Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 июня 2011 г.

ТАТАР КИТАБЫН УКЫРГАМЫ?



          “ Укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул. Аңа, Фатих Әмирханнан соң аристократ килгәне юк! Ә пләбәйләр әдәбияты шәхескә югары таләпләр куймый...” Саба урта мәктәбендә белем алганда укытучы Тәлгат Фатих улы авызыннан ишеткән бу сүзләр, күп еллар узуга карамасттан, онытылмый. Милли матбугаттан аерылмаучылар әлеге агайны, Мирсәет Солтангалиев турында галим-голямәнең берьяклы язмалары күбәйгән чорда “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Аргамак” журналында  басылган, “Солтангалиев- татар халкының кахарманы түгел, ә хыянәтчесе!” дигән фикер үткәргән язмалары аша белергә мөмкин. Ринат Мөхәммәдиевның “Сират күпере” романы өчен Төркия хөкүмәте авторны бүләкләгәч, Тәлгат ага Фатыхов Төркия премьер министры Таңсу Чиллергә “Аргамак” журналы битләрендә ачык хат белән мөрәҗәгать итте.  Хатта азат төрек халкының үз хыянәтчесе коммунист Мостафа Субхины  җәзалау югарылыгына күтәрелүен, ә коллыкта яшәүче татар халкының үз хаиннәренә карата андый гамәлләр кыла алмау гына түгел, шуларга һәйкәлләр торгызырга, исемнәрен урам-мәйданнарга, башка нәрсәләргә биреп мәңгеләштерергә   мәхкүмлеген бәян итте. “Төрек халкы хыянәтчесе коммунист Мостафа Субхине агартып язган төрек язучысына  берәр дәүләт  шундый бүләк тапшырган очракта, моны Төркия халкы  мыскыллау дип кабул итәр иде;   татар халкы өчен дә  хыянәтчесен олылап язган роман өчен бүләкләү, бары тик мыскыллау булып аңлашыла”, дип язды ул.
             Мәкаләгә һәм  “хат”ка  турыдан-туры җавап бирергә базучы,шәрехләргә алынучы табылмады... Галим-голямә дә, бу трагик шәхес  хакында  язганда итәген –җиңен җыебрак эш итә, кайбер искәрмәләр ясый  башлады...
                Пенсиядәге укытучы Тәлгат ага фикеренчә, коммунистик хакимият чорында денсезләндерү  һәм затлы катламын юк итү аша халкыбызның бетү режимына турылануы хакында  әтрафлы фәнни хезмәтләрнең әле дә булса язылганы юк,  һәм татар совет әдәбиятының да милләтне тар-мар китерүдәге  “казанышлары”  аерым өйрәнелүне көтә.
         Әмма кем ни генә димәсен, үз телебездә  дөнья күргән  һәр яңа әсәрне укып барырга тырышам.  Тәлгат абый әле  исән-сау , хәлен белергә керсәм , сүздән сүз чыгып, әдәбият хакында  сөйләшеп кителә  дә,  шушы йомшаклыгым  өчен ул миннән каһкаһәләп көлүен дәвам итә...
-          Яхшы әсәрләр тумаса, сәхнәләргә менмәсә миллләтнең язмышы аяныч  бит –диюмә каршы,
-          Коммунистлар тудырган әтрәгәләм әдәбият беркайчан да милләткә хезмәт итмәде һәм итә алмый, -дип җавап бирә. Аныңча бүген дөнья күрүче әсәрләр дә  коммунистик чор тудырган әдәбиятның юынтыгы гына...
      ... Ә мин фәкыйрьгә, язучылар берлеге әгъзасы сыйфатында инде икенче ел рәттән әлеге оешманың “ел йомгаклары”нда катнашу бәхете тәти. Берлек рәисе Илфак Ибраһимовка рәхмәт , ул аны менә дигән заллары булган шәп бинада  оештыра, каләмзатларга рәхәтләнеп “пар чыгару” мөмкинлеге тудыра, сый-хөрмәт күрсәтә. Чыгыш ясаучы каләм ияләре ел дәвамында татар телендә дөнья күргән әсәрләрне нигездә уңай бәяли , тәнкыйтьләгән очракта да сөеп-сыйпап кына уза һәм  әдәбиятне үстерү юнәлешендә   тиешле ярдәм күрсәтмәве өчен хөкүмәтне камчылый. Асылда бер фикер үткәрелә, республикада  зур спорт өчен акча күпләп сарыф ителә, ә әдәбиятны күтәрү өчен ташка үлчим.
              Алай да чыгышларда  кабатланган  бер позиция белән килешми булмый : хактан да,   китап сәүдәсен районнарда һәм авылларда җайга салу зарур.  Ләкин , бу хакта эшне хөкүмәттән аяк терәп таләп итәргә иртәрәк. Мәгълүм ки, безнең парламентта әдәбият-сәнъгат  өчен җаваплы комиссия эшли .Шул коммисия әгъзаларының кайберләре  җыелышыбызның президиумын  да бизи. Нәкъ менә алар  зарур  проект эшләп,  кирәкле канунны чыгаруга ирешкән очракта , урыннардагы бюрократия җирле сәүдәгәрләргә  китап сәүдәсен көйгә китерүне мәҗбүр итәчәк.
          Зур хоккей, зур футбол, рок, джаз, попсаларга киң мөмкинлекләр бирелүе, мөгаен аларның фанатлар рекрутлаучы үзенә күрә яңа диннәр булуындадыр. Әлеге “дин”нәрне тарату, рекламалау белән барча радио-телевидение, башка күп кенә матбугат чаралары җиң сызганып шөгыльләнә, ягъни миссионерлык вазифасын җиренә җиткереп үти. Татарстанда әлеге “дин”нәр үз тарафдарларын күбрәк булдырсын өчен үзәк бөтен шартларны тудыра дип уйлыйм һәм бу максатка билгеләнгән финансларны чапырыш юнәлештә, ягъни милли мәдәниятны һәм әдәбиятны күтәрүгә тотарга юл куелмастыр дип чамалыйм...
             Үз адресына яуган тәнкыйтькә хакимият вәкиле әтрафлырак, саннарга һәм мисалларга таянган җавап бирер дип көткән идем, өметем акланмады...  Хәтеремә, ихтыярсыздан  Сабада , ПМК -159 атлы төзелеш оешмасында шулай ук ел йомгаклары уңаеннан үткән бер җыелыш искә төште.
            Казаннан трест җитәкчеләре килгән, бар да оешма эшчәнлегеннән риза-бәхил түгел. Урыны да бар : план үтәлмәгән. ПМК башлыгы Хөсәен Фатыйх улы да өстенә ыргытылган гаепләрдән өлешчә дә арына алмый, чөнки аны гел бүлдереп, “ә фәләнне ник вакытында эшләмәдең,ә төгән вакытта сиңа нәрсә әйтелде” кебек урыннан кычкырулар белән  башын бутап, фикерен тупларга мөмкинлек бирмиләр. Баш инженер белән тэәминат өчен җаваплы урынбасарның да  акланырлык дәлилләре әллә кем түгел... Күпләр төшенә: болар аерым ачык кына Хөсәен Фатых улын эшеннән алырга килгән...Трест башлыгының “Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар” дигән, сүз чынлыгы өчен генә  әйткән тәкъдименнән  соң , ПТО (производсто-техник бүлек) җитәкчесе , минем дус , подряд оешмалары вәкилләре тарафыннан “великий претензионист” дигән кушаматка лаек булган Рафаэль Хөснетдинов торып баса ..Ә аның кулында бер пачка телеграмма.
-          Менә! –дип башлый Рафаэль үзенең сүзен һәм беренче телеграмманы ачу белән өстәлгә бәрә. – Рафаэль аксыл чәчле, аксыл кашлы, кызгылт йөзле кеше. Ачуы чыкканда бу кызыллык кара-кучкыллана башлый.
-          Бу телеграмма сез телдән төшермәгән обьект  төзү өчен җир мәйданы  бушатылмавы хакында. Берсе сезгә, берсе КПСС район, ә берсе өлкә комитетына җибәрелгән . Трестан бер нинди ярдәм булмады. Ике айдан соң гына , яңгырлар башлангач кына фундаментка керештек. Менә! График буенча  этаж араларын каплау өчен плитәләрнең  кайтмавы хакындагысы. Өч адреска юлланылган.   Плитәләрне  ай  ярым көттек! ( Рафаэль бу вакытта әле ул обьектның фундаменты да корылмаган булуын искә төшерүне кирәк санамый)  Менә болары цемент сорап язган  телеграмма!  Менә!Менә!
                Баксаң телгә алынган барлык обьектларда  да эштәге өзеклекләр өчен бары тик трест, аның төрле хезмәт җитәкчелеге гаепле , ә шул шартларда майтарган кадәр эш тик мактауга гына лаек.  Трест җитәкчесенә ияреп килгән бүлек башлыкларының кайберләре Рафаэльнең  кайсы хаклы, ә кайсы хаксыз гаепләүләренә җавап табарга омтылыш ясап, бүлдергәләп  карый. Әмма алар, кулларында язмача дәлилләр булмау сәбәпле ПТО башлыгының басымына каршы тора алмый чигенәләр, икенче юлы “коралланыбрак” килү кирәклегенә төшенүләрен әйтүдән ары уза алмыйлар. Рафаэль каладан килүчеләрнең асыл максатларын аңлавын да яшерми . “Кемне куймакчы буласыз безнең  башлык урынына? “-дип шартлатып куя ул соравын. Мондый чыгыштан соң , өстәргә теләүчеләр дә табыла башлый һәм трест җитәкчесе җыелышны тизрәк йомгаклау ягын карый һәм  “оештыру мәсьәләсе” хәл ителми кала...
            Бу кыйссаны искә алуның сәбәбе шул,  язучылар җыенына да хөкүмәт эргәсеннәнме, каләмдәшләр арасыннанмы берәр Хөснетдинов  кирәк иде. Чөнки , Татарстан хөкүмәте  татар китабы, гәҗит –журналлары чыгару өчен ниндидер күләмдә акча тота. Әйтик әдәби журналлар бары тик шул ярдәм аркасында гына яши дип аңлыйм  . Хөкүмәт химаясының кая, күпме, кемнәр китапларын чыгару өчен тотылганын аныклау да зарур. Бәлки  ул ел саен бер үк “даһи”ларның әсәрләрен тиражлау өчен сарыф ителәдер? Ярдәм тагын да арттырылган очракта да шуларның иҗатын дөньяга  тагын да таныту гына дәвам итмәсме?  Дәүләт асрамасындагы журналлар күпмегә төшеп, шуның ничә тиене яшь язучылар өчен тотылган? Журналларда яшь язучыларга санына кичә квадрат сантиметр урын бүленә?
          Ихтимал,  журналларның күпме өлеше шунда эшләүче авторлар өчен  калдырылуын,   бер-берсе хезмәткәрләренә  күпме мәйдан арттырылуын тәгаенләү дә артык булмас? Бармы аның берәр чиге? Җавап тискәре булган очракта, хөкүмәт асрамасындагы журнал хадимнәре үз мәнфәгатьләре белән ихтыярсыздан каршылыкка керүгә мәхкүм яңа, башка, яки яшь авторларны үстерү түгел , ә якын җибәрмәү,   китерелгән әсәрләрен мөмкин кадәр кыерлау һәм гарипләүне кайгыртачак .  
         Әлеге җыенда прозабызның торышы хакында чыгыш ясаган язучы Ләбиб Лерон “Идел” журналында ел саен шул журнал мөхәррире Нәбирә Гыйматдинованың повесте басылуын әйтеп узды. Бу  җәһәттән Төркиядә Татарстан мәдәният министры Ильдус Тарханов эшләгәндә Флера Тарханова иҗатына багышланган кичә оештырылуы искә төшә. 
- Татарның Тукае барлыгын белә идек. Тагын бер шагыйре белән  таныштырдылар,-дип  Төркиядәге кардәшләр ифрат куанганнардыр дип фараз кылыйк ...
           Әйе , бу охшаш күренеш... Академия театрында режиссер яңа спектакль чыгарса да төп хатын-кыз роле кемнеке булачагы табышмак түгел...... Ә минем әйтик, тамашачы буларак, дәүләт тарафыннан финансланучы  Академия театры сәхнәсенә яңа авторларның әсәрләре менүен теләргә хакым бар . Күнегелгән авторларның нәрсә хакында ни әйтәселәре  инде тапкырлау таблицасы кебек үк мәгълүм , ләбаса . Академик театрда классик әсәрләр күрәсе килү дә табигый. Төп хатын-кыз ролендә башка артисткаларны   күрү ихтыяҗы да юк түгел. Бөтен ир-атның да зәвыгы баш режиссерныкына тәңгәл килмәскә  һәм алай ук даими  булмаска да мөмкин...
         Хөкүмәт җименә күнгән, тираж мәсьәләсенә кул селтәгән әдәби журналларда башлыча шунда эшләүчеләр “мәйдан тоту”ы табигый . Әгәр ул авторлар шедевр арты шедевр тудырып торсалар , бик шәп канә...  Әмма барысының да диярлек  биографияләре бер тирә , бер үк уку йортының бер үк факультетын тәмамлаганнан соң редакцияләрдә бер үк хезмәттә тир түгүләре, бер даирәдә булулары сәбәпле аларның калыплары уртак!   Күз алдына Декарт кооординатлар системасы килә. Вертикаль буенча ниндидер берәмлектә салынды ди шунда укыткан тел галимнәренең фәһемен, ә горизонталь буенча бүтән предметтан гыйлем бирүчеләренекен. Шулардан перпендикуляр күтәрелсә, сызыклар кисешер һәм шакмак хасил булыр. Менә шул түгелме соң инде безнең күпчелек каләм тибрәтүчеләребезнең фәһем галәме...Майлы ботка да туйдыра ди халык  мәкале. Укучының башка чыганактан фәһем һәм тәҗрибә туплаучылар иҗаты белән танышырга да ихтыяҗы булуы мөмкин...Вахитов фамилияле бер авторның район гәҗитләрен хурлап язган мәкаләсе дөнья күргәне булды. Әмма тиражны , урыннарда халык саны кими баруга карамастан районныкылар түгел, ә үзәктәгеләр югалта... Ә сәбәбе мәгълүм, төрле профессиягә ия авторлар, шома ук язмасалар да, карашлары төрлелеге җәлеп итә укучыны.
         
           Татарстанда үз көче, үз фәһеме белән яшәүче, татар мәгънәләре пространствосын тәэмин итүче җитди тиражлы матбугат чаралары да, Аллага шөкер,  юк түгел. Әлбәттә андый гәзитләр укучы мәнфәгатен  күз уңыннан ычкындырмау сәбәпле ,  “башка камырдан  әвәләнгән” авторларга  мәйданны мулрак бирүдән  курыкмый..
     ... Кыскасы, милли китапка, матбугатка  тиешле ярдәм күрсәтми дип хөкүмәткә укталулар урынлы ук түгел.  Күрсәтелгән ярдәм аю хезмәтенә әйләнмәсен өчен Ленин бабай әйткән принцип – исәп-хисап һәм контроль зарурлыгын онытмау шарт... Бәгъзеләрнең иҗаты , жанрына карамастан, моңарчы басылган чагыштырмача әйбәт үрнәкләрне  үз туган төбәкләре  җирлегенә яраштырып, куып, инша язуга кайтып кала башлады шикелле. Һәм колагымда Саба урта мәктәбе укытучысының сүзләре  кабат яңарагандай була:
-                        Укымагыз.... корчаңгы әдәбиятны.....

 








                                                                                                

Комментариев нет:

Отправить комментарий