Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 25 июня 2011 г.

ХӘТЕР - ХӘТИРӘ...





БОРЫННЫ  КОЯШКА   ТУРЫЛАП

        Авылдашым Фәесхан абый озак еллар юл оешмасында Т-100 тракторында эшләде.Аның борыны нәкъ башкаларныкы сыман ике күз арасыннан башланып, бер кавым юл узгач нәни генә сикертмә ясап, янә дәвам итә. Төркиянең төсле бер журналында  “Бөек борын –чук гүзәл” дигән баш астында дөньякүләм мәшһүр шәхесләрнең һәм дә төрекнең  үз ир-ат һәм хатын-кыз йолдызларының фотолары белән бизәлгән язмага юлыкканым булды. Арада Италия актрисасы Софи Лорен да бар иде. Фәесхан абый фотосы да болар арасына эләксә һич тә ким-хур күренмәс иде. Бермәлне аңа  Лесхоз бистәсенә баручы юлда машина  әрҗәсенә тезелеп баскан танышлары очрый. Фәесхан абый тегеләрне күрмәмешкә салышып, башын тракторының кабинасы ишеге тәрәзәсеннән тышка чыгара да, юл читендә тезелгән чыршыларга ихласын салган атлы кылана. Ә теленә шайтан төкергән берсе трактор һәм машина гөрелдәвен басардай яңгыравыклы тавыш белән :
-       Фәесхан! Борының агачка эләгә бит, -дип кычкыра.
Фәесхан абый  безнең авылда бер генә кешегә :
-       Нихәл, борындаш, - дип дәшә. Анысы – Хөснетдин.
         Мәгълүм ки, татар кыскартырга ярата Нурмөхәммәт, хәбибрахман, Кәримулла  агайларга бездә Нурмый,Хәйби, Кәрмә дип кенә дәшәләр.Күрше Урта Саба авылының Ташмөхәммәт агайны да Ташмый абый дип кенә йөртәләр икән...Ә менә Хөснетдиннең исемен печәргә, ни кечкенә вакытында, ни олыгая төшкәч, беркайда да , берәү дә базмады. Хөснетдин кечкенәдән эре сөякле, яшьтәшләреннән бер башка биегрәк малай иде. Беренче класска укырга кергәч, сыйныфташы, өенә кайтып,
-       Хөснетдинне үлчәделәр, 39 кило килде, - дигән.
        Әбисенең, “ Ә акылын үлчәмәделәрме?”- дип төпченүенә әлеге малай, борынын лышкылдатып:
-       Юк, анысын үлчәмәделәр- дип җавап күндергән.
        Яшьләй  әтисез калса да , тазалыгы һәм дүрт апасы булу Хөснетдинне кагылу-сугылу, борын канатып тукмалу кайтулардан ышыклады дип беләм. Апалары нинди бит, юк-бар ир-атны җилләре белән дә аударырдай  егәр ташып торган эре гәүдәле, тулы тәнле һәм матурлык өләшкәндә дә йоклап калмаганнар.
         Бер язда авылыбыз инеше буенда  ачылган чирәмлектә бирелеп уйнаганда, яр ишелеп, Хөснетдин суга барып төшә. Куәтле язгы су агымы алып китә малайны,
-  Коткаегыз!! – дип кычкырырга гына өлгерә.
          Иске тегермән буасыннан калган, кыйгачлап сугылган, өскә чыгып торган субайлар рәтенә  килеп җиткәч, берсенә чытырдатып ябышу җаен таба тагы  һәм  апалары  аны яр читенә өстерәп чыгаралар. Бу  хәлдә   күренсә,  әниләре орышыр дип шөлләп, аны өйгә  алып кайтмыйлар, бер апасы , иске телогрейкасын салып   киертә, аннары   яр читендәге чи талларны чабып,  учак тергезеп,  юеш киемнәрене киптерергә  чират җитә.  Хөснетдиннең сыйныфташы   минем хәләл җефетем дә,  кечкенә чагында,   дуслары белән уйнаганда яр ишелеп,  шулай ук язгы суда аккан һәм нәкъ шул чама  өс-башын киптереп, өенә кайткан ... Янә бер авылдашым, миннән өч сыйныф алданрак укыган , киләчәктә бизнесмен булып китәчәк Зәфәрне дә, агач кисәге дип белеп, очраклы рәвештә генә багор белән тартып чыгарганнар, язын хәтәрәючән инешебездән...
         Тагын шул хәтергә уелган, авылыбыз үзешчәннәре куйган концертта Хөснетдин сәхнәгә чыгып, гадәтенчә моңлы тавышы белән җырлап кына җибәргән иде, флотта хезмәт итеп кайткан әкәмәт озын буйлы  Минзаһит атлы
 Егет, арткы рәттә утырган җиреннән, нәкъ Хөснетдин сыман “р” авазында сакауланып :
-       Коткаегыззз! – дип кычкырып җибәрмәсенме.
   Тамашачыларга кызык, рәхштләнеп көлешәләр. Ә нәни Хөснетдин , җырлавыннан бүленеп, аптырап, залның тынычлануын көтә. Шулчак аның катында мәүлидә апасы пәйда була һәм :
-              Әйдә энем, киттек, монда безне мыскыл итәләр! – дип авылыбыз сәхнәсе йолдызын җилтерәтеп , сәхнәдән алып төшеп китә...
        Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, борын заманда мәдрәсәсе белән дан тоткан Сатыш сигезъеллык мәктәбенә өч чакрым ара йөреп укыйсы, биредә һәр уку елы азагында фестиваль дип аталышлы укучылар сабантуе уздырыла торган иде. Анда төрле спорт уеннарында  ярышасың, ә әйрәмнең таҗы, әлбәттә инде, көрәш. Касы елны сатыш, ә кайчак безнең Юлбат авылы малае батыр кала. Юлбат малаеның җиңүе танылсын өчен аның берсүзсез өстен булуы шарт, ә көчләр тигезрәк булганда, укытучы хөкемдарларыбыз үз авыллары файдасына хәрәмләшәләр иде дип истә калганҺәрхәлдә, безнең авылныкылар шул фикердә ныгыган һәм моны үзгәртү инде һичничек  мөмкин дә түгелдер. Бу фестивальдә Сатышта укыячак башка авыл башлангыч мктәпләре дә катнаштырыла иде. Шундый Сабантуйның берсендә булды әлеге матавык. Гадәттәгечә, иң әвәле көрәшчеләрне бауга тотыштырып, беренче әйләнештә сынашачак  парларны ачыкладылар. Физика укытучысы Фатих абыйның мегафон аша “уртага Гыйльмиев Сәлмән һәм Фархуллин Хөснетдин чакырыла”, дип кычкырганы әле дә колакта яңгырап тора кебек. Сәлмән таза егет, ул инде сигезне тәмамлаган. Ә Фәрхуллин дигәне кем булыр моның? Менә мәйдан уртасына үсүе  күздә тотып алынган иркен форма кигән, биленә аеллы каеш салган икенче класс укучысы Хөснетдинебез килеп чыга. Ә күңел барыбер дә могҗиза көтә. Их, шушы әзмәвер Сәлмәнне күтәреп алсын иде дә. Китереп сыласын иде безнең авыл малае... Әмма могҗиза булмады , сигезне тәмамлаучы,  өченче сыйныфка күчүчене  җиңел генә күтәреп алды да, тамашачыларга да ишетелерлек итеп сорау бирде :
-       Бәримме?
-              Бәү! – диде авылдаш.
          Сәлмән,  яшенә ташлама ясап тормастан, селтәп алып,  көндәшен бар көченә чирәмгә томырды. Хөснетдиннең тиз генә урыныннан тора алмый азапланганы истә калган. Кемнәрдер йөгереп чыгып, аңа булыша башлады. Соңыннан, ничәдер көннән соң :
-       Нишләп бирелмәдең соң син? – дип сораганнар моннан.
-              Үземнеке үземдә, -дип җавап биргән горур авылдаш, дәү борынын кояшка турылап.

                      СИКЕРЕП   СУЛАРГА   ТӨШӘРСЕҢ ...

      Көрәшкә генә түгел, җырга да мөкиббәнлегебез көчле иде безнең. Чын җырны корама эшләнмәләр алмаштырмаган чор иде бит әле без үскәндә. Һәр яңа чыккан җырны өйрәнү кагыйдә сыйфатында иде. Шул шаукым миңа да тәэсир итми калмады, күрәсең. Гафу ит, хөрмәтле укучым, “Тамчы гөл” атлы җыр иҗат итүемне мактанасы килгәннән түгел,ә бәянымда үткәрелгән фикер җебен чуалтмау   зарурлыгыннан хәбәр итәргә туры килә инде. Янә килеп, атаклы композитор, мөхтәрәм якташым Фасил ага Әхмәтовның, шул җыр өчен  мактап, аркадан какканын әйтү дә шул максаттан гына..  Хөснетдин дә җырны ошаткан, гадәтенчә авырттырып кулны кысты һәм :
 -    Син моны минем турыда язгансың, туган, -диде. Аннары, тирән көрсенеп, ачыклык кертте.  - Минем дә бит берәүгә “арада дәрья бит” дип әйткән булды.
     Авылдашның кулыннан килмәгән эш юк, ул игенче дә, терлекче дә, умартачы да, балта остасы да. Кемнәрдер заказ биргәч, борынгыча тарантас та ясаган иде. Җырлый-җырлый эшләгәнгәме, аның һәр хезмәт җимеше күркәм килеп чыга. Ә җырның “оныта алмыйм берәүне” дигән юллысын ул ешрак кабатларга ярата. Кемне оныта алмавын да чамалыйм. Ул гүзәлкәйне  очратканда тигез сулый алмаучылар һәм сөрлегүчеләр бер Хөснетдин генә булмады...
       “Хәерле кич” дигән тапшыру кысасында “Татарстан” телевидениесенә барып, инде телгә алгаг “Тамчы гөл” җырын яздырып кайткач, Казкаш суы буенда без – Саба үзешчәннәре җыйналышып пикникка затлы милли костюмнардан чыгуыбыз һәм чирәм  борын төрткән яр читендә биюләр биеп, әйләнеп җырлап ял итебез хәтердә калган. Арабызда киноларга төшерерлек шаһзаддәй бер егет һәм аңа тиң булырдай зифа буйлы гүзәлкәй дә бар иде. Болар яр читендә кулга кул тотышып басканнар  һәм тәк тирбәлгәләп торалар. Ә яннан гына ашыгып һәм шаулап су ага да ага. Әллә күктәге болытлар йөзүеннән  башлары әйләнеп китте, әллә су агымы карашларын ялгыштырды, ни булса да булды, болар һич көтмәгәндә чапылдап суга барып төштеләр. Мәхәббәт суларда агыза дигәннәре шул, ахры. Мәгъшукларны коткардык әлбәттә. Аннары алар, чиратлашып, автобус салонына кереп, киемнәрен алмаштырып чыктылар һәм зыяфәтебез (кичәбез) азагыначы җитәкләшеп, дөрләгән ялкынга карап, учак янында тордылар...
           Күп кенә әсәрләрдә егет белән кыз яратышалар да, көтмәгәндә кыз башкага кияүгә чыга да куя. Шуның хикмәтен ни авторлар үзләре, ниүзләреннән күчереп тәпәләгән кахарманнары аңлый алмый тилмерә. Ә бит моңа шактый төгәл һәм матур җавап Мөслим кызы Әльфинур Нургалиева  язган  шигырьдә бар:
               
                  ... Мизгелгә тик соңга калып килсәң дә,
                      Иркәли һәм назга төрә белсәң дә,
                      Йөрәгемнең салкын чагын күрерсең,
                      Мине сөю мөмкин булмас,  белерсең!...
 
   Мәсъәләнең шигъри генә түгел, прозага караган ягы да бар. Беркатлы егет яратуымны белдердем дә, шуның белән шул. Вәссәләм, дип ялгыша. Ә кызның җиләктәй пешкән вакыты һәм аңа соңарырга ярамый!”Өзелергә” кирәк! Коры “яратам”га ышанып, “утырып” калсынмыни ул? Җырда да  : “Әллә барып калыйммы соң, алучысы барында”, -дип әйтелә ләбаса.   Ә  теге матуркайны да инде сораучылар булган икән...  Очты асыл кош. Шаһзадә егетебез авызын ачып калды...     

                    ХӘТИРӘ  АПА   ХӘТИРӘСЕ

            Хөснетдиннең ике апасы тугач, сугыш башлана.Фәрхетдин агай сугыштан исән кайта һәм янә ике кыздан соң, көтеп алган малай, хөснетдин дөньяга килә. Ире яуда чакта ике бала белән торып калган Хәтирә апа тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татый. Элек авылда эш кенә түгел, әле чират буенча дежур, ягъни кизү тору тәртибе дә бар иде. Кышкы бер көндә моңа әнә шул кизү чираты тәртибендә Сабага пакет илтергә куша авыл советы рәисәсе. Иптәшк ундүрт яшьлек  бер кызны да ияртә. Буран чыгып тора дигәнгә дә йомшамый рәсә хатын, ашыгыч илтергә кирәк, төрмәгә китәсең киләме әллә, дип җикеренә. Хәтирә апа белән үсмер кыз җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп чыгып китәләр. Өстә юка телогрейка, башта җеп шәл, аякта иске чабата, юлга чыкканда ашаган ризыкълары- алабута күмәче...
          Сабага җитеп, башкарма комитетны табып, кирәкле кешене көтеп алып, шул пакетны тапшырып кайтырга чыкканда, җәяүле буран көчәя төшә. Күпмедер вакыттан соң ул котыра ук башлап, бермәл басуда күк белән җир тоташа, бернәрсә күренмәслек була һәм болар адашалар. Адашып караганнар белә, әллә кайлардан әйләнеп йөрелә...  Шактый чакрымнар узгач, кыз бала йончып, тәмам хәлдән тая. Хәтирә апа аны аркасына кочтырып , юлын дәвам итә. Бара торгач, Юлбаттан алты –җиде чакрым ераклыкта урнашкан Мәртен авылына бөтенләй икенче ялап килеп чыгалар.Хәер. алай әйтү дөрес булмас, чөнки аркадагы юлдаш сулыш алудан туктаган була. Хәтирә апа аны бер агач төбенә сөяп калдыра да, зират почмагы абайлаенган Мәртен авылына уктала, үрмәләп диярлдек барып җитеп, иң кырый йортның ишеген кага. Анда, үзе сыман ике балалы хатын яши икән. Өендә бер кыерчык ипи юк, миче суык. Карап торган кәҗәсе бар, имеш, абзарга. Шуны саварга чыгып китә. Җеп өзәрлек хәле калмаган хатынга хәзинәсендә барын, ягъни яңа савылган шул ярты кружка сөтен эчерә. Бу юмартлыкны бәһаләп бетерерлек түгел – Мәртен авылы хатыны  асылда бер белмәгән милләттәшенең өзелә язган гомерен, үзе һәм ике баласының гомереннән өлеш кисеп ялгый...
           Хәтирә апа шул ярты җамыяк сөттән алган егәр белән , кар ерып, Юлбатка кайтып җитә, туры авыл советына барып хәлне аңлата. Авыл советы рәисәсе аңа “кеше үтерүче” дип ташлана, “өтермәдә черетәм” , дип яный...  Кызның әнисе Хәмдениса апа шунда була,яман хәбәрне ишеткәч, сыгылыплар төшә...  Ат җигеп, кемнәрдер Хәтирә апа әйткән агач төбен эзләп китәләр һәм өч сәгать йөреп, тапмый кайталар. Янә, Хәтирә апаны утыртып алып китә болар. Аның да өйдә ике баласы бар югыйсә, ачмы алар, тукмы, монысын тикшергән кеше юк...  Агач төбендәге калган кыз бала табыла...  Бәхеткә , эт-кош тимәгән була. Сабадан милиция һәм табиб килеп җитеп, мәетне тикшереп, Хәтирә апаны гаепсезгә чыгаралар....

                           ӘНИ   КОТКАРЫР   ИДЕ ...

          Менә сугыштан мәрхәмә кызның әтисе Габделхәй абый кайтып төшә. Ә Хәтирә апа аның күзенә күренергә яхшысынмый, очраганда , барган җиреннән борылып, гел читкә тайпылу ягын карый. Ә беркөнне Габделхәй абый боларның өенә үзе килә. Керергә рөхсәт сорый, исәнләшә. Аннары болай ди :
-              Мин сугышта йөз меңнәрнең кырылуын күреп кайттым, сеңлем. Газиз кызымның  үлеме, шул фаҗиганең бер йомычкасы... Сиңа үпкә сакламыйм, синең бер гаебең дә юк, берүк миннән дә, Хәмдия апаңган да читләшмә, кыенсынма...
    Шушы урында туктап, “Безнең татар фәлн инде”, “татар башын татар ашый” дип , үзеннән  һәм үз әтрәгәләм даирәсеннән чыгып милләт сүгүгә махсуслашкан бәгъзеләребез бакчасына таш томырмый түзә алмыйм. Әйе, безнең татарның әтрәгәләм катламы бар. Татарстанны дуңгызстанга әйләндерүче «элита» да
( безнең очракта бк сүз « ил эте» дигән мәгънә йөге белән ишетелә миңа) шул токымнан. Шулар кайгырта татарның мәгънәләр галәмен микроскопик үлчәмгә күчерүне. Нихәл итәсең, андый “байлык” һәр милләткә дә хас. Бәла шунда, милли изү шартларында ошбуларны артларыннан этеп югары үрләтү “кадрлар сәясәте” дип атала..  Әмма олы йөрәкле, мөхтәрәм Габделхәй агайларыбыз да җитәрлек  татарда...Һәрхәлдә, безнең Саба якларында андыйларның орлыгы корымаган.
        Бу хәлләрдән соң күп вакытлар узгач булды монысы, салкын кара көзнең җилле бер көне иде, без өч малай – авыл советыф сәркатибе улы Наил, парторг малае мин һә, Габделхәй абыйның төпчеше Рәшит – бәрәңгесе алынган бакчабыз читендә учак ягып, бәрәңге пешерергә ниятләдек. Учагыбыз дөрли башлап, рәхәтләнеп җылынырга өлгермәдек, бакча башыбызда күзләре тонган һәм акайган өч-дүрт  ир-ат пәйда булды. Һәм болар безг таба атыла-бәрелә йөгерә башладылар. Йөзләрендә ау комары белән исерү һәм кыргый шатлану галәмәте. Качарга омтылдык, өлгермәдек, сүгенә-сүгенә эләктереп алдылар, җилтерәтеп, каккалап-типкәләп, колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан кәнсәләрнең әле миче чыгарылмаган, эшләнеп бетмәгән яңа ягына кертеп, өстән бикләп алдылар. Бүлмә суык һәм караңгы иде, бераздан тамак та ача башлады. Ильһам Шакировның баянчысы булачак Сәләхов Рафинат һәм тагын кемнәрдер без әсирләргә ипи телемнәре белән алмалар китерделәр. Тәрәзә борысы өстендә калдырылган арадан, кулга шырпы кертә-кертә күчтәнәчләрне кабул итеп алдык.Вакыт-вакыт ишекне ачып, безне барлыйлар һәм янарга да онытмыйлар : имеш, Сабага, милициягә , өтермәгә озатачаклар. Урнашкан бүлмәбезнең бер дивары артында бухгалтер белән читават шалт та шолт чут төймәсе тарта Тәрәзәгә килгән дуслар әйтүенә караганда , минем әни безне яклап нидер әйтергә тырышып караган икән дә, “этлекнең башы- синең малайда”, дип тиз туктатканнар. Наилнең әтисе Вәгыйз абый тарафыннан да безгә яктылык әллә ни шәйләнми, ул. Үз улы дип тормастан, Наил дуска, әле кертеп япканчы ук, биргәләп алырга да өлгерде. Ихтимал, сугыш инвалиды Вәгыз абый янгын чыгара язуда гаепләнүче без фәкыйрьләргә карата нәфрәтле һәм каныбызга сусап ярсыган төркемне суыта төшү өчен шулай кырыс кылангандыр...
-              Әни белми минем монда икәнне, әни белсә коткарыр иде, -дип авыр сулый Рәшит дустыбыз.
        Рәхмәт төшкере, Рәшитнең әнисе , гади колхозчы Хәмдениса апака кемнәрдер безнең хәлне ирештергән булып чыкты. Иелебрәк, ыңгырашыбрак атлый торган иде ул, мәрхүмәкәй, авыр хезмәт елларыннан “сәлам” булып, буыннары сызлагандыр, күрәсең. Әле әнисе урамдада чакта ук, кәнсәләргә кереп җитмәгән килеш үк ыңгырашуыннан таныган Рәшит, күзләрен очкынландырып елмаеп җибәрде һәм :
-       Әни! – дип куйды.
Өчебез дә шәмәрешеп, колакларны ишеккшә терәп тын калдык.
        Ул арада Хәмдениса апаның беренче кат ишекне ачып, тупсадан кергәне, янә ыңгырашып куйганы ишетелде.
-              Нәрсә, -диде ул әкрен, йомшак тавышы белән, әмма һәркемгә ишетелерлек итеп, - бер кызымны үтергән идегез, инде улыма керештегезме?!
Үле тынлык урнашты. Ул да булмый, ишек шартлап ачылды һәм без шунда ук азат ителдек.Бүтән ут белән уйнамаска ашык-пошык сүз дә бирдерделәр шикелле. Рәшит кенә сүз биреп мәшәкатьләнмәде, улын җитәкләгән, ялкын бөркегән күзләрен яшь каплаган хатынны тоткарларга берәү дә йөрәксенмәде...

Комментариев нет:

Отправить комментарий