчен демократик Русиядә укыту бердәнбер стандартка куыла?  Фаразымча , мондый үзгәреш тарихка чираттагы төзәтмә, дөресрәге текә борылыш кертү ихтыяҗыннан туа. Мәгълүм ки, мөстәкыйльлеккә ирешкән Украина тарих фәненә үзенчә якын килә һәм “Киев Русь”ен “москальләр” белән бүлешергә атлыкмый. Татар тарихчылары фикеренчә Русия тарихы, Алтын Урда составында азу ярган Мәскәү кнәзлегеннән башлана. Сокланыпмы, әллә ялагайланып яисә  татар каршында мәңге узмас кәсафәт кичерү сәбәп микән, ул чордагы уртак  конфедератив дәүләтебезне “Алтын Урда” дип руслар тәгаенли... Ә башкалар һәм татарларның үзләре өчен ул Тартария, Татария, Дәште Кыпчак, Җучи олысы...  Империячел рәсми тарихчылар тарафыннан шул дәвер,  “иго” дип  тамгаланып, каргалуга дучар ителгән иде бит . Ягъни, бөекдержавачыл шовинизмга укталышлыларга  милли дәүләтчелекләренең чишмә башын танырга  озакка сузылган ялалары һәм тәккәберлекләре комачаулый.    Дөрес, кайбер рус тарихчылары  10% ясакның  “иго” булмавын таный   башлады  кебек. Гомуми тиражы 30 миллион  белән исәпләнгән китаплар авторы Александр Бушков,“Чыңгызхан. Нәмәгълүм Азия” дигән хезмәтендә Чыңгыз ханның төрки икәнлеген , Урдаларның  монголларныкы түгел, ә татарларныкы булуын инандырырлык тарихи фактлар китереп дәлилли һәм русларга карата  коточкыч изү булмавын , изү- иго дип аңлатылган 10 % налогны  руслар гына түгел , Алтын Урда дәүләтендә яшәүче һәркем түләвен һәм бу акчаның профессиональ армия тоту өчен сарыф ителүен тәкърарлый. Татарларның чиркәүләрне зарарламау, таламау гына түгел , ә аларга өстенлекләр бирүен һәм әлеге чиркәүләрдә татарларга игелек теләп догалар укылуын ассызыклый. Әлбәттә мондый авторга “авызыңа бал да май” диясе килә.  Әмма кайберәүләр Бушков фикерләрен тагын да “үстереп” , шактый сәер нәтиҗәләргә барып  чыктылар . Әйтик академиклар А.Т. Фоменко һәм Г.В.Носовский һәм шуларның шактый ишле шәкертләре Алтын Урда рус дәүләте булган , ханнар шул ук рус кнәзләре  , Чыңгыз хан да , Батый хан да – руслар   дип раслаучы фәнни хезмәтләр  тудыра, китаплар ишәйтә. Аларга ышансаң Атилла да урыс  , ә чын урыс тарихын Романовлар хакимияткә килгәч  Россиягә ургылган нимесләр, шул Романовларның тәхеткә хаклы булуын раслау максатында  үзгәртеп бозган булып чыга. Әлбәттә боларның әкиятләрен дөрескә чыгару өчен беренче чиратта татарның бетүе , һич югы болгарлыкка чыгарылуы зарур булса кирәк. Свияжск һәм Болгардагы тарихи истәлекләрне торгызу  шул хыялны чынга ашыруның башы булып та аңлашыла . Ягъни, телгә алынган тарихчылар өчен максады әкъса - Русияне , татар хисабына бөек үткәнле итүгә кайтып кала. Тагын да дөресрәге, 17 нче гасырга кадәр карталарда татарныкы дип тәгаенләнгән, казылма байлыкларга бай  иксез-чиксез биләмәләргә хаклы булуларын , бүгенгечә әйтсәк рус хакимлеге лигитимлыгын раслау өчен дә татар ханнарының урыс булуын дәлилләү ихтыяҗы туган булуы ихтимал.  Инде Ауропага ясак түләткән Атилла  ,Борыңгы Римга сабак биргән этрусклар да күп кенә урыс тарихчылары фикеренчә урыслар , һәм, шул исәптән Римга нигез салган, бүре имеп үскән Рэм һәм Ромул да. Бочаров Л.И., Ефимов Н.Н.,Чачух И.М., Чернышев И.Ю. атлы авторлар коллективы 2003 нче елны Мәскәүдә бастырып чыгарган “Рус тарихына каршы заговор” дигән хезмәтнең  тышлыгында дөньякүләм мәгълүм карта төшерелгән һәм анда,  бүген Русия һәм өлешчә Кытайныкы саналган биләмәләргә латин хәрефләре белән Тартария , Зур Тартария  дигән атамалар  ярылып ята. Шул мөтәтарихчылар фикеренчә дә   Ауропада русларны татарлар дип атаганнар, ә бөек рус кнәзе бер үк вакытта хан һәм каган дип  саналган... Әлеге китапта рус һәм инглиз телләрендә басылып чыккан шушы эздәге академик “хезмәтләрнең” шактый озын исемлеге   китерелә. Менә шундый “яңартылган тарих”ны илнең киләчәге - яшь буынга тоташ сеңдерү максатында мәктәпләрне бердәнбер , федераль стандарт дигән ысулга  каулау күздә тотыла да, ахрысы.
            Анысы да монысы,  рус түгел халыкларның туган телләренә, шул исәптән безнекенә кәкере суга торган 309 нчы канунны Думада милләттәш депутатлар да  хуплады.  Ә кемнәр соң  һәм нинди  алар шундыйга ләббәйкә диюче  эшем ияләребез? Әйдәгез,  аларның гомуми  сүрәтен бер образда күзалларга тырышып карыйк.  Әйтик, менә болайрак... Борын-борын заманда түгел, ә “ныкъ үскән социализм” чорында,   барлыклы гына гаиләдән чыккан шәп гәүдәле   авыл малае Казанга укырга килә . Техник вузларга керерлек  фәһеме булмагач,  авыл хуҗалыгы эргәсенә караган, конкурссыз гына үтү мөмкин  вузга этә -төртә кертеп җибәрәләр моны. Һәм ул биредә  “коерык”ларга уралып бетеп булса да укый дип гөманлыйк . “Коерык”ларыннан арынырга, имтихан чытырманнарын кичәргә   гыйлемлерәк бер курсташы  булышсын. Ул курсташ исә  бишкә генә укый, исәбе, вузда калып галим булу, дип торыйк. Еллар узсын,   һәм болар вузны тәмамласыннар . Кызыл диплом белән тәмамлаган гыйлемле егетне институтта калдырмасыннар, чөнки кемнеңдер өчкә-көчкә укыган чи надан кызын галимә итәсе бар, урын аңа кирәгрәк . Фәһемле егет армиягә китсен  һәм кайтышлый Мәскәү вузына  урнашып, башта кандидатлык,  аннары докторык диссертациясен якласын. Ә дусты, ягъни теге икеле капчыгы авылга кайтып дуңгызчылык өлкәсендә дан казансын,  каты борыннарны үрчетүдәге уңышлары өчен  башта колхоз рәисе , аннары район җитәкчесе  итеп күтәрсеннәр. Үзгәртеп кору чорында  дуңгызпәрвәрләргә хут тагын да шәбрәк ачылып, моны  инде җөмһүрият дәрәҗәсендә шәп вазифага тиендерсеннәр , фән докторы, аннары академик һәм депутат ясасыннар ... Ә теге галим егет эшләгән тәҗел вуз ябылсын  һәм  ул факыр, Мәскәүдән Казанга кайтырга дип тыпырчынсын. Әлбәттә , ул инде  тормышында зур уңышлар яулаган элекке курсташына сыгынырга ашыксын. Ничек кирәк алай кабинетына үтсен. Шушы урында туктап, хөрмәтле   укучыларыма  сорау куясым килә : зур түрәлеккә чыккан әфәнде кайчандыр үзенә икелеләрдән арынырга булышкан дустын танырмы?  Онытмады микән ул аны?   Минем фаразымча ул аны әлбәттә оныткан һәм күпме генә маңгаен җыерып искә төшерергә тырышмасын, төсмерләсә дә , кем икәнен хәтерли алмый....  Дөрес, “бар, сау бул, әнә бара юлың”, дип тә кумый  үзен курсташ дип танытып, нәрсәдер соранырга килүчене, ә кабул итү бүлмәсендәге шөпшә билле гүзәлкәйгә чылтыратып, анда көтеп көтек булган тележурналистларны уздырырга гына боера. Мәскәүдән кайткан  галим,  тележурналист тарафыннан тез сыгылдырып бирелгән сорауларны һәм шәрикътәшенең горур җавапларын ишетү бәхетенә ирешә. Сораулар арасында татар иҗатчыларын булдыру мәсьәләсе хакында да сүз чыга . Академик, район үзәкләрендә, калаларда татар мохиты  юклыгын гадәти хәл дип кабул иткән хәлдә, татарның талантлы балаларын интернатларга җыеп иҗатка өйрәтергә кирәк , дияр... Ата-анадан аерылу аларның рухын сындырмасмы соң дигән сорауга да исе китмәс, “иҗатчы моңлы булырга тиеш ,  әнә, дуңгыз балаларын әниләреннән яшьли  аералар әле, бик шәп үсәләр” , -дип хихылдар...  Менә шундыйрак милләттәш  Дума депутаты хуплагандыр  309 нчы канунны  дип чамалыйм. Бу бары тик шәхси фараз , фантазия генә әлбәттә...
          “Маймыллар планетасы” фильмы гыйбрәтле. Хәер, гориллаларны хәтерләткән сакчылар уралышында, шундыйлар ишек төбен  саклаган зиннәтле биналарда һәм тәрәзәләре каралтылган танктай машиналарда кемнәр утырганын  һәм ниндилекләрен абайлап та булмый. Татар саналып та, татар телендә кереш бер  җөмлә генә әйтергә сәләтле булулары , икеләнүләргә һәм шик-шөһбәләргә урын калдыра... Аннары , депутат мандатына ирешкәннәренең чыгарган күпчелек кануннары да  Кеше мәнфәгатьләрен күз уңында әллә ни тотмый шикелле... Янә килеп, болар хакында халыкта таралыш алган гайбәтләрнең бик азы гына дөрес булса да, Кеше булуларына  тамчы да   ышаныч калмый...
            Җитәкчелеккә ирешеп, шактый ару урыннан очыртылган танышымнан ишеткәнне язам , моны өстәрәк утырган хуҗасы,  үз кәнәфиеннән колак кактыру әмәленә керешкән  төркемдәге әгъза дип шикләнеп, берсеннән берсе текә яраннары җыелган кабинетына дәшеп алдыра...
- Шартлы рәвештә әйткәндә ике кесәсендә ике теннис шары бар дип уйла, -дип усал көлемсерәп сөйли танышым. –Бу, гасабиланган чагында  сул кулын  кесәсенә тирән батырып, бер “шарны” учлап йомарлый, боргалый, ә муены, күлмәге якасына сыймый башлап, ата казныкы сыман алга омтылгалап ала.  Буй-сын, гәүдә, сорау билгесе сыман, җилкә турыннан текә бөгелешле, ягъни Дарвин кардәшкә чыгарган  җан иясенеке белән бергә бер, йөз дә шуныкы, тик бераз, кешегә турылап косметик ремонт уздырганнар диешле , бала чактан хәтергә бикләнгән  бер такмазадагычарак  : “кашы -  арыш башагы,  күзе – мәче    ....... , авызы –бала бишеге, борыны -әрлән тишеге”...   Акыра, әнине телгә ала , яный , ягъни, үз теләгем белән  гариза язып  китәргә кыса...   Язмый кая барасың, кая карама биек кәнәфиләрдә, охшаш гәүдәле һәм кыяфәтле   туган-тумачалары утыра бит моның...

                                        














Комментариев нет:

Отправить комментарий