Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 6 августа 2016 г.

Бөрбаш могҗизасы


Балтач районының Бөрбаш авылында 17 июльдә Җәлил хәзрәт Фазлыев оештырган мөселман балалары сабан туе тугызынчы тапкыр гөрләп узды. Быел аны күрергә Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде.

Президент мәйдан уртасында ясаган чыгышында, халкыбыз, телебез, гореф-гадәтләребез турында сөйләшәбез, нәрсәләрдер эшлибез, әмма бай мирасыбызны балаларыбыз кабул итеп алмаса, аларга тапшыра белмәсәк, андый тырышлыклардан файда кечкенә, ә бу сабан туе нәкъ менә милләтне, традицияләрне саклауга, буыннар элемтәсе өзелмәвенә хезмәт итә дип ассызыклап, мондый чараны республиканың башка төбәкләрендә дә уздыруны кайгыртырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады...
Рөстәм Нургали улы мәйданнан чыккач, Балтач һөнәрчеләренең сатуга һәм күргәзмәгә алып чыккан берсеннән-берсе гаҗәп кул эшләре белән танышып йөрде.
Әлеге сабан туе Бөрбаш авылы ышыгында, инеш буендагы уйсулыкта уза. Як-яктагы таулар, калкулыклар тамаша карау өчен бик уңай. Ә аларны әле эскәмияләр белән дә иркен аралар калдырып җиһазлаганнар. Кая карама бала-чага карусельләрдә әйләнә, кабартылган биек таулардан шуып төшә, әллә ниткән батутларда сикеренә. Балаларның үзләрен бәхетле тоюы өлкәннәргә дә күчә, аларның йөзләрендә – елмаю. Ир-атлар түбәтәйдән, хатын кызлар яулык япкан. Менә шушы урында нәни генә лирик чигенеш ясарга рөхсәт итсәңче, мөхтәрәм укучым. Мөселман тамгасы астында башка чаралар да уза җөмһүриятебездә. Шул исәптән, мөселман кинофестивале дигән чара да. Ул бәйрәмгә Франция кинойолдызы Катрин Деневның да килгәне булды. Шул уңайдан минем “Без булдырабыз!” атлы шигырем “Казан утлары” журналында (2011 ел) басылып чыкты. Менә ул:

Алтын мөнбәр! Алтын мөнбәр!
Катрин Денев килгән безгә!
Мөселман тамгасы алган
Кинофестивалебезгә!

Бигрәк сылу, бигрәк затлы
Гүзәлкәе французның,
Керфекләре түбән карый:
Түш ябулы, итәк озын...

Безнекеләр бирмәде сер,
Кер кунмады имиджка,
Күлмәк үтә күренмәле,
Изү ачык, ими тышта...

Ягъни мәсәлән, мөхтәрәм укучыларыбызны әлеге бәйрәмдә киенү ягы ничек куелуы кызыксындырырга мөмкин. Быел бу мәсьәлә оригиналь ысулда да хәл ителгән, мөселманча киенгән берсеннән-берсе гүзәл туташлар яланбаш килгән ханымнарга яулык бүләк итеп йөрде. Алай да бер-ике урында яулык япкан, әмма шортиктан гына калган бер-ике гүзәлкәй дә күзгә чалынды. Ихтимал, киләсе бәйрәмдә андыйлар күлмәк өләшүгә өмет баглый бугай дип гөманлап куйдым.
Каяндыр чишмә агымына охшап, йомшак кына тавыш белән Коръән уку ишетелә. Тезелеп киткән затлы тирмәләрдә кибетләр гөрләп эшли, аш-су, сый-хөрмәт әзерләнә һәм тәкъдим ителә. Атаклы Мәкәрҗә, Ташаяк ярминкәләре дәвамы булып аңлашыла миңа бу җыен. Инешне туендыручы чишмәләр таштан койма-диварлар өеп, айлы манаралар күтәртеп, әкияти шәһәрчекләр рәвешенә китерелгән. Сабан туенда балалар берничә категориягә бүленеп көч сынаша. Хәтта иң-иң нәниләр, бакчага йөрү яшендәгеләр көрәшен дә абруйлы хөкемдарлар бригадасы тәртипләп алып бара. “Болар бәләкәч, ничек тә бата, әйдә, ярар” дип түгел, ә татар көрәше таләпләренең төгәл үтәлешен тәэмин итеп.
Сабантуйларының төрлесен күргән бар. Яшерен-батырын түгел, әгәренки бәйге үзагымына куелып, әтрәгәләмнәр ихтыярына калса, көрәшме ул, әдәби ярышмы, башкасымы – хәрәмләшү котылгысыз. Хәрәмләшү исә бәйрәм рухын, аның ямен сүндерә, аяк астында калдыра, очсызлый. Балтач якларында элек-электән, кай җәһәттән карасаң да, затлылык хөкем сөрә. Халык та әкәмәт уңган бу төбәктә, җитәкчеләренә дә күз генә тимәсен. Әлеге районны озак еллар җитәкләгән, бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Готуф улы Әхмәтов кебек татарчасы да, урысчасы да мөкәммәл, үзен искиткеч ипле һәм итагатьле тота алучы, чын интеллигент үзе генә дә ни тора... Әгәр бүтән министрлыкларыбыз да ул җитәкләгән тармак канаты астына керсә, мәктәпләрдә милли рух куәтләнер, радио-телевидениедән, сәхнәләрдән “татар җыры” дип тапшырыла торган эшләнмәләр чынлап та җыр һәм татарныкы булып китәр, ә “әдәбият” исеме астында басыла торган һәртөрле кәлҗемәләр әдәбият дәрәҗәсенә күтәрелер иде. Балтачта ул район җитәкчесе булып эшләгәндә, аның «уң кулы» Гариф Мөхәммәтшин аганың “Керик әле урманнарга” җыры белән татар халкының ихлас мәхәббәтен яулавын да онытмыйк.
Инде кабат Бөрбаш сабан туе мәйданына әйләнеп кайтмый булмый. Мәйданны җанландыручы нәни көрәшчеләр төрле районнардан җыелган, бар да оста һәм бик җитдиләр. Иң нәниләр төркемендә исә арада иң җыйнак гәүдәле Теләче районы малае батыр калды.
Көн уртасында ярышлар туктатылып, мәйдан уртасына түшәлгән келәмнәрдә мөфти хәзрәт ышыгында, Җәлил хәзрәтебез имам торып, өйлә намазы укылды.
Мәйдандагы тамашадан аерыла алмаучыларга җыйнак подносларга куелган тәлинкәләр белән бавырсак, кош теле һәм башка шундый милли ризыклар өләшеп йөрделәр. Мин аларын да авыз иттем, кунаклар өчен яшел түбәле тирмәдә әзерләнгән табында хәләл җефетем белән бергә сыйлану да насыйп булды.
Әлеге бәйрәмгә нигез салучы Җәлил хәзрәт – дөньяви һәм дини белемнәргә ия, кулыннан күп төрле эшләр килә, кайда да сүзе үтә торган, гадел, туры сүзле ир кеше. Абруе бәхәссез, һәр әйткәнен куанып, тиз, җиренә җиткереп, шатланып үтиләр. Биредә ат чабышы, йөгереш һәм башка күп төрле спорт уеннарыннан тыш, үзгәлекләр дә бар. Әйтик, нәни балалар мәйдан уртасында чират торып, дога укып күрсәтеп, бүләкләр ала. Оныкларым Сөләйман белән Наиләне дә шул эргәдә катнашканнары өчен уенчыклар биреп куандырдылар.
Әйбәт мисал да йогышлы икән. Җәлил хәзрәт нигез салган мөселман балалары сабан туе үрнәгендә, ураза гаете тәмамлангач, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә дә инде менә өченче тапкыр балалар өчен бәйрәм оештырылды.Оештыручылары, гаилә дусларыбыз Вакиф абый белән Алсу апаның кызлары, бүгенге көндә АКШта яшәп ятучы, кунакка кайткан Мәдинә ханым һәм аның үз җирлегебездә сәүдә бизнесында казганучы Энҗе һәм Фәридә апалары. Беренче тапкыр бәйрәмне ханымнар үз өйләре хозурында уздырдылар. Өй дигәч тә, нәни генә торак дип уйлый күрмәгез. Аларның йортлары, архитектура таләпләренә туры китереп, бизәп, бөгелешләр, уемнар ясап, чигешләр кулланып күтәрелгән (машиналар кереп-чыгып йөрешле аскы каты да бар) ике катлы мәһабәт таш бинадан гыйбарәт.
Узган ел алар бу бәйрәмне мәчет ихатасында үткәрделәр, быел исә Шәмәрдән мәдәният йорты биләмәсендә гөрләтүне тәвәккәлләгәннәр. Сабан туена хас һәртөрле бәйгеләрдә катнашучы балалар өчен бүләкләр, сый-хөрмәт мулдан булсын өчен теләсәгез катнаша аласыз дип, быел бистәбездәге эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм җирле бизнесменнар уздырыштан үз өлешләре белән катнашырга ашыккан. Өч йөздән артык баланы ход-дог, пылау, тәмле сулар белән сыйлап, әллә ниткән уенчыклар белән “күмделәр”.
Америкадан кайткан Зифа “дога укый” дип игълан иткәннән соң бәйрәмне оештыручы Мәдинә ханымның нәни кызчыгы да, мәйданга чыгып, ”Бисмиллаһииррахман иррахим!” дип әйтте. Бары шулай дип кенә әйтте. Һәм кызчыкны чын күңелдән алкышладылар. Алкышламаслыкмыни, ул әйткән гыйбарә Аллаһ исеме белән башлыйм дигәнне аңлата ич. Кызчык тормышын иң дөрес сүздән башлый булып чыга...
Шунысы да мәгълүм булсын, әлеге бәйрәмне оештыручы кызларның әнисе, инглиз теле укытып лаеклы ялга чыккан, әмма ял итүне бертуктаусыз хезмәттә булу дип аңлаучы Алсу ханым Фазлый кызы Әпсәләмова, үзенең хезмәт биографиясен Бөрбаш авылында укытучы буларак башлаган. Ә ул укыткан сыйныфта иң тыңгысыз укучысы Җәлил хәзрәт булган...
Шушы урында янә бер лирик чигенеш ясап, әз генә мактанып алырга да рөхсәт итсәгезче. Бөрбашта узган бәйрәмгә быел мөхтәрәм Җәлил хәзрәт үзе, олы башын кече итеп, йортыма килеп чакырып китте. Аннан алдарак очрашуыбызда әлеге сабан туена һәм туган авылы Бөрбашка багышлап җыр язуымны үтенгән иде. Мин ул әйткәнне атна-ун көн эчендә үтәдем дә. Бәйрәм узган мәйданда Балтач үзешчәннәре шул ике җырны берничә тапкыр яңгыраттылар. Алдан ук, түләү турында авыз да ачасы түгел, рәхмәт өчен, Хак Тәгалә ризалыгы өчен язам, дип кисәткән идем. Әмма Җәлил хәзрәттән алай гына котылып булмый, ул мине затлыдан-затлы бүләкләре, күчтәнәчләре белән күмде. Инде тынычлангандыр дисәм, юк, мәйдан уртасына чыгып, мөфти хәзрәт кулыннан кыйммәтле бүләк алу насыйп булды. Ул гына да җитмәде, хәзрәт өстемә чапан кидерде. Кулга микрофон тоттыргач, рәхмәтемне әйтеп, Җәлил хәзрәт белән дуслашу аркасында сакал үстердем, инде менә чапан кию насыйп булды дигән идем, мөфти хәзрәт Камил әфәнде Сәмигуллин, алдагы көндә чалма кияргә язсын, дигән теләк белдерде...
Нәрсә дим, Бөрбаш мөселман балалар сабан туеның киләчәктә тагын да киңрәк алымда гөрләячәгенә шик юк. Инде болай да бәйрәмгә каян гына килмәгәннәр. Мин биредә тумышлары Мөслимнән булган театр артисты Зөфәр Харисов һәм язучы Ләбиб Лероннарны да очраттым. Шәмәрдән бистәсе халкы да башлаганнарын елдан-ел куәтләү ниятендә. Президент әйткәч, башка төбәкләрдә дә күркәм башлангычны күтәреп алачаклары аңлашылса кирәк...

Күңел нечкәргән минутларда...


“Ихлас” нәшрияты Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле китабын чыгарып, әдәби табынга куйды. Мөдәмил дусның иҗади үрнәкләре бик нәни тиражлы (100 данә) китап аша булса да дөньяга чыгуы барыбер дә куанычлы хәл. Язганнарының сыйфатын, таланты ниндилеген укучылар аңышсын өчен бер шигырен мисал итеп китерү кирәк, дип уйлыйм. Мөслим район газетасында баш мөхәррир булып эшләгән, яшьләй арабыздан китеп барган
Алмаз Хәйруллинга багышлап язган “Сагыш” исемле әсәре яраткан газетабыз укучыларын битараф калдырмавына иманым камил...

“Тәрәзәмне карлы яңгыр шакый -
Адашкан бер мосафирмы әллә?..
Күңел җылы эзләп бәргәләнә
Кара төндә. Шыксыз көзге мәлдә...

Елый-елый, каен яфрак коя,
Яфрак түгел, сары сагыш мәллә –
Бер сәбәпсез күзләр тулып таша
Сарыга коенган көзге мәлдә...

Басуларда бары камыл гына,
Тырналып җил җылый микән әллә?..
Кабер исе килә басулардан
Салкыннан өшегән көзге мәлдә.

Тәрәзәмне карлы яңгыр кага,
Шомраеп көтәм мин кичләрен...
Әллә җаным шулай тынгы тапмый,
Барлап йөри микән дус-ишләрен?..
Кич җиттеме, килә карлы яңгыр,
Тәрәзәдән китә каберләргә...
Кисәтә көз, кисеп бәгырьләрне:
Исән чакта кирәк кадерләргә!

Җанга ява көзге карлы яңгыр,
Кемдер кирәк җанны юатырга.
Бар иде, дип әйтә алу өчен,
Өйрәнгәнбез ахры, югалтырга...

Җылы эзләп килә карлы яңгыр -
Үземнең дә җаным туңган чакта.
Якыннарын җуйган күңел буп-буш,
Мич суынган, тәрәзәмдә – такта...

Җәй иде бит әле кайчан гына,
Өмет сыман яшел иде җиһан!
...Ә алда – кыш, кәфенгә төренгән...
Көзге сагышлардан туйдым, дисәң...”

Беркөнне минем дә җанны ниндидер сагыш биләп алды. Бәлки улымның Казандагы эшен ташлап, Санкт-Петербургка барып урнашуы суккандыр. Кем беләндер сөйләшәсе килә. Сөйләшердәй, хәлне аңлардай кеше – Мөдәмил юк. Якты дөньядан китеп барды лабаса. Аптырагач, интернетка кереп, Мөдәмил Әхмәтов дип язсам, “Безнең мирас” журналының аңа багышлап урнаштырган альманахына юлыктым. Шундагы язмалар белән танышкач, күңел бераз тынычланды. Шунда Фәннүр Сафин, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин, Зиннур Насыйбуллин һәм башка шундый атылган йолдыздай балкып алган шагыйрьләребезнең иҗади үрнәкләрен дә чын шигъриятнең ни икәнен оныттырмау хакына “Һәфтияк Шәриф” калынлыгындагы китап шәкелендә булса да әдәби табынга чыгаргалап торасы иде дип уйлап куйдым.
Инде Мөдәмилнең язылып та, югалу сәбәпле, китабына керми калган ике хикәясе эчтәлеген сөйләмәкче булам. Ул аларны миңа укыган иде. Беренчесе менә мондыйрак булып истә калган.
“Мөслимнең Ык күпере башында машина көтеп торучылар арасында чуар күлмәк кигән, яулык япкан, бите кояшта янып каралган бер әби. Тик машиналар ул кул изәгәнгә түгел, ә чибәр кызлар катында туктый. Кызлар китә тора, ә ул кала бирә. Менә бер дәү йөк машинасы аны узып туктый һәм әбигә кул болгый. Әби, бу минем оныгым микән әллә, мөгаен, шулдыр дип, абына-сөртенә алга уктала. Баксаң, шофер егет әби артында торган туташка дип туктаган икән, “бетмәс монда әрсез алабайлар” дип сукранып, әбине кабинасы ишеге төбеннән читкә этә-төртә, сөйгән кызына кабинага менәргә булыша. Аннары, машинасын яман акыртып, тузан өермәсе куптарып кузгалып, күпергә барып керә. Һәм күпер җимерелә. Бөтенләй түгел, бер ара адымда гына.. Әле бу Ык күперенең агач чагы, имеш.
Урып-җыю чорында азга да юл өзелү түзеп тормаслык хәл, бу хакта хәбәр тиз арада район җитәкчелегенә барып ирешә. Озак та үтми урынга райбашкарма рәисе килеп җитә. Мөдәмил аны шул вазифадагы гайрәтле җитәкче Гариф Хафиз улы Хафизов гәүдәләнешендә күзаллыйм, дигән иде. Һәм җитәкче “ә” дигәнче эшне оештыра. Ул юл читендә моңаеп һәм бөкшәеп торган, бу якныкы түгеллеге кояшта янган чыраена чыккан әбине күреп ала, аның катына килә, хәлен сораша.
Әби Казахстанда, бала карарга китеп, байтак еллар кызында яшәгән. Оныклар үскәч, анда сыймый башлаган һәм туган ягына, төпчек улына кайтырга ниятләгән икән.
– Казахстанның кайсы өлкәсеннән? – дип кызыксына җитәкче.
– Анда сафхуз дигән җир бар, – дип җавап күндерә әби.
Әбинең йөрәк шаяргалый икән, валидолым бетә, нишләрмен дип куя якты йөз күрсәтүчегә. Гариф агабыз, борчылмагыз, “миндә бар” дип, машинасыннан алып, үзе өчен тоткан даруын аңа суза.
Җитәкче мосафирә карчыкның кайсы авылга юл тотканын ачыклый. Баксаң, ул аның салгаларга яратучы улын да, улының пырдымсызрак хатынын да белә икән. Авылда әбекәйгә көн булмаячагын Гариф агабыз чамалый һәм бер милиционерга аны Мухан авылындагы картлар йортына урнаштырырга куша. “Шунда яшәп тор, малаең белән киленең Башкортстанга кунакка киткәннәр иде, алар кайткач, үзем илтермен”, – дип тынычландыра. Исәбе әлеге гаиләгә ниндидер матди ярдәм күрсәтеп, әбинең гаиләгә кабул ителүен уңайлау...
Милиционерның прототибы Ильяс исемле участок инспекторы дигән иде Мөдәмил. Бар иде шундый үзешчән сәнгать йолдызы, һавадан “чирәм йолкып” бии, урында сикереп сальто ясый, йөзеннән елмаю китми торган погонлы ир-егет Мөслимдә... Картлар йортына урнаштыруның мәшәкате күп, медицина комиссиясе узу кирәк, вакытлы прописка алу, тагын әллә ниткән кәгазьләр... Ильяс бу киртәләрне ничек кирәк алай уза һәм әбине картлар йортына көнендә урнаштыра.
Аннары Мөдәмил картлар йортындагы тәртипләрне бәян итәргә керешә. Борынга нинди исләр бәрүеннән башлый, һәм персоналның үз карамакларындагы карт-корыга карата төксе мөнәсәбәтен җепкенли. Персоналны да аңлап була, баксаң, анда олы вә кече йомышын астына гына үтәп ята торган, яки акылы бик үк камил түгелләр дә бар һәм шикаять юлларга остарган бәлачеләре юк түгел, имеш...
Әбинең исә нык сагынган, төшләренә кереп йөдәткән үз авылына кайтасы килә. Ул аның кай тарафта икәнен дә аңыша, иртән җәяү чыгып китсәм, кич барып җитәрмен, дип исәпли. Китешли, картлар йорты биләмәсендәге кишер түтәленә кармак салып балык тотмакчы булып утыручы исәр карт белән шактый кызык һәм гыйбрәтле әңгәмә кора. Аннары, бисмилласын әйтеп, тәвәккәлләп авылына төбәп кузгала. “Балыкчы” карт бер мәл түтәлдә ялтыравыклы нәрсә күреп ала. Баксаң, карчык райбашкарма рәисе бүләк иткән даруын төшереп калдырган икән.
– Әһә, селәү (суалчан) салырга әйбәт булды әле бу, – дип исәр карт ихлас күңелдән куана... Тартманы ачып, дару төймәләрен түтәлгә сибә...”
Тагын бер хикәясе “Толым” дип исемләнгән иде.
“Чишмәләр типкән, таллар баскан мең кошлы сазлыклы үзәнендәге болынга кичләрен яшьләр уенга чыга торган була. Авылның иң гүзәл кызының йөрәген ике егет яуламакчы. Көрәштә дә, җыр-биюдә дә ярыша болар. Кыз, ниһаять, берсен сайлый. Икенчесе төнлә кыз йоклаган келәткә үтеп керә һәм аңа кагылмый-орынмый гына чәч толымын кисеп алып чыга. Шул толым киселү аркасында үзара сөешүчеләрнең арасы бозыла. Толымны кем, ничек кискәнен беркем белми. Ара төзәлергә өлгерми, гашыйк егетләрнең икесе дә сугышка китә. Икесе дә исән кайта. Кыз чит якка вербовка белән киткән, адресын беркем белми. Әсәр азагында, көндәшләрнең берсе үлем түшәгендә ятканда, хәл белергә кергән икенчесе аңа толымны тапшыра... Ә инде яшь чакларында болар кич чыккан болын юк, ул су астында калган, анда плотина корылган. Плотина коручы ПМК җитәкчесен Мөдәмил миңа охшатып тасвирлаган. Сулык зур, киң, иркен, анда вак балыклар сикерешә, эреләре чуптырдап куя, үрдәк-казлар йөзә, бөҗәкләр тыз-быз килә, акчарлаклар кыйгачлап оча. Карап торырга бар да соклангыч һәм әйбәт кебек, ә асылда берөзлексез җан кыеш бара”.
Шулай төгәлләнә иде хикәя...
Аны укыгач, мин “Империя” дигән шигырь яздым һәм ул “Әфлисун җиле” исемле китабыма да керде:

Карап торырга соклангыч.
Ирек кебек иркен зәңгәр киңлек.
Диңгезмени. Акчарлаклар оча.
Гаҗәп, гаҗәп сусаклагыч.

Тик күмелеп калгандыр төптә
Кайчандыр тау-таш ярган чишмәләр,
Сандугачсыз, талсыз һәм кояшсыз,
Алар исле су күләмен ишәйтәләр...

Кем белә, бәлки Мөдәмилнең югалган хикәяләре табылыр. Яки берәр талантлы якташы аны мотивлары буенча кире торгыза алыр? Мин тырышып карадым, барып чыкмый... Мөслимчә уйлый һәм фикерли алу өчен шул төбәкне ярату гына җитми, анда туып үсү дә шарттыр, күрәсең...

вторник, 19 июля 2016 г.

Триллионер ниләр уйлый?



 

Мин дә әйтим әле, әфәнделәр,
Күккә чөеп ямьшек танауны:
Дингә өндәүчеләр хәттин ашты,
Тотучылар гына санаулы...
Дин темасына кереп, кемнәр генә акыл сатмый бүген. Ә бит бер хәдистә “диннең афәте – надан мөҗтәһидтер” диелгән. Мөҗтәһид – дингә өндәүче. Менә шундыйлардан бер агай, аш мәҗлесебездә сүз алып, акыллы кыяфәт чыгарып, хәйләкәр елмаеп: “Аллаһ Тәгаләнең Коръәндә саналган йөз исеме арасында Тәңре дигәне дә, Ходай дигәне дә юк, сез моңа ничек карыйсыз, Аллаһ Тәгаләгә карата бу исемнәрне кулланырга ярыймы, гөнаһ булмыймы?” – дигән сөаль тәгәрәтте. Ул бу “табышмагын” аш саен эшкә җигә, һәм инде бер абыстай: «Элек Ходай дип гел әйтә идем, хәзер сезнең шушы соравыгыздан соң алай әйтергә курка башладым», – дигән. Сөальче агай фикеренчә, Тәңре дип “тучны әйтергә ярамый”, ә менә Ходай дип әйтүгә карата ул төпле генә бер фикергә килмәгән, алай да “на всякий случай” ул сүзне кулланмый. Шул рәвешле ул безне дә “туры юлга” кәшәләп, “ялгышуыбызга” чик куймакчы... Нияте яхшы сыман. Хәлбуки, тәмугка юл яхшы ниятләрдән түшәлгән, дигән мәкаль дә буш урында гына тумагандыр...
“Йә, Хода”, “йә, Тәңре”, “Ходайдан курку кирәк”, дип күпме буын ата-бабаларыбыз хаталанды, гөнаһка батты микәнни? Җөмһүриятебездәге рельеф үзенчәлегенә сылтап гасырлар буе дөрес саналган намаз вакытына мөфти фатихасы белән узган ел Татарстан биләмәсе өчен төзәтмә керде ләбаса, шулай булгач барысын да көтәргә була торгандыр. Мәҗлестәш агай гөманы дөрес булган очракта төрекләр – Тәңрем, фарсылар Ходай дип, гасырлар дәвамында ялгышканнар һәм ялгышуларын дәвам итәләр, Тукай да, “Ярлыкагыл, дип үземне, әткәм-әнкәмне, Ходам”, дип, хилафлык кылган булып чыга? Дин юлына кереп, дәгъвәтчылыкка бирелгән шул агайның фикерен кире кагарлык гыйлемем булмавы сәбәпле, икенче көнне ярдәм эстәп атаклы Җәлил хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. Ул иң әүвәле: “Бар инде бездә баш юк килеш, сакал төзәтергә тотынучылар”, – дип куйды. Аннары, абруйлы чыганакларга сылтама ясап, ахыргы пәйгамбәр юлланганчы кешеләр, кавемнәр арасына йөз утыз меңнән артык пәйгамбәр җибәрелүен, шул сәбәпле, һәр милләттә Аллаһ Тәгаләнең шул телдә үз исеме кабул ителүен, димәк ки, Тәңре дип тә, Ходай дип тә әйтүдә һичбер хилафлык булмавын төшендерде...
Яшьлегендә, түш кесәсендә комсомол билеты йөрткән дәверендә дип истә калган, совет армиясендәге тәртипсезлекләр турында “Сто дней до приказа” исемле атаклы бәяны белән киң танылу алган рус язучысы Ю.М.Поляковка иярүчеләр төрле халык әдәбиятларында, шул исәптән безнекендә дә күзәтелде. Юрий Михайловичтан аермалы буларак, казарма күрмәгән, аягына чолгау урамаган каләмзатлар да чор өчен отышлы темага алынып, хәтта кайберләренең шул дулкында хөкүмәт бүләгенә лаек булды. Әнә шул Ю.М.Поляковның “Китап язучы язучы түгел, китабы укылучы – язучы” дигән ташка баскан бер сүзе бар. Якташ китапханәчеләр фикеренчә, андый критерийдан чыгып бакканда, бүген татарда исән-имин каләм ияләре арасында язучы дип, беренче чиратта, Зифа Кадыйрова саналуга лаек. “Литературная газета”ның бүгенге баш мөхәррире Ю.М.Поляков мантыйгы буенча, шулай килеп чыга. Күптән түгел милләттәшләребездән Русия күләмендә хакыйкый язучы дип берсүзсез Гүзәл Яхина танылуы шаһитлары булдык. Гүзәл Яхинаның атаклы романы интернетта эленгән булуына карамастан, шул исемдәге китабы ил дәрәҗәсендә һәм Татарстанда хутлы сатыла. Аны укыйлар. Илебездә ирешелгән уңыш, шул исәптән коммерциягә караганы, әсәрнең бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, бар дөньяга таралуына да матди җирлек тәэмин итте...
Китаплары ил күләмендә укыла торган тагын бер милләттәш язучыбызны искә аласым килә. Анысы – Мәскәүдә яшәүче Шамил хәз-рәт Аляутдинов Әлеге авторның төп үзенчәлеге шунда, ул язган китапларны киң катлам укучылар (һәм иң куандырганы – яшьләр) йотлыгып укый һәм авторның интернеттагы сайтына кереп үз илебездән генә түгел, элек СССР составында булып мөстәкыйльлеккә ирешкән илләрдән дә төрле милләттән булган меңнәрчә укучылар аларга карата үз фикерләрен ирештерәләр. Әлеге язучының иң күп укыла торган китапларыннан “Триллионер тыңлый” (650 бит), “Көндәлек. Триллионер расписаниесе” (480 бит), “Триллионер уйлый” (368 бит) аерым игътибарга лаек дип саныйм. Автор Мисырда Әл Әзһәр университетын тәмамлаган һәм дөньяви гыйлемнәрне өйрәнү, дөньяда булып торган фәнни казанышлар белән даими танышып баруны фәнни китапханәләргә даими йөреп, көндәлек эше дәрәҗәсенә меңгереп хәл итә. Хәзрәт белән язышучылар арасында кемнәр генә юк, шул исәптән галимлек юлын сайлаган җитди яшьләр дә, яшьлегендә җинаять кылып, хөкемгә тартылып, соңыннан дин юлына кереп, үз бизнесын булдырган, тормышта үз урынын тапкан “текә”ләр дә...
Халык китап укымый, татар китап укымый дип аклануларның ялган икәнен Гүзәл Яхина китабы фаш иткән иде инде. Яшьләр китап укымый дигәннәре дә хак түгел икән ләбаса. Шамил әфәнде үзенең китаплары аша дин тәгълиматын, фәнгә, аның иң соңгы казанышларына таянып куәтләп, яшьләрне тормышта уңышлы шәхес булуга рухландыра һәм юл күрсәтә. Кайбер шома каләм ияләре үз вакытында Юрий Поляковка ияреп, аның уңышлы темасын иярләп файда табучылар сыман, дин һәм фәнне үзләре аңлаган кимәлдә ансат кына катыштырып, ботка ясап, төбәк дәрәҗәсендәге Аляутдинов булырга омтылгалый башлады... Әмма андый “башлылар” өчен аерым редакцияләрнең административ ресурсы тәэмин иткән, «буада» чупырдау мөмкинлеге генә бар. Ә буа (бу сүздә буу фигыле дә ярылып ята), Буратино турындагы әкияттән чыгып бакканда, сөлекләр үрчүенә хуш һәм Дуремарлар өчен яшәү чыганагы... Чын әдәбият (бу хакта бер яздым да кебек), диңгезгә охшап, анда мең төрле тормыш кайнарга тиеш... Ә моның өчен әдәбиятка килүче чыганакларның бер-ике генә түгел, ә төрле һәм күп булуы зарур.
Мәгълүм ки, совет чоры атеистлары динне классик фән казанышларына таянып тәнкыйтьли һәм дингә таянырга җирлек калдырмауны кайгырта иде. Ә Шамил Аляутдинов ислам тәгълиматын, аның хаклыгын иң соңгы, иң катлаулы фәнни ачышларга таянып куәтли. Бер кечкенә мәкаләдә аның китапларының эчтәлеген бәян итү мөмкин түгел, шуңа күрә бер-ике мисалга гына туктап узам. Мисал өчен Аллаһ Тәгаләнең бер үк вакытта зур тирәлектәме, микроскопик үлчәмдәме, һәркайда була алуына. Ул һәркайда, русча әйтсәк – Вездесущий. Квант физикасы буенча микрокисәкчекләр бер үк вакытта ике һәм күбрәк урында була ала. Соңгы фәнни эксперимент бер кисәкчекнең бер үк вакытта 3000 урында була алуын аныклаган. Ш.Аляутдинов бу хакта авторлары Арнц У., Чейс Б. Һәм Висенте М. булган “Кролик оясы яки без үзебез һәм Галәм турында ни беләбез?” дигән хезмәткә таянып тәкрарлый. Шушы ук хезмәт нигезендә бер куб.сантиметр бушлык пространствосындагы энергия Галәмдәге барча мәгълүм материянекенә караганда күбрәк булуы бәян ителә... Дөресен әйтим, квант физикасы һәм нанобиология белән таныш булмавым сәбәпле, мондый белдерүләргә минем акылым ирешми... Ә Шамил Аляутдинов иҗаты күбрәк белергә өйрәтә, чакыра. Ул җиткерергә теләгән фикерләрен бик күп төрле әллә ниткән фәннәргә таянып дәлилли.
“Триллионер уйлый” дигән китабыннан янә бер өзек: “Барысы да, шул исәптән киләчәгебез дә, безнең ничек уйлавыбыздан, эчтән генә үз-үзебез, башка кешеләр һәм Аллаһы Тәгалә белән нинди әңгәмә коруыбыздан башлана. Бу китап дөрес һәм эзлекле фикер йөртергә, сәламәт эчке диалог (әңгәмә) корырга, үз тормышы өчен шедевр сценарий язып, аны тормышка ашыруда ялкауланмаячак затлар өчен”.
Шамил Аляутдинов белән язышучы укучылары мөселман яшьләренең рухи һәм матди яктан бай яшәп, киләчәктә Форбс китабында беренче урыннарны яулаячакларына ышаныч белдерәләр һәм мондый уңышка ирешүдә аның китапларының роле әйтеп бетергесез булуына басым ясыйлар. Шамил әфәнде үзенең санап үтелгән китапларында байлыкка ирешүне үзмаксат итүнең күңелсез якларын, триллионер була алсаң да, рухи хәерчелекнең, рухи банкротлыкның котылгысызлыгын үтемле мисалларга таянып кисәтә.
Озын сүзнең кыскасы, автор – ифрат белемле шәхес, язганнары кызык, аның белән килешергә, килешмәскә мөмкин, бәхәсләшәсең килсә, интернет аша сайтына керү мөмкинлеге калдырылган.