Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 5 июня 2011 г.

ҺӘМ СОҢГЫЛАР БЕРЕНЧЕ БУЛЫРЛАР...


                                                                                             
               Гыйбадлыгыңны берничек  яшерә алмыйсың,чөнки  авызыңны  ачуга чабатаң күренә...                                                   
                                                                                                         Марс Ахунов

             Рус патриотлары Рәчәйнең үз юлы бар дип өзми-куймый тәкърарлый, димәк ул юлның асылы нидән гыйбәрәт  булуын белү , Ленин бабакайча әйтсәк, архимөһим. .
                         Казанда яшәүче А.Закиров атлы авторның “Суверенитет” атлы газетада (1992 нче ел,  13 октябрь  саны) басылган “Россия тарихының “караңгы почмаклары” дигән мәкаләсендә Зур һәм Кече Совет Энциклопедияләренә таянып , ул юл өлешчә тәгаенләнә, кайсы халыкның кайчан яулап алынуы хакында эзлекле мәгълүмат бирелә. Шушы ук  мәкалә 1993 нче елны В.Ш.Имамов мөхәррирлегендә,  “КАМАЗ” гәҗит-журнал нәшриятында 250 мең тиражда басылып чыккан “Татары” дигән брошюрада да урын алган һәм биредә, яулап алынган ил-халыкларны санау  өлеше генә дә 7 биткә сузылган?!. Автор санау белән генә чикләнмичә, әлеге халыклар татыган җәбер-золымнар турында  ,  мәйдан рөхсәт иткән сыешлыкта кыска-кыска, бер йә ике җөмлә белән шәрехләү һәм искәрмәләр дә биреп уза ...           
      Теләсе нинди теле-сорашулар илдәге бар халыкларны уртак ваклаучыга китерүе буенча ил тарихында беренчелекне һичшиксез И.В.Сталин тотканын   раслаячак. Бер шундый сораштыруда әлеге тиранның “иң-иң” буларак танылуы да  моңа куәт.. Аның ысулы кадими, тамырлары тарих төпкеленә китә . Алдан ук искәртеп куям,  бәян ителәчәк нечкәлекләр рус патриотларын ирештерүне күздә тотмый, бер халык та  ап-ак һәм йомшак кына түгел, ә чал тарих –кан белән язылган. 
          Димәк баштан башлыйбыз. Православие чиркәвенең беренче номерлы изгесе  Русьне  чукындырган Владимир кнәзгә алданрак ислам динен дә тәкъдим итеп караган булалар, әмма ул  хәмер чөмерүне  өстен күреп, “на Руси пити есть веселие” дип, аракы хакына  хак динебез исламнан баш тарткан.  Урыс чиркәве тарафыннан канунлаштырылган беренче изге , шул Владимир кнәз, Полоцк каласын яулап алгач,  җирле княжнаны , атасы, абыйлары күз алдында көчли . Ә соңыннан,  мәсхәрәләнгәненә җавап  йөзеннән    үзеннән үч алырга  талпынганы өчен аны җәзалатып үтертә . (Илнең хөкем эшләрендә шундый прецедент  булу тәэсир иттеме ,  Будановны  да присяжныйлар суды аклаган иде...) Иван  I V , үзенең шул элгәренең бөек башлангычын  дәвам итә : көчли, үтерә һәм хөкем итә.  Ул хәтта  Рәчәйне үз юлыннан алып бару хакына  ахры,  улын  да  үз кулы белән корбан итә... Нәкъ менә аның дәверендә  кыерланган аксөяк боярлар урынын канлы опричиначы әтрәгәләмнәр ала. … Ягъни бу патша Инҗилдәге, “һәм соңгылар беренче булырлар” дигән мәддәне  тормышка ашыруда  конкрет гамәлләр кылучы, иҗтиһад итүче илбашы...
          Петр 1 дә Рәчәйнең аерым юлын интуиция белән сиземләп алып, илдә һәркемне диярлек коллыкка төшерүче крепостное право кертә һәм инде аякка
баскан боярлардан торган элитаны кабат кыерлый, двор, ягъни сарай хезмәтчеләреннән, лакейлардан , ягъни әтрәгәләмнәрдән яңа элита укмаштыра...”Двор” татарның туар, мал-туар дигәненнән алынган һәм бу сүз урысның тварь дигәненә дә барып чыга.  Ә “ян” дигән иҗек,  җан дигәнне белдерә әлбәттә. Һәм төркиләрдә генә түгел, ә әрмәннәрдә дә. Грек мифологиясендә Минотавр ярым-үгез, ярым кеше булса, Кентавр ярым кеше, ярым ат, һәм бу сүзләрдәге тавр –туар булуы аңлашылса кирәк . Руслар, Кырымны яулап алгач, андагы исем-атамаларны асылына кайтарабыз дигән легенда ярдәмендә греклаштыра башлап,   яуланган биләмәне Таврида дип тәгаенлиләр . .. Әмма алай да исем төрки асылын югалтмый  булып чыга..  Озын сүзнең кыскасы, Русиядә дворҗан –тварьҗаннар элита булып куя. Үз халкын кол итеп талаучы, талаганын чит илләрдә, балларда туздыручы, туган телен санга сукмаучы катламга мондый атама һәр заман өчен дә бик тә таман кебек.  Табигый ки, грәздән кнәз булучы зэк менталитетлы әртәгәгәләмнәргә  казна талау , ришвәтчелек саф һавадай газиз, ә намуслы тырыш хезмәт- артык дәртсендерми, алар чын хезмәтне априори сөйми. Нәтиҗәдә, фетнәләр, революцияләр, үзгәртеп кору, һәм  кризис ....
           Бер юмористик тапшыруда эстрада йолдызы Михаил Задорнов “ славян”  дигән сүз латин һәм инглиз телләрендә кол дигәнне аңлата дип ычкындырды. Аннары, русларны буйсындырырга теләгәнгә шулай дигәннәр алар, дип әйткәнен бераз йомшарта төште. Аңа китсә, төрки телдә дә славян  сүзе охшаш мәгънәгә ия кебек. “Ян” төрки телләрдә һәм әрмәнчә дә җан дигәнне белдерә дигән идек, ә  селәү – яңгыр суалчаны дигәнне аңлата ич.  Мондый этимологиягә үпкәләү урынсыз, чөнки һәр җанлы туфрактан чыккан.  Әле селәүнең чели дигән мәгънәсе дә бар һәм бәлкем человек сүзе  чикләвеккә охшаш сүз – “челәвек”тән чыккандыр. Татарча тимер, төрекчә демир булуын истә тотсак “Тын Дон”  дигән роман исеменең мәгънәсе тавтология  , Тын Тын булып чыга.  Ә “земля” дигән сүзнең төп чыгышы җимле булып, “земля-кормилица” дигәннәре дә “җимле җимле” дигән мәгънәгә тоташа. Берег –берек , лес- ылыс  , волк – уылык , бирюк ( одинокий волк) – бир, бер дигән сүздән яралган, брак – союз, шулай ук бер сүзеннән. Мондый мисаллар китерү, руска туган булып тагылырга омтылыш булып аңлашылмасын. Библия бәянында Җирдәге  кешелек тарихы  Адәм белән Һаваның тыелган алма ашавыннан башлана. “Алма” сүзендә тыю бар. Әмма русча “яблоко” дигәннәрен дә төркичә аңласак, “ябулык”, “ябу”-“табу” дигәнгә барып чыга шикелле. Ягъни,  күп миллион тиражлы китаплар авторы Александр Бушковның русның төрки тамырдан килеп чыгышы турындагы фикерләре  буш урында гына тумаган ахры....
         Иван Болотников, Степан Разин, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләр рухи печтерелмәгән  кавемнәрнең, террор кулланмыйча, бүтәнчә идарә итәргә сәләтсез әтрәгәләм хакимиятнең  әшәке изүенә табигый реакциясе булып аңлашыла. Дәүләтчелек тарихында дәүләти террорның даимилеген танымас өчен, рәсми тарихчыларның  , төрле чорларда төрле атамалар биреп, шул чорга хас  узгынчы нәрсәләр итеп исбатларга  тырышуларына юлыгабыз. Әмма террор һәвакыт булды һәм  аның исемнәре күп :  опричина  узынуы дип тә,   кырылыш дип тә, ачлык муры дип тә,   уңышлардан баш әйләнүләр дип тә атадылар аны. Штрафбатлар, заград. отрядлар, мобилизацияле экономика – болар һәммәсе террорчыл идарә билгеләре. Армиядәге террор һәм бандитизм –бабайлык һәм уставтан тыш мөнәсәбәтләр дип аталса, Ленин чоры терроры  гражданнар сугышына кайтарып калдырылса, Сталин дәверенеке –шәхес культы дигән атамага ышыклана...  Никита Сергеевич та эш ташлаган эшчеләргә карата  каты кыланды. Хәтта Горбачев чорында , алда да әйтеп уздык, Литвада, Бакуда, Тбилисида тыныч демонстрантларга карата террор кулланылды.  Кичәге-бугенге хакимиятне дә ап-аклар һәм йомшаклар дип атарга нигез азрак.... Сер түгел, террор ярдәмендә гомум-әләкчелеккә  күндерелгән  Кызыл Империя  подданныйларында,    үзләрен намуслы кеше итеп тою хакына нинди дә булса көрәшкә үзбаш күтәрелерлек рух  калмый... Алай да күңелләрдә  “шәм” дөм сүнмәгән икән әле, югарыдагылар башлаган үзгәртеп кору чорында,   халык берара аякка баса башлап,  исән һәм мәрхүм лидерларының бөеклеген күрүдән туктый.  Хәлбуки,  рухи бозымга тарган  , күпчелекне тәшкил итүче,  “дәүләт барлыкка китерүче” халык, авызлыктан, йөгәннән арынырга, тәртә арасыннан чыгарга ашыкмый. Нәтиҗәдә  люмпень-элитариат елгырлык күрсәтеп, ил дилбегәсен кабат эләктерә.. Кем белә КПСС җитәкчеләре демократия белән шаярган гынадыр, үзләштергән ил байлыгын законлаштыру өчен  генә, “кәҗәләребез”( ә бәлки “маймылларыбыз” дияргәдер),  вакытлыча демократиягә мөрәҗәгать иткәннәрдер?..Ә  гомум халык байлыгын  ачыктан-ачык үзләштерүдән шашып калган дәүләт тотучы халыкның стандарт   “Кем гаепле?” һәм  “Нәрсә эшләргә?”  дигән сорауларга җавабы тиз табылды тагы: 1) демократия һәм яһүдләр, татарлар, кавказ чырайлылар һ.б.ш.и.  2)Бөҗәкләштерергә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий